Бер өйдә – дүрт Буын
Әлеге гаиләдәге иң өлкән кешегә – 77, иң кечесенә 3 яшь тулган. Дүрт буын бергә яшиләр: дәү әни, ул-килен, аларның балалары – яшь гаилә һәм нәни оныклар.
29 июля 2019
ХЫЯЛНЫ – БАЛАЛАРГА!
Сафиннар гаиләсе Арча районының Яңа Сала авылында гомер кичерә. Йортларын эзләп озак йөрисе булмады, авыл үзәгендә генә яшиләр икән. Каршыга өч‑дүрт яшьлек ике малай очрады. Һич ятсынып тормыйча, безнең белән аралашып алдылар да:
– Әйдәгез, бөтен кеше өйдә! – дип, үзләре артыннан иярттеләр.
Чынлап та, йорт тулы кеше, кемнең кем икәнен чамалап бетереп тә булмый. Барысы белән дә кул биреп күрешкәч, түр якка уздык.
– Башта әни белән сөйләшегез инде, гаиләбезнең иң өлкән кешесе ул, – диде гаилә башлыгы Айрат абый.
Нурания апа күркәм бер тыйнаклык белән улына елмаеп карап алды:
– Бу нигезгә 1964 елда килен булып төштем, – диде ана кеше. – Ирем Илгиз Яңа Саланың дәрәҗәле егетләреннән санала иде, гармунчы, төс‑биткә дә карап торырлык. Бер авылдан булсак та, кечкенәдән аралаштык дия алмыйм. Егет‑кыз булып җитешкәч, ул миңа ничектер игътибар күрсәтә башлады. Берсендә, күрше кызы белән клубтан кайткач, капка төбендә кич утырдык. Дәү‑дәү атлап Илгиз килеп җитте. Минем белән сөйләшәсе килгәнне күреп, күрше кызы сәбәп тапты да, өенә кереп китте. Шулай очраша башладык. Мин ул вакытта колхозда хисапчы булып эшли идем. Бер елга якын аралашып йөргәч, никах укыттык. Миңа 23 яшь иде.
Нурания апа тормыш иптәше Илгиз абый белән дүрт бала – ике ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. Төпчек кызы Нуриясе генә читкә киткән, башкаланың 167 нче мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыта. Калганнары – авылда. Иң олы улы, Ринаты, гаиләсе белән Яңа Салада яши. Икенчесе, Айраты, үзләренең янында калган. Олы кызлары, Энҗесе, күрше Каенсар авылында яши, клуб мөдире булып эшли.
– Яшь чакта бик нык укытучы буласым килде, – ди Нурания апа. – Балаларга дәрес бирәм икән, дип, төшләремә дә керә иде. Тик, күрәсең, Аллаһы Тәгалә язмаган булган.
– Алай бик зур теләк булгач, укырга иде, – дим Нурания апага.
– Мөмкинлек булмады шул, – ди ул. – Мәктәптә сигез класс бетергәч, ике ел колхозда төрле эшләрдә эшләдем дә хисапчы итеп алдылар. Бүгенгедәй хәтерлим: колхоз рәисе чакырып китерде дә: «Мәктәптә яхшы укыгансың икән, әйдә, безгә эшкә кил», – диде. Мәктәп директоры да шунда иде, ул да кыстады. Өлкән кешеләрнең сүзен тыңлап кына: «Ярар, эшләп карыйм, булдыра алмасам, китәм», – дидем. – «Арчага барып, укытучылыкка укыйсым килә», дип тә өстәдем. Тик эшкә бер алынгач, ничек ташлап китәсең инде? Менә шулай укытучы һөнәре хыялда гына калды. Шул сигез класс белемем белән колхозның бөтен исәп‑хисап эшләрен алып бардым. 1999 елга кадәр эшләдем, хезмәт стажым 38 ел. Лаеклы ялга чыккач та ике ел эшләттеләр әле.
Аның каравы, Нурания апаның хыялын балалары тормышка ашырган. Ике улы, бер кызы – укытучылар. Кызы бүген дә укыта, ә уллары мәктәптән киткән. Яңа Сала урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар гына калган шул.
– Абый пенсия ала, өйдә генә эшли, мин исә авыл җирлеге башлыгы булып урнаштым, – диде Айрат абый.
ИКЕ ТӘКӘ БАШЫ БЕР КАЗАНГА СЫЯ?!
Нурания апа иренә караганда каенасы белән күбрәк гомер иткән. Тормыш иптәше илле биш яшендә кинәт йөрәк өянәгеннән үлгән. Ә менә каенанасы Миңниса әби 102 яшькә кадәр яшәгән.
– Каенанам авылның абыстае булды, – ди Нурания апа. – Бик уңган, чиста‑пөхтә карчык иде. Урын өстенә калып та тилмереп ятмады. Үләр алдыннан ике ай гына авырып йөрде дә, бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәт түрләрендә булсын, мин аннан разый...
– Нурания апа, – дим. – 46 ел каенана белән яшәп, төрле чаклар булгандыр. Сават‑саба шалтыраган чакларда нишли идегез?
– Әлбәттә, төрле чаклар була тормыш алып барганда. Ачу килгәч, бер‑ике көн эндәшмичә торасың да, шуның белән уза инде. Хуҗалык, ир, балалар бар, сөйләшмичә ничек торасың? Шуны әйтим – беркайчан да соңгы сүзне өздереп әйтмәдем, сабыр булдым.
– Ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр. Сезнең аш бүлмәсендә кем хуҗа иде? – дим.
– И, сеңлем, эш кем хуҗа булуда түгел! Мин көне буе эштә, әни кайткан җиремә ашарга пешереп тора. Ашыйм да хайваннар янына чыгып китәм. Шулай булгач, аш бүлмәсендә дә, башкасында да ул хуҗа булган инде. Һәм моның бер начарлыгын да күрмим. Эштән әзергә кайтасың, балалар каралган, өй җыештырылган. Тагын ни кирәк? Без кем хуҗа, дип баш ватмадык. Хәер, хәзер киленем белән дә шулай яшибез.
– Миңа калса, дилбегә күбрәк дәү әни кулында иде кебек, – дип сүзгә кушылды Айрат абый. – Әни бик сабыр ул, тавышланып йөри торган кеше түгел.
Нурания апа елмаеп куйды:
– Сабыр булмасаң, каенанаң белән генә түгел, ирең белән дә яши алмыйсың, – диде.
– Ә хәзер дилбегә кем кулында? – дим Айрат абыйга.
– Ир кеше буларак, мөгаен, миндәдер. Тик шунысын да әйтим: әнинең ризалыгыннан башка өйдә бер нәрсә дә эшләнми. Хатыным белән башта үзара сөйләшкәч: «Тукта, әни нәрсә дип әйтер?» – дибез. Без бала вакытта әти белән әни шу
лай әбидән киңәш сорап эшлиләр иде. Бу хөрмәт кенә түгел, ә тормыш алып бару уңайлы булсын өчен дә кирәк. Әни безгә караганда өйдә күбрәк тора, эшли, димәк аңа ничек җайлы, шулай итәргә кирәк.
Сафиннарның йортлары заманча, ике катлы. Тормышлары җитеш. Күп итеп мал-туар, тавык‑чеби асрыйлар.
– Мин бу нигезгә килгәч, яшәгән өченче йортым инде, – диде Нурания апа. – Килен булып төшкәндә каенатамнан калган иске йорт иде. Ул сугышта һәлак булган, аны белмим дә. 1968 елда Илгиз белән яңа йорт салып чыктык. 2000 елны яндык без. Мал‑туар белән «Нива» машинасын санамаганда, бернәрсәсез калдык. Аннан Айрат менә шушы йортны салып чыкты. Авыл халкы, туганнар бик булышты. Мең рәхмәт аларга!
«УЛЫН ЯРАТКАЧ...»
Айрат абыйның тормыш иптәше Гөлнара ханым без сөйләшкәндә гел читтәрәк йөрде. (Камыр ризыклары пешергән икән, соңыннан гына белдек.) Аннан соң:
– Менә эшем бетте инде, – дип, безнең янга килеп утырды.
Гөлнара апа да укытучы икән. Арча педагогика училищесын тәмамлагач, Яңа Сала мәктәбенә җибәргәннәр аны. Айрат абый белән аларны мәктәп таныштырган һәм кавыштырган. Икенче уку елы тәмамланыр алдыннан, март аенда туй иткәннәр.
– Иң болгавыр заманда – 1991 елда өйләнештек, – диде Айрат абый. – Өч көн өйдә туй иттек. Әти белән әнигә шаккатам, ничек ризык табып бетергәннәрдер.
– Бөтен балаларыбызга да шулай зурлап туй ясадык, Аллага шөкер, – дип елмаеп куйды Нурания апа.
Минем исә Гөлнара апаның күңел кылларын тарткалап карыйсым килде: ике каенана, каената белән яшәргә ничек ризалык бирде икән?
– Улларын яраткач, риза буласың инде... Мин килгәндә, әле ике каенана гына түгел, өчәү иде, – диде Гөлнара апа. – Ул вакытта әнинең үги әнисе дә монда яшәде.
Бактың исә, Нурания апаның әтисе, хатыны вафат булгач, икенче тапкыр үзләренең авылларындагы Хәерниса әбигә өйләнгән. Ун еллап яшәгәннән соң, бабай да бакыйлыкка күчкән. Хәерниса әбинең үз балалары булмаган. Хәле авырайгач, Нурания апа, иреннән ризалык алып, үги әнисен үзләренә алып кайткан. Карчык аларда өч‑дүрт еллап яшәгән.
– Авыр туфраклары җиңел булсын. Намаз укыганда каенанам, үз әти-әнием, Хәерниса әби өчен дә дога кылам, – диде Нурания апа.
Сөйләшә торгач, бер «сер» чишелде: Айрат абый белән Гөлнара апа, өйләнешеп азрак вакыт үткәч, чыгып китәргә уйлашкан булганнар икән. Хәтта авылдан бер йорт алып, аны ремонтлаганнар да. Тик гаиләдәге зур фаҗига яшь гаиләне бу адымыннан кире кайтарган.
– 1995 елда әти кисәк кенә үлеп китте, – ди Айрат абый. – Әни белән әбине шундый авыр хәсрәт килгәндә ялгызларын калдырып чыгып китеп булмый иде, билгеле. Ул турыда авыз ачып сүз әйтергә дә кыенсындык.
– Ә ни өчен чыгып китәргә уйлаган идегез? – дим Гөлнара апага.
– Әти белән әни яшьләр, рәхәтләнеп тормыш итәрдәй кешеләр иде әле. Алар да, без дә үзебезчә яшик, дигән идек. Әйтәләр бит: кеше берне уйлый, Аллаһы Тәгалә икенчене бирә. Юк, төп йортта калганыбызга бер дә үкенмим. Әни булмаса, ул өч баланы ничек үстерер идек. Бакчасыннан алып кайтты, ашатты, юындырды, хәстәрләде. Инде хәзер оныкларның балаларын карый. Әйтергә дә уңайсызрак: көндәлек эшләрнең күбесе әни җилкәсендә. Без көне буе эштә. (Гөлнара ханым Яңа Салада мәктәп башлангычка калгач, Арчага йөреп эшли башлаган).
Төп нигездә калган ир белән хатын ике ул, бер кыз үстергәннәр. Төпчек кызлары Зәринә әле мәктәп укучысы. Ә менә улларының икесе дә өйләнгән инде. Олы малай Рузил гаиләсе белән – Арчада, кечесе Альмир үзләре белән төп йортта яши. Кызганыч, яшь килен белән танышып булмады, Дилә әтисе янына киткән иде. Аның каравы, аларның уллары – өч яшьлек Данир белән дүрт яшьлек Зөлфәтне күреп сокландык. Гармунда да уйнап күрсәттеләр, бик ягымлы балалар.
– Альмир белән Дилә үзләре сезнең белән яшибез, дип әйттеләрме? – дим.
– Әле олы малай да башта гаиләсе белән монда яшәде, – ди Гөлнара апа. – Улларыбыз авылны ярата шул. Шуңа да шәһәргә китәселәре килми. Дөрес, Казанга йөреп эшлиләр, авылда эш юк бит.
– Яшь гаилә башка чыгарга теләмиме? – дип, Гөлнара апага сорауны икенче төрле биргән булам.
– Юк. Ә нәрсә, йорт зур, рәхәтләнеп яшәсеннәр. Бүлмәләр күп, икенче кат та бар. Безгә генә ул булмады. (Көлә.) Йокы бүлмәсе – стенка арты иде. Әле ул да икегә бүленгән: чаршауның бер ягында – каенанам белән каенатам, икенче ягында без йокладык.
Гаилә кыйммәтләре турында сөйләшә-сөйләшә ике сәгатьтән артык вакыт узганын сизми дә калганбыз. Ә бит Сафиннарны икенче яктан да ачарга кирәк – унга якын үгез, чабышкы атлар тоталар алар. Атлар белән төрле ярышларга да йөриләр, колынлата да саталар. 30 гектар җирләре бар. Быел җир эшкәртү өчен техника да сатып алганнар.
– Малайлар белән бергә эшлибез, – ди ата кеше. – Бездә хәзер пай җирен алучылар шактый. Үзем авыл җирлеге башлыгы булгач, күбрәк мал асраган кешеләрне: «Җир пайларыгызны алыгыз, үзегез эшкәртегез», – дип өндим. Малларга җитәрлек азыкны үзең үстереп тә була бит.
Яңа Саланың бу күркәм гаиләсе бездә генә түгел, укучыбызда да соклану тудыргандыр, дип өметләнәм. Гаилә бәхетләре кителмәсен, берүк.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
Добавить комментарий