Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Бер-береңне ишетеп яшәү

Бер-береңне ишетеп яшәү

Абдулбосит русча акцент белән, әмма шактый йөгерек сөйләшә. Ә дүрт ел ярым элек Таҗикстаннан әти‑әниcе белән Татарстанның Буа районына күченгәндә, малай русча бер авыз сүз белми, чөнки туган авылындагы мәктәптә рус теле бөтенләй укытылмый. Бүген ул рус теленнән дүртлегә укый, уку елы ахырында төп дәүләт имтиханы тапшырачак, бу сынауны яхшы үтәчәген белә.

18 декабрь 2025

РУСЧА КЫЧКЫРЫП УКУ…

Абдулбосит әти‑әнисе белән Татарстанга күченгәндә, телне белмәгәннәрне укырга алмаска дигән канун булмаганга, русча бөтенләй белмәгән малай авыл мәктәбенең дүртенче сыйныфында укуын дәвам итә. Сыйныфташларым белән аралашу аркасында, көнкүрештә кулланыла торган сүзләрне шактый тиз өйрәндем, ди малай. Балалар да чит яклардан килеп урнашкан малайны ят итмиләр. Башта күбрәкым, ишарәләр ярдәмендә аңлашалар. Тора бара, әлбәттә, нормаль сөйләшкә күчәләр. Әмма мәктәптәге биремнәрне үтәү Абдул боситка барыбер кыенрак бирелә. Ә менә инде бер елдан Казанга күченгәч һәм 51 нче мәктәптә укый башлагач, җиңелрәк була, чөнки, беренчедән, ул инде русча яхшы аңлый, икенчедән, бу сыйныфта берничә якташы, хәтта үз авылындагы бер малай да була. Өстәвенә, бу мәктәптә Абдулбосит кебек балалар өчен рус теленнән өстәмә дәресләр дә каралган. Һәм тагын бер нәрсә бар. 51 нче мәктәп башкаланың үзәк базарыннан ерак түгел – Кәрим Тинчурин урамында урнашкан. Янәшәдә – елга порты, автовокзал һәм тимер юл вокзалы. Казанга килүче күп миг рантлар базарда сәүдә итәләр, торакны да эш урыннарына якынрак табарга тыры шалар. Шуңа аларның балалары күп еллар нәкъ менә әлеге мәктәпкә укырга йөри. Вакытлар үтү белән бу үзенә күрә җирле «фишкага» әверелә. Бүген мигрантлар бөтен шәһәрдән үз балаларын бирегә укырга йөртә. Мәсәлән, шул ук Абдулбосит Пу лотов хәзер шәһәрнең Мәскәү районында яши. Ләкин көн саен еракка йөреп укуы на зарланмый – 51 нче мәктәп аңа ошый. Руслар, татарлар, таҗиклар, тагын башка милләт вәкилләре укыган сыйныфта аның дуслары күп. Укытучыларның аларны аңлый белүе дә, яхшы мөнәсәбәте дә ошый. Рус теле дә инде алай авыр тоелмый. «Ну, русча мин белмәгән сүзләр дә очрый, әмма мин дусларымнан сорыйм, алар аңлата, – ди ул. – Ә болай минем рус теленнән дүртле, 60–70 процент кагыйдә не беләм, өтерләр белән генә кыенрак әлегә…».

Ул әле русча кычкырып укырга ярата – бөтен сыйныф аны тыңласын. Рус әдә биятыннан «Слово о полке Игореве» әсәреннән өзекне яттан сөйләвен искә төшерә. «Мөгаен, авыр булгандыр?» – дим. «Авыр!» – дип елмая Абдулбосит. Ә менә Пушкин һәм Чуковский әкиятләре – алары җиңелрәк, аларны бик кызыксынып укыган. Тагын, татар телен өйрәнү сәбәпле, аңа Тукай белән Җәлил дә ошый. Абдулбосит 9 нчы сыйныфтан соң имти ханнарны биргәч, мәктәптән китәм, ди.

Әлегә алга таба кайда укыячагын төгәл белми. Вариантлар төрле: бәлки, автоме ханиклыкка укырга барыр, бәлки – меди цина көллиятенә… Аның зур хыялы бар – стоматолог булу. Һәм, бәлки, Казанда тү гел, Мәскәүдә үк укыр. Бүген гаиләсе Рос сия гражданлыгы алгач, үзенең киләчәген Россия белән генә бәйли. Ул үҗәт һәм ты рыш егет. Теләгенә һичшиксез ирешер, дип уйлыйк.

«БУ МИНЕМ ДӘ ИЛЕМ»

51 нче мәктәпнең тагын бер укучысы – бе ренче сыйныфта белем алучы Олим Хам розоданың бик зур хыялы бар – президент булу. Дөрес, дип көлә әнисе Бахриниссо, әлегә нәрсәнең президенты булырга телә вен тәгаен белми.

Олим – мәктәпкә яңа кагыйдәләр буенча кабул ителгән балаларның берсе. Казанга ул әнисе һәм апасы белән Таҗикстан баш каласы Дүшәнбедән биш ел элек килгән. Әнисенең сүзләренә караганда, русча сөйләшмәгән дә, аңламаган да. Мәктәптә укый торган апасы кебек үк. Бахринис со кызын бер ел мәктәпкә махсус бирми тора һәм, укып китәргә җиңелрәк булсын өчен, ел дәвамында аның белән ныклап шөгыльләнә, шөкер, үзе рус телен яхшы белә – Дүшәнбедә рус телендә югары ме дицина белеме алган.

Ә Олим берничә ел балалар бакчасы на йөри, анда рус телен дә, татар телен дә өйрәнә. Тик барыбер тест тапшырырга вакыт җиткәч, әнисе аның өчен бик бор чыла. Малайның гына исе китми. Имти ханнан чыккач, Олим дулкынланып көтеп торган әнисеннән шуны гына сорый: ни чек инде бирмәс дип шикләнергә була? Бүген Олим Россия урта мәктәбенең бе ренче сыйныф курсын уңышлы үзләштерә. Сигезенче сыйныфта укучы апасы Сумая шулай ук дүртле-бишлегә генә укый. Хә зер инде әнисенең хатасын да төзәтергә мөмкин. Ике бала да мәктәпкә бик теләп йөри – монда аларның дуслары, монда аларны укытучылар ярата. Бахриниссо: «Казан – минем шәһәрем, Россия – минем илем», – ди. Ихтимал, балалары белән го рурлану шулай дияргә бер сәбәптер. Ул бу илдә балаларының киләчәге өчен тыныч.

ПРОБЛЕМА ТҮГЕЛ, БУРЫЧ

– Безнең укучыларыбызның күбесе, алар ның ата-аналары үз киләчәкләрен нәкъ менә Россия белән бәйли, – дип сөйли 51 нче мәктәп директоры Рөстәм Хаҗиев. – Монда безнең мәктәп тә үз ролен уйнамый калмый, дип уйлыйм. Без бала лар белән Россия һәм Татарстан халык лары мәдәнияте турында күп сөйләшәбез, төрле бәйрәмнәр үткәрәбез. Бу без нең төбәкнең тарихы, традицияләре һәм кыйммәтләре белән танышырга мөм кинлек бирә.

51 нче мәктәптә белем алучы 471 укучының, әйткәнебезчә, йөзгә якыны – чит ил гражданнары. Монда үзбәкләр, кыргыз лар, азәрбайҗаннар, әрмәннәр, уйгур лар, венгрлар, хәтта Африка илләреннән килгән балалар белем ала. – Без һәр бала – ул Россия гражданины мы яисә чит илдән килгәнме – безнең өчен кадерле һәм мөһим булуын сиз сен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Балаларны үзара хөрмәт атмосферасында тәрбиялибез. Без төрле телләрдә сөйләшә алабыз, әмма бер-беребезне аңлыйбыз, – ди директор.

Мигрант балалары белән инде күптәннән эшләгәнгә, бөтенләй русча белмичә укырга килүчеләргә ярдәм итү буенча мәктәптә үз системаларын булдырган нар. Һәм бу система үзенең нәтиҗәле булуын раслаган. Без мәктәптә тел буен ча өстәмә дәресләр үткәрелүе турында югарыда язып үткән идек инде. Бу түләү ле хезмәт, әмма, директор сүзләренә ка раганда, ата-аналар тарафыннан өстәмә дәресләргә ихтыяҗ зур. Һәркем баласы ның яңа шартларга тизрәк җайлашуын һәм тулы канлы белем алуын тели.

Башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Ганзина – чит илдән килгән мәктәп уку чылары өчен шундый курсларны алып баручыларның берсе. Анда күбрәк Урта Азия илләреннән килгән балалар укый. Ольга Анатольевна кайчандыр үзе дә Үзбәк станда яшәгән, шуңа күрә укучылар белән уртак телне тиз таба. Кечкенәләр не укыту җайлы, бик тиз отып алалар, программалары да җиңелрәк, ди ул. Гадәттә беренче уку елы ахырына алар инде телне шактый яхшы үзләштерергә өлгерә. Грамматиканы аңлатырга кирәк булганга, өлкән сыйныф укучыларын укыту авыррак. Ләкин монда иң мөһи ме – теләкнең булуында. Ә аның тәр бияләнүчеләренең андый теләге бар.

Быел кайчандыр телне өр-яңадан өйрәнә башлаган укучылары арасында берничә се 9 нчы сыйныфтан соң рус теленнән имтиханны шактый уңышлы тапшырган. Бишле, бәлки, булмагандыр, тик имти ханда андый билгене рус теле туган теле булганнар да сирәк ала. Ә менә дүртлегә бирүчеләр шактый.

– Беренче тапкыр рус мәктәбенә җиденче сыйныфта гына килүчеләр арасында тугы зынчыда барысы да имтиханны тапшырды лар, беркем дә яңадан бирергә калмады, – дип дәвам итә Рөстәм Хаҗиев. – Күпләр техникум һәм көллиятләргә укырга керде. Бу хәлгә без бик шат.

Әлбәттә, мәктәптә алып барыла тор ган эш җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә һәр укытучы өчен үзен аңламаган укучы бу мәктәптә проблема түгел, бурыч бу лып тора. Рөстәм Хаҗиев та шулай кабат лый: әйе, рус телен начар белүче мигрант балалары – ул бурыч. Бурыч – чишелергә тиешле нәрсә. Аны чишү юлын табарга теләк бар икән, ул, һичшиксез, табыла чак.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы