Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Ильнур Мәхмүт улы Гарипов 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Хөрмәтле Ильнур Мәхмүт улы! Сезне юбилеегыз белән тәбриклим!
Сезнең профессиональ осталыгыгыз – республикабызга ихлас хезмәт итү үрнәге. Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары һәм Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазыйфасындагы күренекле казанышларыгыз безнең төбәкнең, шул исәптән Арча муниципаль районының тотрыклы үсеше нигезе булып тора.
Нәкъ менә Сезнең ярдәмегез һәм профессиональлегез нәтиҗәсендә гражданнар иминлегенә юнәлдерелгән мөһим социаль-икътисади проектлар югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла. Сезнең компетентлыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз - күпләр өчен үрнәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек һәм яңа үрләргә ирешүегезне телим!
Зур ихтирам белән Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов
Добавить комментарий