Беренче маршрутны кем йөртә?
Дәрвишләр бистәсе пассажирлары тынычлап бара ала, чөнки автобусны үз эшен нык яраткан шофер йөртә.
20 декабрь 2025
Мәхмүтҗан Умурзаков – нурлы кеше. Аның йөзе кояшлы Өчкурган җилләрен үзенә мәңгегә сеңдергән бугай. Әлбәттә, моны тиз генә аңлый алмыйсың, чөнки сөйләшә башлаганда ул каушап китте, каршымда әйтерсең имтихан бирүче студент. Әмма берничә мизгелдән барысы да үзгәрде.
– Русларда шундый җыр бар: «Я большой человек, с этим ты не поспоришь. Несмотря на быстрый бег, ты меня не догонишь». Бу җыр автобус йөртүчеләр турында. Сез дә үзегезне шундый зур кеше дип хис итәсезме?
– Юк инде, сез нәрсә?! – ди әңгәмәдәшем, кулын селтәп, һәм шунда ук йомшак күңелле, мөлаем бабайга охшап кала.
«БЕНЗИНГА АКЧА ҖЫЯМ ДА КАЗАНГА КИТӘМ!»
Наманган өлкәсендә туган Мәхмүтҗан 60 ел гомеренең өчтән берен Казанда яши һәм 2 нче пассажирлар автотранспорты предприятиесендә эшли.
– Ә ни өчен нәкъ менә Казан? Россиядә шәһәрләр күп бит...
– Өчкурганда бергә эшләгән хезмәттәшем һаман: «Менә бензинга гына акча җыям да Казанга китәм!» – дип тукыды, чөнки ул анда эшләп кайткан иде. Ахыр чиктә хыялын тормышка ашырды. Мин дә аның артыннан кузгалдым. Ә аннары ике улым да, энем дә бирегә килеп урнашты. Дүртебез дә автопредприятие тулай торагының бер бүлмәсендә яшибез.
– Алайса автобус йөртү гаилә эше булып чыга бит!
– Шулай килеп чыга…
– Ә үзегез ничек шофер булып киттегез?
– Әтием һөнәрен сайладым. Тик ул йөк машинасы йөртте, ә мин бала чактан ук автобус йөртүчеләрдән көнләшә идем. Аларны иң бәхетле кешеләр дип уйлый идем.

СМЕНАГА 350 КИЛОМЕТР
– Һәм бу чыннан да шулай булып чыктымы?
– Әйе, үземне бәхетле дип саныйм. Шул исәптән Казан кебек матур шәһәр урамнары буйлап автобус йөртүем белән дә. Казанлылар үзләренең нинди күркәм калада яшәүләренең кадерен белсен иде.
– Мөгаен, пассажирлар сезнең бәхетле булуыгызны тоялардыр?
– Тоялардыр (елмая). Әле Үзбәкстанда, халыкара маршрутта эшләгәндә үк, пассажирлар, гаражга язып, рейска мине куюны сорап торган иде. Өлкән яшьтәге кешеләр үтенече буенча «санитар тукталышлар» ясый идем. Әгәр юл кырыенда егет һәм кыз кул күтәреп тора икән, кызы каршында егеткә уңайсыз булмасын өчен, һәрвакыт туктап утырта идем. Казанда бер әби белән бабай соңгы тукталышта һәрвакыт килеп рәхмәт әйтәләр.
– Ә кайсы маршрутта эшлисез?
– Беренчедә, Дәрвишләр бистәсенә йөрим. Ни өчендер җавап гаҗәпләндерми: беренче булмыйча, тагын нинди маршрут булсын?
– Сүз уңаеннан, сменага ничә километр юл үтәсез?
– Өч йөз илле.
ЯЛГА ТИҢ ЭШ
– Арымыйсызмы? Яшегез шактый бит инде...
– Сез нәрсә! Мин эштә ял итәм.
– Шуңа эшкә дә бәйрәмгә йөргән кебек йөрисез, ахры, – ак күлмәк белән галстуктан, моны һәр офиста да күрмәссең.
– Бу миннән тормый, бездә униформа шундый.
– Казан пассажирлары турында нәрсә әйтә аласыз? Без ниндирәк?
– Нигездә, тәртипле-әдәпле – картлар һәм хатын-кызга урын бирәләр. Йөкле хатыннарга урын бирүләре аеруча сөендерә. Мин эшләгән елларда аларның бер тапкыр да басып барганы булмады. Дөресен әйткәндә, мондый хәлне күргәч, кәефем күтәрелә.
– Маршрутта истә калырлык нәрсәләр еш буламы?
– Алай ниндидер шаккатарлык нәрсәләр булганы юк инде... Күптән түгел бер кыз салонда кыйммәтле смартфонын калдырган иде. Мин диспетчер аша кире кайтардым. Алырга килгәч, кыз телефонын әллә ничә югалтуын, тик менә беренче тапкыр кире кайтаруларын сөйләгән, рәхмәт әйткән. Күңелем булды, әлбәттә.
Мәхмүтҗан Умурзаков белән аралашкач, беренче маршрутка утырып Дәрвишләр бистәсенә барасым, аның күтәренке кәефен йоктырасым, аннары автобус йөртүчегә ихластан рәхмәт әйтәсем килеп китте...
Добавить комментарий