Бөек елгалар чатында
Россиянең дүрт легендар елгасы кушылган җирләрне күреп кайтасыгыз киләме? Бик кызык бит! Һәм тормышка ашырып булырлык та. Нократ та, Агыйдел дә Татарстандагы Чулман елгасына коя. Чулман белән Идел дә бергә кушыла. Җәяүләп үк булмаса да, бу матур җирләрне машинада бер көндә карап‑урап кайту бик мөмкин эш. Киттекме?
ЧУЛМАН КОЧАГЫНДАГЫ НОКРАТ
Мамадыш районы Грахань авылына килеп җитәрәк берничә чакрым чуерташлы юл сикәлтәләре йортлар артында гаҗәеп манзара ачылуга ук онытыла. Син – өстә, калкулыкта, ә сулга карасаң, аста – тиз агымлы киң Нократ. Нәкъ каршыңда исә офыкка тоташкан зәңгәрсу Чулман җәелгән, анда киң-куәтле Нократ, төссезләнеп, океандагы бик нәни инеш кадәр генә булып кала. Шунысы сәер: агрессив Чулман, Нократ агымына туп‑туры диярлек барып кереп һәм аны тулысынча йотып, кисәк кенә көньякка борыла. Ул үз юлын кемдер Нократ өчен сызган ермактан дәвам итә кебек тоела...
Сукмактан су янына ук төшәбез. Монда бөтен нәрсәдән бакыйлык һәм тынычлык аңкый. Елга ярында ук вакыт тузаны каралткан землянкайортлар тора, биредәге халык аларны «ватага» дип йөртә. Элегрәк аларда ятьмәләр һәм башка балыкчы кирәк‑ярагы сакланган. Йорттагы кар базына балыкның бер өлешен төшереп куйганнар, чөнки берьюлы гына күтәреп китәрлек булмаган. Бүген елга ярындагы моңсу иске көймәләр генә кайчандыр төшемле булган кәсеп турында хәтерләтеп тора. Аларның хәтта дюралюминийдан ясалганнарының да хәле мөшкел, ә инде 70 нче еллардан ук калган, сумала сеңдерелгән агач көймәләр турында әйтәсе дә юк. Аларны күптән суга төшермиләр – хәзер андыйларны ясый да белмиләр, бик зур, килбәтсез, авыр булганга, аларның кирәге дә шул чама гына...
– Балык бар биредә, – дип җирле халык белән бәхәскә керә кунак балыкчы. – Нократ кәлчәге (чехонь) дә, Чулман корбан балыгы да җитәрлек. Әлбәттә, җитди кәсеп өчен түгел, ә менә һәвәскәр балыкчыларга юанырга була. Тота белергә генә кирәк...
Михаил Николаевич бирегә, ике елга кушылган җиргә, ерактан, Алабугадан ук килә, һәм аның балыкчы хикәятләренә ышанырга буладыр. Төп дәлил – безгә күрсәткән трофейлары: шактый зур кәлчәк һәм кечкенә генә корбан балыгы. Кызганыч, фото һәм видеога төшүдән катгый рәвештә баш тарта, чөнки «Су саклау зонасы» табличкасы янындагы тыелган урынга куелган машиналарның берсе нәкъ менә аныкы булырга тиеш...
Безнең аралашуны дәшми‑нитми генә мәгърур тау күзәтә. Ул үткән гасырларның сак каланчасы кебек су өстендә биек булып калкып тора. Археологлар әйтүенчә, борынгы заманнарда биредә бу каланча гына түгел, ә тулы бер болгар бистәсе булган. Ике яктан – текә ерымнар, өченче яктан өч метрлы вал һәм тирән озын чокыр белән чолгап алынган өчпочмаклы тауда шәһәрлек урнашкан. XIX гасырда бу урында бакыр эшләнмәләр, сөякләр табылган. Аеруча мәгълүм табылдыклардан – бронза асма бизәк, аны узган гасырның 20 нче елларында тапканнар.
Казаннан ерак түгел урнашкан яр буендагы Грахань шәһәрлеге, ике елга кушылган урындагы «югары» дәрәҗәсеннән файдаланып, мөгаен, бу турыдан үткән суднолардан ясак җыйгандыр – сәүдәгәрләр биредән сиздермичә генә берничек тә узып китә алмаган бит. Россия империясе чорында да Грахань авылы хәлле яшәгән: XIX гасыр азагында биредәге пристаньнан ел саен 30 мең пот йөк төяп җибәрелгән.
Мөгаен, Граханьдагы раритет – гаять зур тегермән ташы – нәкъ менә шул бай‑тук еллардан бирле сакланып калгандыр. Урам уртасында, чирәм арасында рәхәтләнеп ята бирә. Тегермән үзе күптән юк инде. Кайчандыр алты йөзләп кеше яшәгән авыл әкренләп үзе дә бетүгә таба бара – хәзер биредә нибары ике дистәләп кеше калган.
Бөтен нәрсә ага, үзгәрә. Нократ белән Чулман гына, бер кавышкач, башка аерылмый, бергә юлларын дәвам итә.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ
Казаннан М‑7 юлы белән Мамадыш чатына кадәр барасың. Аннары уңга, Соколка ягына борыласың, аннан соң исә сулга борылып, Граханьга килеп җитәсең.
СӘЛАМ, АГЫЙДЕЛ, НИХӘЛ, ЧУЛМАН?!
Агыйдел белән Чулман кушылган җиргә барып җитү – үзе бер ребус икән. Әйләнә-тирәдәге берничә чакрым арада – тоташ су баса торган тугайлар, күлләр һәм сазлыклар. Хәтта яр буена барып җитү өчен дә бик тырышырга кирәк. Бер урында юлны куе камышлык баскан, аннары тагын ярты сәгатькә туктарга мәҗбүрбез – кып‑кызыл каен җиләге тулы болынны ничек туктамый гына үтеп китәсең инде...
Агыйдел тамагына кадәр – 30 чакрым.
Карта буенча дөрес барабыз кебек. Менә ул, Агыйдел, еландай боргаланып һәм култыкларга таралып, Актаныш районының көнбатыш чигендә Чулманга коя. Әмма безне алдан ниятләгән урынга китереп җиткерү өчен бернинди юлъкүрсәткеч тә күренми. Яр буенда бер генә торак пункт та юк. Кайчандыр Чулманда Дербешкинский бистәсе булган, аннан Агыйдел белән кушылган җиргә кадәр кул сузымы кадәр генә ара калган – ул бистә күптән юк инде. Өшәр (Семиострово) авылы булган – ул да юк...
– Ориентирларыгыз соңлаган инде. Бер илле елга, – ди безнең кебек үк юлсыз җирдә үзенең «уазигында» баручы Равил Заһитов. – 70 нче елларда, Түбән Кама сусаклагычын тутырганда, су басу зонасыннан бөтен халыкны күчерделәр, яр буендагы авылларның берсе дә калмады. Агыйделнең Чулманга кушылган урыны да элек бик ачык күренеп тора иде, шуннан соң исә әллә ничә чакрымга җәелгән суда эреп юкка чыккандай булды. Ярга кадәр барып җитә алсагыз да, ике елганың кушылуын күрүегез бик икеле.
Юк инде, без чигенергә җыенмыйбыз. Озын кунычлы итекләрне киеп, җәяүләп китәбез һәм менә тал баскан ярга килеп тә җитәбез. Таллар артында утрау һәм утраучыклар белән кискәләнгән су җәелеп ята, һәм кайдадыр бик еракта, теге якта, Удмуртиядә, биек Чулман яры шәйләнә. Аннан, биектән, Агыйделнең Чулманга коюы яхшы күренәдер, мөгаен. Биредә исә бер генә калкулык та, күзәтү мәйданчыгы да юк. Бик аяныч. Әмма күңелне төшермибез. Көчсез генә моторлы резин көймәгә утырып елгага керәбез.
Биткә салкын тамчылар чәчри, каршы искән җил алга барырга комачаулый, әмма болар каршыбызда пәйда булган искиткеч манзара тәэсирендә чүп кенә булып кала: биредә елга ике агымга бүленгән кебек, алар, кисешмичә һәм кушылмыйча, параллель бара. Берсе, ачыграк төстәгесе – Агыйдел, икенчесе, карасуырагы – Чулман. Без максатыбызга ирештек!
Гаҗәеп манзара белән туйганчы хозурланып, ярга чыгабыз. Һәм шунда гына янәшәдәге табигатькә игътибар итәбез. Янәшәдәге күлдә нәфис пар аккош йөзә, камышлар арасына соры челән яшеренгән, баш өстебездә исә, судагы балыкны күзләп, чын аристократ – ак койрыклы диңгез бөркете оча...
Без гаҗәеп урында. Биредә Агыйдел Чулманга кушыла.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ
Казаннан М‑7 юлы белән Яр Чаллы һәм Минзәлә аша Уфа ягына барасың. Пучы янында сулга борыласың һәм Актанышка таба – Зөбәергә кадәр барасың. Аннары сулга – Татар Ямалысы ягына... Маршрутның азаккы өлешендә юллар бөтенләй юк.
ИДЕЛ БЕЛӘН ЧУЛМАН БӘХӘСЛӘШКӘН ҖИРДӘ
Әйләнә-тирәдә әллә ничә чакрымнарга сузылган су, су, су һәм бик еракта гына яр сызыгы шәйләнә... Бу – әсәрләндерә торган күренеш. Ул кемнедер кыя кырыенда дәшми генә басып торырга, кемнедер сокланып кычкырырга мәҗбүр итә. Йә булмаса, хисләр ташудан, җырлап җибәрергә. Бу урынны һәркем гомерендә бер генә тапкыр булса да барып күрергә тиеш. Биредә Идел белән Чулман бергә кушыла. Без әлеге иксез-чиксез диңгез өстеннән күтәрелгән кыяда басып торабыз – атаклы Лобач тавы бу. Аны «Бурлаки на Волге» картинасына эскизлар ясаганда Репин үзе сурәтләгән, диләр... Тау түбәсендәге маякка куелган ике күрсәткеч – «Идел» һәм «Чулман» – сезнең нәкъ менә ике бөек елга кушылган җирдә басып торуыгызга дәлил булып тора. Хәер, төгәлрәк әйтсәк, аларның кушылган җире тау итәгендә түгел инде, ерактарак, диңгез эчендә.
– Ә әле күптән түгел генә Идел белән Чулман бөтенләй башка җирдә, Кама Тамагыннан бер биш чакрым астарак очраша иде, – дип төзәтер иде теләсә кайсы экскурсия үткәрүчене Лобач тавы, әгәр сөйләшә белсә. – Куйбышев сусаклагычын төзегәнче, ике елга арасындагы таулар тезмәсе аларга кушылырга ирек бирмәде, аннары исә, су күтәрелгәч, таш киртә аста калды...
Әлеге хәлләр моннан 66 ел элек булган, әмма аксакал Лобач тавы өчен бу кичә генә булган кебек әле. Ни дисәң дә, 136 метрлы пәһлеван әйләнә-тирәне 340 миллион ел чамасы күзәтә бит инде! Текә кыя кисемнәрендә ачылган доломит, известьташ кебек тау токымнарын өйрәнү – миллионнарча ел элек безнең Җиребезнең нинди булуын күрсәткән кыска клип карауга тиң бит ул.
Идел Чулманга коямы, әллә Чулман Иделгә кушыламы, дигән күптәнге бәхәскә җавап та тау өчен бер дә сер түгел. Чулман көндәшеннән өлкәнрәк – моңа Лобач шаһит, очрашкан урында Чулман мулрак сулы, аның юлы, елга башыннан алып Иделгә кушылганчы, озынрак... Шунлыктан «Идел Каспий диңгезенә коя...» дигән сүз дә һәркемгә билгеле хакыйкатьтән бигрәк, безнең фикерләвебезнең стереотибы гына...
Хәер, кайсының әһәмиятлерәк булуы турында бәхәснең кирәге бармы соң? Бу җәһәттән сезгә биредә борынгы бер риваятьне сөйләп күрсәтәчәкләр. Кайчандыр Обач (Лобач, дип укы) исемле хан яшәгән һәм аның Идел һәм Чулман исемле ике кызы булган икән. Алар икәү бәхәсләшкән: кайсы матуррак, сылурак, акыллырак. Моны белеп алган әтиләре ярыш оештырган... Һәм шул сәбәпле Тәңренең ачуын чыгарган: «Кызларың бәхәсләшкәнне дә тыныч кына карап тора алмыйсың икән, йөрәгең таштыр синең!» – дигән һәм Обачны кыяга әйләндергән – ул кызларының бәхәсләшкәнен мәңге карап торырга тиеш булган. Кызларын исә елгаларга әверелдергән...
Идел Чулманга коямы, әллә инде Чулман Иделгәме – мөһим түгел. Кама Тамагында кушылып, алар икәү бергә ага башлый. Бергә исә – һәрвакыт көчлерәк, җетерәк ул. Күпкә яхшырак та.
НИЧЕК БАРЫП ҖИТӘРГӘ
Казаннан М‑7 юлы белән Ульяновск борылышына кадәр барасың. Аннары шул трассадан Кама Тамагы борылышына кадәр. Кама Тамагыннан – «Лобач тавы» табигать заказнигына кадәр авылара юл буйлап.
Фото: Әскәр Сабиров, «Татарстан» журналы архивы
Добавить комментарий