Без барыбыз да бераз гаепсездән гаеплеләр
Әлеге язмабызда «Во всем виноват стрелочник» дигән мәгълүм әйтемдәге һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә гаепле юл күчерүчеләрнең хәзер квалификациясен үзгәртүе хакында сөйләшәбез. Төгәлрәге, башка һөнәр ияләренең юл күчерүчегә әйләнүе турында фикер йөртәбез.
21 февраля 2022
– Идел буеннан Тамань ярымутравына кадәр бик мөһим тимер юл магистрале тулы куәтенә эшли башлады, – дип дәртләнеп сөйли журналист үзәк федераль телеканаллардан берсендә. – Краснодар краендагы участокта тарая торган урын юкка чыкты... 94 юл күчерү җайланмасы монтажланды. Хәрәкәт белән идарә итү тулысынча диярлек автоматлаштырылды...
Репортаж станциягә күчә, анда кизү торучының галәмәт зур җиһазлары урынында хәзер заманча компьютер системасы тора, станциядә кизү торучы исә тимер юл укларын шул техника ярдәмендә ничек җиңел генә күчерүен күрсәтә.
Сүз дә юк, шаккатыра! Тик иртән тагын гаҗәпкә калырга туры килә: Казан янындагы тимер юл станциясендә бер егет укларны кулдан күчереп йөри. Юллар бихисап, һәм шуларның барысын да кулдан күчерергә кирәк! Классика! Димәк, юл күчерүче һөнәре бөтенләй юкка чыкмаган әле?
– Тимер юлда күп кенә белгечлекләрне яңа технологияләр кысрыклап чыгарды. Хәзер, чыннан да, дистәләрчә юл күчерүче эшен станциядәге кизү торучы бердәнбер кеше пульт артында утырган килеш башкара ала. Уклар үзләре беркая да китмәгән, әлбәттә, әмма алар белән идарә итү тулысынча диярлек автоматлаштырылган, – дип аңлата Самара дәүләт тимер юллары көллияте Казан филиалының 3 курс студенты Глеб Топоров. – Ихтимал, кечкенә станцияләрдә кулдан юл күчерүчеләр бардыр әле, әмма бездә инде юк диярлек. Мин хәзер поездлар урнаштыручы һөнәрен үзләштерәм. Нигездә вагоннарны бер юлдан икенчесенә күчерү эше белән идарә итәм. Әмма! Кирәк булганда мин укларны да күчерәм. Резервта яки вагоннарсыз локомотивта барганда, укның кая каравы шундук күренә. Һәм әгәр ул маршрут буенча карый икән, үтеп китәсең. Әгәр маршрут буенча булмаса, төшеп кулдан күчерәсең дә юлны дәвам итәсең...
Бу исә нигездә кышын була – кар яву һәм салкыннар аркасында. Кизү торучының пультыннан идарә ителә торган электрлаштырылган уклар туңа, кар белән каплана. Менә әле бер атна элек кенә көчле буран вакытында бөтен юллар кар белән капланды, һәм кизү торучы, эшчеләр юлларны кардан чистартканчы, укларны күчерә алмады. Кайвакыт исә уклар җимерелә. Бу очракта да кешедән башка төзәтеп булмый.
РОБОТ БЕЗНЕ АЛЫШТЫРМАЯЧАК
Укудан бушаган вакытында Глеб поездлар урнаштыручы һөнәрен үзләштерә. –
Ерак киләчәктәме, әллә инде бик якынындамы бернинди машинист та кирәк булмаячак. Ихтимал, робот поездларны урнаштырыр, локомотив белән идарә итәр, – ди ул. – Вагоннарда җаваплы кешеләрне роботлар алыштырыр, уклар исә электр белән җылытылыр, вандаллыкка каршы система белән җиһазлар куелыр. Шулай да роботлар беркайчан да диярлек кешене тулысынча алыштырмаячак әле.
«КЫЗЫКЛЫ» ОЧРАКЛАРСЫЗ
Шәһәр яны электричкасы станциядә туктый. Пассажирлар ишектән чыга, ә анда –... платформа юк. Нишләргә? Кешеләр баскычтан җиргә сикереп төшәргә мәҗбүр була. Сикерешәләр, сүгенешәләр. Тагын юл күчерүче гаеплеме?
– Тимер юлда бөтен нәрсә бер-берсенә бәйле. Биредә мондый «кызыклы» очраклар булырга тиеш түгел. Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса, бөтен кешегә эләгәчәк. Тимер юлда эш шулкадәр җаваплы ки, син үз коллегаларыңа 100 процентка ышанырга тиеш, – ди Глеб. – Сез, пассажирлар, билет сатучы кассирларны һәм вагондагы җаваплы кешеләрне генә күрәсез. Әмма биредә әле юлларны карап торучы, вагоннарны ремонтлаучы, локомотивлар йөртүчеләр дә күп... Һәркем үз эше өчен җаваплы. Димәк, без барыбыз да бераз гаепле булып чыга...
«ЮЛ КҮЧЕРҮЧЕ – ТИМЕР ЮЛДА УКЛАРНЫ КҮЧЕРҮ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮЧЕ ЭШЧЕ. МӘГ ЪЛҮМ БУЛГАНЧА, УК БЕЛӘН ИДАРӘ ИТҮ ӨЧЕН ЮЛ КҮЧЕРҮ ПРИВОДЫ КУЕЛА. Элек ул кул белән хәрәкәткә китерелгән һәм буй‑буйлы ук яки турыпочмаклы фонарь кебек күрсәткечләр белән билгеләнгән. Әлеге җайланма белән шул постта кизү торучы – юл күчерүче идарә иткән».
Дмитрий Ушаковның 1935–1940 еллардагы аңлатмалы сүзлегеннән.
«ЮЛ КҮЧЕРҮЧЕ ГАЕПЛЕ» ӘЙТЕМЕНӘ КИЛГӘНДӘ ИСӘ, УЛ ИНДЕ КҮПТӘН ПӘЙДА БУЛГАН. Менә канатлы сүзләр һәм гыйбарәләр энциклопедия сүзлегеннән өземтә: «Россиядә тимер юл һәлакәтләрен тик‑ шергәндә һәрвакыт юл күче‑ рүче гаепле булып чыккан – ул йә укны вакытында кү‑ чермәгән, яисә кирәкмәгән вакытта үзгәрткән һ.б. Шун‑ лыктан Думадагы оппозиция хөкүмәт уңышсызлыкларда гаепле дип игълан иткән түрәләрне (кагыйдә буларак, түбән чиндагы) «стрелоч‑ ник» («гаепсездән гаепле» мәгънәсендә) дип йөртә башлаган».
Добавить комментарий