Штурвалмы? Планшет!
Денис Морозов моннан өч ел элек әле рәсми рәвештә бөтенләй теркәлмәгән һөнәр иясе – пилотсыз очу аппараты операторы булып эшли.
21 февраля 2022
– Аптечка үз урынында, – дип хәбәр итә оператор. Адашкан кешене эзләүче коткаручылар теркәлгән координаталар буенча ярдәмгә юнәлә.
Аптечка төшерү маневрын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенең пилотсыз авиация системаларын (камера, тапшыргыч һәм башка җайланмалар куелган квадрокоптерлар шулай атала) куллану төркеме белгечләре әлегә өйрәнүләр вакытында гына эшләп караган, ә менә дрон ярдәмендә урмандагы кешене чынлап эзләгәннәр: адашкан пенсионер исән, ярдәм вакытлы күрсәтелгән.
КОТКАРУ БИЕКЛЕГЕ
Һавага квадрокоптер җибәрү һәм аның белән идарә итүнең бернинди кыенлыгы юк кебек тоелса да, әлеге һөнәрнең нечкәлекләре шактый. Нәкъ менә һөнәрнең – хәзер пилотсыз очу аппаратлары операторларын яллый торган компанияләр алардан сертификат күрсәтүләрен таләп итә. Әлеге сертификатны алуы кыен түгел – мондый хезмәт күрсәтүгә лицензиясе булган оешмада кыска вакытлы курслар тәмамлау җитә. Әмма мондый квадрокоптерлар белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Росгвардиядә, армиядә эшләү өчен төплерәк белем кирәк булачак.
– Мин 2012 елда КАИ тәмамладым, диплом эшем пилотсыз аппаратлар белән идарә итүгә һәм мәгълүмат куркынычсызлыгына багышланган. Инде ул чакта ук бу юнәлешнең өметле булачагы аңлашыла иде. Дозиметрия, һаваның сыйфатын тикшерү, нефть һәм газүткәргеч торбаларны контрольдә тоту, чикне саклау... – пилотсыз очу аппаратларын куллану күп тармаклар өчен файдалы, – ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе эчке хезмәте өлкән лейтенанты Денис Морозов. Ул Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенең пилотсыз авиация системаларын куллану төркемен җитәкли. Үзәктә берничә пилотсыз очу аппараты, шул исәптән DJI Phantom 4 PRO квадрокоптеры һәм самолет тибындагы Supercam S350 һава судносы бар.
«Фантом» уенчыкны хәтерләтә. Әмма телекамера куелган бу «уенчык» сәгатенә 70 километр тизлек белән очарга, ярты километр биеклеккә күтәрелергә, 2 чакрым ара үтәргә, аннары кире кайтырга сәләтле. Чикләнгән территориядә нәрсәдер эзләү яки коткаручыларга барып җитүе кыен урыннарга аптечка китереп китү өчен бу рәхәтләнеп җитә. Моннан тыш, ретранслятор куелган «Фантом» кәрәзле элемтәсез урыннарда күчмә вышка булып та хезмәт итә ала.
Берничә сәгать буе эзләүне яки һавадан мониторинглауны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика Эзләү-коткару хезмәтенең Supercam S350 аппараты ярдәмендә башкара. Әлеге квадрокоптер һавада 4,5 сәгать буе тора һәм 240 километрга кадәр ара үтә ала. Аңа шулай ук камералар яки гадәттән тыш хәл зонасындагы кешеләрне кисәтү өчен репродуктор беркетеп куеп була. Supercam ярдәмендә урманда адашкан кешеләрне яки бозда агып китүчеләрне эзләп була, республикабыз өчен бу бик кирәкле ярдәм – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүләренә карамастан, балыкчылар язгы куркыныч боз өстенә чыгуларын һаман туктатмый.
XXI ГАСЫР КАРТОГРАФИЯСЕ
Әмма республика сулыклары һәм аларга якын урнашкан торак пунктлар Денис Морозов һәм аның коллегалары өчен башка куркыныч – язгы су басулардан саклау җәһәтеннән зур кызыксыну уята. Татарстан территориясендә кечкенә елгалар күп, карлы кышларда аларда зур боз таулары хасил була. Язгы ташу башлангач, елгалар ярыннан чыга да, авыл хуҗалыгы җирләрен һәм торак пунктларны су баса.
Ел саен шартлатучылар аеруча куркыныч урыннарга юнәлә һәм боз тауларын шартлата. Былтырдан бирле аларга бу эшләрендә квадрокоптерлар булыша.
– Без пилотсыз очкычны җибәрәбез дә 150 метр биеклектән боз күп өелгән урыннарны ачыклыйбыз. 50 метр биеклектән шартлаткыч куеласы урынның координаталарын тапшыра һәм аның янына барып җитүнең иң кыска юлын исәпли алабыз, – ди Денис Морозов. – Белгеч шартлаткыч куя, мин дронны җибәрәм дә, әлеге зонада кешеләр булмавын тикшерү өчен, территорияне әйләнеп чыгам. Боз шуннан соң гына шартлатыла. Элек 3‑4 көн таләп ителгән эш пилотсыз очкыч ярдәмендә бер көн эчендә башкарыла.
Су басудан саклау белән бергә, әлеге проектның гади халыкка башка файдасы да бар. Ташу җәелгән зоналарга дроннар җибәреп, Денис Морозов төркеме җирлекнең меңләгән фотосурәттән торган архивын булдырган. Алар нигезендә ел саен су баса торган кишәрлекләрнең 20 дән артык ортофотопланы эшләнгән. Асылда бу – язгы ташуның төрле сценарийларын исәпләп карап була торган 3D-модель. Хәзер бозның тулысынча эреп бетүеннән берничә атна алдан ук шактый төгәл фаразлар ясарга була. Планнары зурдан: күперләр, кичүләр, юлларны һәм башка объектларны да кертеп, республикадагы су басу ихтималы булган барлык кишәрлекләрнең моделен төзү. Татарстандагы Росреестр белән уртак проектны да эшләп бетерү карала. Ул чакта, мәсәлән, кеше йорт, җир кишәрлеге һәм башка мөлкәтне сатып алганчы әлеге объектның нинди һава шартларында су астында калу ихтималын ачыклый алачак. Тыелган зонада йорт салырга яратучылар үз гамәлләре өчен җаваплылыкны моннан соң дәүләткә сылтый алмаячак инде.
КВАДРОКОПТЕР ӨЧЕН КАГЫЙДӘЛӘР
Бүген Татарстанда пилотсыз очкыч операторы һөнәрен КАИда гына түгел, кайбер көллиятләрдә, мәсәлән, Лаеш һәм Тәтеш районнарында да алып була. Һөнәрнең популярлыгы артуга квадрокоптерлар санының һаман ишәюе дә булыша. Россия законнары 30 килограммга кадәр авырлыктагы дроннардан шәхси файдалануны рөхсәт итә. Әгәр массасы 250 граммнан артыграк икән, пилотсыз аппаратны Росавиациянең Идел буе төбәкара территориаль идарәсендә теркәү зарур (бу бушлай эшләнә). Очу аппаратларының бәяләре дә артык кыйбат түгел. Тик нәкъ менә шул җиңел теркәлү һәм җиңел сатып алу мөмкинлеге Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәге кебек эксплуантатларга шактый проблема тудыра да инде.
– Былтыр җәй без Казан янындагы бер бистәдә газ януын тикшерергә киттек. Инде караңгы төшкәнгә, территорияне карау өчен дроныбызны җибәрдек. Ә анда аппарат бар икән инде – бер журналист төшерә булып чыкты. Сигнал утлары кабызмаган иде. Килеп бәрелмәс өчен, безгә шактый тырышырга туры килде, – дип сөйли Денис Морозов.
Рөхсәт ителгән шәхси квадрокоптерны оператор күреп торырлык 150 метр биеклеккә һәм тәүлекнең якты вакытында гына күккә күтәрергә ярый. Башка шартларда очышны, шулай ук кайбер шәһәрләр, шул исәптән Казан өстеннән очуны да берничә оешмада килештерергә кирәк. Әмма күп кеше болай эшләми.
– Әлегә дрон хуҗалары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санларга өйрәнмәгән. Әмма эш бара, норматив документлар төзелә, – ди Денис Морозов.
Аның өчен хәзер – иң кызык вакыт. Ул пилотсыз авиация системалары белән аралашу даирәсен формалаштыруның башында тора. Денис һәм аның коллегалары иң яхшы чишелешләрне эзли һәм таба, киләчәк тармагының нигезен тәшкил итәчәк тәҗрибә туплый ала.
Ксения Сёмина
Фото: Ксения Семина, ГТХМның ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте
Добавить комментарий