Бер-берегездән өйрәнегез, үз йөзегезне югалтмагыз!
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев типография буяулары исе, кәгазь битләр кыштырдавы, йотлыгып уку һәм татарстанлыларны шушылар белән инде икенче гасыр дәвамында тәэмин итеп килгән Татарстан журналлары турында.
29 сентября 2021
- Безнең буын китаплар, газета-журналлар укып тәрбияләнде, ул заманнарда мәгълүматның, хәзергечә әйтсәк, башка чыганаклары юк иде. Ә күп нәрсә беләсе килә иде! Апам Мәрзия безгә китапларны кычкырып укый һәм алар шулкадәр кызыклы ки, берәр сүзне төшереп калдырмаса ярар иде, дип борчылып утырасың. Шуңа күрә иң зур теләгем – тизрәк укырга өйрәнү. Биш яшьтә мин апамнан хәрефләрне күрсәтеп-аңлатып бирүен үтендем. Әткәй, хәреф тануымны белгәч, мине тантаналы төстә өстәлгә утыртты да кулыма газета тоттырды. Үзе каршымда минем район газетасыннан ниндидер хәбәрне кычкырып укуым белән горурланып, күңеле булып тыңлап утырды. Бәлки шуңадыр, яңа газета-журналлардан, яңа китаплардан килгән типография буяулары исе – балачагымнан калган иң яраткан исләрнең берсе. Бу ис һәрвакыт ниндидер кызыклы, яңа нәрсәләр вәгъдә итә. Ә кәгазь битен кыштырдатып ачып, моңарчы күрмәгән серле дөньяга керәсең...
Мәктәп елларында минем иң яраткан җирләремнең берсе район китапханәсе иде. Китап алыр өчен чиратка язылырга кирәк. Җитди укучы икәнсең – өстәвенә тәртипле кеше дә булырга тиешсең. Әгәр дә ниндидер китапны алгансың икән, аны билгеләнгән көнгә кире кайтарырга кирәк: ни генә булмасын – китапханәгә китереп бирергә бурычлы. Шуңа күрә буранмы, яңгырмы, кармы, юллар начармы – һава торышы нинди булуга карамастан, район үзәге Пучыга, китапханәгә барып җитәсең. Китапны укып бетердеңме – шунда ук илтеп тә тапшырасың. Бары тик шул очракта гына сиңа яңа китап бирәчәкләр. Бу – мәҗбүри шарт, чөнки башка балалар да нәкъ синең кебек үк китап көтеп чиратта тора. Әнә шулай йотлыгып укый идек.
Уку – балачактан килгән һәвәслегем, ул гомерем буена рухи ихтыяҗыма әйләнде. Инде сөйләгәнем дә бар: кайда гына, кем генә булып эшләсәм дә, иртән, беренче эшем итеп, газета һәм журналлар карыйм, республика басмаларыннан башлыйм. Беренчедән, бу – халык белән элемтә. Икенчедән, тирә‑якта ниләр булганын белеп тору – минем гадәти халәтем.
Шуңа күрә бүгенге компьютерлар һәм интернет заманында да басма матбугатны өстенрәк күрәм. Интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә «яшәүче» яшь буын өчен бу бераз сәер тоеладыр, әмма миңа, чынлап та, чын газеталарны, журналларны, китапларны кулга тотып уку ошый. Безнең буын шулай гадәтләнгәнгә генә түгел. Кулдагы китап дөнья мәшәкатьләреннән читкә китеп, фикер тупларга мөмкинлек бирә. Шулчакта гына әлеге китапның үзең өчен мәгънәсе-сабагы турында ныклап уйланып була. Компьютерның бертуктаусыз җемелдәп торган экранына карап, үз уйларыңа тулысынча бирелү мөмкин түгел. Өстәвенә, китап укыганда сине һәрвакыт каяндыр чыгып торган реклама да аптыратмый. Синең өчен, мәсәлән, журнал тудырган мавыктыргыч дөньяда тыныч кына сәяхәт итәсең. Мин журнал укырга яратам, республика журналларының барысын да диярлек карап барам. Газеталарның, китапларның, башка басмаларның әһәмиятен киметергә теләмим. Һәрберсенең – үз урыны. Әгәр дә газета – тормышның көндәлек пульсы булса, китап темага, вакыйгага әкрен‑әкрен алып керә. Алар бер-берсен алмаштыра алмый, әлбәттә. Минем карашка, нәкъ менә журнал укыганда күңелдә күптөрлелек, матурлык хисе туа һәм фикернең җай агышы тоела. Ә журналлар бездә күптөрле, кызыклы, һәм шунысын әйтергә кирәк: күбесенең 100 еллык тарихы бар. Алар 100 яшьлек Татарстан Республикасы мәдәниятенең һәм традицияләренең аерылгысыз өлешенә әйләнгән.
Татар телендә чыга торган журналлардан башлыйм. Аларның хәле хәзерге вакытта бик катлаулы, чөнки барлык һөнәри бурычларыннан ана телен саклау бурычы алгы планга чыга. Бүгенге көндә бу – аларның төп вазыйфасы. Барлык җаваплы затларны моңа игътибар итәргә һәм журналларыбызның әлеге юнәлештәге эшләренә булдыра алганча булышырга өндәр идем.
«БЕЗНЕҢ МИРАС» – ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘДӘНИ МИРАСЫ ХӘЗИНӘСЕ
«Безнең мирас» журналына аерым игътибар бирәм. Ул халкыбызның тиңсез мирасы киңлегендә уңышлы эшләп килә. Мин бу журналны татар халкының мәдәни, шул исәптән сөйләм һәм язма мирасы хәзинәсе, дип атар идем. Аның сәхифәләреннән күренекле галимнәр, тарихи шәхесләр, әдәбият һәм сәнгатьнең уникаль әсәрләре турында күпме файдалы һәм кирәкле мәгълүмат алып була! Акыл сандыгы! Журналның «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау‑шәһәр Свияжск» проектын тәмамлауга багышланган махсус саны исә әлеге бөтенхалык проектының дөньякүләм әһәмиятен лаеклы чагылдырды. Бу – мирасны саклау темасына оста һәм тирән мәгънәле юл табу үрнәге. Мәгълүм булганча, 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышы Россиядә, Татарстан җирендә узачак. Бу исә Татарстанның халыкара дәрәҗәдә тарихи мираска сакчыл карашлы республика булып танылуын аңлата. Бу – безнең уртак казанышыбыз. Әлеге вакыйга «Безнең мирас» журналында лаеклы чагылыш табар, дип ышанам.
«СӨЕМБИКӘ»НЕ УКУ ИР-АТЛАРГА ДА ФАЙДАЛЫ!
«Сөембикә» – «Азат хатын» – безнең әнкәй һәм апаларым журналы. Мин яхшы хәтерлим: алар яңа санның Казаннан безнең бик ерак авылга килеп җитүен түземсезләнеп көтә иде. Һәр санны чиратлашып, йотлыгып, берничә кат укыйлар. «Сөембикә» – хәләл җефетем Сәкинә Шакир кызының да яраткан журналы иде. Аның матбугат белән аралашырга яратмавын күпләр белә, мөгаен. Әмма «Сөембикә» журналының Сәкинә ханым якын иткән һәм берничә тапкыр интервью биргән беренче һәм бердәнбер журнал булуын белүчеләр аздыр. Бу журналны уку хатын-кызларның уй-омтылышларын белергә теләгән ир-атларга да файдалы дип саныйм. 20 ел Президент булып эшләү тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: бу журналны ешрак караган саен, көндәлек мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк булды. Чөнки хатын-кызлар проблемаларга җентекләп карый, ә безгә – колачлы фикер йөртергә гадәтләнгән ир-атларга әлеге сыйфат җитенкерәми. Бүген «Сөембикә»не укыганда булдыклы, уңган хатын-кызларыбыз күп булуына гына түгел, журналның булачак кәләшләрне, хәләл җефетләрне һәм аналарны матур гына тәрбияли белүенә дә шатланам. Быел Татарстандагы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган уникаль кушымтаны кызыксынып карап барам. Әлеге яңа «Дус-күршеләр» проектында укучылар журнал битләрендә республикада яшәүче төрле халыкларга – мари, чуваш, удмурт, төрекмән, грузин, әрмән, мордваларга һ.б. кунакка йөриләр. Шәп идея!
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ – БЕЗНЕҢ ӘДӘБИ КОДЫБЫЗ
«Казан утлары» журналы – безнең әдәби кодыбыз, дияр идем. Татар әдәбиятының очсыз-кырыйсыз дәрьясында юл күрсәтүче ул. Безнең халык талантлы, күп кенә язучылар үз каләмнәрен беренче мәртәбә «Казан утлары»нда сынап карый. Шуңа күрә журналның чираттагы санын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алалар. Чөнки иң яхшы әсәрләр иң элек «Казан утлары»нда басыла, аннан соң гына нәшер ителә. Элек тә шулай иде, хәзер дә бу матур гадәт дәвам итә. Хәзерге вакытта журнал битләрендә хәзерге заман әсәрләре белән классик әсәрләр уңышлы ярашып килә. Бүгенге көндә мондый тигезлек тоту җиңел түгелдер, чөнки укучылар санын да киметмәскә кирәк. Ә укучы талымлы бүген, дөнья ачык – зәвыклар күптөрле. Ә мин, шигърият сөюче буларак, иң элек шигырьләр укыйм, ошаган юлларның астына сызып барам...
«Казан утлары» журналы янәшәсендә Чаллы шәһәрендәге «Мәйдан» журналы да уңышлы гына атлый.
«СӘХНӘ» – СӘНГАТЬ ӘҺЕЛЛӘРЕНӘ РУХИ ЯРДӘМ ҺӘМ ИЛҺАМ
Безнең мәдәният һәм сәнгать шулкадәр бай, ә сәнгать әһелләре шулкадәр талантлы һәм алар, безнең бәхеткә, шулкадәр күп ки, шуңа күрә театр һәм мәдәният тормышын яктырткан яңа, махсус «Сәхнә» журналын гамәлгә куюны шатланып кабул иттем. Чыннан да, журнал сәнгать сөюче күпсанлы укучылар өчен генә түгел, артистларның үзләренә дә рухи ярдәм һәм илһам булып тора. Журналның беренче саннары күренекле язучыбыз, драматург Туфан Миңнуллин җитәкчелегендә басылган иде. Журналны бүген дә рәхәтләнеп укыйм һәм Туфан нигез салган традицияләрнең дәвам итүен күрәм.
ХӘЗЕРГЕ ЗАМАН БАЛАЛАРЫ ҺӘМ МӘКТӘП ДӨНЬЯСЫ ТУРЫНДА
«Яңарыш» Республика фондының «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары булдыру проектын башлап җибәргән вакыттан алып, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», балалар журналлары – «Салават күпере», «Ялкын», «Сабантуй» – безнең өчен бердәм төркем тәшкил итәләр. Алар безнең проектны гамәлләштерүдә ярдәм итә, чөнки әлеге журналларда хәзерге заман балалары һәм мәктәп дөньясы турында күптөрле мәгълүмат табып була.
«МӘДӘНИ ҖОМГА» – ЖУРНАЛГА ОХШАГАН ГАЗЕТА
«Мәдәни җомга» газетасын аерым билгеләп үтәсем килә. Минем карашка, эчтәлеге буенча ул журналларга аваздаш һәм кайвакыт аларга үрнәк булып та тора.
«КАЗАН» – БАЛАШОВ ҖИТКЕРГӘН ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘНЕ ТОТА
«Казан» журналына һәрчак сокландым, аны республика журналлары арасында иң яхшылардан берсе дип әйтә килдем. Анда акыл өчен дә, күңел өчен дә – барысы да бар. Барысы да укырлык, карарлык, шатланырлык, уйланырлык. Форсаттан файдаланып, журналның беренче мөхәррире Юрий Анатольевич Балашовка рәхмәт әйтәсем килә, ул журналны оештырды һәм үрнәк дәрәҗәгә җиткерде. 2019 елда «Казан» журналы безнең «Яңарыш» фонды белән берлектә Болгар һәм Свияжск турында махсус сан чыгарды. Эшчәнлегебезнең нәтиҗәләре укучыларга югары дәрәҗәдә – эчтәлекле һәм яхшы бизәлештә бирелүе күңелле булды. Бүген журналны укыганда редакциянең яңа составы Балашов җиткергән югары дәрәҗәне тотуына сөенәм. Миңа аеруча мәркәзебез Казан турындагы тарихи язмалар ошый, күптән таныш урамнар һәм йортлар турында бик күп яңалык беләсең.
РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНДӘ ЧЫГА ТОРГАН ЖУРНАЛЛАРНЫҢ ДА ЮЛЫ КАТЛАУЛЫ, АЛАРНЫҢ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕГЕ ТУРЫНДА БӘХӘСЛӘР ТЫНМЫЙ: ЭЧТӘЛЕГЕ БУЕНЧА БЕР-БЕРСЕН КАБАТЛАРГА ТИЕШЛӘРМЕ ЯКИ ҺӘР ТЕЛДӘ АЕРЫМ КОНТЕНТ КИРӘКМЕ. Бу журналларның һәрберсе – «Идел – Идель», «Чаян» һәм «Татарстан» – бу мәсьәләне үзенчә, нәтиҗәле хәл итә. Ничек кенә булмасын, бездә ике телле журналлар популяр, димәк, укучылар бар – нәтиҗә бар.
«ЧАЯН» – ИҖТИҺАДЛЫ ЮМОРНЫҢ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘСЕ
Мисал өчен, «Чаян» – ул да балачагым журналы. Ул үзенең кызык рәсемнәре белән җәлеп итә иде. Без аларның күбесен мәктәп газеталарына күчереп ясадык. Бүгенге «Чаян» заман белән бергә атларга тырыша, шул ук вакытта – иң мөһиме – игелекле һәм акыллы юмор традицияләрен саклый. Хәзерге вакытта, һәрьяклап ачык җәмгыятьтә, иҗтиһадлы юморның югары дәрәҗәсен тоту, әлбәттә, җиңел түгел.
«ТАТАРСТАН» – АКЫЛЛЫ, ИГЕЛЕКЛЕ, МӘҢГЕЛЕК
«Татарстан» башка журналлар арасында һәрвакыт алдынгы урында булды, ул йөз ел элек Татарстанның беренче хөкүмәте тарафыннан оештырылган. Бүген ул, тирәякта күпләр шаккатыргыч хәлләр артыннан куганда, бик оста һәм уңышлы итеп «акыллы гамәлләр», «игелекле эшләр», «мәңгелек кыйммәтләр» орлыклары чәчә. Әйе, бик күп кызыклы язмалар бар анда, аларның әнә шулай өч өлешкә бүленеп бирелүе уйланырга мәҗбүр итә, яхшы гамәлләргә рухландыра, гомумән – яхшы үсентеләр шытып чыга!
Журналның бик шәп бер идеясен билгеләп үтәм: бу –ел саен март санында өлкәннәр йортларында яшәүче әбиләрне гүзәл ханбикәләргә әверелдерү буенча «матурлык десанты». Кайчак бик онытылып китүче бу кешеләргә игътибар бирүегез – бик игелекле, ихлас гамәл. Безнең заманда бу аеруча кадерле! Журналның Татарстанның 100 еллыгын үткәнгә бик кызыклы сәяхәт рәвешендә бирүе ошады. Журналның тышлыгына язып та куйдым: «Редакциягә һәм редакторга рәхмәт! Заман рухы тотып алынган!»
Әлеге кыскача күзәтүемне төгәлләп, шуны әйтәсем килә: цифрлы технологияләр үсешенә карамастан, журналлар, басма матбугат, китаплар юкка чыкмаячак. Чөнки аларны укучылар һәрвакыт бар, һәм аларга мәгълүмат алуның әлеге гадәти, уңайлы ысулы кадерле. Хикмәт хәтта укучыларның яшендә дә түгел. Мәсәлән, безнең балалар да китап укып үсте. Бүген исә, берничә гаджетка ия булуларына карамастан, оныкларым кулында да еш кына китап күрәм. Оныкчаларым да матур сурәтле китапларны карап утырырга ярата. Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты белән бергәләп, балалар бакчалары өчен язучыларның рәсемнәре төшерелгән, шигырьләре язылган плакатлар чыгарган. Бик яхшы булган!
Минем барлык журналларга теләгем бер: бер-берегездән өйрәнегез, үз йөзегезне югалтмагыз. Көндәшлек – акыллар көрәше, ул киләчәк уңышларга этәрә!
Добавить комментарий