Безнекеләр башкалаларда
Фәнни потенциалы, куәтле сәнәгате, авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалары булган Татарстанның тагын бер байлыгы – кеше капиталы бар. Бу иң кыйммәтле, төп капитал. Моңа дәлил – тормыш дәрәҗәсенең үсүе, икътисад, социаль сфералардагы уңышлар. Татарстан тәҗрибәсен үзәктә һәм башка регионнарда җентекләп өйрәнәләр һәм үзләренә үрнәк итәләр. Ә кеше капиталының иң яхшы вәкилләре – идарәче элита, фәнни кадрларны, әлбәттә, үзләренә алырга хыялланалар: хакимиятләр, чор-дәверләр алмашына, әмма «кадрлар барысын да хәл итә» дигән аксиома үзенең тормышчанлыгын раславын дәвам итә.
02 ноября 2021
Бүген кайчандыр Татарстанда эшләп ныгыган кадрларны хакимият коридорларында, илнең иң шәп фәнни институтларында, театрларда күрү – гадәти күренеш. Кадрларның читкә китүенә республика ничек карый? Горурлык белән, аңлап. Беренчедән, бу тагын бер мәртәбә безнең кеше капиталының сыйфатын дәлилли. Икенчедән, Татарстандагы кадрлар резервы яңа бурычларны хәл итәргә башкалага киткәннәр урынына яңаларын табарга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, башкаладагы безнең кадрлар – илебез өчен кирәкле һәм файдалы.
Татарстаннан китүчеләргә туган якларыннан еракта ни дәрәҗәдә уңайлы, яңа шартларда, яңа вазыйфаларда үз потенциалларын һәрвакытта да гамәлгә ашыра алалармы? Әлеге максатларда «Татарстан» үзенең күренекле якташларыннан өч сорауга җавап бирүләрен үтенде:
- ТАТАРСТАНДА СЕЗ НИНДИ ТОРМЫШ ҺӘМ/ЯКИ ҺӨНӘРИ ТӘҖРИБӘ ТУПЛАДЫГЫЗ?
- КЕЧЕ ВАТАНЫГЫЗДАН ЕРАКТА СЕЗ ТАТАРСТАН ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘДЕГЕЗ ЯИСӘ ЭШЛӘРГӘ ҖЫЕНАСЫЗ?
- СЕЗНЕҢ БҮГЕНГЕ ТОРМЫШЫГЫЗДА ТАТАРСТАНДА ҮЗЕГЕЗ ГАДӘТЛӘНГӘННӘРДӘН НӘРСӘЛӘР ҖИТМИ? БҮГЕН СЕЗ ТАТАРСТАННАН НӘРСӘЛӘРНЕ ҮЗЕГЕЗ БЕЛӘН АЛЫР ИДЕГЕЗ?
Дамир Фәттахов, Мәскәү
Казан башкарма комитетында балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы, башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җитәкчесе булган. 2021 елның сентябреннән – Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары.
- Барлык тәҗрибәмне диярлек республикада алдым. Бөтен гомерем Татарстан белән бәйле: тууымнан һәм мәктәп елларыннан алып Татарстан Хөкүмәтендәге вазыйфама кадәр. Бу минем Ватаным. Мин гомеремнең төрле чорларында үземне тәрбияләгән, өйрәткән укытучыларыма, остазларыма рәхмәтлемен. Life long learning* – минем принципларымнан берсе. Шунлыктан хәзер дә үз өлкәсендә һөнәрмәнд булган кешеләрдән уку-өйрәнүемне дәвам итәм.
- Татарстан өчен нинди файда китерүемне мин үзем бәяли алмыйм. Яшьләр, Татарстан халкы бәяләсен. Күченү турында карар кабул иткәндә башымдагы иң мөһим уйлардан берсе мондый иде: яңа вазыйфамда мин Татарстан файдасына эшләвемне дәвам итә алачакмын, әмма хәзер инде бер Татарстан өчен генә дә түгел. Минем федераль дәрәҗәдә файдаланырлык тәҗрибәм бар. Мине Федераль агентлыкка нәкъ менә республикада тупланган бэкграунд һәм тәҗрибәм булганга чакырдылар да инде. Татарстандагы иң яхшы проектларыбызны хәзер бөтен ил күләмендә гамәлгә ашырачакбыз.
- Шөкер, Интернет бөтен җирдә бар, самолетлар оча, поездлар йөри, XXI гасырда чикләр җуела бара. Шунлыктан яңа шартларга ярашу бернинди проблема да тудырмый. Иң мөһиме, гаилә янәшәдә булсын. Менә монысы зур әһәмияткә ия. Гомумән, Россия Яшьләр эшләре агентлыгы инде кимендә өч ел буе Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы тәҗрибәсен югары бәяли, төбәкләр рейтингындагы яшьләр сәясәте тармагында республика иң алда бара. Шунлыктан мин һәрвакыт коллегаларым белән элемтәдә. Шәхсән мин үзем Татарстан белән бөтенләйгә хушлашырга җыенмыйм.
Равил Әхмәтшин, Мәскәү
Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, Россия Салым полициясе федераль хезмәтенең Мәскәү шәһәре буенча «Т» идарәсе башлыгы урынбасары. Соңрак – Эчке эшләр баш идарәсенең Мәскәү шәһәре буенча оператив идарәсе башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының башка җаваплы вазыйфаларында. 2010 елның апреленнән – ТРның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиле, аннан соң ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФндәге тулы вәкаләтле вәкиле.
- Татарстанда, беренче чиратта әти‑әнием үрнәгендә, мин эшләргә һәм кешеләргә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә өйрәндем. Кече яшьтән урманга утынга йөрдем, көтү көттем, базарда суган саткан булды. Безнең Елхово авылын Чиполлиноград дип йөртәләр иде. Ничектер шулай килеп чыккан инде: элек-электән безнең авыл халкы суган үстерә. Шуңа да минем балачак хатирәләре яшелчә бакчасы белән бәйле: 30 сутый суган, шуның кадәр үк бәрәңге, әле болар янына колхозның ике гектар чөгендерен дә эшкәртә идек. Университетта укыганда, җәмәгать эшләре белән шөгыльләндем, экспедицияләргә йөрдем – гарәп телендәге сирәк китапларны җыя идем. Тупланган тәҗрибә, белем һәм танышлыклар миңа алга таба эшчәнлегемдә бик нык ярдәм итте. Казан университетының филология факультетын тәмамлап ике ел узгач, көч структураларындагы эшчәнлегем башланды. Язмыш мине менә дигән кешеләр белән очраштырды, тәҗрибәле хезмәткәрләр белән таныштырды.
- Мин – Мәскәүдә Татарстан Президентының вәкиле, шуңа да вәкаләтле вәкиллек, Мәскәү белән Татарстан арасындагы күпер кебек, күп профильле мәйдан булып тора. Бездә республика турында актуаль мәгълүмат туплана, төбәкнең социаль-икътисадый, халыкара, инвестицион, мәдәни һәм башка бик күп проектлары башлангыч ала. Республика министрлыкларының хакимиятнең федераль органнары, Россия һәм чит илләр компанияләре, дипломатик корпус белән уртак проектлары нәкъ менә башкалада алып барыла. Вәкаләтле вәкиллек аппараты бу эштә актив катнаша, мәсьәләләрне тиз арада хәл итә. Чит ил илче һәм дипломатлары, эшлекле даирәләре, Россия һәм чит илләр инвесторларының Татарстанга эш сәфәрен әзерләү нәкъ менә Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллектә башлана. Алар белән очрашулар бездә уза. Республикага инде алар төбәкнең төрле өлкәләрдәге потенциалы турында мәгълүмат белән килә. Без читтә күпмилләтле Татарстан турында уңай фикер тудырырга омтылабыз. 2011 елдан башлап, башкалада ел саен Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Якташларны берләштерү, арабыздан киткәннәрне хәтердә саклау буенча эшчәнлек алып барабыз – һәйкәлләр ачабыз, алар турында фильмнар төшерәбез. Безнең өчен якташларыбызның мегаполиста югалмавы, бер-берсенә файдалы булуы мөһим.
- Асылда, мин ике шәһәрдә дә яшим. Эшем республика белән бәйле, Казанда – гаиләсе белән кызым, Мәскәүдә хатыны һәм өч баласы белән улым яши. Мәскәү – бик актив, кызыклы һәм матур шәһәр. Әмма миңа туган җиремдә кешеләр ачыграк күңелле булып тоела. Анда дусларым яши. Нәкъ менә алардан һәрвакыт ихлас киңәшләр ишетүемә ышанам. Башкалага мин үзем белән туганнарымны һәм якын кешеләремне алыр идем, кайчагында алар белән аралашу, аларның теләктәшлеге җитми. Мин Мәскәүдә эшлим, әмма минем өем Татарстанда. Республикада әти-әниемнең кабере, гомеремнең күпчелек өлеше шунда узды. Вакыты җиткәч, мин өйгә кайтачакмын.
Иван Еремеев, Санкт-Петербург
Санкт-Петербург прокуроры урынбасары, 3 нче класслы юстиция киңәшчесе. Аннан алдарак, 2007 елдан, Санкт-Петербургның Нева районы прокуроры вазыйфасын башкара. Төньяк башкалага Алабуга шәһәреннән күченә, биредә ул шәһәр прокуратурасын җитәкли.
- Югары юридик белемне Татарстан башкаласында алдым. 1992 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамладым. Ә аннан соң җиде ел дәвамындагы хезмәт эшчәнлегем – стажердан алып прокурор ярдәмчесенә кадәр – Кама транспорт прокуратурасында узды. 1999 елда мин Алабуга шәһәре прокуроры урынбасары булып эшли башладым, 2001 елдан Алабуга шәһәр прокуратурасын җитәкләдем.
- Минем нәрсәләргә ирешүем турында үземә сөйләү бик үк дөрес булмас. Янәшәмдәге хезмәттәшләрем, коллектив белән бергә ирешкән уңышларыбыз турында сөйләү дөресрәктер. Кул астымда эшләүчеләрне нәтиҗәгә ирешүгә көйли, туплый алдым, дип уйлыйм. Бу гражданнарның бозылган хокукларын торгызу, аларның ышанычын һәм гаделлекне көтүен акларга тырышу. Эш юнәлешләре күп, аларның берсен дә игътибарсыз калдырып булмый. Илебез прокуратурасы органнары каршында куелган бурычларны уңышлы башкару өчен Татарстан Республикасы прокуратурасында эшләүче коллегаларым белән уңай тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу бик мөһим, дип саныйм.
- Миңа бүген мегаполиста кече ватанымда калган кешеләр, традицияләр җитеп бетми. Ләкин прокуратура эше бик күп вакытны ала, бу турыда җитди уйланырга мөмкинлек калмый диярлек.
Ирек Зиннуров, Баку
Су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призёры, дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, 2020 елның декабреннән – БДБ эшләре буенча Федераль агентлыкның Азәрбайҗандагы вәкиллеге җитәкчесе.
- Мин Казанда туып-үстем. Бу мине аякка бастырган туган шәһәрем, биредә мин берьюлы ике мәктәп – гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләрен тәмамладым. Мин Казанга ике меңенче еллар башында, инде җитлегеп әйләнеп кайттым. Спорт карьерамның тиздән тәмамланачагын аңлап, киләчәкне кайгыртырга кирәк иде. Һәм ул чакта Казан миннән сәясәт һәм идарә даирәсендә һөнәрмәнд ясады. Казан университетын «дәүләт һәм муниципаль идарә менеджменты» белгечлеге буенча тәмамлап, мин икенче югары белем алдым. Аннары исә – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм республикабызның хәзерге Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов эшен күзәтеп, бәя биреп бетергесез тәҗрибә тупладым. Бу инде бөтенләй башка дәрәҗәдәге эш иде! Республика бик тиз алга барды, биредә Универсиада, аннары башка зур чаралар үткәрелде. Алар минем һөнәри үсешем өчен дә гаять зур мөмкинлекләр ачты.
- Мин VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты булдым. Парламентта эшләгәндә, күп юнәлешләр буенча Татарстан мәнфәгатьләрен кайгырттым, федераль һәм республика министрлыклары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга булыштым, республикага федераль финансларны җәлеп итәргә тырыштым. Аннары исә миңа БДБ эшләре буенча Россия федераль агентлыгының Азәрбайҗандагы вәкиллеге җитәкчесе вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнехановтан киңәш соравымны хәтерлим. Һәм ул: «Ирек, әлбәттә, ризалаш! Кирәксә, бер-беребезгә ярдәм итешербез!» – диде. Азәрбайҗанда бик күп татар яши. Без милли җәмәгать оешмалары белән актив эш алып барабыз, күп чаралар үткәрәбез. Мәсәлән, без югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек урнаштырабыз. Күптән түгел Бакуда КФУның Яр Чаллы институты директоры булып китте. Ул Азәрбайҗан техник университеты белән икеләтә дипломнар программасы турында килешү имзалады. Спорт тармагында да уртак мәнфәгатьләрне табарга тырышабыз. Азәрбайҗанның иң көчле спортчылары Казанга сумо буенча Европа чемпионатына килде. Күптән түгел Бакуда Татарстан китап нәшрияты мөмкинлекләрен күрсәттек. Әлбәттә, пандемия үз төзәтмәләрен кертә, уртак зур чаралар уздыруга комачаулый – Азәрбайҗанда катгый тыюлар гамәлдә. Шулай булса да, планнар бик күп. Бу – Татарстан театрлары гастрольләре дә, Азәрбайҗанда зур Сабан туе үткәрү дә, яшьләр сәясәте даирәсендә хезмәттәшлек тә...
- Күптән түгел бер журналист миннән: «Үзегезне Азәрбайҗанда чит ил кешесе итеп тоясызмы?» – дип сорады. Мин, юк, дип җавап бирдем. Минем янәшәмдәге кешеләр үземне болай тоярга мөмкинлек бирми. Әмма шулай да, Азәрбайҗанда никадәр генә җылы булмасын – Бакуда хәзер исә 27 градус – Казанда барыбер җылырак! Ул бит минем ватаным, анда минем туганнарым, якыннарым, дусларым яши. Өй өй инде ул! Кызганычка, андагы бөтен нәрсәне үзең белән алып китеп булмый. Шунлыктан мин, ялга кая җыенуымны сорасалар, уйлап та тормыйча, шундук: «Өйгә!» – дим.
Айрат Чумарин, Ханты-Мансийск
Төмән өлкәсендәге иң борынгы предприятиеләрдән берсе – «Судоремонт Сумкино» ҖЧҖ җитәкләгән, Иртыш пароходчылыгы башкарма директоры булып эшләгән. 2019 елдан – «Төньяк елга флоты» АҖ генераль директоры.
Мин Казанда иң яхшылардан саналган 102 нче мәктәптә укыдым. Аннары бик яхшы укытучылар һәм комсомол линиясе буенча менә дигән остазлар эшләгән Казан елга техникумында белем алдым. Аларның күбесе хәзер Татарстанда җаваплы урыннарда эшли. Гомумән, Елга техникумындагы безнең факультеттан унбишләп порт директоры һәм мин, пароходчылык директоры, чыккан. Минем Казанда алган белемем карьерамның нигезен тәшкил итә. Иң әүвәл мин Казан елга портында, институтны тәмамлагач, диңгез судноларында, аннары кабат Казанда, судночылык компаниясендә эшләдем. Себергә киткәч, башта Тубылда суднолар ремонтлау заводын, аннан соң Иртыш пароходчылыгын, хәзер инде «Төньяк елга флотын» җитәклим.
Хәзер Татарстанда безнең предприятие өчен ике яңа, конструкциясе буенча тиңдәшсез суасты канатлы суднолар – өр‑яңа метеорлар төзелә. Тиздән алар безгә кайтачак һәм рейска китәчәк. Биредә, Көнбатыш Себердә, алар Татарстан имиджын таныта. Әлеге суднолардан файдалануның уңай тәҗрибәсе мондый метеорларның киләчәктә Иделдә дә, Себер һәм Ерак Көнчыгыш елгаларында да йөри башлавына этәргеч булырга мөмкин.
Чәкчәк һәм өчпочмак... Чынлап әйткәндә, әгәр башка төбәктә булсам, миңа зур проектларны гамәлгә керткәндә Татарстандагы кебек эшлекле якын килү һәм нәтиҗә булсынга эшләү җитенкерәмәс иде. Әмма Ханты‑Манси автономияле округында да мин эшкә нәкъ шундый мөнәсәбәтне очраттым – биредә губернатор социаль һәм инновацион сәясәт белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, нигездә гражданлык, пассажир суднолары төзелә. Самолетлар еш оча («ЮВТ Аэро» Казаннан Ханты-Мансийскига рейсны яңартса, ничек шәп булыр иде), шунлыктан мин Татарстанга гел кайткалап йөрим һәм әллә ни сагынырга өлгермим. Әмма биредә, Себердә, Татарстаннан килгән танышларны очрату һәм алар белән чәй эчү үзенә бер төрле рәхәтлек бирә.
Айрат Гатиятов, Мәскәү
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы ярдәмчесе, ТР Төзелеш министрлыгының дәүләт, максатчан һәм тармак программаларын формалаштыру идарәсе җитәкчесе, аннан соң ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары булган. Мәскәүдә 2019 елдан. РФ Фән һәм югары белем министрлыгының милек комплексын һәм бюджет инвестицияләрен үстерү департаменты директоры булып эшләгән. 2021 елның июнь аеннан – РФ фән һәм югары белем министры урынбасары.
- Мин Казанда туып-үстем. Татар гимназиясен тәмамладым, аннан соң Казан федераль университетында һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында укыдым. Укыганда ук кызыклы һәм иҗади проектларда катнашырга теләвемне аңладым. Шулай рәвешле студсоветка килеп эләктем, аның рәисе булдым. Соңрак бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгын җитәкләүче Тимур Сөләйманов белән Татарстан студентларының футбол лигасын оештырдык. Төзелеш һәм объектлардан файдалану өлкәсендә туплаган бөтен тәҗрибәм өчен мин Ирек Әнвәр улы Фәйзуллинга рәхмәтле, ул 2011 елда ТР Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын җитәкли иде. Без аның белән Бөтендөнья җәйге Универсиадасында Шэньчжэнь шәһәрендә таныштык, мин анда волонтёр булып барган идем. Ул мине үзенә ярдәмче итеп чакырды һәм Казандагы Универсиадага әзерлек буенча көндәлек җитди эш башланды. Искиткеч зур тәҗрибә! Мин үзебезнең профессионаллардан торган зур команда белән бергә үстем. ТР төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасына тәкъдим ителгәндә миңа 26 яшь иде. Моңа кадәр тупланган тәҗрибә һәм белемнәрне бу юлы инде үзем җитәкче буларак шунда кулланырга мөмкинлек туды. Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы һәм, ниһаять, WorldSkills... Ул вакытларны сагынып искә алам: дөнья күләмендәге зур вакыйгалар, һәм без аларны үзебездә – Татарстанда гамәлгә ашыра алдык. Үзара сөйләшкәндә дә, киң җәмәгатьчелеккә дә бер үк сүзне әйтәм: республика миңа потенциалымны ачарга мөмкинлек бирде. Әлбәттә, күп нәрсә безнең тормыштагы вакыйгаларга да бәйле булырга мөмкин, әмма һөнәри яктан үсәсе килгән кеше өчен Татарстанда бөтен шартлар җитәрлек.
- Бүген минем вазыйфаларым элеккеге кебек үк төзелеш, капиталь ремонт, милек белән идарә итүгә бәйле, әмма хәзер инде болар ил күләмендә башкарыла. Татарстанда алган һөнәри тәҗрибәмне бөтенроссия күләмендәге зур программаларны – студентларның тулай торакларына, лаборатория корпусларына капиталь ремонт ясау булсынмы ул яки югары уку йортларының спорт инфраструктурасын үстерүме – әзерләгәндә һәм гамәлгә ашырганда кулланам. Бу юнәлешләрдә республиканың Россия Мәгариф министрлыгы структурасына караган югары уку йортлары белән хезмәттәшлек тә минем карамакта. Моннан тыш, без илнең иң зур фәнни үзәкләреннән берсе – Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәбез. Әле күптән түгел генә, 1 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Казан энергетика университетының яңа тулай торагын ачты. Киләсе елга КАИның алты йөз урынлык тулай торагын ачарбыз, дип өметләнәм. Әлеге ике объект буенча эш мин килгәнче үк башланган иде, әмма аны ахырына кадәр мин җиткерергә тиеш булуыма шатмын. Республика җитәкчелеге, аның министрлыклары һәм ведомстволары белән без һәрвакытта да элемтәдә. Татарстанда ничек өйрәткән булсалар, шулай эшлибез – нәтиҗәле генә түгел, ә бөтен нәрсә дә ачыктан-ачык.
- Мәскәүдә без зур гомуммилли проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәбез. Ул исә олы хезмәт куюны һәм Россия буйлап һәм аннан читтә дә йөреп эшләүне таләп итә. Әле күптән түгел генә башкалага Татарстанда күнеккән эш тизлеген алып килә алуым турында хезмәттәшләрем белән көлешеп алдык. Биредә миңа әти-әнием, якыннарым, дусларым белән көндәлек аралашу гына җитми. Ул исә көч бирә. Айга бер тапкыр булса да өйгә кайтып килә алсаң, бик шәп инде!
Ренат Ибраһимов, Мәскәү
Совет һәм Россия җырчысы, композитор, актёр. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, иҗат карьерасын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында башлаган.
- Гомеремнең беренче яртысы Татарстанда узды. Балалар бакчасы, мәктәп, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, консерватория, опера театрында һәм филармониядә солист булып эшләү, коллективларның эшен оештыру, фестивальләр үткәрү... Боларның барысы да Казанда булды, шуңа да минем тормышымда һәм хезмәт юлымда туплаган тәҗрибәм турыдан-туры шушы шәһәр белән бәйле.
- Нигездә Татарстанда эшләдем, гәрчә ил буйлап, чит илләргә гастрольләргә еш йөрергә туры килсә дә. Республика районнарына да концертлар белән еш чыга идем. Бик күп чыгышларым КАМАЗ һәм башка зур объектлар төзелеше белән бәйле. Хәйрия чараларында, балалар һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырыла торган концертларда еш катнаша идем, хәзер дә катнашам. Мин һаман сәхнәдә әле, ләкин, пандемия сәбәпле, концерт эшчәнлеге сүлпәнәйде, әмма мин студиядә эшлим, яңа программалар язам. Параллель рәвештә мине һәрвакытта да кызыксындырган тема – мәгариф һәм агарту өлкәсендә проектлар белән шөгыльләнәм. Әгәр дә инде туган республикам алар белән кызыксына икән, Казанда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мондый юнәлешләрдә эшләргә әзермен.
- Әлбәттә, Мәскәү – ни әйтсәң дә, туган җир түгел инде. Үзем туган Львов шәһәрендә мин нибары биш яшемә кадәр генә яшәгәнмен. Үземне белә башлаганнан бирле гомеремнең иң күп өлеше Казанда узды. Биредә минем иң җылы хатирәләрем, туганнарым, дусларым. Әлбәттә, Мәскәүдә миңа болар җитми. Татарстаннан үзем белән нәрсә алыр идемме? Кызганыч ки, иске Казанның, аның балачагым, яшьлегем (гәрчә үземне әле дә яшь хис итсәм дә!) үткән урамнарының атмосферасын, рухын Мәскәүгә алып китеп булмый. Бу хисләрне кабат кичерим дисәң, Казанда булырга кирәк.
Добавить комментарий