Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Динә Юнысова, "Татарстан гүзәле - 2021": Балачактан куенда гел китап белән

Динә Юнысова, "Татарстан гүзәле - 2021": Балачактан куенда гел китап белән

– Һәрбер кешенең бер мавыгуы була – ул аңа буш вакытын багышлый, шуннан үзе өчен рәхәтлек ала. Мин китап уку белән мавыгам. Бәләкәй чактан ук куенымда китап йөртә идем... Миңа һәрбер геройның маҗаралары белән яшәү, шул вакытка, шул урынга күчү ошый. Фикерләреңне авторныкы белән чагыштырып, үзеңне әсәр герое урынына куеп карау кызык. Һәрбер укыган китабым минем үсешемә үз өлешен кертте. Һәркем белән шулай буладыр дип уйлыйм – китаплар безне яхшырак итә.

25 октября 2021

ДИНӘ ЮНЫСОВАНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 КИТАБЫ:
1. Лев Толстой. «Сугыш һәм солых».
– Мәңгелек классика, мин аны теләсә кайчан укый алам.
2. Шарлотта Бронте. «Джейн Эйр».
– Чын хисләр турында китап. Үз мәхәббәтенә тугры калган нык ихтыярлы кыз хакында.
3. Грегори Дэвид Робертс. «Шантарам».
– Миңа бу китапта бөтен нәрсә ошый: сюжетның динамикалы булуы да, геройларның рухи үзгәрешләре дә, һәрвакытта да актуаль булган тормыш хикмәтләре дә.
4. Джейн Остин. «Горурлык һәм Хорафат».
– Горурлыкны да, алдан ук начар фикердә булу вәсвәсәсен дә, теләсә кайсы кешенең холкын да үзгәртә алырдай мәхәббәт турында.
5. Пауло Коэльо. «Алхимик».
– Бу китап хыялланырга һәм теләкләреңнән курыкмаска өйрәтә.
6. Вадим Зеланд. «Чынбарлык трансерфингы».
– Минем тормышымны үзгәрткән китап, шуны укыганнан соң, мин үземнең чынбарлыгымны үзем кора башладым.
7. Джоан Роулинг. «Гарри Поттер».
– Минем балачакта иң яратып укыган китапларым! Һәрбер кисәген яратам, кабат‑кабат укыйм.
8. Дэниел Киз. «Элджернонга чәчәкләр».
– Бу китапның төп мәгънәсе шунда: нинди генә интеллектуаль дәрәҗәдә булмасын, һәрбер кеше тиңдәшсез, уникаль.
9. Аллан һәм Барбара Пиз. «Җавап».
– Яшәргә этәргеч бирә торган искиткеч китап! Максатларны дөрес куеп, шуларга омтылып яшәргә өйрәтә.
10. Джоджо Мойес. «Синең белән очрашканга кадәр».
– Көзге кичләрдә укыр өчен рәхәт китап...

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: