Без югалтачак ишегалды?
Җәмәгать урыннары елында «Татарстан» зур һәм кечкенә шәһәрләрнең ишегалларын йөреп, карап чыкты.
23 марта 2017
ГАЛОШ КАРАКЛАРЫ ЗАМАНЫ ҮТТЕ
Өч катлы йортныңякты фасады кышкы Мамадыш пейзажы фонында якты бер утрау булып балкып тора. Февральдәшәһәр кар көртләренәчумып утыра әле, әмма без Горький урамындагы 33/12 Б номерлы йортка бер каршылыксыз, җыйнак итеп чистартылган юллардан узабыз. Өч подъездныңһәркайсында ・ белдерүтактасы.
Безне җирле активистлар төркеме каршы ала. Без якынлашканда хатын-кызлар үз араларындагы яшь кенәбер ир кеше белән нәрсәтурындадыр кызып-кызып сөйләшәләр иде. Танышабыз. Ир заты үзен «Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәре идарәче компания-се»неңдиректоры Нияз Мөхәммәтханов дип таныштыра. Аныңишегалдындагылар белән гап-гади итеп аралашуына гаҗәпләнәм.
・ Без бит монда барыбыз да бер-беребезне беләбез, шәһәребез зур түгел, ・ ди 33/12 Б номерлы йорт буенча җаваплы Лариса Яковлева.
Мин аңардан мәйданны яхшырту һәм парковка мәсьәләсенеңторышы хакында сөйләвен үтенәм.
・ Матуррак вакытта килмәдегез, хәзер кар ята бит. Әҗәй көне безнеңбар җирдәчәчәкләр үсә Һәр подъезд яныннан су чыгарылган, исәпләүприборы буенча түлибез. Менәбалалар мәйданчыгы, без аңа ел саен үз көчебез белән ремонт ясыйбыз, ・ ди Лариса Александровна.
Хәзер шәһәрне уңайлырак итүбуенча күпчелек мәсьәләләр территориаль үзидарәорганнарының(ТҮО) актив катнашлыгында хәл ителә Кешеләр тәкъдимнәре яисәүтенечләре белән үзидарәвәкилләренәмөрәҗәгать итә әалар, үз чиратында, ИК белән хезмәттәшлек итә Мәсәлән, әлеге һәм тагын ике күрше йорт активы тарафыннан оештырылган бу ТҮО «Елныңиңяхшы территориаль үзидарәорганы» республика конкурсында откан грант акчаларына җәй көне балалар уен мәйданчыгына яңа элементлар урнаштырырга җыена. Шулай ук монда яшәүчеләр үзләре «Ишегалды көне», «Күрше бәйрәме», «Май чабу», Шәһәр көне, Яңа ел бәйрәмнәре кебек тантаналы чаралар уздыралар.
・ ИК безгәтеләсәнинди эштәбулыша. Соңгы сигез елда йортта ике тапкыр капремонт үткәрелде. Район башлыгы Анатолий Иванов зур ярдәм күрсәтә ул ай саен йорт буенча җитәкчеләрне, ТҮО рәисләрен, идарәче компанияләрне, ТКХ хезмәтләре җитәкчеләрен җыеп, бөтен проблемалы мәсьәләләрне тикшерүне оештыра, ・ дип сөйли Лариса Александровна. ・ Моннан тыш, ул ел саен кешеләр белән очраша. Һәр ишегалдын йөреп чыга. Барлык мөрәҗәгатьләр беркетмәгәтеркәлә аннары шәһәр коммуналь хезмәтләренәһәм оешмаларына конкрет күрсәтмәләр бирелә Икенче тапкыр җыелганда, башлык, бу беркетмәгәкире кайтып, эшнеңничек башкарылуын тикшерә
Мамадышта тагын халык почтасы да эшли. Ай саен шикаятьле һәм тәкъдимле юлламалар башлыкка тапшырыла. Җавап тиз арада бирелә диләр. Шулай ук аныңбашлангычы белән шәһәрдәһәм районда ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен яхшырту буенча төрле проектлар тормышка ашырылып тора. Ишегалларын һәм җәмәгать биналарын чәчәкләр белән һәм Яңа елга бизәүбуенча даими рәвештәконкурслар үткәрелә Быел Анатолий Иванов кабул иткән программа буенча ишегалларына асфальт җәеләчәк. Ремонт өчен иңначар хәлдәсаналган 14 объект билгеләнгән.
・ Әяшьрәк буын вәкилләре йорт һәм ишегалды эшләрендәкатнашамы? ・ дип сорыйм активистлардан.
・ Аларныңвакыты юк бит, балалары бар, акча эшләргәкирәк, ・ дип җавап бирәләр апалар. ・ Бездәкүбесенчәурта яшьтәгеләр активлык күрсәтә
・ Һәм хәтта бальзак яшендәгеләр дә ・ дип өсти Нияз Яһүдевич башкаларны көлдереп.
Биредәһәрвакыт шулай җылы традицияләр, мөнәсәбәтләр, тәртип булганмы-юкмы икәнлеге белән кызыксынам.
・ Әлбәттә һәрвакытта да түгел. Әле 15 ел элек кенәбиредәсыерлар йөри, тездән пычрак иде. Эшкәбарып җитсәң чәчне тузаннан аралап булмый иде, ・ ди Лариса Александровна. ・ Күрәсезме, паласлар эленеп тора? Алар ай буе да торырга мөмкин. Әэлек шундый вакытлар да булды: подъездда резин галошны да калдырып булмый ・ урлыйлар! Хәзер, шөкер, барысы да ・ күңелләр дә ишекләр дәачык.
БАЛАЛАРГА МӘЙДАНЧЫКЛАР ЮК
Үз хезмәтләренеңберсен «Машинаныңкешене буйсындыруы» дип исемләгәндә Владимир Ильич бу тезисныңякынча йөз елдан соңчын-чынлап тормышка ашасын күз алдына китердеме икән?
Моңа инану өчен, безнеңкебек, зур шәһәрнеңбер йокы микрорайонына барып чыгу да җитә Әйтик, Казан шәһәренеңФатих Әмирхан проспектындагы 95 нче йорт ишегалдына кереп карыйк.
・ Әйтегез әле, сезнеңуен мәйданчыгы кайда? ・ дип сорыйм кечкенәулы белән урамга чыккан яшь әнидән. Без сөйләшкән арада, малай дүрт подъездлы биек йорт каршындагы тар тротуар буйлап әрле-бирле йөгергәли. Ишегалды юк монда, үтүюлы һәм парковка гына.
・ Моннан ике ишегалды аша нәни генәбалалар шәһәрчеге һәм шуа торган таулары булган бик матур иркен мәйданчык бар. Шунда йөрибез, ・ дип җавап бирәәни кеше. Бу йортта яшәүчеләр, хәлне үзгәртүөчен, ни дәбулса эшләргәтырышамы-юкмы икәнлеген сорыйм.
・ Биредәмәйданчыкны кая сыйдырасың Һәм нинди акчага? Менәбез парковканы үз акчабызга эшләттек. ИК ярдәм итеп тормады, ・ ди ул дистәләп машинаны сыйдырган киртәләнгән квадратка күрсәтеп. Бу утраучыкка үтеп керүювелир осталыгы таләп итәдер, мөгаен. Мәйданчык өстендәкаен ботаклары моңаеп тирбәлә юкка чыккан бакчаны сагыналардыр, күрәсең
Шушында ук миңа очраган әби сөйли: машиналар подъездларга ук терәлеп туктамасын өчен, биредәяшәүчеләр, тротуарны киртләп алып, каршылыклар корган булган икән.
Тик аларны чүп җыючы машина изеп үткән дә машиналар кабат элекке урыннарына кайткан.
Ә күршедәге, Фатих Әмирхан проспектындагы дүрт озын панель йорт (89, 91, 93, 97) уртасында барлыкка килгән квадратны тимер гаражлар тезмәсе икегәбүлә
・ Идарәитүче компания вәкилләре чираттагы хисап җыелышында безгәбиредәзур, заманча балалар мәйданчыгы урнаштыруда ярдәм итәргәәзер булуларын, әмма проектны үзебез тәкъдим итәргәтиешлекне әйткәннәр иде. Әмма моныңөчен гараж хуҗалары белән килешергәкирәк. Әҗыелышларга бездә күп дигәндә халыкныңөчтән бере генәйөри. Безгәаны ничек эшләргәинде? ・ ди мин туктатып сорау биргәч, улын һәм кызын иярткән әни кеше. Аннары ашыга-ашыга алга китә・ улы белән кызыныңтренировкага соңга калуы бар.
Тугыз катлы панель йортлар кирпечтән төзелгән заманчарак яңа йортлар белән керешеп китә Аларныңкиртәләп алынган территорияләрендәпарковкалар да, балалар мәйданчыклары да, газоннар да бар. Тик монда да проблемалар юк түгел: парковка урыны һәркемгәдәҗитми.
Шәһәр җирендәчын-чынлап автомобильнеңхакимлек итүен Хөсәен Ямашев проспектындагы 104 нче йорт ишегалдында да күзәтәм. Аныңнәкъ уртасында, кайчандыр күләгәле аллея буйлап тротуар сузылган җирдә хәзер сак астындагы парковка. Ул камералар һәм капкаларны автомат рәвештәачу-ябу системасы белән тәэмин ителгән. Киртәләнгән урыннан 200 метр арырак 10 машина тора. Һәм күп подъездлы озын йортныңбөтен периметры буйлап ・ тагын 50.
・ Бу түләүле парковка, ・ ди миңа биредәяшәүчеләрнеңберсе. ・ Мин машинамны анда куймыйм. Менәмонда куям, тротуар буена.
Сүз уңаеннан, йорттан дистәләп адымда ・ тагын бер түләүле парковка, 200ләп урынга...
Добавить комментарий