Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
Чүп үләне – котылу юлы бармы?

Чүп үләне – котылу юлы бармы?

Авыллар буенча күп йөрелә. Һәм гел шуңа игътибар итәбез: чүп үләне басты салаларны. Моның сәбәбе бик гади – авылда көтү чыкмый, өч йортның берсендә кеше яшәми... Шуның өчен дә чүп үләне берәр метр булып үсеп утыра. Әле тагын Америка өрәңгесе дигән зәһәр агач бар, вакытында юк итмәсәң, өч ел эчендә ул карурманга әйләнә.

27 сентябрь 2026

Редакциябезгә дә әлеге проблема белән бәйле мөрәҗәгатьләр килеп тора. Шуңа теманы ныклап өйрәнергә булдык.

«ҖИТӘКЧЕДӘН ТОРА»

Берничә ел элек Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылына сәфәр кылган идек. Казан – Чаллы автоюлыннан барганда кала ул. Матур, төзек авыл дип хәтерлибез. Гадәттә, еллар узгач та шул авыл кешеләре белән элемтәне югалтмыйбыз. Ничектер бер язышканда Татар Дөм-Дөмендә яшәүче Гөлнур апа Сәлимгәрәева: «Авыл урамнары чүпкә батты. Район администрациясенең рәсми аккаунтына да берничә тапкыр хат юлладым. Анда да авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшәләр дә ул әйткән җавапны язып куялар. Авыл җирлеге башлыгы халык белән контактка бармый, шалтыраткач, телефонын алмый, смс-хәбәрләргә җавап бирми», – дип зарланды.

Хәзер вазгыять ничек икән дип, Гөлнур апаның телефонын җыйдым. Баксаң, бер ел эчендә авылда зур үзгәрешләр булган. Авыл чүп үләненнән арынган, иң мөһиме – җирле халык канәгать.

– И, безнең авылны бәхет басты, – диде Гөлнур апа. – Хәзер Татар Дөм-Дөменең авыл җирлеге башлыгы итеп үзебезнең авыл кызы Нәзилә Вәлиеваны куйдык. Яшь булуына карамастан, дәүләт программаларын да белә, бер урамга юл салдырды. Бөтен җирдә тәртип, шул исәптән чүпне дә чаптыра. Авыл җирлеге башлыгыннан күп нәрсә тора, хәзер моны тәгаен беләбез!

Апас районы Шәмбалыкчы авылында яшәүче Гөлнур Хәйруллина да шушы фикерне әйтте. Шәмбалыкчы – тау астына яшеренгән зур булмаган, әмма бик матур авыл. Тик җәй җитте исә гел бер проблема килеп туа – авылны чүп баса. Юл кырыйлары, кеше яшәмәгән йортлар карурманга әйләнә икән.

– Шәмбалыкчы Ябалак авыл җирлегенә керә, – диде Гөлнур ханым. – Ләкин безнең авыл үз тормышы белән яши, авыл җирлеге башлыгы безне бар дип тә белми.

– Ә сезнең аңа бу турыда әйткәнегез бармы соң?

– Ничек кенә әйтмәдек. Узган ел районнан кешеләр чакырып җыелыш җыйдык. «Үзсалым акчасына трактор сатып алдык, ник ул тик тора?» – дип сорадык. «Авыл советында тракторчы штаты юк», – дип җавап бирде ул. «Ә башка авылларда тракторчылар бар бит, алар каян ала?», – дигәч: «Аларда да юк, акча түләп эшләтәләр. Мин пока үзем эшлим тракторда. Илле процент авыл советы җитәкчесе тракторда үзе йөри», – диде.

Алай да җыелыштан соң трактор белән урамны бер чистартып чыкканнар. Шәмбалыкчы халкы быел да җыелыш ясыйк, дип сөйләшә икән. Шунсыз авыл җирлеге башлыгын эшләтеп булмый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Җирлек башлыгы Физзәт Миңнуллин белән элемтәгә кереп булмады, телефонны алмады. Әлеге мәсьәлә уңаеннан Апас район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеровка шалтыраттым. Җитәкче көз башында чүп үләне турында язуыбызга азрак гаҗәпләнде кебек. Шулай да җавап бирде:

– Авыл җирлекләрендә үлән чаптыру өчен аерым акча каралмаган. Аларның гомумән бюджетлары юк. Халык үз капка төбен үзе карарга тиеш. Кеше яшәмәгән йортның да хуҗалары бар бит.

– Ә юл кырыйлары, чишмә буйлары кем карамагында?

– Юл кырыйлары кемгә карый, шулар чистарта инде.

– Башка районнарда бу эш авыл җирлеге башлыгы җаваплылыгында.

– Дөресен генә әйткәндә, минем сөйләшергә вакытым юк. Ачуланмагыз, яме.

Юк, ачуланмыйбыз. Ләкин аңа карап районда чүп үләне үзеннән-үзе чабылмый. Хәер, тиздән кыш җитә инде…

ЗАКОН БӨТЕН КЕШЕГӘ ДӘ БЕР

Әйе, бер үк районда, хәтта күрше авылда да хәлләр төрлечә була. Югыйсә барысына да бер үк шартлар тудырылган. Халык өчен, авыл өчен дип җан атып йөргән җирлек башлыклары да бар. (Без алар турында күп яздык. Мисал өчен, Арча районы Наласа авылы, Сарман районы Карашай-Саклау авыллары). Аларда бар нәрсә ялт иткән. Авыл җирлеге башлыгы, халык белән бергә чыгып, кулына чалгысын да, көрәген дә ала.

Шушы алдынгылар исемлегенә Буа районының Яңа Тинчәле авылын да кертергә мөмкин. Мондагы чисталыкны, паркларның төзеклеген күреп ис киткән иде. Үзәк урамнарда юл кырыйларына куакларга кадәр утыртылган. Чүп үләнең әсәре дә юк. Авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев аның серен болай аңлатты:

– Беренчедән, шуны әйтим: авыл җирлеге башлыгы булып эшләү бер дә җиңел түгел. Халык бит хәзер күп белә, авылда бер көн су булмаса да, кара тавыш чыгаралар. Әллә кайларга язалар, фотога, видеога төшерәләр. Чисталыкка килгәндә, хәлдән килгәнчә тырышабыз. Үзсалым акчасына трактор сатып алган идек, ел әйләнәсе эштә ул. Халык белән килешеп, үзсалым акчасының бер өлешен авылны тәртиптә тоту өчен дип калдырабыз. Авылда яшәүче бер егет белән килешү төзедек, аена 15 мең сум хезмәт хакы түлибез. Кышын юлларны чистарта, җәен юл кырыйларын чаба. Килешү нигезендә ул айга 12–13 көн эшләргә тиеш. Рәхмәт, буш вакыты булган саен тракторы белән авыл эченә чыга. Авыл җирлегендә эшләүчеләргә дә тынгылык юк – трактор керә алмаган җирне чалгы белән чабабыз. Шул исәптән үзем дә.

Май аенда укучылар да ярдәмгә килә, мәктәп коллективы белән авыл буенча өмә ясыйбыз. Безнең халык чисталык ярата. Авыл советына штаттан тыш бер хезмәткәр алдык. Ул җәй айларында көн саен дүрт сәгать триммер белән печән чаба. Бензин, эш коралын үзебез бирәбез.

– Башка авыллар да шулай эшли аламы? – дим.

– Әйе, закон бөтен кешегә дә бер. Авылның пенсия яшендә булмаган бер ир-аты башта районның мәшгульлек үзәгендә теркәлә. Аңлашыла инде, әлеге кешенең рәсми эше булмаска тиеш. Авыл җирлеге башлыгы исә мәшгульлек үзәгенә барып гариза яза. Һәм теге кеше үз авылында эшли башлый. Менә шулай итеп ике як та ота. Эшчегә 15 мең акчаны мәшгульлек үзәге түли. Әлбәттә, бу зур акча түгел, ләкин ярап куя. Әлеге программа белән шактый елдан бирле эшлибез, бик яхшы дип күрәм. Трактор багана тирәсенә, башка кечкенә җирләргә керә алмый. Ә триммер белән мөмкин. Шушы хезмәттәге авыл егетенә бик рәхмәтле мин, яхшы эшли. Авылда ике парк бар, аларны карап тормасаң, хәзер чүп баса.

Күргәнебезчә, теләк булса, әмәле табыла.

САБА ТӘҖРИБӘСЕ

Россиянең Җир кодексы нигезендә, һәр кеше үз кишәрлеген тәртиптә тотарга бурычлы. Җир кешенең милеге итеп рәсмиләштерелгән икән, анда яшәсәң-яшәмәсәң дә, өй тирәсен төзек тоту, үз территорияңдәге үләнне чабу йорт хуҗасы җаваплылыгында. Урамнар, башка кишәрлекләр муниципалитетныкы, алар өчен авыл җирлеге башлыклары җавап бирә. Урам белән үз кишәрлегеңнең чикләрен рәсми документлардан карарга мөмкин.

131 нче федераль закон нигезендә, һәр җирлек тирә-якны тәртиптә тоту буенча үз кагыйдәләрен булдыра. Әйтик, капка төбенә тирес өймәскә, кулланылмый торган техниканы, төзелеш материалларын озак вакыт урамда тотмаска кирәк. Утын, агач ботаклары ишегалдында булырга тиеш, кеше периметр буенча үз йортыннан 10 метр аралыкны чистартып торырга бурычлы. Мисал өчен, Сабада капка төбендә үлән 15 сантиметрдан да биегрәк үссә, штраф салуны керткәннәр. Бүген ул 3500 сум. Халык бу тәртипкә өйрәнгән. Ә авыл эчен, юлларны авыл җирлеге идарәсе карап тора.

– Безнең бөтен җирдә тәртип, – диде Саба районының Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин. – Беренчедән, шуны әйтим: Сатыш – Саба районының капкасы, Казан юлы безнең аша уза. Шуның өчен дә авыл территориясен үрнәк итеп тотарга тырышабыз. Районда төзекләндерү программасы кертелде. Аның үтәлүен администрациядән килеп тикшереп торалар. Әнә шул документка акка кара белән язылган: милек хуҗалары ихаталарының периметры буенча 10 метр араны карап, чабып торырга тиеш. Әгәр тәртипне бозалар икән, беренче тапкырында кисәтү ясыйбыз. Икенчесендә штраф каралган. Бездә бөтен кеше үз йортын тәртиптә тора, чүп баскан бер генә ихатаны да күрмәссез.

– Ә кеше яшәмәгән йортларны нишләтәсез? – дим.

– Авылда хуҗасыз йортлар юк, барысын да рәсмиләштердек. Үзләре яшәмәсәләр, хуҗалары кайтып чистартып китә. Шактый кайтмый торсалар, телефоннан шалтыратып әйтәбез. Авыл советы карамагындагы йортлар да бар. Мәсәлән, махсус хәрби операция зонасында вафат булган бер егетнең йорты бүген буш тора, аны үзебез карап торабыз.

Әйе, Сатышта булдык – бер чүп тә күрмәдек. Юл кырыйлары, су буйлары да чабылган, каралган. Баксаң, җәй айларына авыл җирлегенә штаттан тыш ике хезмәткәр алалар, аларга 27 мең сум хезмәт хакы түләп торалар.

– Ике студент егет белән килешү төзелде, аларга авыл советы бюджетыннан хезмәт хакы түлибез, – диде Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин.

– Башка районнарда авыл җирлекләре зарлана, безнең бюджет юк, диләр. Ә сезнең ничек бар? – дим.

– Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, безнең җыела. Салымнарның бер өлеше үзебезгә кала, аннары авыл советы балансында булган биналар бар, аларны арендага бирәбез. Саба районы буенча караганда, үз бюджетын булдыра алмаган авыл җирлекләренә җәйге чорда үләннәрне чабып тоту өчен район администрациясе үзе акча бүлеп бирә. Районыбыз башлыгы Рәис Миңнехановка зур рәхмәт, авылларның чисталыгы, төзеклеге бездә беренче урында тора.

РОССИЯНЕҢ ҖИР КОДЕКСЫ НИГЕЗЕНДӘ, ҺӘР КЕШЕ ҮЗ КИШӘРЛЕГЕН ТӘРТИПТӘ ТОТАРГА БУРЫЧЛЫ. ҖИР КЕШЕНЕҢ МИЛЕГЕ ИТЕП РӘСМИЛӘШТЕРЕЛГӘН ИКӘН, АНДА ЯШӘСӘҢ-ЯШӘМӘСӘҢ ДӘ, ӨЙ ТИРӘСЕН ТӨЗЕК ТОТУ, ҮЗ ТЕРРИТОРИЯҢДӘГЕ ҮЛӘННЕ ЧАБУ ЙОРТ МИЛЕКЧЕСЕ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНДА. УРАМНАР, БАШКА КИШӘРЛЕКЛӘР МУНИЦИПАЛИТЕТНЫКЫ, АНЫҢ ӨЧЕН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫКЛАРЫ ҖАВАП БИРӘ. УРАМ БЕЛӘН ҮЗ КИШӘРЛЕГЕҢНЕҢ ЧИКЛӘРЕН РӘСМИ ДОКУМЕНТЛАРДАН КАРАРГА МӨМКИН.

ЗАКОН БАР, ТИК ЭШЛӘМИ ГЕНӘ…

Авылларны чүп басу проблемасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең җир күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Илсур улы Хәлиловка мөрәҗәгать иттем. Менә ул ничек җавап бирде:

– Безнең оешма нигездә кырлар, басуларны күзәтү, контрольдә тоту өчен җаваплы. Чүп үсеп утыра торган басулар, җирләр республикада шактый. Алар бигрәк тә Казанга якын урнашкан Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау районнарында күзәтелә. Без аларны ачыклап, җаваплы кешеләргә хәбәр итәбез. Бөртекле культура чәчәләрме, күпьеллык үләнме – җирләр эшкәртелергә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк: елдан-ел чүп үләне үскән басулар кими бара. Штраф да шактый зур: юридик затларга 400 меңнән 700 мең сумга кадәр.

Инде шәхси җирләргә килгәндә, һәр җирнең хуҗасы бар. Кеше үз кишәрлеген, ихата тирәлеген тәртиптә тотарга бурычлы. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.7 нче маддәсе нигезендә, әгәр дә җир эшкәртелмәгән, чүп үләне белән капланган икән, физик затларга 20 меңнән 40 меңгә кадәр штраф каралган. 2016 елда кабул ителгән закон нигезендә, кеше җирен өч ел дәвамында эшкәртми икән, өч ел рәттән ул моның өчен административ җаваплылыкка тартылса, аның җирен тартып алырга мөмкиннәр.

 

...Авыл җирлеге башлыклары белән еш аралашам: күбесе зарлана. Авыллар картая, кулга-кул тотынып эшләргә кеше калмады, диләр. Баш бәласе булып буш йортлар да артканнан-арта бара. Ләкин миңа калса, 2003 елга гамәлгә кергән үзсалым программасы салаларның тормышын күпкә җиңеләйтте. Юллар салу, күпер, чишмәләр төзекләндерү, баганаларга утлар кую, кышын юлларны кардан чистарту, җәен үлән чабу – барысы да шул программа нигезендә эшләнә. Үзсалым акчасын бик отышлы кулланган авыллар бар. Үзсалым акчасының кайда киткәнен дә белмибез, диючеләр дә очрый. Әлеге дә баягы, барысы да район җитәкчеләре тарафыннан куелган таләпләргә, авыл җирлеге башлыкларының намусына, халык белән уртак фикергә килеп эшли белүенә кайтып кала. Без аралашкан өч-дүрт район мисалында гына да шуны аңларга мөмкин.

Тагын бер фикерне әйтәсе килә: берәү дә безнең капка төбен, юл кырыйларын килеп чистартмаячак, барысы да үзебездән тора.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Номер темасы