Безне бик күп нәрсә берләштерә
НодиржоН Касыймов, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы

БҮГЕН ТАТАРСТАНДА ҮЗБӘКСТАННЫҢ КҮПМЕ ВӘКИЛЕ ЯШИ ҺӘМ СЕЗДӘ НИКАДӘР ТАТАРСТАНЛЫ ГОМЕР ИТӘ?
– Беренчедән, «Татарстан» журналы редакциясенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем һәм, мөмкинлектән файдаланып, Генераль консуллык исеменнән дә, шәхсән үз исемемнән дә якынлашып килүче истәлекле дата – «Татарстан» журналының 105 еллыгы белән котлыйсым килә. Басма коллективына чын күңелдән һөнәри уңышлар, иҗади илһам, яңа идеяләр, бәхет һәм иминлек телим.
Мәгълүм булганча, безне күпгасырлык тарихи, сәяси, икътисадый, фәнни һәм мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли.
Татарлар тормышы Үзбәкстан белән моннан берничә гасыр элек үк тыгыз бәйләнгән. Безне охшаш милли гореф‑гадәт һәм традицияләр, уртак төрки телләр гаиләсе, мәдә ният һәм дин якынайта.
Күп кенә күренекле татар дин белгечләре һәм галимнәре, мәсәлән, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, рухани һәм дөньяви элита әзерли торган Бо харада белем алган.
Татарстанда 15 меңгә якын ватандашыбыз бар. Ә Үзбәкстанда яшәүче татар лар саны инде 400 меңнән артып китә, дип уйлыйм. Алар барысы да, Үзбәкстан дагы 130 дан артык башка милләт вәкилләре кебек үк, дус һәм тату яши. Чөнки Үзбәкстан – тиз үсә торган икътисад, искиткеч демографик тенденция, дуслык һәм бердәмлек атмосферасы ул.
Күптән түгел мин «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик басмасын тәкъдир итүгә багышланган бик әһәмиятле чарага чакырылган идем. Китапта Үзбәкстан белән Та тарстан арасындагы күпгасырлык мәдәни-икътисадый багланышлар һәм тарихи тра дицияләр турында язылган.
Басма Татарстан Фәннәр академиясенең М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопе диясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан Үзбәкстандагы коллегалары белән берлектә әзерләнгән.
Ни өчен бу чара турында сөйлимме? Чөнки бик күп татар кешесе кояшлы Үзбәкстан да яшәгән елларын бүгенге көнгә кадәр зур җылылык һәм сагыну белән искә ала, дуслыкта-татулыкта узган көннәрне хәтерендә яңарта – шуңа бик кадерле хатирәләр бу.
Әлеге чарада Татарстанның күренекле эшлеклеләре ике кардәш халыкның тарихы һәм мәдәниятендәге мөһим вакыйгалар турында сөйләде. Моңа бик күңелем бул ды, чөнки безне традиция, мәдәният, гаилә тормышына кагылышлы бик күп уртак кыйммәтләр берләштерә.
ҮЗБӘКСТАНДА ТУЫП-ҮСКӘН, ӘММА КАЗАНГА КҮЧЕНГӘН ЯКИ БИРЕГӘ КУНАККА, ЭШ БУЕНЧА КИЛГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ РЕСПУБЛИКАБЫЗ ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘРЕ НИНДИ?
– Бу сорауга икенче яктан карап җавап бирәсем килә: Татарстанга килгән чит ил кунакларын иң беренче нәрсә гаҗәпләндерә? Иманым камил: аларны биредә яшәү че кешеләрнең җылылыгы, ихтирамлы мөнәсәбәте һәм хезмәт сөючәнлеге таң кал дырадыр.
Чит илләр, бигрәк тә Үзбәкстан төбәкләре белән хезмәттәшлектә Татарстанның икътисадта да, фәнни-гуманитар юнәлештә дә потенциалы һәм үсешкә омтылышы мактауга лаек.
1993 елдан Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге уңышлы эшләп килә. 2019 ел дан Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы эшли, ул Россия Федерациясенең бөтен Идел буе федераль округын колачлый.
Безнең төп бурычыбыз – бер яктан гражданнарыбызга консуллык-хокукый юнә лештә ярдәм күрсәтү, икенче яктан – инвестицион, сәүдә-икътисадый һәм фәнни гуманитар хезмәттәшлекне көчәйтү. Хәер, ул хәзер гел үсештә: товар әйләнеше дә, мәдәният алмашу да, туризм да, студентлар алмашу да елдан-ел арта гына бара.
Тагын шуны да аерып әйтү мөһим: Казан университетының беренче филиалы нәкъ менә Үзбәкстанда, Җиззах шәһәрендә ачылды, һәм быел беренче белгечләр дә чыгарылды инде.
СЕЗНЕҢЧӘ, ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫНЫҢ СЕРЕ НӘРСӘДӘ?
– Беләсезме, халыклар дуслыгының сере шунда дип уйлыйм: безнең буынның да, варисларыбызның да тарихи кыйммәтләрне, телләрне, гореф-гадәтләрне белеп һәм бер-берсен хөрмәт итеп, үзара ихтирам белдереп яшәвендә.
ТАТАРСТАНДА ЯРАТКАН УРЫННАРЫГЫЗ БАРМЫ? БИРЕГӘ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ КИЛГӘН КУНАКЛАРНЫ ИҢ ӘҮВӘЛ КАЯ АЛЫП БАРЫР ИДЕГЕЗ?
– Татарстан – кунакчыл төбәк, Үзбәкстан кунакларын гел югары дәрәҗәдә каршы ала. Беренче чиратта Казанны, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларын бар ма турлыгында күрсәтергә телиләр. Татарстанда кешеләргә уңайлы булсын өчен бик күп эш башкарыла. Моны барысы да билгеләп үтә.
Без гаиләм, балалар белән «Урам» паркында, Кремль яр буенда йөрергә яратабыз. Болар барысы да җәяү йөрү өчен бик матур урыннар – һәммәсе Татарстанда яшәү челәрнең дә, якындагы төбәкләрдән килеп, һәр ял көнен Казанда уздырырга омтылу чы туристларның да рәхәт ялы өчен җайланган.
Добавить комментарий