Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Читләрме? Үзебезнеке!

Читләрме? Үзебезнеке!

«Без берсүзсез мигрантларны кабул итәбез, әмма Европадагы кебек түгел. Кем килгән, нинди ният белән, безнең мохиткә яраклаша алырмы – без ачыкларга тиеш...»

31 мая 2017

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканыңкүчеп килүчеләргә карата гомуми позициясен күптән төшендерде инде. Әмма өлкәннәргә кагылышлы вазгыять шактый анык булса, балаларга кагылышлы сораулар күп әле: ата-анасы ихтыяры белән чит илгәкилеп эләккән кечкенә мигрантлар биредә җайлашсын өчен, нишләргә кирәк соң?

ТӨРЕМКӘЙДӘ КЕМ ЯШИ?


10-15


Әһлетдин Кыргызстаннан килгән. Мәктәп сәхнәсендә ул уйнаган образ беркемне дә битараф калдырмады.
 

– Әһлетдин, котлыйм сине. Ролеңне яхшы уйнадың!


Ул миңа ихластан елмая. Кызыл костюмлы малайга мин спектакль барышында ук игътибар иттем – Казанның 13 нче мәктәбендә «Төремкәйне» күрсәттеләр. Әһлетдин башкаруындагы купшы әтәч беркемне дә битараф калдырмады.


– Мин Кыргызстаннан килдем, – дип сөйли ул үзе турында. – Математиканы, әдәби укуны, рус һәм татар телләрен яратам... Тиздән «Әлифба белән хушлашу» спектаклендә уйнаячакмын!


– Миңа да, миңа да әйтергә ярыймы? – дип, безнең арага шаян кызчык килеп керә. Әһлетдингә күз кысып, Эльвина үз роленең өстенлекләрен санарга керешә. – Төлкебикә ул шундый хәйләкәр, шундый «модный»...
10-11
Тамашачыны әсир иткән Төлкебикә Эльвина дажурналист соравына җавап бирергә ашыга.
10-13
Мәктәп студиясе җитәкчесе Лилия Илдаровна театр нәни мигрантларга тизрәк җайлашырга ярдәм итә дип саный.

・ Безнең сыйныфыбыз бик тату, ・ дип аларга карап елмая башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Сафиуллина. ・ Анда җиде төрле милләт баласы укый. Инде укытып чыгарган сыйныфларым буенча беләм, алар башлангыч мәктәптән соңда дус булып кала.


Лилия Илдаровна мәктәп театр студиясе белән инде күп еллар җитәкчелек итә. Үз методикасы буенча эшли, әул исәүз вакытында Бөтенроссия дәрестән тыш эшчәнлек программалары конкурсында беренче урынны алган булган. Бүген аның тәҗрибәсе Казанның конкрет бер мәктәбе кысаларында бәләкәй мигрантларны безнең мохиткә күнектерү өчен уңышлы файдаланыла.


・ Театр балаларны уңай аралашуга өйрәтә фикерләүне үстерә телне өйрәнүмөмкинлеген бирә・ дип илһамланып сөйли ул. ・ Мәсәлән, мигрант балаларга хас хата ・ нечкәлек билгесе. Аларныңтуган телләрендә аның аналогы юк. Шаулы авазлар да бу сабыйларга авыр бирелә Әинде дөрес сөйләшерг әөйрәнсәң язу күнекмәләре дәяхшыра.


Тамашачы эскәмияләрендә малайлар утыра. Алар әлегә Татарстан телләрендә начар сөйләшә әмма алга китеш бар ・ мәктәпт ә беренче ел уку дәверендә шактый рус һәм татар сүзләрен өйрәнеп өлгергәннәр инде. Тиздән аларга да йолдызлы рольләр эләгәчәк ・ «Мәче йортын» куячаклар. Сәхнәгә Әһлетдиннеңиң якын дусты Мөхәммәд Али да чыгачак. Бик кәттә «тройка» костюм кигән бу малай Үзбәкстаннан килгән. Алар барысы бергә・ Лилия Илдаровнаның иңшәп ярдәмчеләре. Тыйнак, аз сүзле, тыңлаучан малайлар җирле шук сабыйлар фонында аерылып тора: «Шәрык тәрбиясе!»
10-16
Әһлетдиннең иң якын дусты Мөхәммәд Али Үзбәкстаннан килгән. Тиздән аңа да мәктәп сәхнәсендә йолдызлы роль тапшырылачак.
10-14
13 нче мәктәптә беренче ел уку дәверендә балалар шактый рус һәм татар сүзләрен өйрәнеп өлгергәннәр инде.
Укытучылары әйтүенчә ул аларга мәктәп тормышында кайнап яшәргәбер дәкомачауламый.

ПРОБЛЕМАЛЫ УЙНЫЙБЫЗ!


Башка спектакль, бусы «Мәче йортыннан» җитдирәк. Сәхнәдәге хәлләр өлкәннәрне дәтетрәндерерлек.


・ Син алар өчен чит! Һәм чит булып калачаксыңда! ・ дип, башкалага Кавказдан килгән баш геройны «үтерә» аныңякташы.


Куючы режиссер спектакльне конфликтныңиң кискен җирендәтуктата да, тамашачыларга проблеманы тикшерергәтәкъдим итә・ Яһүд музее каршындагы Мәскәү толерантлык үзәгендә дулкынландыргыч сорауларга җавапларны шулай эзлиләр. Үткән елдан бирле әлеге технологияне Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы да файдалана. Аның каршында төзелгән «МУВИ» (Мирное Урегулирование Вопросов Интернационала) Форум-театры милләт ара проблемаларда махсуслаша. Биред әпрофессиональ актерлар һәм әзер сценарийлар юк. «МУВИ» ・ ул сезнең белән без, этник стереотипларны юкка чыгарырга тырышучы кешеләр», ・ дип ышандыра анда йөрүчеләр.


10-18


«МУВИ» турында миңа Ләйсән Каюмова әйтте. Мәктәпкәчәтәрбия һәм башлангыч белем бирүкафедрасы ассистенты ул, сыйныфка мигрант бала килгәч пәйда була торган хәвефләрне өйрәнә Мондый балалар төркемендә нинди хәлләр була? Әлеге фактны укытучы ничек кабул итә.


10-17


КФУ Психология һәм мәгариф институты базасында икенче ел гамәлгә кертелә торган укытучыны мультикультуралы әзерләү проекты кысаларында Ләйсән үстерү технологияләренең мөмкинлекләрен өйрәнә Форум-театр ・ шулардан берсе. Күптән түгел «МУВИ»га йөрүчеләр институтта булачак укытучылар белән очрашкан. Алар бергәләп бүгенге җәмгыятьтәге дөрес булмаган стереотипларны тикшергән. Янәсе, кайсыдыр милләт кешеләре ・ хәйләкәр, кайсылары ・ явыз, өченчеләре ・ тәкәббер... Студентларга барлык катлаулы моментларны сценарий итеп язарга кушылган. Чираттагы очрашу вакытында аларны детальләргә таркатып, хәл итү юлларын эзләячәкләр. Ихтимал, булачак мөгаллимнәрнеңберсе сәхнәгәчыгып, үзен мигрант бала урынына куеп карар... Шул рәвешле, ул укытучы булып эшли башлаганчы ук, күп кенә кискен сорауларга җавап табачак.


Ә сораулар күп. Иңберенчесе: мондый балалар белән ничек эшләргә Күп укытучы моны белми. Мигрантлар алар өчен өстәмәй өкләмә булып тора, ахыр чиктә сыйныфның өлгереш күрсәткечләре начарлана. Әбу өстәмәэш өчен өстәмә акча да түләнмәсә


КФУ Психология һәм мәгариф институты галимнәре инде икенче ел рәттән Татарстан мәктәпләрендә мигрант балаларның тел һәм социомәдәни адаптациясен тикшерүбелән шөгыльләнә Укытучыларны сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә аларның күпчелеге бәләкәй мигрантлар белән эшләү дәкыенлыклар кичерә Доцент Резеда Хәйретдинова, бу проблемадан китәргә ярамый, дип саный.


・ Телне белмәү нәни мигрантларны үз потенциалын тулысынча файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм итә・ ди ул. ・ Анкета үткәрү күрсәткәнчә еш кына мондый балалар, бернәрсә дә аңламыйча, дәрестәтыныч кына утырып тора. Укытучы исәбик шатланып булышыр иде дә инофоннар белән эшләү методикаларына өйрәтелмәгән ・ бала өчен
чит тел булган рус телен ничек укытырга кирәклеген белми.

«БЕЗНЕҢ МИГРАНТЛАР ИМТИХАН БИРӘ АЛА!»


Бервакыт, мәктәп коридорыннан барганда, 13 нче мәктәп директоры Сергей Овчинников каршына очраган малайдан гадәттәгечә «Хәлләр ничек?» ・ дип сораган. «Шәп!» ・ дигән мәгънәдәге җавап яңгыраган, тик ишеткән сүгенүсүзеннән директор егылып китәязган...


・ Әлбәттә мин башта шаккаттым, ・ дип көләбүген Овчинников. ・ Бәхеткә мин шундук аның нәрсә әйткәнен аңламаганын чамаладым. Бу, билгеле, бик катгый мисал, әмма ул бик урынлы да. Шундый гаҗәеп нәрсәбар, һәм без моның белән еш очрашабыз, ・ бала русча шактый яхшы укый һәм аралаша, тик шул ук вакытта күп сүзләрнең мәгънәсен бөтенләй аңламый.


10-12


・ Без бу балаларны беренче сыйныфтан бирле укытабыз, ・ дип дәвам итәдиректор. ・ Безнең бурыч ・ алар кимендә тугызынчы класска җитәргәһәм төп дәүләт имтиханын бирергәтиеш. Һәм менәмин нәрсә әйтә алам: безнең мәктәптә укыган бер генәмигрант баланыңда имтихан бирәалмыйча калганы булмады. Үзебезнекеләрнең кайберләре бирәалмый, ә менә алар ・ бирә Бу күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе.


Мигрант балаларның адаптация проблемасын хәл итүөчен Казанда күптән түгел Миграцион педагогика үзәге ачылган. Татарстан укытучыларының квалификациясен күтәрү урсларының беренчесе ноябрьдә башланачак. Алай гына да түгел, КФУ Психология һәм мәгариф институты галимнәре Мигрант балаларның тел һәм социомәдәни адаптация үзәген төзү инициативасы белән чыкмакчылар.


・ Безнең югары уку йортында моның өчен бөтен шартлар да бар, ・ дип ышандыра Резеда Хәйретдинова. ・ Педагоглар, психологлар, методистлар эшли... Бу идея белән ТР Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргәтелибез.


Тик әлегә республикада мондый программалар башланмаган, шунлыктан катлаулы мәсьәләләрне хәл итүюлларын мәктәпләр үзләре эзли. Сергей Николаевич мәктәбендә укытучылар рус теле буенча өстәмәкурслар алып бара. Укыту берничәэтапта үтә Беренчесе ・ өйрәнә башлаучылар өчен, соңгысы ・ инде телдәиркен аралашучылар, дәресләрдә кимендә «дүртле» алучылар өчен. Сүз уңаеннан, коридорда аңа очраган малай хәзер инде КДАТУ тәмамлый һәм русча бик яхшы сөйләшә


・ Мигрант балалар белән күбрәк эшләгән саен, үзеңөчен күп яңа нәрсәачасың・ ди Сергей Овчинников. ・ Менә мәсәлән, төрки халыкларныңтелләре охшаш, шунлыктан үзбәк, кыргызларга башта татарча өйрәнеп, аныңаша рус теленә килү җиңелрәк. Без бу үзенчәлекне файдаланабыз. Ә менә таҗиклар белән мондый алым бармый ・ аларның теле фарсы төркеменә карый. Алар өчен татар теле дәрус теле кебек үк чит.


ТОРМЫШ МИНЕКЕ, КАГЫЙДӘЛӘР СИНЕКЕ


・ Беләсезме, максат бит мигрантларның безнең телләрдә мөмкин кадәр тизрәк сөйләргә өйрәнүендә генә түгел, алар безнеңзакон һәм кагыйдәләр буенча яшәүгә яраклашырга тиеш, ・ ди Сергей Николаевич. ・ Һәм без аларга ияреп килгән проблемаларга кул селтәмибез.


Ул Казанга элекке союздаш республиканың ерак бер авылыннан килгән укучысының язмышы белән таныштыра. Әнисенәбаланы кыйнарга ярамаганны төшендерү өчен, ярты ел вакыт киткән.


・ Ул үзенең гаебен берничек тәаңламый иде, чөнки аның ватанында бу гадәти хәл санала, ・ дип сөйли директор. ・ Кызын вакытлыча приютка урнаштыргач, бик гаҗәпләнде хәтта.


10-9


Бәхеткә мәктәптә мондый проблемалар еш очрамый, ә менә көнкүрешкә кагылышлы сораулар гел туып тора.


・ Башка илләрдәнорма саналган кайбер нәрсәләр безнең җәмгыятьтә аптыраш тудырырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер ата-аналар, ризык хәләл булмауны сылтау итеп, балаларын безнең ашханәдә ашатмый. Бала көн буена ач йөрмәскә тиеш бит, әнисе үзе белән биреп җибәрергә ризалаша. Бала ул ризыкны кулы белән ашый... Укытучыга тагын бер бурыч өстәлә・ ул аның кулы чиста булуын тикшерергә тиеш...

・ Бер караганда, мәктәптәбөтен бала да бертөсле киенгән һәм бер телдәсөйләшәкебек, әмма һәр сабыйныңүз холкы, тәрбия үзенчәлекләре бар бит, ・ дип шәрехли КФУ Психология һәм педагогика институты доценты, Миграцион педагогика үзәге җитәкчесе Чулпан Громова. ・ Алар аныңканына сеңгән, гаиләсендәкабул ителгән, һәм ул мәктәптәдәүзен шул нормаларга ярашлы тота. Укытучы моңа ничек карарга тиеш?Дөньяви аралашу кысаларында гына күп нәрсәне хәл итүмөмкин түгел. Моныңөчен төрле мәдәниятләрнеңүзенчәлекләрен белүзарур ・ һәм бик тиздән мондый белемне безнеңүзәктәалу мөмкин булачак.


10-6


КҮЧҮ КЫЕНЛЫКЛАРЫ


Бервакыт 13 нче мәктәптәгадәти булмаган ата-аналар җыелышы үткәрелгән. Аны сыйныф җитәкчесе дә директор да түгел, бәлки... бер милли диаспора рәисе уздырган. БДБ илләренең берсеннән килүчеләрнең балалары түгел, әти-әниләре белән мәктәптә проблемалар башланган. Алар, сүз куешкан кебек, мәктәп кагыйдәләрен дә администрациянең балалар гигиенасы, киеме, туклануына кагылышлы таләпләрен дәсанга сукмаган...


・ Шуңа мин рәискә мөрәҗәгать итеп, хәлне аңлаттым, ・ дип сөйли директор. ・ Ул үзе җыелыш үткәрергә теләк белдерде, минем әлеге сөйләшүдә катнашмавымны үтенде. Шуннан соң катлаулы сорауларның бер өлеше үзеннән-үзе чишелде. Мин бик озак гаҗәпләнеп йөрдем, аннан соңисәул миңа аңлатып бирде: читтән килүчеләрнең безнең алар турында нәрсәуйлавыбызга бер дәисе китми, әмма алар ватаннарында үзләре турында яман хәбәр таралудан курка. Менәнинди милли нечкәлекләр бар икән, әбез аларны бөтенләй аңламыйбыз бит!


Сүз уңаеннан, мәктәп бүген барлык диаспоралар белән балаларны белем бирү мохитенә адаптацияләүдә ярдәм күрсәтү буенча килешүләр төзегән.


ҖИДӘҮ БЕР КЕШЕНЕ КӨТМИЛӘР


Мигрантларның балалары ничек укырга тиешлеге турында бәхәс күптәннән бара. Җәмәгатьчеләр һәм сәяси партияләр вәкилләре, мондый балалар өчен махсус мәктәпләр яки аерым сыйныфлар гына булса да ачуны сорап, инде әллә ничә тапкыр РФ Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.


・ Болай эшләргәһич ярамый! ・ ди Сергей Овчинников. ・ Алай гына да түгел, мин, мәгариф идарәсе бер класста бер үк милләттән булган берничә мигрант бала булмавын контрольд әтотарга тиеш, дип саныйм.


10-4


Директор әйтүенчә сәбәбе гади: бала таныш булмаган тел мохитенә эләккәндә һичшиксез яңа телне өйрәнергә мәҗбүр, чөнки сабыйлар аралашмыйча тора алмый бит! Ул тиз җайлаша: бер-ике айда бала таныш булмаган телдә аралаша да башлый. Әмма инде сыйныфта бер генә милләттәше булса да, әлеге процесс еллар буена сузылырга мөмкин.

ТӘРҖЕМӘЧЕ БАЛАЛАР


Бүген 13 нче мәктәптәРФ Мәгариф министрлыгының мөһим карарын көтәләр ・ «Мигрант балаларны мәгариф мохитен әадаптацияләү» программасын гамәлгә кертүгә грант алырга өметләнәләр.


・ Әгәр без мондый эшчәнлек белән шөгыльләнәбез икән, без моны техник яктан яхшырак коралланып эшләргәтиеш, ・ ди Сергей Овчинников. ・ Рус телен өйрәнүөчен лингафон кабинеты алу турында хыялланабыз. 1 сентябрьдән мигрантларны адаптацияләүбуенча тагын бер юнәлешне ・ ата-аналар өчен курсларны эшләтеп җибәрергә телибез. Әнисе баласына өй эшен эшләргә булыша алырлык булсын. Алайса бүген без күп кенәәти-әниләр белән балалары аша гына аралашабыз!


10-10


・ Беләсезме, бала мәктәпкәникадәр күбрәк мәшәкать тудырса, соңыннан шулкадәр рәхмәтлерәк булып исенәтөшерә・ ди Сергей Николаевич саубуллашканда. ・ Мөгаен, үзенәкүбрәк кайгырту тигәнен аңлыйдыр. Мондый балаларга һичшиксез ярдәм итәргәкирәк.


Ә минем мәктәп укытучылары белән галимнәрнең хезмәтен мәгариф чиновниклары да хуплавына, республикада, үз мәдәниятләрен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калып, бәләкәй мигрантларга җайлашырга мөмкинлек бирәторган тагын бер уңышлы программа гамәлгә кертелүенә ышанасым килә Чөнки бу сабыйлар да ・ Татарстанның киләчәге бит.
10-19
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: