Бизнес-леди: үр артыннан үр яулап
ТАТАРСТАН БИЗНЕС-ЛЕДИЛАРЫНЫҢ ШӘХСИ ТАРИХЛАРЫ (ҺӘМ УЛ ХАКТА ГЫНА ДА ТҮГЕЛ) ТУРЫНДА БИРЕДӘ УКЫГЫЗ...
25 марта 2022
Болар барысы да дөрес, гәрчә көчле затларның иң яхшы вәкилләренә дә әлеге сыйфатлар шул ук дәрәҗәдә хас булса да. Әмма безнең иң яхшы бизнес ханым-туташларыбызның үргә ничек күтәрелүен бәяләгәндә, аларның нәтиҗәгә эшлеклелек һәм башка шундый мәгълүм инструментлардан файдаланып кына ирешмәве ачыклана. Хатын‑кыз табигате ул сәнгатьтәге иҗат чаткысы кебегрәк: бизнес-бурычларны хәл итү өчен, шундый даһи ысуллар таба ки, андыйларны ирләрдәгедәй исәп‑хисап һәм салкын анализ юлы белән табу бөтенләй мөмкин түгел.
Ә таулар күчерергә сәләтле хатын‑кыз энергетикасы турында ни әйтерсез? Аның белән табигатьтә тиңе булмаган мәңгелек двигатель генә ярышырга сәләтле. Хатын‑кыз мөлаемлыгы, гүзәллеге, әдәплелеге һәм сизгерлеге хакында исә әйтеп торасы да юк, гәрчә нәкъ менә шул сыйфатлар аларның партнерларын, коллегаларын, тулаем коллективларын әлеге галәмәт зур планнарның тормышка ашуы өчен бөтен көчен бирергә мәҗбүр итә дә инде. Башкача әйткәндә, хатын‑кыз эшкуарлыгы – һәрвакытта да традицион критерийлар ярдәмендә бәяләп булмаслык үзгә бер сфера ул. Бәлки моңа безнең бизнес туташ-ханымнарыбызның үз эшләрен бик хатын-кызларча – яратып, ихлас йөрәктән башкаруы сәбәпледер. Һәм аларның яраткан эшләренә үз балаларына карагандай мөнәсәбәтедер. Шунлыктан нәтиҗә дә бик яхшы булып чыга.
Лиана Баһавиева, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ТТИО президенты
ЧИТЕК КИГӘН ЗАМАНДА...
Март санына үзенчәлекле һөнәр иясе булган берәр гүзәл затны күрсәтәсе килде. Дөресрәге, шундый һөнәр иясе турында язасы. Кем булырга мөмкин ул дип эзләнеп утырганда, редакциябезгә бизәкле чүәк кигән бер ханым килеп керде. Аралаша башлагач, бу чүәкләрнең заманында Дөбъяз Милли аяк киемнәре тегү фабрикасында эшләнгәнен белдек. Язма тарихы әнә шуннан башланды.
Атаклы фабрика
Фирадия Сабирова исеме шул як кешеләре өчен яхшы таныш – өч дистә елдан артык Дөбъяз Милли аяк киемнәре фабрикасын җитәкләгән хатын‑кыз ул. Бүген Әтнәнең үзендә яши, җитмеш ике яшен тутырган. Ә гомеренең күп өлешен Биектау районы Дөбъяз авылында уздырган. Яшьли кавышкан сөйгән яры белән ике ул үстергәннәр. Гомер көзенә аяк басканда, язмыш әлеге тырыш ханымны нык сынаган – алтмыш ике яшендә яраткан ире мәрхүм булып куйган. Бер мәл тормышының кызыгы калмаган...
Фирадия апа алты елдан соң Әтнәдә яшәүче тол ир Данил абый белән таныша. Спортчы, мәрхүм ире кебек үк танылган мөгаллимне ул бер күрүдә ошата. Нәтиҗәдә, ике ялгыз йөрәк озакка сузмый кавыша – матур итеп никах укыталар. Бер-берсенә терәк булып, унҗиденче ел инде әнә шулай яшәп яталар.
Ни кызганыч, Дөбъяз Милли аяк киемнәре фабрикасының ишегенә бүген йозак эленгән. Ә бит заманында ул Татарстанны гына түгел, союздаш республикаларны да читек, чүәкләр белән тәэмин иткән.
Дөбъяз фабрикасының тарихы бер гасырлык. XX йөз башларында ук бу як халкы аяк киеме тегү һәм чигү белән шөгыльләнгән. Шыпшыйк авылының Сираҗи бай кушаматлы кешесе, тирә‑як авылларда да читек, чүәк эшләүне җайга салган. Халыкны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, заказга аяк киемнәре тектергән. Совет власте урнашкач, Сираҗи бай бу эшен туктаткан. Ләкин әлеге эшкә өйрәнгән халык барыбер читек, чүәк ясауны ташламаган. Хәтта сугыш вакытында бирегә олтан салырга фронттан итекләр дә кайтарганнар. Ә илленче елларда күрше Суыксу авылында бик зур тегү һәм чигү әртиле барлыкка килгән. Соңрак бу әртилне бинасы белән бергә Дөбъяз авылына күчергәннәр. Нәтиҗәдә, алтмышынчы елларда авылда йөз илле кешелек эш урыны булган чигү һәм тегү фабрикасы оешкан. Заманына күрә зур булган ул – җиде бүлмәсе утын мичләре белән җылытылган. Анда чигү, тегү, олтанга утырту цехлары, хәтта фотога төшерү һәм чәч кисү кебек бүлекләр дә эши башлаган. Алай гына да түгел, күрше авыллардан килеп эшләүчеләр өчен тулай торак та булдырылган. Дөбъязга кайткан беренче телевизор да нәкъ менә фабрикада була. Эшчеләр эштән соң җыелып те‑ левизор караган.
Әнә шулай гөрләп эшләп ятканда, 1965 елда фабрикада янгын чыккан. Агач бина санаулы минутлар эчендә көлгә әйләнгән. Бары кайбер тегү җиһазларын гына коткарып кала алганнар. Тик шул ук елның җәендә кызыл кирпечтән яңа бина салып куялар. Нәтиҗәдә, фабрика яңа сулыш белән яши башлаган.
Шунысын әйтим: бу як кешеләре өчен фабрика бик кадерле, һәм ул тормышларында зур роль уйнаган. Ни өчен дигәндә, кемнеңдер әнисе, апасы, күршесе биредә эшләгән. Шуңа да кечкенә балалар курчаклы түгел, ә итек, читек тегешле уйнаган. Ә чыгарылыш сыйныф кызлары, мәктәпне тәмамлагач та, бу юнәлештә укырга барырга хыялланган.
Уйламаган җирдән...
Фирадия Сабирова исә, укытучы булам, дип янып яши. Тик сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тегүчелеккә укырга кереп куя.
– Тумышым белән Биектау районының Урта Алат авылыннан мин, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. – Әти‑әни гади колхозчылар иде. Ләкин нәсел тамырларыбыз бик әйбәт – әнинең әтисе Мәскәүдә алтын кибете тоткан. Әти ягыннан да бабай авылның атаклы кешесе саналган. Әти бишкә генә укыган, тәрбияле иде. Кулак баласы булганга, яхшы эшләргә урнаша алмаган ул. Бик ачуы килгәндә: «И, надан сез!» – дип әрләр иде. Әтидән башка бер әшәке сүз дә ишетмәдек. Тик кызганыч, кыска гомерле булды ул... Исән булса, бәлки мине тегүчелеккә җибәрмәс тә иде. Хәер, үзем дә укырга керермен дип уйламадым. Казанга имтиханнарга баруымның сәбәбе – сыйныфташ кызым бик сорады. «Иптәшкә бар», – диде. Рус Алаты мәктәбенә документларны алырга төшкәч тә, мәктәп директоры шаккатты: «Фая, син бит укытучы булырга хыялландың!» – диде. Ә мин һич кенә дә шикләнмичә: «Мин барыбер ул техникумга керә алмыйм, бер дә әзерләнмәдем. Шуңа күрә яңадан тугызынчыга кайтам», – дидем.
Ләкин язмыш дигәнең бүтәнчә хәл кыла – Фирадия Казан җиңел промышленность техникумының кичке бүлегенә укырга керә, ә иптәш кызы имтиханнарны тапшыра алмый. Нәтиҗәдә, ул яңадан укыган мәктәбенә кайтып китә.
– Кичке бүлектә укыгач, эшкә дә керергә ниятләдем, – дип шул чакларны искә алды Фирадия апа. – Чөнки авылда әнидән ярдәм көтәргә өмет юк. Абый мин укырга кергән елны армиягә китте, өйдә сеңел белән энекәш калды. Шулай итеп, техникум янәшәсендә киемнәр тегә торган нәфис эшләнмәләр фабрикасына эшкә урнаштым. Көндез эшлим, кич укыйм. Йокы туймый... Тамак ачлы-туклы... Ел ярым әнә шулай газапландым. Аннан «Спартак» фабрикасына һөнәрем буенча урнаштым. Әлбәттә, тагын укып эшләдем.
Яшь кыз күннән аяк киемнәрен тегәргә әнә шунда өйрәнә. «Спартак» аның өчен тәҗрибә мәктәбе генә түгел, тамагын туйдырырлык, өс‑башын карарлык эш урынына да әйләнә. Фирадия авылда яшәгән әнисен, туганнарын да кайгырта башлый. Әле абыйсына да туй үткәрергә булыша.
Әнә шулай эшләп укып, яшь кыз кулына диплом ала. 1971 ел була ул. Шул вакыт аны югары белем алырга чакыралар. Тик кыз каршы килә – Казанда яшәргә урыны юк. Аннары Фирадия Дөбъяз Милли аяк киемнәре фабрикасы юлламасы белән техникумда укыды бит. Димәк, анда кайтырга кирәк.
– Әлбәттә, югары белем алырга калам дисәм, Дөбъязда каршы килмәсләр иде, – диде Фирадия апа. – Тик мин туган якка кайтырга карар кылдым. Ул чагында Дөбъяз Милли аяк киеме фабрикасының көчле чагы. Гаҗәп: заманнар алга китсә дә, һаман да кул белән кисеп эшләү иде. Кисүчеләр башта чүәк, читек размерын үлчи, аннан кисә. Әзер комплект тегү цехына чыгып китә, анда эшләүче кызлар без белән тегә... Хезмәт юлымны әнә шулай башладым.
– Сездә гел хатын-кызлар гына эшләдеме? – дим.
– Ир‑атлар да бар иде. Алар чүәкнең табанына кадак какты.
– Фабрикада сезнең кебек махсус белем алган кешеләр күп идеме?
– Юк, әлбәттә. Эшчеләрнең барысы да диярлек бу хезмәткә үзлегеннән өйрәнүчеләр иде.
1972 елны Дөбъяз Милли аяк киеме фабрикасын Арчаныкы белән берләштерәләр. Нәтиҗәдә алар Арча Милли аяк киемнәре фабрикасының бер филиалы булып кала, ә Дөбъяз фабрикасының җитәкчесе Камил Сәйфуллинны Арчага директор итеп алалар.
– Камил абый үзе урынына Гайнетдинов Ядкарь абыйны калдырды, – диде Фирадия апа. – Ни кызганыч, ул озак эшләмәде – Арчага фабрика эшләре белән барган җиреннән фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мин ул вакытта декрет ялында идем. Шуннан Камил абый мине чакырып чыгарды. «Белемең, тәҗрибәң бар. Әйдә, Дөбъяз филиалын җитәклә», – диде. Әлбәттә, башта каушап калдым. Яшь бит, кечкенә балам да бар. «Ярдәм итәм, борчылма», – дип, Камил абый күңелне күтәрде. Чынлап та, үзе дә шунда эшләп киткән кеше буларак, ул безгә карата гел хәерхаһлы булды.
1973 елдан башлап Фирадия апа Дөбъяз фабрикасын җитәкли. Утыз елга якын эшләү дәверендә нинди генә очракларны хәл итәргә туры килми. Ләкин аларның бригадасы бер дә сынатмый – Арча филиаллары арасында гел беренчелектә баралар. Шулай булуга карамастан, фабрика эшләүдән туктый. Башта кеше санын киметәләр, аннан инде бөтенләй ябылалар.
– Милли аяк киемнәргә сорау артты кебек. Ни өчен шундый көчле эшләгән фабрика бөлгенлеккә төште? – дим.
– Төп сәбәп – заказлар булмады. Соңгы елларда гына миллилек модага керде. Ә 2000 нче елларда халыкның бик исе китми иде. Аннары, читек, чүәкләрнең бәясе кыйммәт бит. Ә ул чорда күпләп Кытайдан арзанлы аяк киемнәре кайта башлады. Нәтиҗәдә, без яңа шартларда эшли алмадык.
Фирадия апа, фабрикадан киткәч, берничә ел балалар бакчасында мөдир булып та эшләгән. Бүген инде җәмәгате белән тыныч кына яшәп, дин гыйлемен өйрәнәләр:
– Аллаһы Тәгалә кешегә үзе юл күрсәтә икән, – диде ул. – Һөнәр сайлавым, ирем мәрхүм булгач, яңадан гаилә коруым... Барысы да Аның кулында. Һәр көнгә рәхмәтле булып, сөенеп яшәргә кирәк. Инде мин моны тәгаен беләм.
КЫЮЛЫК БУЛГАН ҖИРДӘ...
Теләчедә сөт‑май заводы ябылуын белгәч, көрсенеп куйган идек. Инде аның янәдән эшли башлавын ишеткәч сөендек – димәк, җирле халыкка эш булган, район халкы табигый ризык ашый дигән сүз. Саный китсәң, аның уңай яклары тагын күп инде. Сөт заводы ничек аякка баскан? Аның башында кем тора? Язма шул хакта.
ЯҢА КОМБИНАТКА – ЯҢА ҖИҺАЗЛАР!
Биредә яшәүчеләр әле дә хәтерли: 2014– 2015 елларда банкротлыкка чыккач, Теләче сөт‑май заводы эшен туктата. Җиһазлары сатылып бетә, эшчеләргә исә яңа хезмәт урыны эзләргә туры килә. Ә бит 2000 нче елларда Теләчедә ясалган майның даны бөтен республикага таныла. Һәм менә, төрле сәбәпләр аркасында, шулай гөрләп эшләп торган завод ишегенә йозак эленә. Зур бина ташландык булып, үзенең язмышын көтә. Күпләр аның яңадан эшли башлавына өметен югалта. Ә көннәрдән бер көнне могҗиза чынлап та була – 2018 елда районга инвестор килә. «Нәүрүз» кооперативы сөт‑май заводын үз канаты астына алырга карар кыла. Район җитәкчелеге бу хәбәрне ике куллап хуплый. Гаҗәп тә түгел – гади халыкка эш урыннары, ә район бюджетына яхшы гына керем дигән сүз ләбаса. (Салым акчасы районга кала бит!)
Бүген Теләче сөт‑май комбинатын Раилә Нәкыйп кызы Хисмәтуллина җитәкли. Яшь булуына карамастан, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә туплаган белгеч ул.
– Банкротлыкка чыккан заводны без лизинг компаниясеннән алдык, – диде җитәкче. – Элеккеге җиһазларның барысын да чыгардык, чөнки алар яраксыз иде. Алар урынына яңаларын алып кайттык. Заводны янәдән эшләтеп җибәрү өчен бер елдан артык вакыт кирәк булды. Кыюлыкны җигеп, шулай 2019 елда эшли башладык. Әлбәттә, күңелдә икеләнү дә бар иде: завод зур бит. Алай‑болай эш барып чыкмаса, сөт җыю урыны буларак кулланырбыз дигән уйлар да килде. Аллага шөкер, ике ел эчендә предприятие тулы көченә эшли, үз кулланучы‑ бызны таптык дип әйтә алам.
Теләче сөт‑май комбинатында бүген җитмештән артык кеше хезмәт куя. Биредә нигездә сыр җитештерәләр, көнгә алты‑җиде тонна ясыйлар. Сырдан артып калган сөттән май атлыйлар. Анысы тонна‑тонна ярымлап була икән.
– Без ике төрле сыр – «Голландский», «Российский» сортларын җитештерәбез, – диде Раилә Нәкыйп кызы. – Сөтне исә Кукмара, Теләче, Балтач районнарыннан сатып алабыз.
Быел кышын сөтне сатып алу бәясе дә, табигый ки, сырның да хакы арткан. Мисал өчен, сөт илле тиенгә артса, сырның бәясе биш сумга арта. Шунсыз сөт‑май заводы минуска эшли башлый.
Теләчедә җитештерелгән сөт‑май әлегә зур сәүдә челтәр кибетләрендә юк. Алар күбрәк күпләп сату белән шөгыльләнә – зур фураларга төяп, сырны Новосибирск, Санк -Петербург, Түбән Новгород, Мәскәүгә озаталар. Татарстан - да исә, Теләчедән башлап, якын‑тирә район кибетләрендә сатып алырга була, шулай ук Казан базарларында заводның аерым нокталары бар.
– Бер зур йөк машинасы унтугыз тонна продукция алып чыгып китә, – диде җитәкче. – Атнасына шулай ике фура озатабыз. Ике -өч ел эчендә эшне җайладык – продукция урнашып бара. Әлбәттә, алга таба җитештерүне арттыру турында уйлыйбыз. Татарстан буенча да күбрәк сатасы иде.
ӘТИ КЫЗЫ
Раилә Хисмәтуллинаның үзе белән якыннанрак танышабыз – зифа буйлы, чибәр туташ ул. Банкротлыкка чыккан оешманы күтәрергә алынырга җөрьәт тә итәргә кирәк бит.
– Эштән курыкмыйм мин, – диде яшь җитәкче. – Сөт сату, җыю буенча тәҗрибә бар. Әлбәттә, мондый комбинатның эш үзенчәлекләрен белми идем. Бәхеткә, шушы өлкәне яхшы белгән, тәҗрибәсе булган белгечләр таптык. Баш инженер Кукмарадан, биредә озак еллар эшләгән технологны чакырдык. Бик күп заводлар, ярминкәләрдә йөрдек – эш үзенчәлекләрен, яңа технологияләрне өйрәндек. Күп кеше белән аралаштык.
Раилә Хисмәтуллина тумышы белән Кукмара районының Югары Шәмәрдән авылыннан. Бүген дә Теләчегә туган авылыннан йөреп эшли.
– Теләчедә генә торып эшләп булмыймы? – дидем. – Көн саен йөздән артык чакрым йөрү рәхәт түгелдер бит...
– Әйе, юл бик якын түгел, Теләче белән Югары Шәмәрдән арасы алтмыш чакрымга җыела. Тик мин юлның авырлыгын сизмим. Һәр көн әти‑әнием янына кайтам. Анда мине кайнар аш, ягылган мунча көтеп тора. Өч кызның иң төпчеге мин. Әллә шуңа да әти‑әнием белән бәйлелек көчле.
Раилә Нәкыйп кызының әти‑әнисе чын җир кешеләре. Күп итеп мал асрап, хәләл көчләре белән тормыш алып барган кешеләр.
– Безнең әти гомер буе механизатор булып эшләде, – дип балачак хатирәләре белән бүлеште җитәкче. – Үземне белгәннән бирле әтинең тракторына утырып йөргәнне хәтерлим. Кечкенәдән рульгә утырдым, хәтта комбайн да йөртә идем. Печән өсте җиткәч исә трактор арбасына әти төйи, ә мин рульне йөртәм. Гаиләдә малайлар булмагач, әти мине улы урынына күрде ахры. Әни дә ярым шаяртып: «Кызым, малай гына буласың калган», – дип әйтә иде. Чынлап та, техникага мөкиббән инде мин. Машина йөртә башлаганыма да егерме еллап бар.
Төпчек кыз иркәрәк булырга тиеш кебек, Раилә Нәкыйп кызы очрагында алай дип әйтеп булмый. Кыз туганнарның аралары икешәр ел гына булганга, алар үзара дуслар кебек үскән.
– Әти‑әни безне тигез тәрбияләде, – диде әңгәмәдәшем. – Биш чакрым араны җәяү йөреп укыдык. Мин дә апалардан калмадым. Әни фермада сыер сава, иртән, кичен аны күрмибез. Шуңа күрә апалар белән бөтен эшнең рәтен белеп үстек – кечкенәдән сыер да саудык. Өйдәге эш бүленгән иде – беребез аш пешерә, икенчебез өй җыештыра, өченчебез маллар янында. Өчәр сыер асрадык. Әле малларны бетергәнгә ике генә ел, әти‑ әни җиде дистәне тутырды инде.
Раилә Нәкыйп кызы кечкенәдән эшкә өйрәткәннәре өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле. Зур ихтирам, хөрмәт белән сөйли ул алар турында. Бүгенге уңышларында да аларның өлеше зур, ди.
«БЕЗНЕҢ СЫРНЫ ГЫНА АЛЫГЫЗ»
Сөт-май комбинатына яңа җитәкчеләр килсә дә, эш тәртибе үзгәрмәгән. Әйе, җиһазларның барысы да яңа. Ләкин эшнең асылы – продукцияне фәкать чын сөттән генә җитештерү принцибы шул ук калган.
Заводка кереп, эш барышы белән дә таныштык. Сөт заводка кайткач та, башта лаборатория аша уза. Монда чималның сыйфатын тикшерә торган өч лаборатория бар. Сөтнең сыйфаты физик, химик күрсәткечләр буенча дәүләт стандартларына туры киләме, майлылыгы, тыгызлыгы һәм башка төр үзенчәлекләрен тикшерәләр. Төрле консервантлар, майлар, өстәмә тәмләткечләр турында сүз да булырга мөмкин түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, заводка ветеринария хезмәте белешмәсе булмаган сөтне керми.
– Дусларга, танышларга бездә җитештерелгән сыр, майны гына алырга кушабыз, – диде микробиолог Миләүшә Насыйбуллина. – Үзебез эшләгәч, йөз процент инанып, безнең продукция сыйфатлы, дип әйтә аласың. Балалар ризыклары да ясыйбыз бит.
Миләүшә Насыйбуллина элек тә биредә эшләгән булган. Май заводы ябылгач, төрле җирләрдә хезмәт куйган. Һәм 2019 елда янә аны монда чакыралар. Миләүшә ханым теләп ризалаша. Ни дисәң дә белгән, яраткан эше.
– Элеккеге шартлар белән бүгенгесе аерыламы? – дидем микробиологка.
– Бүген эшләргә җиңелрәк кебек. Элек без иске җиһазлар белән эшләдек. Алар йә ватыла, йә продукциянең сыйфатын киметә иде. Аннары, хәзер заводка кайткан сөтнең сыйфаты да яхшы. Фермаларда кул хезмәте бетеп бара, аппаратлар эшли, савылган сөт пычрак бидоннарга салынмый, ә турыдан-туры зур савытка җыелып бара. Контроль зур булганга, сыер асраучы хуҗалыклар сөтнең сыйфатына бик игътибар бирә. Ул бит акча белән бәйле – югары сортлы сөткә бәя кыйбатрак.
Баш технолог Гүзәл Кузьмина белән исә тәмле темага сөйләштек – сыр ясау. Гүзәл ханым да биредә эшләп киткән булган. Дөрес, элек Теләче сөт заводы сыр ясамаган, ә фәкать сыер мае җитештергән. Тик тәҗрибәле ханымнар яңа өлкәне дә тиз үзләштергән.
– Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дигән ди бит бер бабай, – дип елмайды технолог. – Эш тәртибен бер өйрәнгәч, авырлыгы юк. Сыр ясауның үз технологиясе бар: җылы сөткә катырылган оеткы салабыз да, ярты сәгать эчендә ул ойый. Оеткы катырылган килеш кайта, тере бактерияләр ул, җылыга салгач уяна. Нәтиҗәдә, эремчек сыман катнашма барлыкка килә. Аннан ул тозлы суга салына. Сыр ясалганчы берничә этап уза. Иң соңыннан аны формага салып, пакетларга төрәбез.
– Сыр ничә тәүлектә әзер була? – дим.
– Кырык биш-алтмыш көн эчендә өлгерә. Аның өчен бинада тугыз‑ун градус җылы булырга тиеш.
Теләче комбинатында җитештерелгән сырлар дүрт ай саклана икән. Озаграк торган саен, аның тәме әйбәтләнә генә бара, диделәр. (Сүз формадагы, киселмәгән сыр турында бара.)
...Ихластан сөенеп чыктык Теләче сыр‑май комбинатыннан. Ният булгач, эшләргә кешесе, кулланучысы да табылган. Кайчандыр йозак эленгән заводның әнә шулай тулы көченә эшли башлавы район гына түгел, республика өчен дә зур вакыйга, шатлык. Аның чибәр җитәкчесенә, уңган эшчеләренә тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз.
Татьяна Речкунова: «ТРАНСФОРМАЦИЯ КҮП ОЧРАКТА КОМАНДАГА ДА, АНЫҢ ҖИТӘКЧЕСЕНӘ ДӘ КИРӘК»
Психолог, коуч һәм Татарстанның HR-берлеге координаторы эш дәрте, Саклык банкының тормыш мәктәбе, тулы бер компанияләрне үзгәртеп корырга ярдәм итә торган туры сүзлелек турында сөйли.
ҖӘЛЕП ИТ ҺӘМ САКЛАП КАЛ
Персонал белән идарә итү өлкәсендә заманча трендны мин «сыйфатлы» кадрлар өчен көрәш бара» дигән сүзләр белән тасвирлар идем. Әйе, андый хезмәткәрләр күп түгел. Аларны ничек табарга, ә аннары компаниядә ничек саклап калырга – иң көнүзәк мәсьәләдер бу, мөгаен. Хәзер эш бирүчеләр озак эшләргә теләк тудыра торган шартлар булдыру турында уйлана, well-being* пакетларын гамәлгә кертә башлады. Алар яңа корпоратив культура формалаштыру кирәклеген һәм бу процессның тиз генә эшләнмәвен аңлый. Мондый мөнәсәбәт хөрмәт уята.
Компания хуҗалары һәм генераль директорлар, бизнестагы яңа максатларга ирешү өчен таләп ителгән идарәчелек компетенцияләрен һәм җитәкчеләр командасын үстерү нияте белән, мине көннәнкөн ешрак чакыра. Бу – этаплап башкарыла торган эш. Мин диагностикадан башлыйм, команданың нидән гыйбарәт икәнен аңларга тырышам. Киләчәктә шуларга таяну өчен, аның уңай якларын да, һәм, эш барышында исәпкә алып, төзәтмәләр кертү максатында тискәре тарафларын да ачыклыйм. Ә аннары команда һәм стратегия сессияләрен, күнекмәләр тренингларын һәм акыл штурмнарын, шәхси консультацияләрне башлыйм... Бу – бик колачлы, зур процесс, анда барысы да, шул исәптән заказ бирүче үзе дә катнаша, чөнки трансформация күп очракта командага да, аның җитәкчесенә дә кирәк.
ЫШАНЫЧ ТУРЫНДА
Беләсезме, бүген хезмәт коллективларында нинди тенденция бара? Җитәкче кеше компаниягә персонал белән бәйле бурычларны хәл итү өчен берәр белгеч чакырганда, хәзер хезмәткәрләр куркуга төшми. Элек реакция башка: «Әгәр ул нәрсә дә булса казып чыгарса?!» – дип уйлыйлар иде. Юк, бүген хезмәткәрләр мөмкин кадәр туры сүзле һәм ачыктан-ачык сөйлиләр. Алай гына да түгел, проблема ачыкланыр һәм аны, ниһаять, хәл итәрләр дип көтәләр. Һәм күп очракта без аны табабыз да. Бу проблеманың барлыгын һәркем, шул исәптән җитәкчелек тә, сизгән-чамалаган, әмма аның турында сөйләшү генә булмаган. Без, ниһаять, аны ачып күрсәтәбез, мәсьәләнең ни рәвешле үзен күрсәтүенә һәм нәрсәләргә тәэсир итүенә карыйбыз.
Гадәттә, эш башында клиентка сорау бирәм: хезмәткәрләр белән әңгәмә вакытында күңелгә бер дә хуш килмәгән нәрсәләр ачыкланса, нишлибез? Әгәр проблеманы иң өске киштәгә салып куярга җыенасыз икән, эшне башларга да кирәкми. Чөнки аннан ни файда? Кул астындагы хезмәткәрләр алдында җитәкчелеккә бер «минус» кына. Компания хуҗасы белән шунда ук килешеп куярга яратам: бер үк хисапнамәне һәр катнашучының шәхсән үзенә җибәрәм, шул исәптән хуҗаның үзенә дә, җитәкчеләргә һәм интервьюда катнашучыларның барысына да. Бу миңа бөтен команданың ышаныч дәрәҗәсен арттыра – һәм без ачыктан-ачык сөйләшә башлыйбыз. Системаның югары баскычы да үзгәрергә әзер икәнлеген аңлагач, кешеләр дә үзләрен яхшырту юнәлешендә эшләргә әзер булуларын белдерә. Шуңа күрә миңа, коуч буларак, җитәкче, хуҗа кеше һәрвакыт үрнәк алу өчен модель булып тора. Биредә әйдәп баручы, үрнәк затсыз бернишләп булмый.
«ДӘРТ-ТЕЛӘК МӨҺИМ!»
Егерме елга якын мин башта Алтайда, аннары Татарстанда Саклык банкының HR-бүлекчәсен җитәкләдем. Хезмәттәшләрем арасында: «Әгәр син Сбербанкта эшләгәнсең икән, сиңа инде берни дә куркыныч түгел!» дигән ярымшаярулы әйтем бар. Саклык банкы мәктәбе, чыннан да, яхшы мәктәп. Мин компаниягә барысы өчен, шул исәптән һәртөрле кыенлыкларга карата куәтле «иммунитет» булдырган өчен рәхмәтле. Шуңа күрә илле ике яшемдә «ирекле» тормышка аяк басып, шәхси эшмәкәргә әйләнү минем өчен стресс булмады, моны, дөресрәге, кызыклы сынау дияргә мөмкиндер. «Хәзер дә булмаса, тагын кайчан инде?» – дип кенә уйладым.
Дәрт-теләк белән янып тору мөһим! Бүгенге тормышым мине бик күп кызыклы кешеләр, компанияләр, бизнес-процесслар белән таныштыра, үз белемнәремне эштә куллану гына түгел, һәрвакыт уйланырга, иҗади эш йөртергә мәҗбүр итә. Мин бүген Татарстанның алты йөзгә якын профессионалын үз эченә алган HR-берлегендә координатор вазыйфамны дәвам итәм. Казанның Беренче инженерлык лицеенда психологик хезмәт кураторы булып эшлим, чөнки балалар – киләчәккә кертемебез ул. Психолог һәм коуч буларак, клиентларга шәхси консультацияләр үткәрәм. Кайчагында миннән шундый эшкә сәләтлелекнең сере нидә дип сорыйлар. Бернинди сер дә юк – мин үземә ошаган нәрсә белән шөгыльләнәм.
* well‑being пакетлары – хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормыш иминлеген тәэмин итү программалары.
ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘРЕ УҢ БУЛСЫН
Яшь, дәртле, матур... Альбина Сергееваны күргәч, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Добрые истории» пансионатлар челтәрен булдыру нияте белән янып йөрүче һәм аны оештыручы нәкъ менә шушы ханым икәнен күз алдына китерүе дә кыен.
– Нигә кирәк бу сиңа дип еш сорыйлар миннән, – дип елмая Альбина ханым. – Стереотип кына ул, башка нәрсә түгел! Мин үзем дә бер тапкыр стереотипка бирелдем – матурлык салоны ачкан идем. Бәхеткә, бу эшнең миңа бернинди рухи канәгатьлек китермәвен бик тиз аңладым, салонны саттым да, бөтенләем белән әбекәйләремә әйләнеп кайттым. Менә бу, чыннан да, минеке! Моның сәбәбе дә бар, чөнки безнең гаилә өчен «Добрые истории» бик шәхси хатирәгә әйләнде.
ИСЕМЕ ҮК КЫЧКЫРЫП ТОРА!
«Миңа монда ошый. Мөнәсәбәт тә, дәвалау да, безне кайгыртулары да... Мин бирегә килгәндә йөри алмый идем, ә хәзер – үз аягымда!» – дип сөйли чәчләренә чал кунган, әмма һаман да энергияле, җитез ханым. Кечкенә генә видеоролик тамашачыларына үз яшен дә әйтә – инде 90 га җитеп килә икән!
«Монда минем белән шөгыльләнә башладылар һәм менә – кулым эшли! Мин барысына да бик рәхмәтле!» – дип елмая объективка шактый яшь ханым. Ул да пансионатта тәрбияләнә.
Бу кадрларны карагач, Альбина Сергеева 2016 елда нигез салган пансионатлар челтәренең ни өчен «Добрые истории» дип аталуы сорау тудырмый.
– Без бу кешеләрнең тормышына уңай үзгәрешләр кертергә тырышабыз, – ди Альбина. – Минем хыялым бар – алар турында чын фильм төшерү. Безнең тәрбиядәгеләр арасында кызыклы шәхесләр бик күп– язучылар, спортчылар, хәрбиләр... Күптән түгел бездә шактый өлкән яшьтәге бер апа кунак булды – аңа 94 яшь! Әмма бу апаның энергиясе, дәрте, физик формасы, яхшы күренү теләгенә яшьләр дә көнләшерлек. Ул көн саен саф һавада зарядка ясый, инде бик күптән якты дөньяны күрүдән мәхрүм булуы да аны туктатмый. Менә тормышка шундый мәхәббәт!
Яшәү теләген ничек саклап калырга, ә кемдәдер ничек кабызып җибәрергә икәнен пансионат үз тәҗрибәсендә белә. Өлкән кешеләр белән озак еллар эшләү, дөньядагы иң нәтиҗәле тәҗрибәләрне һәм яңа фәнни ачышларны өйрәнү Альбинага һәм аның фикердәшләренә геронтологиядә иң заманча ысулларны куллану мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, үз пансионатларында алар озак вакытлы тәрбияләү системасын уңышлы гамәлгә кертәләр. Әлеге комплекслы программаның мөһим элементларыннан берсе – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның тәрбиягә булган ихтыяҗын ачыклау һәм шул рәвешле аларда үз күнекмәләрен мөмкин кадәр саклап калу.
– Әгәр элек карап-тәрбияләп торучы хатынкыздан барлык гигиена процедураларын – өлкән кешене ашату, киендерү кебек эшләрне тиз‑тиз башкарып чыгару таләп ителсә, бүген без мөмкин кадәр күбрәк функцияләрне ул әби-бабайның үзенә калдырырга тырышабыз, – дип аңлата Альбина. – Кулы белән мөстәкыйль эшли аламы? Бик әйбәт, ашасын, кырынсын, киенсен – без моның өчен күпме вакыт кирәк, шулкадәр сабыр гына көтәчәкбез! Бу – мускуллар эшләсен өчен, когнитив сәләтләр саклансын өчен кирәк. Әлеге юнәлештә эшне кешенең сәламәтлеген генә түгел, биографиясен дә өйрәнүдән башлыйбыз. Ул гомере буе нәрсә белән шөгыльләнгән, аны нәрсә мавыктырган? Мондый алымның нәтиҗәсен сез үзегез күрәсез.
СТЕРЕОТИПЛАРНЫ ҖИМЕРЕП
Мондый пансионат ачу нияте Альбинада очраклы гына тумаган. Кызганыч хәл күз алдында, аның туганнары гаиләсендә килеп чыга. Өлкән кешене даими карау зарурлыгы аларның гадәти тормыш рәвешен җимерә, эшләрен ташларга мәҗбүр итә, ә көн саен җыела килгән арыганлык акрынлап өметсезлеккә илтә…
– Без бу хәлдән чыгу юлларын эзләдек, – дип сөйли Альбина. – Һәм аны, чит ил тәҗрибәсен өйрәнеп, таптык. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен уңайлы, яхшы тәрбия һәм игътибар күрсәтелә торган пансионатлар тарихы анда дистәләрчә еллар белән исәпләнә. Мин бу идея белән кызыксынып киттем! Барлык сорауларга да җавап эзләп, төн йокыларым качты, бу пансионатның иң яхшы европача үрнәктә булуын теләдем. Туганнарым файдалы киңәшләре белән булышты, чөнки безнең гаиләдә педагоглар да, табиблар да бар.
Хәзерге челтәрнең беренче пансионаты бу максатта тулысынча җиһазландырылган кечкенә коттеджда ачыла. Төзекләндерелгән территория, уңайлы мохит, өйдәгечә җылылык, игътибарлы персонал... Эш уңай бара, ныгый, үсә башлый. Әлбәттә, әлеге уңышның төп нигезен Альбинаның тырышлыгы тәшкил итә. Ул һәр кешенең тормыш тарихы, авыру-кайгылары белән кызыксына, аларның туганнары белән шәхсән аралаша. Бу вакыт эчендә аңа никадәр иллюзия һәм стереотипларны җимерергә туры килә! Өстәвенә, читләрнекен генә түгел, үзенекен дә.
– Минем башымда тулысынча идеальләштерелгән манзара иде: аралашучан, игелекле холыклы өлкән кешеләр ниндидер иҗат белән шөгыльләнә, кызыклы аралашуга шатлана, – дип искә ала Альбина. – Тик иллюзия чынбарлыкка бәрелеп челпәрәмә килде. Бездә, нигездә, когнитив тайпылышлары, терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары һәм сәламәтлегендә башка җитди кимчелекләре булган кешеләр тәрбияләнде. Кыскасы, аларны җитди тәрбияләп-күзәтеп, даими карап торырга кирәк.
Өстәвенә, Альбина шөгыльләнергә карар иткән эшчәнлеккә карата җәмгыятьтә мөнәсәбәт шактый четерекле. Бүген дә вазгыять әллә ни үзгәрмәде әле.
– Әнине, әбине пансионатка урнаштыру, димәк, үз әти-әниеңне картлар йортына олактыру дип кабул ителә. Әнә шундый борынгы стереотип яши бездә. Бу – Россия җәмгыятенең чын-чынлап авырткан урыны, – ди Альбина. – Әле күптән түгел генә бер ир‑ат шылтыратты: тавышында кайгыборчу, шик сизелә, ул нәрсә эшләргә, алга таба ничек яшәргә белми... Безнең кебек пансионатларның ничек эшләве турында бик азлар гына сөйли, бик азлар гына күрсәтә. Монда бик зур мәгърифәтчелек эшчәнлеге кирәк.
Альбина сүзләренең һәм эшенең сыйфатын иң кадерле кешеләре – үз туганнары белән раслый. Аның яраткан әбисе Түбән Камадагы «Добрые истории» пансионатында тәрбияләнүчеләрнең берсе була. Әйе, аларның гаиләсе дә өметсезлек халәте белән күзгә‑күз очраша, тик, бәхеткә, алар иде нишләргә кирәклеген белә, чөнки «Добрые истории» ул вакытка, барыннан да элек пансионатларны оештыручыларның үзләренә, ниятләрнең иң яхшы рәвештә тормышка ашырылганын раслаган була!
Бүген пансионатлар челтәре – гаиләнең уртак эше. Альбинага аның ире, әтисе, сеңлесе кушыла. Алар бу идея белән бергәләп янып йөри, фикердәшләр туплый. Геронтология өлкәсендә бергә зур мәгърифәтчелек эше белән шөгыльләнәләр. Мәсәлән, деменциянең нәрсә икәнен, аның беренче билгеләрен ничек танып алырга һәм ни рәвешле вакытында кисәтергә кирәклеген киң аудиториягә аңлатырга тырышалар. Еш кына бу мәгълүмат өлкән кешеләрнең туганнары өчен чын ачыш була, әби-бабайларның «картлык кирелеге»нә башка яктан карарга, өлкәннәр белән нәтиҗәлерәк аралашырга, бу кирәкле белемнәрне исәпкә алып, көнкүрешне үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә.
– Кызганыч, безнең җәмгыятьтә өлкән яшьтәге кешеләр темасы һаман да үзенә күрә тыелган пәрдә артында, – ди Альбина. – Ә бүген шәхси генә түгел, хәтта дөньякүләм җитди проблемага әйләнгән когнитив тайпылышлар турында илебездә күптән түгел генә сөйли башладылар. Еш кына андый авыруларның туганнары бу кайгыларын ялгыз гына җиңеп чыга алмый, алар җәмгыять тарафыннан гаепләнүдән курка һәм безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүне суза. Ә чит илдә бу эш киң таралган, ул өлкән яшьтәге кешеләргә уңайлы, кызыклы тормыш белән яшәргә, квалификацияле ярдәм алырга, ә аларның туганнарына үзеңне җәфа-изалардан коткарып, җиңел сулап куярга булыша.
Агарту-мәгърифәт өлкәсендә эш Альбинага әле бик озак вакытка җитәчәк, шуңа да карамастан, аның хезмәт җимешләрен инде бүген үк тоемлап була. Еш кына аларның пансионатларына чираттагы еллык ял вакытына өлкән яшьтәге туганнарын калдырып торырга дип мөрәҗәгать итәләр. Ышаныгыз, проблемаларны онытып, ике‑өч атна ял итү алар өчен күкрәк тутырып бер сулыш алу кебек, шул да тормышка оптимизм өсти. Көтелмәгән хәлләр була: кайчак, әйтик, вакытлыча тәрбияләнүчеләр мондый ялдан соң аларны яңадан пансионатка илтеп куюларын сорый. «Сездә күңеллерәк, аралашу да күбрәк!» – ди алар.
– Безнең командага сыналган кешеләр генә эләгә, – дип ышандыра Альбина. – Елмаюлы йөзле, кайгыртучан тәрбияче ханымнардан тыш, үз терапевтлары да, шәп аниматорлары да бар. Пандемиягә кадәр безгә концерт, спектакльләр, осталык дәресләре белән шулкадәр күп волонтер килә иде, янәшәбездә игелекле кешеләр күпме икәнен белсәгез! Без хәзер дә, карантин вакытында да, күңелсезләнеп ятмыйбыз. Халыкның аң-белемен күтәрү, дәвалау физкультурасы, ялны оештыру мәсьәләләрендә төрле интернет-мәйданчыклар белән хезмәттәшлек итәбез, #мывместе һәм «Бабушка-online» проектларында актив катнашабыз. Безнең тәрбиядәге әби-бабайлар өчен мондый формат уңышлы булмас дип уйлаган идек башта. Тик, беләсезме, тәҗрибә күрсәткәнчә, теләсә кайсы кешегә ачкыч табарга мөмкин икән. Бигрәк тә, моңа теләгең булганда. Ә бездә андый теләк бар, чөнки бу эшнең безгә билгеләнгән юл икәненә ышанабыз!
ХАТЫН-КЫЗГА НИ КИРӘК?
«Ирең белән әрләшүдән ничек туктарга?», «Бизнес һәм гаиләне ничек бергә алып барырга?», «Ни өчен мин теләгемә ирешә алмыйм?»– бу сораулар бик күп гүзәл затларның көн дә башын катыра. Әнә шуңа күрә Чаллы кызы Ләйсән Хәбибрахманова хатын-кызлар клубы оештырып җибәрә, чөнки сорауларга җавап эзләгәндә, иң мөһиме – ярдәм кулы сузу.
– Беренче чиратта – эзлеклелек, дисциплина кирәк. Тәртип юк икән, һичнәрсә бармый, – ди алып баручы. Клуб әгъзалары уңайлы кафеда утыра, ә читтән чакырылган белгеч аларга финанс грамоталылыгы турында сөйли. Гаилә бюджеты – бер нәрсә, ә үз проектың өчен акча эзләү – бөтенләй башка. Бизнес, финанс, маркетинг мәсьәләләренә багышланган даими очрашулар – Ләйсән Хәбибрахманова клубын бүтәннәрдән аерып торган үзенчәлек. Хатын-кызның эшлекле мохиттә үз урынын таба белү темасын ул иң мөһимнәрдән берсе дип саный.
КӨНДӘЛЕК ТӨССЕЗЛЕКТӘН – АЧЫШЛАРГА
– Берәүләр эшмәкәр буларак үз юлын табарга, икенчеләре күңелле вак-төякләр өчен үзләрен өстәмә хезмәт хакы белән тәэмин итәргә тели. Әмма моңа керешеп китү өчен күпләргә тәвәккәллек җитми. Шуңа күрә мин нетворкинг форматында очрашулар үткәрергә булдым, анда һәр кунак үз идеяләре белән уртаклаша, үз бизнесын яки күрсәтә торган хезмәтләрен тәкъдим итә ала, киңәш, ярдәм сорарга, потенциаль клиентлар аудиториясен һәм фикердәшләрен дә табарга мөмкин, – ди Ләйсән Хәбибрахманова. Берничә ел элек ул, укып, коуч дипломын ала һәм хәзер, клуб эшеннән тыш, консультацияләр үткәрә, клиентларга инде үзләрендә булган мөмкинлекләр, беренче чиратта – интеллектуаль һәм коммуникатив ресурслар нигезендә максатка таба хәрәкәт планын төзергә ярдәм итә.
Үзара мөнәсәбәтләрдән башлап, базарда үз брендыңны үстерүгә кадәр теләсә нинди мәсьәләләр хакында фикер алышып, файдалы һәм рухландыргыч җавап алып була торган хатын-кызлар берләшмәсе – Ләйсәннең чынга ашкан хыялы. Әмма бу хыялга юл җиңелләрдән булмый.
Беренче белеме буенча Ләйсән – акушер-гинеколог. Чаллыга ул ире белән 2013 елда күчеп килә. Шәһәр поликлиникасына эшкә урнаша. Аннары икенче баласы белән декрет ялына китә. Ә аннары күпләргә таныш халәт – һәр узган көн кичәгесенә охшаган, бертөрлелек, тилерткеч көндәлек мәшәкатьләр.
– Кайсыдыр мизгелдә үземнең элекке эшемә әйләнеп кайтырга теләмәвемне аңладым. Мин нишләргә белмәдем, депрессия башланды. Иремнән башка мине һичкем тыңламый да, булышмый да иде – әнә шунысы тагын да авыррак, – дип искә ала Ләйсән. Бервакыт танышы аңа онлайн-тренингларны челтәрле сату программасында катнашырга тәкъдим итә. Ләйсән ризалаша. Программага башта клиент сыйфатында, аннары инде партнер буларак кереп китә. Программа кушымтасында шәхси үсеш тренинглары вебинарларын өйрәнергә тәкъдим ителә. Кыз аларны йотлыгып карый. Күп кенә идеяләр аңа бик якын булып чыга. Ләйсән, әйтерсең, үз тормышына, үз мөмкинлекләренә бөтенләй башка күз белән карый. Компаниядә ул озакламый уңышка ирешә, тик сатучылык баскычыннан бик тиз югары күтәрелә. Ни дә булса үзенекен булдыру теләге туа.
– Әйләнә-тирәмдә көндәлек мәшәкатьләргә, көнкүреш вак-төягенә башы‑аягы белән чумган, үз-үзләре белән шөгыльләнү мөмкинлеген һәм теләген югалткан бик күп хатын-кызларны күрә идем, – ди Ләйсән. – Ләкин безнең һәркайсыбыз кабатланмас, тиңсез шәхес, без бит бәхетле булу һәм янәшәдәгеләрне бәхетле кешеләр итү өчен туган. Үзара ярдәм, кызыксындырып җибәрү, илһам – боларның барысын да без, хатын-кызлар, бер-беребезгә бирә алабыз.
Героебыз хатын-кызлар өчен офлайн чаралар үткәрә башлый. Акрынлап аларда даими катнашучылар төркеме барлыкка килә. 2019 елның көзендә Чаллыда Ләйсән Хәбибрахманова тантаналы рәвештә хатын-кызлар клубын ачып җибәрә.
БАШ РОЛЬ
Өстәлгә матур уен кыры җәеп салынган. Хатын-кызлар чиратлап шакмакны ташлый, ул күпме кристаллны алырга яки бирергә кирәклеген күрсәтә. Уенчылар алдындагы карточкалар кристалларны югалту яки арттыру мөмкинлеге бирә торган тормыш хәлләрен күрсәтә. Уенда алар энергияне гәүдәләндерә. Уен кырында сигез роль сурәтләнгән, һәм катнашучылар аларның һәркайсында уйнап карарга тиеш. Мондый трансформацияле уен хатын‑кыз башкара торган төрле рольләрнең хәзерге заманда тулы канлы рәвештә бергә яшәвенең психологик методикаларына нигезләнгән.
– Без еш кына бер нәрсәгә артык игътибар бирәбез. Ир‑ат белән мөнәсәбәттә үз урыныбызны билгеләргә маташабыз яки үзебезне тулысынча балаларга, һөнәри үсешкә, карьера төзүгә багышлыйбыз, – ди Ләйсән. – Ул вакытта башка сыйфатларыбыз кулланышсыз кала, ә яратырга, эшләргә, яңага омтылырга көч һәм теләк булсын өчен, безгә гармония кирәк.
Ләйсән – уен техникасы һәм уен практикасын куллануда сертификацияле белгеч. Ул үзе һәм аның коллегалары клуб әгъзалары өчен дә, барлык теләүчеләр өчен дә трансформацияле уеннар үткәрә. Уен мохитенә чумганда, кеше үзенең төрле сәбәпләр белән арткы планга күчкән сыйфатлары белән күзгә‑күз очрашу мөмкинлеге ала. Клуб чаралары программасын Ләйсән хатын‑кыз тормышының һәр тарафын колачларлык итеп төзергә тырыша: монда кулинария, макияж буенча осталык дәресләре, диетологлар, психологлар,физик сәламәтлек буенча белгечләрнең сессияләре, ниһаять, матур урыннарда йөреп кайту һәм кинога бару бар – клуб тормышы кайнап тора. Хәзер анда 60 тан артык хатын‑кыз исәпләнә, әмма очрашуларга һәркем үзенчә йөри. Кемдер айга берничә тапкыр, кемдер ярты елга бер тапкыр килә.
– Җәен без кызлар белән спа-бәйрәмнәр үткәрәбез. Гадәттә, җомга көнне, чөнки бу – Венера планетасы көне, атна азагы, иң мөһим эшләр инде хәл ителгән һәм ял итә аласың. Чынлыкта, моны өйдә дә эшләргә була. Бөтен кирәк нәрсә– шәмнәр, ванна һәм хуш исле тоз, – ди Ләйсән. – Бу атмосфера көч-куәтне кайтарырга, хисләрдән бушанырга, тынлыкта ял итеп алырга булыша. Хатын‑кыз судан Венера алиһә кебек гүзәл һәм көч-дәртле булып чыга. Ә бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә хатын‑кыз гаиләне җылылык һәм мәхәббәт белән тәэмин итеп тора. Җәмгыятьнең цифрлы трансформациясе һәм күп полярлыгы чорында психология, физиология һәм социологиянең төп принципларын беркем дә кире какмады әле.
Ләйсән үзе гел хәрәкәттә – коучинг консультацияләре алып бара, спикерлар белән килешүләр төзи, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ассоциациясе чараларында катнаша, клуб әгъзалары белән аралаша һәм үзе дә төрле курсларга, тренингларга йөри.
– Бүген безгә эш бик күп өелгән. Без һәрвакыт ашыгабыз, йөгерәбез, бер үк вакытта берничә эш башкарабыз, безгә зур җаваплылык йөкләнгән, – ди героебыз. – Ә кайчагында үзебезгә ошаган кафега керәсе, кофе алып, һични турында уйламыйча, борчылмыйча бераз утырасы килә. Әгәр сез миннән бүген хатынкызларга ни кирәк, алар нәрсә тели дип сорасагыз, җавабым бик гади булачак. Хатын‑кыз супергерой булудан туктарга һәм гап‑гади хатын‑кыз булырга тели. Сөйкемле, ягымлы, назлы, кайчагында яклауга да мохтаҗ хатынкыз. Әмма безгә моны өйрәнәсе бар әле.
Чаллыда Ләйсән Хәбибрахманованың хатынкызлар клубы аккаунты: @womens_club_chelny @leisan_habibrahmanova
КРИСТИНА ПЛАТОНОВА: «МИН БАРЫ ТИК ГАИЛӘ ДИНАСТИЯСЕН ДӘВАМ ИТТЕМ ГЕНӘ»
«Бизнес Решения»* компаниясен гамәлгә куючы һәм директоры – һөнәре, заман һәм үзе турында
Хисапчы – иң күңелсез һөнәрләрнең берсеме?
Хисапчылык – ул эчпошыргыч эш, ә хисапчылар барысы да җитди чырайлы кешеләр дигән стереотип яши инде. Әмма бу бөтенләй алай түгел. Монда торгынлык бөтенләй булмый. Икътисадый вазгыять шулкадәр тиз үзгәрә ки, яңа кагыйдәләр иясә законнарга яңа төзәтмәләр кереп кенә тора. Мин ай саен нәрсәгә булса да өйрәнәм – вебинарлар, семинарлар, форумнар, очрашулар, бер сүз белән әйткәндә, һәрвакыт хәрәкәттә.
Ни өчен мин бу һөнәрне сайладыммы?
Минем алда һөнәр сайлау мәсьәләсе тормады, мин гаилә династиясен дәвам иттем генә. Әнием һәм әбием баш хисапчы булып эшләделәр, мин дә алар үрнәгенә иярдем. Бала чактан ук зур‑зур ЭВМнарны һәм бер кочак хисап кәгазьләрен хәтерлим. Алар кебек үк кабинетта утыруымны һәм эшемнең бик мөһим булуын күз алдына китерә идем. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, эшкә кердем, ә дүрт ел элек хисап эшенең тулы исемлеген тәкъдим итә ала торган үз фирмамны ачтым.
Ничек безнең клиентка әверелергә
Әгәр берничә ел элек безгә яңалар кемнеңдер тәкъдиме буенча килсә, бүген инде безнең турында күбрәк мин исәп‑хисап темаларына блоглар алып бара торган мессенджерлардан беләләр. Үзем эксперт сыйфатында чыгыш ясый торган интернет-платформаларда һөнәри тематика буенча бик күп язмаларым бар. Мин «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» берләшмәсендә торам, без очрашуларда бизнес яңалыклары буенча фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, киңәшләр бирәбез. «Ак Барс Лабс» эшкуарлар клубына да йөрим, бу шулай ук файдалы бизнес-очрашулар, яңа танышлыклар дигән сүз. Клиентлар һәм партнерларымның минем турыда «Кристина – шәп хисапчы!» дип әйтүен ишетү бик күңелле. Мин яңа хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер.
Бизнес, очрашулар, гаилә. Ничек өлгерергә
Ноутбугым гел үзем белән һәм клиентларым өчен мин һәрвакыт онлайн. Төшенкелеккә бирелергә тырышмыйм. Әгәр авырлыклардан һәм проблемалардан барыр урын калмый икән, җиңемне сызганып аларны хәл итәргә тотынам. Мин бик энергияле кеше һәм тормышны яратам. Сүз уңаеннан, үземнең ике улымны да тормышка оптимизм белән карарга өйрәтәм.
Минем иң дөрес ялларым
Ул якшәмбе көн, малайлар белән озаграк йоклый алабыз, чөнки башка көннәрдә мәктәп, балалар бакчасы, өй эшләре, телләр өйрәнү. Күптән түгел генә бөтен гаиләбез белән бокска йөри башладык. Башта олы улым шөгыльләнә башлады, аннан кечкенәсенең йөрисе килде, алардан соң минем дә үземне сынап карыйсым килде – ошады. Беләсезме, бокс «пар чыгару» һәм яңа энергия туплау өчен менә дигән ысул икән.
Киләчәккә планнарым
Катлаулы мәгълүматны җиңел тел белән аңлата алам, шуңа күрә хисапчылык буенча онлайн курслар ачып җибәрәсем килә. Офлайн форматта зур аудитория каршында уза торган чараларда спикер ролендә чыгыш ясарга планлаштырам. Бер сүз белән әйткәндә, планнар тау кадәр! Килешәсездер, исәп‑хисап һәрвакыт булды, бар һәм булачак. Чөнки базар шартлары үзгәреп тора, бизнесның яңа юнәлешләре пәйда була, димәк, хисапчы хезмәте дә һәрвакыт кирәк булачак.
* «Бизнес Решения» ком‑ паниясен исәп‑хисап ясау, финанс аудитын үткәрү, юридик хезмәт күрсәтү һәм салымнар буенча консультацияләр бирү эшләрен башкара. Тел. 8-967-463-47-77
ҮЗ-ҮЗЕН ИЯРЛИ АЛГАН ДӨНЬЯ БЕЛӘН ИДАРӘ ИТӘ
Татарстанның «Ментор» коучинг академиясе кеше өчен төп байлыкларның берсе – үз тормышың белән идарә итү иреген табарга ярдәм итә.
Академиягә нигез салучы Анастасия Гыйльманурова бу юлны камилләшү турында әле берән‑сәрән кеше генә уйланган чорда уза. Чаллының мәктәпкәчә белем бирү система‑ сында күп еллар эшләгәч, Анастасия бервакыт алга таба үсәргә теләвен аңлый.
– Мәгълүматы булган зат дөнья белән идарә итә. Мин нинди дә булса гаҗәеп мәгълүмат алырга теләдем. Мин һәрвакыт иң алдынгы курсларда укыдым. Ул вакытта шәхси үсеш тренинглары иде алар. Билгеле бер вакытта мин башка кешеләргә тормышта нәрсәдер үзгәртергә, аларга чынлыкта үзләре теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бирү өчен белемем җитәрлек икәнен аңладым. Мин нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәчәкмен дип ниятләдем, – ди Анастасия. Ире аның карарын тулысынча хуплый һәм 2005 елда алар бергәләп «Ментор» академиясен оештыра. Хәзерге вакытта ирле-хатынлы Гыйльмануровлар, сертификацияләнгән коучлар булып, академиядә укыта һәм шәхси консультацияләр алып бара.
Академия Татарстанда коучларны укыта тор‑ ган беренче лицензияле белем бирү оешмасы була. Академия базасында Анастасия Гыйльмаурова һәм аның коллегалары республикада беренче ICBT халыкара бизнес-тренерлар мәктәбен ачып, уен техникасы һәм уен практикасын куллану нигезләрен укыта башлый. 2018 елда «Ментор» кече һәм урта бизнес оешмаларының «Алтын йөзлек» республика конкурсының «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә җиңү яулый. Академия портфолиосында һөнәри һәм шәхси үсеш буенча берничә эчтәлекле программа бар.
Коучинг һәм менторлык уку йортының принципиаль юнәлешләре булып кала. Мен‑ тор белгеч кеше мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыга алмый торган төрле кризис халәтләрен, читен хәлләрне, стрессны кичерүдә ярдәм итә. Коуч белгеч шәхеснең яшерен ресурсларын ачыкларга һәм бу ресурсларны шәхси һәм биз‑ нес-максатларны аңлауга, аларны тормышка ашыру юлларын табуга юнәлтергә булыша. Академиядә укучылар коуч һөнәре нигезләрен үзләштерә, киләчәктә бу уникаль белем базасын коучингның аерым тар юнәлешләрендә камилләшү өчен куллана ала.
Программаларны эшләгәндә, «Ментор» белгечләре клиентларның ихтыяҗларына, Татарстанның «Ментор» коучинг академиясе кеше өчен төп байлыкларның берсе – үз тормышың белән идарә итү иреген табарга ярдәм итә. социумда барган инновацияле алымнарга һәм процессларга йөз тота.
– Технологик яктан караганда, без зур‑зур адымнар белән хәрәкәт итәбез. Тик психик һәм физиологик яктан йөз ел элек нинди булганбыз, шундый ук диярлек булып калабыз. Шуңа да еш кына көч-хәлебез җитеп бетми. Яңа үрләргә омтылып, максатка ирешкәч ничек яшәргә кирәклеген онытабыз, хис-кичерешләр упкынына эләгәбез. Профессиональ, эмоциональ яктан яну‑көю – зур компанияләр өчен дә, шәхси эшмәкәрләр өчен дә көнүзәк тема. Соңгы вакытта безгә нәкъ менә шундый мәсьәләләр белән ешрак мөрәҗәгать итәләр, – ди Анастасия. Ул үзе җитәкче, остаз, хатын, дүрт кызның әнисе һәм әби ролен бергә бик көйле башкара һәм әйткәннәре гамәленә туры килә торган профессионал образын гәүдәләндерә.
Даими үсеш өчен профессионалларга фикердәшләр белән аралашу кирәк, шуңа күрә «Ментор» үзләрендә укып чыккан белгечләр белән очрашулар, төрле семинарлар һәм башка чаралар уздыра. Күптән түгел академия «Ментор»ның даими конкурсын оештырган. 2021 елда Татарстан компанияләренең 40 белгече менторлык һәм остазлык технологияләрен кертү буенча үз проектларын тәкъдим иткән, 6 җиңүче билгеләнгән. Республикада профессиональ коучлык хәрәкәтен киң җәелдерү өчен, Анастасия киләчәктә дә бу юнәлештә эшләргә ниятли.
«Ментор» академиясе Татарстанда 17 елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә биредә 1,5 меңнән артык коуч, ментор, бизнестренер, уен техникасы белгечләре, остаз белем алган. Коучлыкка укыту Халыкара коучинг федерациясе программасы буенча алып барыла. Тренерлар исә ICBT бизнес-тренерлары мәктәбенең (Мәскәү) эксклюзив программасы буенча укытыла. Академияне тәмамлаучылар һөнәри әзерлек турында диплом һәм уку-укыту программаларын узу сертификаты ала. Академиянең партнерлары арасында «Аудэкс», «Мегафон», ICL, X5 Group, «ТМС групп», «Корд Оптика» компанияләре, «Этажи», «Флэт» агентлыклары һәм башка тармаклардагы әйдәп баручы ширкәтләр бар.
«БЕЗ БӨТЕН КРИЗИСЛАРНЫ ДА ҮТТЕК, ҺӘМ БЕЗГӘ БЕРНӘРСӘ ДӘ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ»
Гөлнара Шәйхетдинова, 2003 елдан «ПЕЧАТЬ-СЕРВИС-XXI ВЕК» ҖЧҖ компаниясе – гаилә нәширлек бизнесын җитәкли.
Ни өчен нәширлек эше?
Белемем буенча мин физика һәи информатика укытучысы. Педагогика университетын тәмамлаганнан соң, берничә ел мәктәптә эшләдем. Ләкин язмыш мине университет типографиясе базасында эшләгән зур нәширлек компаниясенә алып килде. Шунда мин булачак ирем белән таныштым, ул Татарстан Республикасы районнарына RISO минитипографияләрен кайтару белән шөгыльләнә иде. Кыскасы, үз эшебезне башларга ниятләгәндә нинди юлны сайлаячагыбыз ачык иде.
Башлап җибәрү авырмы?
Бүген яшь эшкуарларга дәүләт тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә – укыту, грантлар, остазлык, форумнар, очрашулар. Элек боларның берсе дә юк иде. Яңа эш башлау беркайчан да җиңел булмый, әмма без барысын да җиңеп чыктык. Эшкуарлык нигезләрен өйрәндек, дус типографияләр белән тәҗрибә уртаклаштык, яңа элемтәләр булдырдык, күтәрелдек һәм үстек. Үз типографиябез базасында нәшрият ачтык, соңрак мөһер һәм штамплар эшләү юнәлешен дә үзләштердек.
Типографиягә нинди хезмәтләр сорап мөрәҗәгать итәргә була?
Без бик күп төрле хезмәт күрсәтәбез, ләкин төп юнәлеш – китаплар бастыру. Без рус, татар һәм инглиз телләрендә язылган фәнни һәм матур әдәбият юнәлешендәге 1000 нән артык исемдәге китап, методик һәм уку әсбаплары бастырдык.
Без клиентларга карап эш йөртәбез: корпоратив (предприятиеләр, вузлар, мәктәп һәм балалар бакчалары) заказчылар белән дә, шәхсиләре белән дә эшлибез. Журналлар, каталоглар, брошюралар, визиткалар, монографияләр, шигырь һәм хикәяләр җыентыклары да бастырабыз.
Мәсәлән, хәзер шәҗәрәләр бастыру бик популяр – бәйрәмнәргә, гаилә тантаналарына, юбилейларга менә дигән бүләк. Кешеләр үз тамырларын, ата-бабаларын, туганнарын, аларның биографияләре, тарих, фотографияләрен табалар.
Мондый шәҗәрә һәр битендә аерым бер гаиләнең тарихы чагылыш тапкан китап кебек бик саллы күренә.
Безгә районнардан, авыл һәм шәһәрләрдән киләләр. Безнең фишка – кечкенә тиражлар бастыру. Бөтен типографияләр дә кечкенә күләмнәргә теләп алынмый. Бездәге җиһазлар һәм тәҗрибәбез сыйфатлы басмаларны зур булмаган тиражлар белән чыгарырга мөмкинлек бирә. Клиентларыбыз һәрвакыт безнең эштән канәгать кала.
Сез үз эшегезне яратасызмы?
Кызларым да еш кына миңа әлеге сорауны бирә. Әйе, яратам! Миңа гамәли хезмәт ошый. Мин үземнең китап продукциясен җитештерүгә турыдан-туры катнашлыгым булу белән горурланам. Үз клиентларыма файда китерә алуыма шатланам.
Кызларымны да үз куллары белән нәрсә дә булса эшләргә өйрәтәм. Җәйге каникулда алар еш кына безгә ярдәм итә, кызларым өчен бу тәҗрибә һәм вак-төяккә акча эшләп алу.
Олы кызыбыз Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укый, психолог булырга әзерләнә, кечесе быелдан 131 нче лицейда белем ала – икесе дә горурлыгыбыз.
Уңышыгызның сере нәрсәдә?
Мин уңышымның сере туктаусыз үсүдә дип уйлыйм. Мин укырга, яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерергә яратам. Мин – гомер буе укый торган кеше. Сертификат һәм дипломнарым белән әллә ничә диварны каплап буладыр. Метафизика, психология белән кызыксынам, эшкуар буларак гел үсәргә омтылам. Әлеге этапта миңа «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» клубында очрашулар бик рәхәт һәм файдалы. Анда без тере форматта үзебезнең компетенцияләрне күрсәтәбез, эшебезне таныту ысулларын, бизнес, мода һәм сәнгать яңалыкларын тикшерәбез.
Һәм инде, әлбәттә, гаиләм һәм дусларымның яратуы һәм хуплавы мине зурдан-зур уңышларга һәм яңа офыкларга этәрә!
Добавить комментарий