Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Bкмәкле, шикәрле төбәк

Bкмәкле, шикәрле төбәк

...Гыйнвар азагы, ә биредә әле һаман урак өсте – шикәр чөгендерен «КАМАЗ» машиналарына төйиләр.

04 февраля 2025

-  Шикәр чөгендеренең уңышы бик яхшы. Соңгы егерме елда әле мондый күрсәткечләрнең булганы юк, – диде әңгәмәдәшем, Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ранис Габитов.

Буа кырлары ала‑кола булып калган. Кар астыннан мамык кебек йомшак кара туфрак чыгып килә. Әйе, монда туфрак уңдырышлы, корыган чыбык төртсәң дә тишелер, билләһи.

РЕКОРДЛЫ ЧӨГЕНДЕР

Кыш уртасында кар астыннан шикәр чөгендере төяү беренче карашка гайре табигый хәл кебек. Тик авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белә – монда гаҗәпләнерлек урын юк. Алдагы елларда да шулай кыш уртасына кадәр чөгендер алганнар. Әле быел җайлырак: кар көртләрен эттерәсе юк, зәмһәрир суыклар да эшләргә комачауламый.

– Чөгендерне көзен алып бетерергә җай булмадымы? – дим.

– Булды. Әмма районда шикәр заводы бер генә бит. Бер дәлил китерәм: Буа шикәр заводы яңа рекорд куйды: 900 мең тоннадан артык чөгендер кабул итте. Үз тарихында әле мондый сан булмаган. Бүгенге көнгә завод 140 мең тоннага якын шикәр җитештерде. Кырларда чөгендер һаман бар, димәк эш дәвам итә.

Буа гына түгел, күрше‑тирә районнардан да заводка чөгендер китерәләр. Завод көне‑төне эшләсә дә, моның кадәр чөгендерне тиз арада эшкәртеп бетерә алмый. Буалылар 500 мең тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алган инде. Бу эшкә 29 августта керешкәннәр. Гектарыннан 460 центнер уңыш чыккан. Кыскасы, 2024 ел район өчен, ә юк, бөтен республика өчен шикәрле булган.

РЕСПУБЛИКАДА – БЕРЕНЧЕ!

Буалылар җыелган ашлыкның күләме буенча республикада беренче урында. Узган ел алар 185 мең тонна ашлык җыеп алганнар, гектарыннан 32,6 центнер иген чыккан. Хәер, алдагы елларда да Буа игенчеләре сынатмаган, биредә уңыш гел яхшы.

Районның чәчүлек мәйданы 100 мең гектар: якынча 60 мең гектарында – бөртекле, кузаклы культуралар, 10 мең гектардан артыгында – чөгендер, 6 мең гектарда – көнбагыш, калганында кукуруз, күпьеллык үлән үсә. Буаның уңдырышлы туфрагы турында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр яхшы белә. Ләкин уңышның сере монда гына түгел: заманча технологияләр куллану, вакытында чәчү, ашлама кертү, җыю... Әлбәттә, һава торышының да уңай килүе шарт.

– Бүген авыл хуҗалыгын минераль ашламалардан башка күз алдына китереп булмый, – диде Ранис Габитов. – Узган ел бер гектарга 89 кг ашлама керттек. Шулай ук ел саен әче туфракка известь кертәбез. Быел 4468 гектар, ягъни бөтен мәйданнарда туфракны известьләдек.

«БАШ САНЫ КИМЕСӘ ДӘ, САВЫЛГАН СӨТ КҮЛӘМЕ САКЛАНА»

Сөт саву, ит җитештерү буенча Буа районы алдынгы булмаса да, артта да түгел. Күрсәткечләрнең тотрыклылыгын сакларга тырыша алар. Район терлекчеләре узган ел 33 800 тонна сөт җитештергән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 100 тоннага кимрәк (33 900 тонна булган).

– Узган ел ике меңгә якын сыерны киметтек, – дип дәвам итте сүзен авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. – Ни өчен киметтек, чөнки аз сөт бирә торган сыерларны иткә озаттык. Ләкин аңа карап савылган сөт күләменә әллә ни зур зыян килмәде. Агымдагы елда районга 600 баш МЭТ алып кайтуны планлаштырдык.

«Заря» хуҗалыгына инде 81 баш сыер сатып алынды. Ә менә ит җитештерү буенча 2023 ел күрсәткечләрен арттырып үтәдек, барлыгы 24 мең тонна ит төяп озаттык. Шунысын да әйтим: бездә күбрәк дуңгыз ите җитештерелә. Районда кошчылык тармагы да үстерелә. Исәк авылында яшәүче Илдар Гыймалов 2020 елда «Яңа эш башлаучы фермер» программасы ярдәмендә 3 миллион сум грант откан. Нәтиҗәдә, 10 мең баш кош сыйдырышлы ферма төзегән. Баш санын ел саен арттыра икән фермер. Узган ел Илдар Гыймалов 17,8 тонна күркә, тавык ите җитештергән.

ФЕРМЕРЛАРГА – АК ҖӘЙМӘ

Буада эре холдинглар белән фермерлар ярышып эшли. Араларында аеруча тәҗрибәле, абруйлылары бар. Мисал өчен Бик-Үти авылында яшәүче Дәүләтшиннар хуҗалыгы. Гаилә башлыгы Җәмил Дәүләтшин фермерлык эшенә егерме ел элек килгән. Башта ул пай җирләрен алып эшкәрткән. Техникасын юнәткән. Ныклап торып иген, печән, шикәр чөгендере үстерә башлаган. Тик тынгысыз фермер икенче юнәлешне дә өйрәнергә карар кылган. 2017 елда Бик-Үти авылыннан ерак булмаган ташландык алма бакчасын арендага алган. 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгыннан җиләк‑җимеш культураларын үстерү максатына 1,5 миллион сумлык грант алган.

– Әлбәттә, дәүләт биргән акча гына җитмәде, – дип елмайды Җәмил Дәүләтшин. – Моңа киткән акчалар... Әле үзләрен кайчан аклар. Тик үкенмим: алма бизнесы үзебезгә бик ошый. Бүген алмагач басуының мәйданын 40 гектар иттек. Әлегә 36 гектарына 60 мең алмагач утырттык. Алмагачларны ел саен утыртабыз.

Ул бит карап торышка гына җиңел кебек, ә аның үз технологиясе бар: сортына, төренә карап эш итәбез. Трактор йөрсен өчен, агач араларын 4 метр калдырабыз. Бөтен мәйданда «автополив» тора. Алты ел эчендә ялгышлар да булды инде, шулай эшли‑эшли өйрәнәбез. Дәүләтшиннарны якын‑тирә районнар да белә, алмаларын күпләп алып китәләр икән. Көзге ярминкәләрдә дә алмаларын чират торып алып бетергәннәр. Алга планнары зурдан: алма согы да ясап сатарга ниятлиләр. «Исәнлек кенә булсын», – ди алар.

...Буа районы хуҗалыклары ел саен югары җитештерүчәнлекле техника сатып ала, авыл хуҗалыгы тармагына заманча технологияләр кертә. 2024 елда 628 миллион сумга 174 (!) берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган. Бүген энергия белән тәэмин ителеш 100 гектар чәчүлек мәйданына 201 ат көчен тәшкил итә. (Чагыштыру өчен: республикада уртача күрсәткеч – 183 ат көче).

Яңа техниканы нәтиҗәле куллану хуҗалыкларга хезмәт җитештерүчәнлеген дә, башкарылган эшләрнең сыйфатын да күтәрергә мөмкинлек бирә. Ә шулай да буалыларның уңышы – аның тырыш халкында, җитәкчелек белән аңлашып эшләүдәдер.

Буа районында:
125 авыл хуҗалыгы оешмасы,
шул исәптән:
6 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять,
1 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы,
1 ААҖ һәм
117 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера