Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Динамо-Казан» һәм «Махеевъ»: һәрчак җиңүгә йөз тотып

Профессиональ спортны сөючеләрне түбәндәге ике сорау гел борчый: җиңүче команданы төзүнең сере нидә һәм спортны финанслауга юнәлдерелә торган зур акчалар кая китә.

Аларга җавап алыр өчен без «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы президенты, командага миллиард сумга якын акча керткән «Эссен Продакшн АГ» спонсор компаниясе генераль директоры Леонид Барышев һәм клуб директоры Сергей Чернышов белән очраштык.
 
Хатын-кызлар волейбол леген­дасы һәм «Динамо-Казан» ко­мандасының элеккеге уенчысы Екатерина Гамова үзенең авто­биографик китабында Татарстан башкаласында: «Йә, нәрсә, нефть акчаларына уйныйсызмы?» – дигән сорауга ничек җавап бирүләрен искә төшерә. Җавап бер була: «Юк, майонезныкына». Эш шунда: ха­тын-кызлар волейбол командасы формасын менә инде җиде ел дә­вамында команданың төп реклама бирүчесе – «Махеевъ» компанияләр төркеменең логотибы бизи. Спорт клубының эше белән «Эссен» биз­нес-проектының эше бер-берсенә нәрсә белән охшаш соң? Охшашлык командаларны формалаштыруга якын килү ысулында. «Эссен АГ»да да, «Динамо-Казан»да да беркай­чан да «класс» күрсәтергә тиешле йолдызлар командасын туплауга омтылмадылар. Барышев коман­дасында да, «Динамо-Казан»да да ысул бер генә – үз белгечлә­реннән йолдыз ясау. Ә тарих Га­мовадан башлана.
НИЧЕК ЯҢА ГАМОВА ТӘРБИЯЛӘРГӘ?
Ике ел элек, 2016 елның көзендә, бөек Гамова үзенең уен карьера­сын Казанда хушлашу матчы белән тәмамлады. Әлеге уеннан соң ул бик җылы, тәэсирле чыгыш ясап, үзе дә елап җибәрде һәм хәтта во­лейболдан ерак торган кешеләрне дә дәррәү кубып алкышларга мәҗ­бүр итте. Әлеге чара вакытында күпләрне бер сорау борчыды: «Га­мова китте, нишләргә?» Җавапны Екатерина үзе әйтте: «Яңа уенчы әзерләргә, Казанда моның өчен бөтен шартлар да бар».
«Динамо-Казан» волейбол проек­ты баштан ук хатын-кызлар волей­болында иң алдынгы булырлык итеп уйланыла. Ун ел элек «Каза­ночка» хатын-кызлар волейбол командасы яшәвеннән туктады, ә «Динамо-Таттрансгаз» ир‑атлар волейбол командасы Россия Газпромы карары буенча «Зенит-Казан» исемен алды. Шулай итеп, «Динамо» атамасы Татарстан профессиональ волейболыннан юкка чыкты. Менә шул вакытта ТР «Динамо» Физ­культура-спорт җәмгыяте Иҗтима­гый-дәүләти оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубын оештырырга карар кыла да.
– Җитди бурыч куелды: суперли­гага чыгарга һәм анда чемпионлык өчен көрәшергә. Һәм бурыч ике ел эчендә хәл ителде дә, – дип искә ала «Динамо-Казан» клубы ди­ректоры Сергей Чернышов. – Мин инде ун ел монда, клуб белән бергә үсешнең барлык баскычла­рын үттем. Екатерина Гамова белән контракт төзү аерым сәхифә булып тора. Аны чакыру мөмкинлеге ту­рында белүгә, мин Сәфәровка болай дидем: «Әлеге уенчыны чакырырга рөхсәт бирегез!» Өч секунд эчендә уңай җавап алынды һәм сигез ай дәвамында мин аны безгә күчерү белән шөгыльләндем. Нәтиҗәдә Гамова белән махсус алсу кәгазьдә контракт имзаланды, һәм ул шак­тый вакыт бездә уйнады.
Шунысын билгеләп үтик: 2011 елдан, клубның мөһим спонсо­ры булып «Эссен» эшли башла­гач һәм реклама бирүчеләрнең төп командасы (бу, беренче чи­ратта, «ТТС», «Мелита», «Ак Барс», «Грань» һәм башкалар) формалаш­кач, «Динамо-Казан» брендын бул­дыру буенча максатчан эш башлан­ды. Компаниянең финанс ярдәме иң югары дәрәҗәдәге легионерлар­ны чакырырга булышты, һәм алар­га карап башка, шул исәптән Гамова кебек төп уенчылар да тартылды. Хәзер, инде күпләгән бүләкләр яуланганнан соң, күпләгән тур­нирларда җиңгәннән соң, клуб­ның исеме эшли дияргә буладыр.
1-2
Клуб тактикасын үзгәртүне кирәк дип тапты: көчле мәктәп һәм тре­нировкалар системасын булдыру нәтиҗәсендә үз уенчыларын үсте­рергә кереште.
– Гамова киткәннән соң, клуб биш адым алга атлар өчен, аңлы рәвештә бер адым артка атла­дымы?
– Юк, безнең җитәкчелек һәр­вакыт максималь бурычлар куя. Титуллар өчен генә көрәшәбез. Аң­лашыла ки, төрле бурычлар куярга мөмкин, әмма без чынбарлыктан этелергә тырышабыз. Шулай килеп чыкты: бу сезонда безнең атака­лаучы өч уенчыбыз да алышын­ды – гадәттә иң күп очко җыючы­ларыбыз. Яңа уйнап бетерүчеләр һәм диагональ уенчы килде.
– Яңартылган команда үзен ничек күрсәтте?
– Россиядә өч турнир үткәрелә: Россия Кубогы, Россия чемпионаты һәм катнашу өчен илебездән өч ко­манда сайланып алына торган Чем­пионнар лигасы. Шулай ук икенче ел рәттән Суперкубок уздырыла. Анда Россия чемпионнары һәм уз­ган елгы Россия кубогы иясе катна­ша. Узган елдагы кебек үк без быел да Суперкубокта «Динамо-Мәскәү» белән уйнадык. Ләкин, ни кызга­ныч, икенче ел рәттән җиңеләбез: 3-1. Россия Кубогы узды. Финал Калининградта, декабрь аенда үтте. Анда дүрт команда сайланды, шул исәптән «Динамо-Казан» да. Без тагын, кызганыч, ярымфинал­да Красноярск «Енисеена» оттыр­дык, шулай да өченче урын өчен уенда хуҗалар – Калиниградның «Локомотив» командасын җиңдек. Тик шулай да ярымфиналга үтә ал­мау безнең өчен җиңелү санала. Уенчылар, белгечләр һәм җитәк­челек Красноярск белән йомшак уйнадык дип саный. Хәзер безнең ике турнир калды, Россия чемпио­наты дәвам итә. Ул төп өлештән тора. Командалар бер‑берсе белән бер уенны өйләрендә, икенчесен кунакта уйныйлар. Алга таба сигез иң яхшы команда плей‑оффта оч­рашачак. Бу – тамашачылар өчен чемпионатның иң кызыклы өлеше. Чемпионнар лигасында уеннарның якынча этабы бара. Без бер уен­да оттык, берсен оттырдык. Безгә кыенга туры киләчәк, чөнки италь­ян, төрек командаларның әзерлек дәрәҗәләре югары. Безнең каршы­да аларның өстенлекләре шунда: без тыгыз график буенча – атнасына ике уен уйныйбыз. Без әле Кали­нинградка, әле Сахалинга, әле Крас­ноярскига, әле Краснодарга очабыз. Очышлар ешрак Мәскәү аша. Ко­мандага көчен торгызу, шөгыльлә­нү өчен вакыт бик аз кала. Бигрәк тә кунакта ике уен уйнаганда, аннан команда физик яктан арып, йончып кайта. Хәл җыю өчен вакыт таләп ителә. Һәм көндәш командаларның составы да бик көчле. Без, әлбәттә, бирешмибез. Ләкин бик авыр була­чак. Март-апрель айларында узачак плей‑оффта үзебезнең иң яхшы уеныбызны күрсәтеп, Россия чем­пионатының финалына чыгарга тиешбез, аннан инде Чемпионнар лигасына чыгу гарантияләнгән. Ә финал финал инде – иң көчле команда җиңәчәк.
– Ләкин җиңелүләрсез җиңү булмый бит...
– Әйе, әлегә бу сезонда команда­ның эше канәгатьләнерлек түгел. 2015–2016 елны санамаганда, соңгы еллардагы иң йомшак график буен­ча барабыз. Бу команданы яшәр­тү, үз кадрларыбызга таяну кебек кыю карарның нәтиҗәсе.
Диагональдә бездә алты ел дә­вамында Екатерина Гамова уй­нады. Аңардан соң кемгә дә булса чагыштырырлык уен дәрәҗәсен күрсәтү бик авыр. Быелгы сезонда без командага әлегә бик билгеле булмаган чех кызы Соня Микиско­ваны чакырырга булдык. Ул яхшы уйный, әмма ниндидер бик көчле физик сыйфатлар белән аерылып тормый. Уйнап бетерү позиция­сендә – Анна Котикова һәм Россия волейболында яхшы таныш Анас­тасия Бавыкина. Без аны әле ике ел элек үк Казанга чакырган идек, уенын күзәтеп бардык. Плюс безнең Татьяна Кадочкинабыз бар, аңа әле 15 яшь кенә, ләкин ул бүгенге көндә үз позициясендә дөнья күләмендә әлеге яшь категориясендә иң яхшы уенчы санала.
Котикова, Малыгина, Кочурина шулай ук осталыкларын арттыра ба­ралар. Кочурина – үзәк блок куючы. Кызганычка, үзебезнең уенчы, блок куючы Самойлина травма алды, аңа Яңа ел алдыннан гына опера­ция ясадылар, шуңа сезон ахырына кадәр уйный алмаячак. Ләкин шу­лай да команда көчәя дигән ыша­нычыбыз бар, уенчыларыбыз яшь, алар барысын да үзләренә сеңдереп бара. Аларга мондый атмосфера, мохит, югары казанышлар спорты, уйнап кына калмыйча, җиңәргә тиешле стресслы матчлар кирәк. Ка­занда «Зенит»ны алсак та, «Динамо-Казан»ны алсак та, һәр уенчы уй­нарга әзер түгел, чөнки биредә җиңү таләп ителә – һәрвакыт һәм теләсә кайсы шартларда. Ә башка кайбер клубларда мондый бурыч куелмый: тренировка процессында да, уен­нарда да, уеннарны тикшергәндә дә – һәрвакыт чагылыш таба тор­ган басым юк һәм кешеләр җиңе­лүләргә төрлечә карыйлар. Уенчы­ларның җиңәселәре килә, барып чыкмый – үзләрендә казыналар, тагын уенга чыгалар һәм җиңәләр. Болардан башка җиңәргә бик авыр. Минемчә, бу вакытлыча вазгыять, эшләнергә тиешле адым, тешне кысарга һәм сабыр булырга кирәк.
Ә гомумән алганда, бернинди дә трагедия юк. Бер яктан икенче якка бәргәләнү шулай ук яхшыга китерми. Әйе, җитәкчелек безне тәнкыйтьли – әлбәттә, хаклы рә­вештә җиңү таләп итә, ләкин шул ук вакытта елның гади генә ел түгел­леген, команданың яшь,кызыклы булуын, әмма шул яшьлеге, состав­ның шактый үзгәрүе аркасында, тотрыклы була алмавын да аңлый. Без кайчак искиткеч уен күрсәтәбез, кайвакыт бөтенләй килеп чыкмый. Язга көч тупларбыз һәм җиңү өчен көрәшербез дип ышанам. Әлегә чемпионат төгәлләнмәгән, көрәш дәвам итә.
– Ягъни стратегияне алышты­ру булмаячак?
– Бу сезонда тәгаен булмас, ә икенче елга команда нинди бу­лачагы сезон төгәлләнгәч кенә аң­лашылачак. Без, әлбәттә, уйлыйбыз, анализлыйбыз,төрле вариантларны карыйбыз, гәрчә, югары класслы уенчыларның күп булмавы сәбәпле, вариантлар чикләнгән булса да. Бүген Россиядә топ-уенчыларны табу җиңел түгел, хәер, алар дөнья күләмендә дә бик аз санда.
«БЕЗ ТРЕНЕРЛАР ШТАБЫ ЯКЛЫ»
Сергей Чернышов – кызыклы әңгәмәдәш, ул команданың оешуы турында әллә никадәр кызыклы фактлар турында сөйли ала. Финанс аспекты турында да сөйләде ул.
– Суперлигада безнең беркайчан да иң зур бюджет булганы юк. Хәтта клубта дөнья дәрәҗәсендәге волей­бол йолдызлары Гамова, Ларсон, Дель Коре, Бородакова уйнаганда да.
– «Махеевъ» компаниясе белән хезмәттәшлек кайчан башлануы турында сөйләсәгез иде...
– 2011 елдан башланды. Игъти­бар иттегезме: формада язу кай­сы урында урнашкан – иң күренеп тора торган җирендә. Бу бик ка­дерле. Бервакыт Омскида уйнаган вакытта: «Сыр, дави майонез!» дигән тавышлар ишетелде. Безнең спонсор майонез компаниясе бит, ә аларның командаларының исеме «Омичка» сыры белән аваздаш.
– Клуб матчларда ареналар­ның буш булмавы проблемасын ничек хәл итә?
– Бездә дә, «Зенит»та да бер принцип: без чакырып китергән легионерлар Казанда озак ва­кыт уйнарга тиеш. 22 гыйнварда без Джордан Ларсонның футбол­касын Волейбол сарае гөмбәзенә күтәрәчәкбез. Чемпионнар лига­сы жирәбәсе буенча безгә ниһаять ул уйный торган команда туры кил­де. Без Джордан катнашында аның «Динамо-Казан» клубын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтәргә телибез. Күптән түгел генә музей ачылды, ул бик кызыклы булачак. Клублар белән атрибутикаларны, волейболга караган архив әйберлә­ре һәм башка күп нәрсәләр белән алмашачакбыз.
– «Динамо-Казан» инде ун елга якын тренерын алыштырмый...
– Әйе, без Ришат Гыйлаҗетди­новка, аның үз эшенә иҗади якын килә белүенә ышанабыз. Бүген бездә барлык тренировкаларда дат­чиклар эшли – барлык мәгълүмат тренерлар штабына килә. Мондый тренировкалар үткәрүне дә баш тренер сорады, без аның үтенечен канәгатьләндереп, быелгы җәйдә кирәкле җайланмаларны сатып ал­дык. Бу дөнья волейболы үсеше тен­денциясе, Гыйлаҗетдинов боларны тотып ала белә. Бу «бәр дә – кач» түгел, бу яңа технологияләр, әгәр нәтиҗәгә ирешергә булыша икән, аларны эштә кулланырга кирәк.
Беләсезме ни өчен кайбер волей­болчы кызлар уен тәнәфесләреннән соң тупны аутка җибәрә яисә сетка­га эләктерә? Чөнки аларның пульс­лары түбәнәйгән! Әгәр шундый моментларны барлап, пульсны тиешле дәрәҗәдә тотсаң, уен бары­шын яхшырак контрольгә алырга, туп бирүне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, без тренерлар штабы яклы.
1-4
КОМАНДАГА 1 МЛРД СУМГА ЯКЫН АКЧА КЕРТЕЛГӘН
«Динамо-Казан»га катнашы булган һәркемнең үз эше белән шөгыльләнүен аңларга кирәк: «Эс­сен» командасы акча кертә, Сергей Чернышов йөзендә менеджмент акчаны дөрес кулланырга тырыша, волейболчы кызлар нәтиҗә китерә торган уен күрсәтә.
– Теләсә кайсы клубның төп ке­рем чыганагы – спонсор акчалары һәм гамәлгә куючыларның кер­темнәре, – дип сөйли волейбол клубы президенты һәм «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ генераль ди­ректоры Леонид Барышев. – «Дина­мо-Казан»га төп ярдәм «Динамо» спорт җәмгыятен гамәлгә куючы­лардан һәм спонсорлардан килә.
– Цифрларны атый аласызмы?
– «Динамо-Казан» белән «Эс­сен»ның хезмәттәшлеге 2011 елдан башланды, гәрчә компаниянең төр­ле дәрәҗәләрдә клуб белән бәйлә­неше әле 2008 елга кадәр үк бар иде. Ул чакта клуб «Казаночка» дип атала иде. Спонсор респуб­лика волейбол федерациясе белән хезмәттәшлеген башлаган, ә ир-ат­лар волейболында Казанның үзе­нең «Динамо»сы уйнаган вакыт. «Казаночка»ны «Динамо-Казан» командасы итеп үзгәрткәч, җит­ди спонсор ярдәме таләп ителә башлады. Барлык бу еллар эчендә команда үсешенә берничә йөз мил­лион сум акча салынды.
Команданың брендын булдыру беренчел бурыч итеп куелды. Уй­нау дәверендә командага реклама контрактлары нигезендә 1мил­лиард сумга якын акча кертелде. Хәзер бу кертемнәр безгә имидж дивидентларын китерә.
Клубларның кризис чорында да иганәче ярдәме булачагына ышанычлары булырга тиеш. Бер-ике ел элек девальвация булды, чит ил валютасы көчәйде, бу хәл команданың бюджетына тискәре йогынты ясамый калмады. Безгә спонсорлар буларак әлеге мәсьәлә­не оператив хәл итәргә туры килде. Республиканың клуб бюджетында катнашуы турында да онытмас­ка кирәк, ул лаеклы өлеш кертә. Бу медицина җиһазларын сатып алу да, бүләк ителгән автобус та... Аллага шөкер, спонсорга да, клуб­ның үзенә дә матчларны кайда үткәрү турында баш ватарга туры килми – республика менә дигән волейбол комплексы бүләк итте. Ышаныгыз, Россиянең һәм дөнь­яның күп кенә клубларына мон­дый инфраструктурага көнләшеп карарга гына кала.
Моннан тыш, кертемнәрнең зур өлеше уенчыларның хезмәт хакына һәм очышларга бәйле чы­гымнарга бара: хәзерге вакытта Суперлигада Калининградтан Саха­линга кадәрге командалар катнаша. Мондый дәрәҗәдә инде спонсор ярдәменнән башка үз каршында җитди бурычлар куючы командага нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел.
Һәм инде бик әһәмиятле бурыч – көчәергә һәм яңа легендар уенчы­лар белән баерга мөмкинлек бирә торган хатын-кызлар волейболы мәктәбен төзү һәм ярдәм итү. Эз­леклелек һәм гомуми җиңү кәефе булдырыла.
ЭШ БИРҮЧЕ БУЛАРАК БЕЗНЕҢ КЛУБ СЫЙФАТ БИЛГЕСЕН ФОРМАЛАШТЫРДЫ
– Ялда һәрвакыт иртәнге һәм кичке волейбол тренировкала­рында катнашмый калудан куркам. Минем бөтен ялым әлеге ике чара арасында үтә, – дип дәвам итте сү­зен Леонид Барышев. – Ихтимал, мин начаррак уйнап бетерүче яисә диагональ уенчыдыр, ләкин либе­ро буларак ярыйсы гына уйныйм, кайвакыт коткарып калам, саклау­да ярдәмем тия. Матчны караган­да, бәлки, тренерларның тактик нюансларына тирәнтен төшенеп бетә алмыймдыр. Ләкин зур стажлы җанатар буларак, уенның гомуми картинасына бәя бирә алам.
– Сез Гамова китабын укыды­гызмы?
– Әйе. Аның китабында бары­сы да уенчы күзлегеннән языла. Мин бу ситуацияне башка яктан күрәм. Хәтерлим әле, Екатерина­ны чакырыр алдыннан клубның иганәчеләр советы узды, һәм безгә әйттеләр: «Клуб үсешенең ике ва­риантын күрәбез: зур ыргылыш һәм команданы бер кеше тирә­сендә формалаштыру яисә этап­лап төзү». Сүз уңаеннан, без ярты ел дәвамында Гамовага «җайлап» йөрдек, аның төгәл безгә киләчә­генә ныклы ышаныч булмады – топ-клубларның шактые уенчыны үзенә чакыра иде. Ләкин нәтиҗәдә безнең клубка килсә, брендинг һәм команданың имиджын бул­дыру юнәлешендә үзебезнең алга таба гаять зур адым атлаячагыбыз­ны без аңлый идек.
«Динамо-Казан» төзелгән генә вакытта безгә базарга үтеп ке­рергә һәм Россиядә «беренче но­мерлыга» әйләнергә кирәк иде. Сүз уңаеннан, бизнестагы кебек үк. Нәтиҗәдә аның белән сөйләшүләр тактик яктан шулкадәр дөрес алып барылды ки, безгә шунда ук Гамо­ваның Казанга киләчәге билгеле булды. Без гарантияләр бирдек, чөнки ул вакытларда мондый дәрәҗәдәге волейболчыларның бер клубтан икенчесенә күчү оч­раклары сирәк иде. Безнең өчен Гамованың күчүе гомумән ал­ганда барлык эшебезнең сыйфат дәрәҗәсен билгеләүне аңлатты. Хәзер, Екатерина биредә берничә сезонын үткәргәннән соң, югары дәрәҗәдәге уенчыны Казанга ча­кыру белән авырлыклар бөтенләй юк. Барысы да бездә заманча инф­раструктура, менә дигән шартлар булуын белә. Аңлашыла ки, шул ук Мәскәү күпләрне башкала буларак җәлеп итә, анда яшиселәре килә, ләкин Казан – спорт башкаласы, инфраструктура күзлегеннән ка­раганда, өстенлекләребез күбрәк.
– Гамова Казанга күчкәннән соң, «Динамо-Казан» бренды формалашты дип әйтеп буламы?
– Әйе, безнең клуб эш бирүче буларак сыйфат билгесен форма­лаштырды. Казанга күчкән барлык волейболчы кызлар югары пози­цияләр өчен генә түгел, нәкъ менә трофейлар өчен көрәшергә кирәк­леген аңлыйлар иде. Нәтиҗәдә «Динамо-Казан» трофейлар өчен көрәшкә кушылды, һәм Татарстан клублары арасында, Казанның «Зе­нит», «Ак Барс», «Рубин» клублары белән беррәттән, без мөстәкыйль спорт бренды булуга ирештек.
– Спортта һәм бизнеста коман­даны формалаштыру – болар ох­шаш процесслармы яисә бер-бер­сеннән нык аерыла торганмы?
– Әйе, бизнеста махсуслашкан шикелле үк, спортта да уенчы­ларның махсуслашуы бик мөһим. Без волейбол командасында һәрва­кыт дөрес эшләргә тиешле уенчы­лар бәйләнешен – «связка»ларны туплыйбыз. Әгәр яхшы пас бирүче юк икән, яхшы уен, команда белән контакт та килеп чыкмаячак. Либе­ро турында да шуны ук әйтергә була. Ул кем белән уйнаячагын, кемгә ярдәмгә әзер булырга тиешлеген белергә тиеш. Бизнеста да шулай­рак. Яхшы «бәйләнешләр» бизнеста да бер‑берсе белән элемтәсе булма­ган ике суперпрофессионалга ка­раганда күбрәк нәтиҗә бирә. Шуңа күрә суперйолдызлар командасы түгел, ә беренче чиратта нәтиҗә бирергә сәләтле бердәм команда тупларга кирәк.
1-3
 
Реклама
Фотолар «Динамо-Казан» волейбол клубыннан алынды.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: