
“Бездә күңелле!”
Сайлауларга барам, алай гына да түгел, бу Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы дип саныйм.
16 марта 2018
- Сайлауларга барам, алай гына да түгел, бу Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы дип саныйм. Бармау, димәк, киләчәгеңне уйламау дигән сүз. Кемнеңдер карары белән килешү, шуңа сүзсез генә риза булу.
Мин нигездә Татарстандагы Үзбәкстан яшьләре белән эшлим. Үзем дә Үзбәкстанда туып-үскән егет. Казан исә икенче туган шәһәремә әйләнде. Монда бар халыкларга да мөнәсәбәт яхшы, дустанә. Төрки халыклар булган – үзбәк, казах, таджиклар белән татарларның аеруча уртак яклары күп. Дин бер, гореф-гадәтләр охшаш дигәндәй. Шулай булгач, Татарстанда үзебезне бер дә ят итеп хис итмибез.
Яшьләребезнең актив тормыш белән яши. Төрле бәйрәмнәр, фестивальләр, дисеңме... Әле менә 21 мартта булачак “Үзбәк гүзәле” конкурсына әзерләнәбез. Күптән түгел “Таджик гүзәле” үтте. 24 мартта булачак “Нәүрүз” бәйрәмен оештыруда да актив катнашабыз. Кыскасы, күңелле яшибез.
Добавить комментарий