Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Безнең төп теләк-хыялларыбыз шул ук кала бирә: бәхетле яшәү һәм дәвамыбызны балаларыбызда күрү

Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы спикеры, – үткәннәрнең кадерен белүнең, көнләшүдән өстен булу һәм ачу сакламауның мөһимлеге турында.

– Мин кечкенә вакытта безнең Рус Акташы авылында армиядән кайткан майор пәйда булды. Без бала-чага аның артыннан көтүебез белән ияреп йөрдек. Ул шундый төз, матур иде, һәм безгә бик бәхетле, җитешле һәм булдыклы кеше булып күренде. Безнең барыбызның да аңа охшыйсы килде. Шуңа инде мин балачактан ук космонавт та, бигрәк тәдепутат булырга хыялланган малай түгел идем... Әмма язмыш үзенчәхәл кылды.


9


Хәзерге югары технологияләр заманында приемга язылу һәм әллә ничә чакрым ераклыкка «дөреслек эзләргә» йөрү мәҗбүри түгел. Республиканың теләсә кайсы министрлыгы, Дәүләт Советы сайтына кереп, мөрәҗәгатеңне юлларга мөмкин. Ул җавапсыз калмый. Мин үзем көн саен шәхси сайтымны, «Твиттер»дагы сәхифәмне карап барам, аралашам,үзем турында күп яңа нәрсәбеләм, алар һәрвакытта да уңай булмаска мөмкин. Ләкин бу тормыш, дөреслекне эш автомобиле тәрәзәсеннән белгәнгә караганда, болай ишетү яхшырак.


Балачагым сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Әле дә хәтерлим, иртүк торасым килми, әмма үземне җиңеп, аякка басам һәм коедан су ташыйм, әти кушканны көтмичә, утын ярам, ишегалдын себерәм... Дөрес, иркә-куркак та булмадым: малайлар белән дәрестән балык тотарга дип кача идек; әти-әнидән яшереп тәмәке дә тарткаладым.


«Хаким, көчкә түгел, гаделлеккә таянып идарә итә» – Конфуцийның әлеге вәгазе миңа бик якын һәм таныш. Безнеңһәрберебез нинди генәвазыйфаларга, нинди генәрегалияләргәия булсак та, Кеше булып калырга тиешбез. Әхлакый иммунитет булдырырга һәм аны җуймаска кирәк. Ә сәяси лидер, миңа калса, кешеләрне дошманлык һәм ызгыш-низаглардан – татулыкка, татулыктан – үзара аңлашуга, аңлашудан – ышанычка, ышанычтан үзара ихтирамга алып килергә тиеш...


10


Әтием чын коммунист иде, гомере буена Алла юк, дип сөйләде. Ә инде гомер көзе якынлашканда, мин Ходайдан синең өчен сорыйм, диде. Мин мәчеткәнамазга йөрмим, әмма дөньяви эшем буенча чиркәүләргәдә мәчетләргәдәкерәм. Өемдә Коръән дә, Библия дә бар. Аларны укып чыктым – танышу, үземне үстерү өчен.


Галстук ・ минем өчен ияләшелгән кием детале, аңардан башка үземне уңайсыз хис итәм, кул үзеннән-үзе галстукны рәтләргәсузыла. Тормышымның бик зур өлеше галстук таккан килеш узды, инде ничәнче елдан бирле галстук тага башлаганымны хәтерләмим дә. Мөгаен, 1970 нче еллардандыр, Әлмәт шәһәр комитетында эшли башлаганнан бирле... Шуңа да минем галстук таккан халәтем – иң чыны.


Минем тормыш принципларым ・ чыдам һәм сабыр булу, ・ үткәннәрнең ышанычлы дусларым һәм коллегаларымныңкадерен белү Көнләшүдән өстен булу һәм ачу сакламау.


Минем өчен иңшатлыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар арасында ・ улым һәм кызымныңтуган көннәре. Бу, минемчә, аңлашыла да: гел үзгәреп торган дөньяда нәрсә генә булмасын, безнең төп теләк-хыялларыбыз шул ук кала бирә –бәхетле яшәү һәм дәвамыбызны балаларда күрү.


Минем өчен аеруча әһәмиятле вакыйгалар бар, алар минем һөнәри эшчәнлегемәбәйле булудан бигрәк, республикама һәм туган халкыма мәхәббәт белән аңлатыла. Бу, иң беренче чиратта, Татарстан Республикасы көне һәм ТР Конституциясе көне. Татарстан җәмгыятенең тамырдан үзгәртеп корылуларга юнәлгән юлының никадәр сикәлтәле булуы миңа бик яхшы билгеле... Бу еллар эчендә күпме кичердек? Боларның кадерен белми булдыра алмыйм.


Дәүләт урыннарында да, сәясәттәдәхатын-кызларныңазчылыкта булуы кызганыч. Алар белән ышанычлырак һәм тынычрак, аларның кызгана, кискен сорауларны йомшарта һәм уртак тел таба белү сәләтләренә сокланып карарга була бит.


Әнинең безгә, үзенең өч баласына, әйткән сүзләре әле бүген дә истә: «Әтиегезне оялтырлык гамәлләр кылмагыз!» Мин әлеге принципларга таянып тәрбияләндем һәм бүген дә шул кагыйдә буенча яшим.


Сәясәтчеләргә «образ ясаучы» һөнәри имиджмейкерларны кабул итә алмыйм. Имиджмейкер сине кемнеңдер зәвыгы буенча үзгәртә булып чыга. Син булдыра алган кадәр күбрәк кешегә ошарга тиешсең. Ләкин син, бәлки, бөтенләй башкадыр?.. Минемчә халык сине чынлыкта нинди булсаң шундый итеп күрергәтиеш ・ табигый, бизәлмәгән, үзгәртелмәгән килеш.


Волейбол яратам. Бу бик динамик, коллектив һәм корректлы спорт уены. Шуңа күрә кайда гына эшләсәм дә, үземнең коллегаларымны әлеге уенга тартырга тырышам. Менә хәзер дә халык депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре белән, мөмкинлек чыкканда, волейбол уйныйбыз.


Гаилә өчен вакытым, кызганычка каршы, җитеп бетми. Алай гына да түгел, кайчак хәтта форс-мажор хәлләр аркасында алдан ук планлаштырылган гаилә чараларын туктатып торырга туры килә... Ләкин гаиләмдәгеләрнеңмине аңлаулары һәм минем һәрвакыт эштәбулуым белән килешүләре өчен рәхмәтлемен.


Малай чактан итеккә кидертелгән тимераякларда ишегалдындагы боз шугалакта рәхәтләнеп хоккей уйнап үстек. Профессиональ хоккейчы булып китмәсәм дә язмыш җилләре мине хоккейдан ерак җибәрмәде: Әлмәтттә 10 елдан артык Хоккей федерациясен җитәкләдем, «Ак Барс» хоккей клубы президенты булдым. Без ул чакта Россия чемпионатында бронза, көмеш медальләр яуладык, чемпионнар булдык.

Минем күптәнге мавыгуым – автомобиль. Машина йөртү таныклыгын унтугыз яшемдә алдым, шуңа әлеге хоббиемның стажы шактый дип әйтә алам. Яраткан егерме беренче «Волга»мны, беренче белемем буенча автомеханик буларак, рәхәтләнеп үзем тәртипкә китерәм, үз кулларым белән сүтеп-җыям! Идеаль тәртиптә тотам. Берничә ел элек без хәтта республикада егерме беренче «Волга» һәвәскәрләре җәмгыятен оештырдык, ул «Клуб –21» дип атала.


3


6


4


Мине һәрвакыт Шәүкәт Биктимеровның үзенчәлекле, кабатланмас иҗаты сокландырды. Җырчыбыз Хәйдәр Бигичев турындагы хатирәләремне, аңа карата булган җылы, сокланулы мөнәсәбәтемне кадерләп саклыйм. Кино сәнгатенә килгәндә, Евгений Леоновны яратам. Аның геройлары, кагыйдә буларак, дөреслек, намус кушканча яшиләр... Минем яраткан артистларым, күргәнегезчә, төрлеләр. Аларны бер нәрсә берләштерә: һәрберсе халык артисты дигән югары исем бирелгәнче күпкә алданрак халыкныкы булдылар.


Ел саен дөньяда төрле халыкларның йөзләгән телләре югала бара. Әгәр глобальләшү шартларында алга таба шулай ук дәвам итсә, чуваш, мари, мордва һ.б. телләр юкка чыгачак… ахыр чиктә –рус теле дә. Халыкара аралашу теле буларак бары тик инглиз теле генә калачак... Мондый глобальләшү процессында һәр халык үз туган телен саклап калуны кайгыртырга тиеш.


Шәхси планга килгәндә, мин күп еллар элек үземнең ярымны сайладым, шуннан бирле Луизадан башка бернинди хатын-кыз да мине кызыксындырмый (көлә). Луиза мәгълүм фильмдагы кебек – үзе чибәр, үзе комсомолка, үзе активистка иде. Бик энергияле һәм, иң мөһиме, – яхшы гаиләдән.


8


Улым Дамир армиядә булмаса да, – чын ир, аның белән горурлана алам. Унынчыда укыганда ук шәһәр комсомол комитетына: «Әфганстанга хезмәт итәргә җибәрүегезне үтенәм», – дип гариза юллаган иде. Сыйныфташ кызларының әти-әниләре кичләрен урамга чыкканда: «Кем белән чыгасың? Дамир беләнме? Ну, ярар, алайса», – дип рөхсәт бирәләр иде. Чыгарылыш кичәсендә улым «Әлмәт шәһәре 2нче мәктәбенең иң гадел укучысы» дигән титул алды…


7


Балык тотарга бик яратам. Көймәгә утырып, Иделгә балыкка чыгу –минем өчен стресстан котылуның иң яхшы чарасы. Кышын балык тоту да кызык. Тагын әле бильярд уйнарга яратам. Бүген танылган сәясәтчеләрнең күбесеннән начар уйнамыйм. Бильярдта син көндәшең белән бергә-бер, күзгә-күз каласың, монда инде сиңа беркем дә булыша алмый, шунысы шәп!


Миннән спортчы чыкмады, әмма физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше эшемдә ярдәм итеп тора. Һәрвакыт тонуста, яхшы формада булу – хезмәт бурычларымның бер өлеше. Бәлки, бу бик баналь яңгырар, әмма кайчак син үзеңә үзең хуҗа була алмыйсың. Проблеманы чишү хакимияттән катгый гамәлләр таләп иткәндә, баш авырта дип, котылып калу – мөмкин эш түгел.


Төрле еллардагы ММЧ буенча
Фото: ТР Дәүләт Советының Матбугат хезмәте

Добавить комментарий

Тема номера