Чиксез белем
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы уку елында Татарстандагы югары уку йортларына 9000 нән артык чит ил студенты укырга кергән. Безнең университетлар чит ил яшьләре өчен кай ягы белән кызыклы? Ни өчен Казан шулкадәр популяр? Шул турыда берничә тарих.
АКЫЛЛЫ КИТАПЛАР БАСЫЛГАН ИЛГӘ
Казан энергетика университетында өч елга якын уку дәверендә Ангола егете Гарсия Себаштиау имтиханнарда бары тик бер генә дүртле алган, калганнары – гел биш. «Иң авыр фәнне бишкә бирә алмадым», – ди ул, күңелсезләнеп. Кызыл диплом турында хыялланганга борчыла. Деканатта Гарсияне тынычландыралар: бер генә дүртле хыялына киртә куя алмый. Әлбәттә, алга таба да шулай тырышып укыган очракта.
Ә Гарсия укырга ярата. Туган иле Анголада ул, математика һәм физика буенча олимпиадаларда катнашып, уңышларга ирешкән. Көллияттә механик булырга укыган һәм Россиядә инженер белеме алу турында хыялланган.
– Анголада күп кенә дәреслекләребез рус теленнән тәрҗемә ителгән иде. Укытучылар безгә гел, бу китаплар Россиядә язылган, дип әйтә иде. Һәм минем шундый акыллы китаплар басылган илгә барасым килде. Олимпиадаларда катнашу монда килү өчен стипендия алырга ярдәм итте. Ә Казан энергетика университеты турында монда укыган дустымнан белдем. Ул Казан бик тыныч шәһәр, өстәвенә, биредә тулай торак университет янында гына, юл өчен вакыт һәм акча сарыф итәргә кирәкми, дип сөйләде…
Хәзер Гарсия КДЭУның Электр энергетикасы һәм электроника институтында укый, аның белгечлеге – «электр энергетикасы системаларын релелы саклау һәм автоматлаштыру». Катлаулы техник дисциплиналар, билгеле, рус телендә укытыла.
Португалча сөйләшүче героебыз рус телен Казанга килгәнче бөтенләй белмәгән. Шөкер, энергетика университетының әзерлек бүлегендә чит ил студентларына (сүз уңаеннан, алар биредә 350 ләп кеше) бер ел дәвамында рус телен өйрәтәләр.
Гарсиянең вуз алды әзерлеге бүлегендә рус телен укыткан укытучысы Лариса Тәлгать кызы Демидовага рәхмәте зур. Нәкъ менә укытучысы ярдәмендә ул ярты ел эчендә шундый катлаулы телне өйрәнә. Һәм, әлбәттә, тулай торак кухнясы да ярдәм итә, чөнки анда рус телле студентлар белән күп аралашырга туры килә. Әмма кайбер рус сүзләре аның өчен әлегә кадәр табышмак булып кала. Мәсәлән, португал телендә, дип аңлата миңа Гарсия, хәрәкәтне белдерүче бер генә фигыль бар. Мин хәрәкәтләнәм – бетте, аның ни рәвешле башкарылуы мөһим түгел. Ә рус телендә «лечу» «еду» «иду» – бөтенләй башка сүзләр... Яисә дуслары аңа: «Ну ладно, мы пошли», – диләр. Ә бит «пошли» – үткән заман фигыле, ә алар әле барырга гына җыена. Гомумән, мондый нечкәлекләр шактый. Ләкин Гарсия тырыша. Әзерлек курсларында укыганда хәтта чит ил студентлары арасында рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасында беренче урынны да ала.
Беренче курс башында барыбер авыррак, әлбәттә, чөнки техник дисциплиналар буенча кайчак рус телендә сөйләшүче дә аңлап бетерми торган терминнар шактый. Ләкин миңа укытучыларым һәм курсташларым нык ярдәм итте, дип искә ала Гарсия. Бигрәк тә Чистай егете – иң якын дусты Зөфәт.
– Ул Россиядә мин белгән иң акыллы кеше! – ди Гарсия.
Сүз уңаеннан, Гарсия Чистайда кунакта булган инде. Хәер, хәзер аның Россиядә дуслары күп, шуңа күрә ул инде Самарада да, Кировта да булган. Әлбәттә, Мәскәүне дә күргән. Әмма Гарсия тормыш һәм уку өчен Казанны сайлавына бер дә үкенми. Шәһәр аңа ошый. Гарсия йөрергә ярата (бигрәк тә җылы вакытта, кышкы салкыннарда тулай торактан чыкмаска тырыша). Шәһәр матур, кешеләр монда мәрхәмәтле. Дөрес, безнең герой фикеренчә, Ангола белән чагыштырганда, кешеләр әзрәк елмая. Ләкин ул биредә үзе өчен шуны аңлаган: әгәр дә кеше сиңа елмая икән, бу әдәпле булып күренү өчен генә түгел, ә ихлас күңелдән эшләнә.
Россиядә белем алу, ди Гарсия, Анголадагы кебек теориядә генә түгел. Практикумнар, лаборатор эшләр күп. Бу һөнәр үзләштерүдә нык ярдәм итә. Туган иле Анголада энергетик Себаштиауны эшкә алырга әзер предприятиеләр бар инде.
Казан энергетика университетында өч елга якын уку дәверендә Ангола егете Гарсия Себаштиау имтиханнарда бары тик бер генә дүртле алган, калганнары – гел биш.
Сүз уңаеннан, чит илдән килеп, КДЭУда белем алган күп кенә белгечләр дөнья буенча таралган энергетика компанияләрендә яхшы карьера ясыйлар. Гарсия Казанда алган белемнәре туган илендә яхшы эшләрдә эшләргә мөмкинлек бирер, дип ышана. Ләкин аңа әле күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк. Һәм ул моны шактый уңышлы башкара. Фәнни мәкаләләр яза. Чит ил студентлары арасында теоретик механика буенча бөтенроссия олимпиадасында икенче урынны алган. Гарсия магистратурага да керергә планлаштыра.
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА 21 МЕҢГӘ ЯКЫН ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЫ УКЫЙ. АЛАР 14 – ЯКЫН ҺӘМ 114 ЕРАК ЧИТ ИЛДӘН КИЛГӘН.
ИҖТИМАГЫЙ ҺӘМ ҺӨНӘРИ
Мисырлы Омар Гонейм Казан медицина университетына укырга керә. Укудан тыш, аны җәмәгать эшләре дә кызыксындыра. Омар студентлар матбугат үзәгендә эшләргә тели, әмма анда барысы да рус телендә генә сөйләшә. Әлбәттә, Омар укырга кергәнче бер ел дәвамында рус телен өйрәнә, ләкин үзен телне бик яхшы беләм дип санамый. Һәм чит ил студентлары өчен (алар университетта 2000 гә якын, шул исәптән ординаторлар, аспирантлар һәм әзерлек факультеты) инглиз телендә матбугат үзәге булдыру яхшы булыр иде, дип уйлый.
Вуз җитәкчелеге бу омтылышны хуплый, әмма эш кысаларын киңәйтергә тәкъдим итә – нигә әле бер юнәлеш белән генә чикләнергә? Шулай итеп, Омар Казанның Чит ил студентлары ассоциациясе ярдәме белән үз югары уку йортында шундый ук берләшмә оештыра. Һәм бүген Мисыр, Һиндстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Алжирдан Казанга килеп укучы медицина вузы студентларына сәнгатьтә, спортта, медиасферада яки фәндә үз сәләтләрен үстерү урыны бар.
– Без чит илдән килгәннәргә яңа шартларга яхшырак җайлашырга ярдәм итәбез, – ди Елдана Шеризатова. Елдана – Казахстаннан. Омар кебек үк, ул да чит ил студентлары факультетының өченче курсында дәвалау бүлегендә укый. Бүген нәкъ менә Елдана КДМУның Чит ил студентлары ассоциациясен җитәкли. Татарстан студентлары лигасы белән бергә, алар хәзер чит ил студентларының торак проблемаларын хәл итәргә тырышалар.
Елдана аңлатканча, эш бик җитди. Чөнки тулай торакта урыннар бөтен кешегә дә җитми, ә фатирларын арендага бирүчеләр һәрвакытта да анда вакытлыча яшәүчене теркәргә әзер түгел. Чит ил гражданы өчен теркәлү мәсьәләсе бик мөһим…
Омар да элеккечә үк Чит ил студентлары ассоциациясе тормышында актив катнаша. Моннан тыш, ул Халыклар дуслыгы йорты каршында оештырылган Татарстанның гарәп студентлары берлеге советына да керә. Алар концертлар оештыра, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, рамазан аенда даими рәвештә студентлар өчен ифтарлар үткәрә…
Әлбәттә, Казанның мөселман традицияләре, мәчетләрнең күп булуы булачак уку урынын сайлаганда үз ролен уйнады, дип аңлата Омар. Елдана өчен дә югары уку йортын сайлаганда мөселман факторы мөһим була. Өстәвенә, Казан аңа туган шәһәре Алматыны хәтерләтә.
Казанга укырга килү өчен тагын бер җитди сәбәп – алар икесе дә, Казан медицина вузы дипломы Россиядән читтә дә популяр, ди. Чөнки җәмәгать эшләре, әлбәттә, яхшы, шулай да алар өчен иң мөһиме – медицина өлкәсендә һөнәри карьера. Омар, мәсәлән, USMLE имтиханын тапшыруга җитди әзерләнә башлаган, аны кайбер чит илләрдә табиб булып эшләү өчен тапшырырга кирәк. Ул АКШта яисә Күвәйттә ординатура үтү турында уйлый. КДМУның табиб дипломы белән бу хыялын тормышка ашырып булачагына ышана. Өстәвенә, чит ил студентлары факультетында уку тулысынча инглиз телендә бара, бу чит илләрдәге эш бирүчеләрдә Казан дипломына ышанычны тагын да ныгыта. Хәер, алай да...
– Россиядә дә ординатура программалары бик яхшы, – дип елмая ул. – Миңа шулай ук РКХндә практика узу ошады, бик яхшы хастаханә!
Кыскасы, киләчәккә планнарын ул ахырына кадәр уйлап бетермәгән әле.
Елдана да Россиядә табиб булып эшләргә каршы түгел. Шунысы кызык: алар икесе дә хирургия белгечлеге турында хыяллана. Һәм икесе дә аңлый: бүген табиб гел белемен арттырып торырга тиеш, дипломлы белгеч булгач та. Һәм икесе дә шуңа ышана: киләчәктә һөнәри яктан камилләшү өчен алар Казанда ук ышанычлы белем алачак.
УНИКАЛЬ КАЗАН
Казан федераль университетында йөз илдән ун мең ярымнан артык чит ил студенты укый. Күпчелеге – Кытай, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан. Чит ил студентлары арасында өч иң популяр университет бүлекчәсе арасында Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) да бар.
– Уку урынын сайлаганда, без Халыкара мөнәсәбәтләр институтына тукталдык. Чөнки танышларыбыздан халыкара мөнәсәбәтләргә нәкъ менә Казанда яхшы өйрәтәләр, дип ишеттек, – ди Кытай кызы Чжэн Зыинг. Ул ИМОның беренче курсында халыкара ягулык-энергетика куркынычсызлыгы белгечлегенә укый.
Гомумән, Казан аның тормышында быел гына пәйда булмаган. Эш шунда ки, берничә ел элек бирегә аның әти‑әнисе эшкә килгән. Шуңа күрә Зыинг хәтта мәктәпне дә Татарстан башкаласында тәмамлый, Россия укучылары кебек үк БДИ тапшыра.
Әлбәттә, мәктәптән соң туган иле Кытайда да укырга мөмкин була. Ләкин Казан аңа ошый, чөнки монда... бик тыныч.
– Кытайда тормыш агышы куәтле, артык киеренке, – ди Зыинг. – Мәктәп укучылары анда сигездән дүрткә кадәр укый, ә аннары төн уртасына кадәр өй эшләрен әзерли. Һәм барысы да Россиядәге БДИның аналогы булган чыгарылыш имтиханы өчен бик борчыла, чөнки бездә конкуренция бик югары!
Мәскәүдә уку да уңайсыз булыр иде, анда да ыгы‑зыгы көчле, дип саный Зыинг.
– Ә Казан – уникаль шәһәр! – ди героебыз. Ул Казан Кремле буйлап йөрергә һәм Бауман урамында музыкантларны тыңларга ярата. Аңа шулай ук өчпочмак белән кыстыбый ошый. Бу гаҗәп түгел – бу ризыкларны кем генә яратмый икән!
Казанның уникальлеге шәһәрнең мультимәдәнилегендә күренә, дип саный студент кыз. Әтисе кытайлы, ә әнисе Кытайда үскән кореялы булган кызга милләтләр, телләр һәм диннәрнең үзара үрелеп яшәве бик аңлаешлы. Сүз уңаеннан, мультимәдәниятлелек ул укыган университет төркеме турында да: кытайлар, таҗиклар, колумбиялеләр, вьетнамлылар, төрекләр бергә укый. Кайвакыт бер-беребезне аңлау өчен онлайн-тәрҗемәчегә яисә ишарәләр теленә мөрәҗәгать итәргә туры килә, дип көлә Зыинг. Шуңа күрә алар булачак халыкара мөнәсәбәтләр белгечләре дә, алар башка телдә сөйләшүче кешеләрне аңларга өйрәнергә тиеш!
– Гомумән, безнең институтның Чит ил студентлары ассоциациясенә 51 ил вәкиле керә, – дип сөйли Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Альбина Имаметдинова. – Кытайдан бездә ике йөздән артык студент укый. Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез (сүз уңаеннан, аның барлык рус телле хезмәткәрләре – бездә укыган белгечләр). Шәһәрдә Кытай мәдәнияте көннәрен үткәрәбез, Ай яңа елын һәм Көз уртасын бәйрәмен (Көнчыгыш Һәм КөньякКөнчыгыш Азия халыкларының традицион бәйрәме – ред. иск.) билгеләп үтәбез.
Зыинг, беренче ел гына укыса да, мондый чараларны студент тормышындагы бик мөһим нәрсәләр кебек кабул итә. Бәйрәмдә курсташлары каршында кытайча җырлавы, Кытай Яңа елында якташлары белән бергә дусларын махсус ай прәннекләре белән сыйлавы турында сөйли. Хәер, башка халыкларның бәйрәмнәре дә аның хәтерендә калган. Мәсәлән, Нәүрүз. Яисә төрле илләрдә Гашыйклар көнен бәйрәм итүгә багышланган кичә – бу бәйрәм һәркайда үзенчәлекле үтә икән. Кытайда, мәсәлән, мондый көнне өч тапкыр билгеләп үтәләр: 14 февральдән тыш, 7 июльдә (Ай календаре буенча) һәм 20 майда (чөнки бу датаның әйтелеше «Мин сине яратам» фразасы яңгырашына охшаш).
Беренче курс студенты буларак, Зыинг әлегә университеттан соң кайда эшләячәген күз алдына китерә алмый. Россия дипломы белән туган илендә эш табу авыр булмаячагына ышана, чөнки аның КФУны тәмамлаган танышлары бар, алар хәзер Кытайда яхшы эшләрдә эшли.
– Бәлки, ул безнең институтта кытай телен укытыр, – дип, өметләре белән уртаклаша Альбина Имаметдинова. – Кытай белеме – институтыбызның иң популяр юнәлеше, кытай телен бездә 1700 кеше өйрәтә.
Чжэн Зыинг әлегә бу сүзләргә җавап итеп елмая гына. Ләкин кем белә…
Елена Добровольская
Фотолар: tatar-inform.ru, Инна Басыйрова, геройларның шәхси архивыннан
Добавить комментарий