Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Барысы да кешенең үз кулында»

Батырлык ордены кавалеры, офицер дәрәҗәсенә ирешкән Әнвәр Мөхәммәтҗанов махсус хәрби операциядә бер аягын югалта, шуның өстенә сукыр да кала. Ләкин иң куркыныч чакларда да төшенкелеккә бирелми ул... Бүген Әнвәр «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы, көн саен спорт белән шөгыльләнә. Ишү буенча бөтенроссия ярышларында бронза медаль яулаган. Протез аяк белән дүрт чакрым марафон йөгергән. Шөкер, күзләре дә яңадан күрә башлаган.

КЫЗЫМ ЯСАГАН РӘСЕМ

Әнвәр белән «Воин» спорт-тәрбия үзәгендә очраштык. Ул биредә мәктәп укучыларына, студентларга хәрби әзерлек дәресләрен алып бара. Ерактан ук каршыбызга елмаеп килүче ир‑атны абайлап алдым. Төз, тиз-тиз атлый. Башка килгән беренче уй: Әнвәр түгелдер бу, протез белән болай йөреп булмыйдыр. Юк, ялгышканмын.

– Хастаханәдән чыгуга, таякны ташладым, – диде ул, уйларымны укыгандай. – Таяк белән йөргән башка егетләргә дә: «Ташла бу таягыңны, мескенләнмә», – дип әйтәм.

– Ә бәлки аяклары авыртадыр? – дим.

– Минем дә авырта, баштагы мәлдә бигрәк тә. Тик күбрәк йөргән саен тизрәк йөрергә өйрәнәсең. Иң мөһиме – үзеңне кызганмаска!

Башта әңгәмәдәшем «Воин» спорт-тәрбия үзәге белән таныштырып чыкты. Заманча үзәк бер ел элек ачылган. Нәкъ мәктәп, техникумнардагы кебек ул: парталар белән аерым сыйныфлар, медицина, тир бүлмәләре дә бар, фильмнар күрсәтү өчен аерым зал эшләнгән. Биредән укучылар, студентлар өзелми икән.

– Үсмерләр, яшьләр монда беренче ярдәм күрсәтергә дә, автомат сүтеп җыярга да өйрәнә. Әйе, бу күнекмәләрнең аларга беркайчан кирәге чыкмасын, дип телисе килә дә... Әмма төрле хәлләр була. Өйрәнгән әйбер гомергә истә кала ул.

Әнвәр белән үзәкнең ял бүлмәсенә кереп утырдык. Аяксыз калган теге фаҗигале көн турында сөйләшәсе килсә дә, башта гаиләсе, балалары турында сорашам.

– Җәмәгатем Лилия белән бер ул, бер кыз үстерәбез, – диде Әнвәр. – Улыбыз Әмир хәзер унынчыда укый. Кызыбыз Камилә исә бишенче класста, сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Бик матур рәсемнәр ясый. 27 гыйнвар көнне дә Камилә елга ярында ялгыз көймә ясаган. Ә елганың тирә-ягында камышлар үсеп утыра. Әнисе бу рәсемне күреп:
– Кызым, синең бөтен рәсемнәрең якты була иде, монысы бигрәк караңгы, – дигән.
– Белмим, бүген шулай ясалды, – дип җавап кайтарган кызым.

Ул төнне кызым йокысыннан елап уянган. Һәм әнисенә куркыныч төшен сөйләгән:
– Әни, әтине ниндидер җенгә охшаган әйбер упкынга өстерәп барды. Тик әти бирешмәде, упкынга төшмәде. Җеннең кулында әтинең ботинкасы калды. Нәкъ шул 28 гыйнвар иртәсендә Донбасс кырында мин аяксыз ята идем…

Әнвәр белән «Воин» спорт-тәрбия үзәгендә очраштык. Ул биредә мәктәп укучыларына, студентларга хәрби әзерлек дәресләрен алып бара.

«ИҢ КУРЫККАНЫМ СУКЫР КАЛУ ИДЕ»

Ул рәсемне Әнвәр бүген дә кадерләп саклый. Гаҗәп, әмма бу шулай – хәрби нәкъ шундый күл буенда аягын югалта. Кырны минадан чистартырга кергәч, күрмичә, берсенә китереп баса.

– Махсус хәрби операция зонасына 2022 елның мартында киттем, хәрби буларак мине Украина белән Россия арасында конфликт башлануга чакырдылар, – диде офицер. – Аннары әле, Казанга кайтып, мобилизацияләнгән егетләрне дә өйрәттем. Шуннан ул егетләр белән яңадан фронтка киттем. Сапёр мин. Үз гомеремдә әллә ничә йөз минаны юк итәргә туры килде. Ә менә берсе аяксыз калдырды... 2023 елның 28 гыйнвар таңында хезмәткә чыгып киттем. Анда, сугыш барган урында, бик күп кыр миналанган. Украина гаскәрләренең дроннары җиргә меңәрләгән мина калдырып китә. Ул көнне дә шул вазыйфамны башкардым. Сапёр өчен иң авыры кыш айлары санала, чөнки җир төнлә ката, ә көндез җебетә. Күрәсең, без йөргәндә җир туңган булган, махсус прибор минаны тапмады. Кире кайтканда, уң аягым белән басуым булды, җир убылды... Югыйсә нәкъ шул эздән чыктым. Авыртуны сиздем дип тә әйтә алмыйм, әйтерсең кувалда белән суктылар. Башымны күтәреп карагач, ботинкамны күрмәдем. Шуннан барысын да аңладым инде – аяксыз калганмын. Тик ул вакытта миндә шок булмады, чөнки яу кырында бу гадәти хәл. Икешәр аягын, кулын югалтучыларны көн саен күрәсең. Ул да түгел, минем рота егетләре йөгерә.
– Туктагыз, килмәгез, тагын мина булырга мөмкин. Хәзер өчегез дә монда ятып каласыз, – дип кычкырдым. Шулай итеп кырдан үзем шуышып чыктым, аннан соң егетләр жгут салды. Күз алларым караңгылана башлаганын, бик нык хәлсезлек тойдым. Контузия алганлыгымны абайладым.

Хезмәттәшләре Әнвәрне тиз генә госпитальгә алып килә. Нәкъ менә шунда ул үзенең сукыр калганлыгын аңлый. Бер мизгелдә аның өчен тормыш туктала...

– Донецк өлкәсе госпиталендә миңа беренче ярдәмне күрсәткәннәр. Уянып киттем, караңгылык эчендә ятам. Шәфкать туташы кереп хәлемне сорады. Ә мин аны күрмим, башта таң атмаган дип уйладым. Шәфкать туташы тагын эндәште: «Сез мине күрмисезме әллә?» «Юк», – дим. Шулвакыт ниләр кичергәнемне сөйләп аңлата торган түгел...

Әнвәрнең фаҗигагә юлыгуын хатынына хәбәр итү өчен, хезмәттәшләре аларның фатирына бара. Бу вакытта Лилия эштә була. Улы белән кызы тиз генә әнисенә шалтырата: «Монда Айрат абый килгән, әти госпитальгә эләккән диләр». Лилия бу хәбәрдән аңын югалта. Ләкин ире белән утны‑суны кичкән ханым үзен тиз кулга ала. Бөтен танышларын, таныш булмаганнарны да аякка бастырып, Әнвәрне Мәскәүгә күчерүләренә ирешә.

– Бер атнадан соң мин Мәскәү хастаханәсендә идем, – дип дәвам итте герой. – Лилия мине шунда каршы алды. Тик аңа аяксыз калуым турында гына әйткәннәр, күзләрем турында очрашкач кына белде. Ләкин борчылуын бер дә сиздермәде. «Паникага гына бирелмә, табиблар күз күремен кире кайтарып булачак, диләр. Аягыңа протез ясатабыз, син көчле, бергә җиңәрбез», – диде.

Аллаһның рәхмәте белән гаилә бу сынауны да җиңә. Лилия ике ай җәмәгате яныннан китми: кашыклап ашата, юындыра, каталка белән тегендә-монда йөртә. Әнвәрнең күзенә операция ясатыр өчен Мәскәүдә махсус клиника таба, табиблар белән сөйләшә. Күз табиблары аңлата: вакытны сузган саен шанслар кими бара, ашыгырга кирәк.

– Әле күздән бүген дә ниндидер каты әйберләр чыга, – дип дәвам итте Әнвәр. – Республика клиник офтальмология хастаханәсенә берничә тапкыр барып, күзне чистарттырдым инде. Ләкин тагын операция ясарга кирәк түгел, Мәскәү табиблары да, безнекеләр дә шулай ди. Шөкер, күз күремем акрынлап кайта. Хәзер инде нәкъ элеккеге кебек күрәм, дип әйтергә мөмкин.

– Көн саен спорт белән шөгыльләнәм, – ди офицер. – Төрле юнәлешне алып барам: йөзәм, чаңгыда йөрим, йөгерәм, ишү спортын да үз иттем.

«СПОРТ МИНЕ БИРЕШМӘСКӘ ӨЙРӘТТЕ»

Әнвәр Мөхәммәтҗанов Мәскәү хастаханәсендә сигез ай дәвалана. Гаиләсе янына ул протез аяк белән кайта. Күзләре күрә, елмаюы балкып тора... Аның нинди хәлгә калуын ишеткән туганнары, дуслары башта аптырап кала: әйтерсең ул ял йортында булган!

– Әлбәттә, мескенләнеп ятарга да мөмкин, – ди офицер. – Ләкин моннан кемгә файда? Сигез ай дәваланып йөргәндә шуны аңладым: барысы да кешенең үз кулында. Иң беренче чиратта син үз‑үзеңә ярдәм итәргә тиеш. Аннан соң, мин бит әле гаилә башлыгы да. Кама Тамагы Келәнче авылында яшәүче, минем өчен ут йотып торучы әнием бар. Әгәр төшенкелеккә бирелсәм, аларга ничек авыр булачак!

Әле Мәскәүдә булганда ук Әнвәр үзенең киләчәге турында уйлана. Дәүләт пенсия түләр, анысы белән проблема юк. Ләкин дүрт стена арасында көннәр буе нәрсә эшләп бетәргә кирәк? Җае чыгар әле, дип уйлый ир. Һәм чынлап та җае чыга.

– Башта берничә атна өйдәрәк тордым, – ди Әнвәр. – Туганнар, дуслар белән очраштым. Барысына да зур рәхмәт, ялгыз түгеллегемне аңладым. Мәскәүгә кадәр хәл белергә килделәр. Махсус хәрби операциядән кайткан иптәшләр дә күп, нәкъ менә алар эшкә чакырды. Безнең кебек егетләр өчен дәүләт шартлар, мөмкинлекләр тудырган, мин моны бүген һич икеләнмичә әйтә алам.

Әйткәнемчә, Әнвәр «Воин» спорт-тәрбия үзәге инструкторы. «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы финалисты да ул. 2025 елның декабрендә аны Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле итеп сайлаганнар. (Узган ел азагында Иҗтимагый палатаның алтмыш кешедән торган яңа составы булдырылды. Аңа республикада күренекле җәмәгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр, сәләтле яшьләр һәм махсус хәрби операциядә катнашкан актив хәрбиләр керде. – Ред. иск.).

– Көн саен спорт белән шөгыльләнәм, – ди офицер. – Төрле юнәлешне алып барам: йөзәм, чаңгыда йөрим, йөгерәм, ишү спортын да үз иттем, әлбәттә, ату буенча да күнекмәләрне ташламыйм. Болар барысы да эштә дә кирәк. Егет-кызлар безгә карап үрнәк ала. Аннары сәламәтлек өчен дә мөһим. Әле менә йөгерә торган протезларга заказ бирдек. Хәзерге протезым йөрер өчен генә ясалган, тик барыбер марафоннарда катнаштым. Йөгерә торганы кайткач, призлы урыннар алырмын дип ышанам. Без бит җиңәргә өйрәнгән егетләр!

Хатыны Лилия белән.

Күнегүләр вакытында.

«СУГЫШТА ҮЗЕҢ ТУРЫНДА УЙЛАМЫЙСЫҢ...»

Әнвәр – чын фәлсәфәче. Гадәттә тормыш күргән бабайларны аксакал диләр, ә ул исә кырык биш яшендә үк шундыйга әйләнгән. Һәм бу сокландыра. Бүген ниндидер юк кына проблемалар белән депрессиягә керүчеләр, төшенкелеккә бирелүчеләр бик күп, Әнвәр исә тормыш ваклыкларына көлеп кенә карый.

– Кешеләр чүп кенә проблемадан кара тавыш куптара, туганнар, дуслар дошманга әйләнә, – ди ул. – Ә анда, сугыш кырында, тормыш кыйммәтләре бөтенләй үзгә. Бүген синең белән соңгы ипиен бүлешкән иптәшең ярты сәгатьтән кара кан эчендә ятарга мөмкин яки синең кулыңда җан бирә... Менә шул мизгелдә кеше гомеренең бәһасен аңлыйсың, чүп кебек кенә ул. Гомумән, анда кеше гомере доллар курсы шикелле менә‑төшә тора. Сугышта син үзең турында уйламыйсың. Әлбәттә, бу яхшы түгел, солдат үлемнән курыкмый икән, димәк, бик арыган. Аңа ял кирәк, дигән сүз.

Чечня, Сүрия сугышларын узган Әнвәр Мөхәммәтҗанов бүген әнә шулай яши. Чәчләренә чал кунса да, күзләре көлеп, янып тора аның. Шушындый егетләр дә бар безнең дип, сөенеп кайттым. Ихлас менә!

P.S. Тагын бер гаҗәп хәл – Әнвәрнең дәү әтисе Таһир Мөхәммәтҗанов Бөек Ватан сугышыннан уң аяксыз кайта. Ул да сапёр була. Нәкъ сигез дистә елдан соң, Әнвәр дә бабасының язмышын, дөресрәге, аның батырлыгын кабатлый.

ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле буларак яшьләр каршында чыгыш ясарга туры килә.

 

Руфия Фазылова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера