![Дингә юл – гыйлем аша](https://protatarstan.ru/old/news/2018/01/1-1-5.jpg)
Дингә юл – гыйлем аша
Болгар академиясеннән репортаж
15 января 2018
![1-5](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-5-6-960x640.jpg)
Ислам академиясе булдыруга дәгъва кылучы төбәкләр һәм шәһәрләр берничә иде – Дагыстан, Чечен Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа. Татарстан Республикасы җитәкчелеге Россия Хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барганнан соң Болгар шәһәре җиңеп чыкты. Мондый карарга килүнең төп сәбәбе тарихка бәйле – 922 елда бабаларыбыз Болгар җирендә ислам кабул иткән.
Бүгенге көндә Болгар ислам академиясендә 68 кеше белем ала. Аларның 16сы докторантурада, калган 52се магистратурада укый. Академиянең максаты – ислам кануннарын тирәнтен өйрәнергә теләгән мөселманнарга үзебездә белем бирү, ислам дөньясында абруйлы уку йортлары бирә торган гыйлемне Россиядә, ягъни Болгар ислам академиясендә укыту.
«БИШЕНЧЕ ЮГАРЫ БЕЛЕМ АЛАМ»
Ислам академиясе тыштан хан сарайларын хәтерләтә: олпат, мәгърур, затлы. Эчкә узгач, ХХ йөз башына кайткандай буласың: башларына кәләпүш, өсләренә казаки кигән шәкертләр йөри, азан тавышы яңгырый. (Без килгәндә намаз вакыты иде). Ишектән узгач та, зур, стеналары бизәкле актлар залына эләгәсең. Барысы да заманча... Искиткеч! Гомумән, Болгар ислам академиясе төзелүнең тизлеге, масштабы үзе бер могҗизага тиң. 2016 елның 21 маенда нигез ташы салынган бина 2017 елның сентябренә студентлар кабул итте. Академия белән танышып чыкканнан соң шаккатасың: ничек бер ел эчендә бу кадәр зур бинаны төзеп, аны күркәм, уңайлы да итәргә мөмкин?
Биредә шәкертләр укый да, яши дә. Дәресләрдән соң каядыр чыгып йөрергә кирәк түгел – лекция бетте, күрше бүлмәдәге спортзалга, йә булмаса китапханәгә барырга була. Намаз бүлмәсе, мунча, ашханә дә шунда гына. Икенче катта һәр студентка аерым бүлмә. Фикер алышу, китап укыр өчен дә махсус урыннары бар. Һәм болар барысы да – бушка!
– Мондый уку йорты буладыр дип күпләр уйлап та карамыйдыр, – дим безне академия буйлап йөрткән Әмир Билаловка.
![1-12](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-12-1-480x720.jpg)
Әмир Билалов
– Әйе, мондый уку йортлары дөньяда да юк. Бишенче югары белемемне алам, тәгаен әйтә алам...
– Бишенче?! – дим, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. – Барысы да ислам кануннары буенчамы?
– Беренче югары белемем буенча мин – юрист, калганнары барысы да – дини...
– Бу кадәр уку сезгә нигә кирәк? – дип сорарга теләгән идем, әле ярый эндәшмәгәнмен. Әмир, минем уйларымны укыгандай:
– Кеше белем алудан туктарга тиеш түгел. Күпме генә өйрәнсәң дә, бар нәрсәне белеп бетереп булмый, – дип җавап та биреп өлгерде.
Әмир Билалов Себер егете – Омск шәһәрендә туып-үскән. Туган ягында ике уку йорты, Казанда – Россия ислам институтын тәмамларга өлгергән. Аннан Фес шәһәрендә (Марокко) «әл-Карауиййин» университетында укыган. Әлеге уку йортын ислам дөньясында яхшы беләләр, ул иң дәрәҗәлеләрдән санала.
Әмир Фес шәһәрендә бары тик гарәп телендә генә укыган, аралашкан. Җирле халыкның яшәешен өйрәнгән.
– Мароккода халык бик гади һәм дини, – ди ул. – Мисал өчен, биш яшьлек балалар Коръәнне яттан өйрәнә, аның каравы укый-яза, куша‑ала белми. Ул яктан мин аларны кызгандым да. Үсәргә, югары белем алырга гади халыкка бик авыр, мөмкин түгел, дисәң дә була.
Әмирне шулай ук Марокко халкының байлыкка табынмавы да гаҗәпләндергән. Бездәге кебек өсте-өстенә кием, җиһаз алу юк икән. Алмашка бер кием, ашарга өстәл, йокларга диван булса – җитте.
![1-6](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-6-3-960x640.jpg)
– «әл-Карауиййин» университетында гарәп телем яхшырды, анда барып укуыма бер генә дә үкенмим, – диде Әмир Билалов. – Докторлык эшемне гарәп телендә язачакмын. Хәер, Болгар ислам академиясендә укучы һәр шәкерт фәнни хезмәтен гарәп телендә эшләячәк. Бу төп шарт булып тора. Укулар да нигездә гарәпчә бит. Дөрес, аерым фәннәр рус телендә дә алып барыла.
«БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА – СПОРТЧЫЛАР!»
Әмир хәзрәт безне спортзалга алып керде. Шунда ук мунчасы да бар. Ике шәкерт тренажерларда шөгыльләнә иде. Алар, бер дә кыенсынмыйча, камера алдында үзләренең көчләрен күрсәттеләр, безнең белән теләп аралаштылар.
![1-4](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-4-5-960x640.jpg)
![1-1](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-1-5-960x640.jpg)
![1-3](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-3-5-960x640.jpg)
– Без барыбыз да – спортчылар, – ди Дагыстаннан килгән Рамазан Исаев. – Кечкенәдән самбо белән шөгыльләндем. Хәзер дә спортның бу төреннән аерыла алмыйм. Спортзал, дәресләр беткәч буш тормый, мин үзем монда кермичә калмыйм диярлек. Намаз җанга кирәк булса, физик күнегүләр тән өчен бик мөһим.
![1-9](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-9-2-960x640.jpg)
Рамазан Исаев
Ислам академиясендә Дагыстаннан 7 шәкерт укый икән. Аларны бирегә җирле Диния нәзарәте җибәргән. Академия тәмамлаганнан соң шәкертләр, үзләренә кайтып, Дагыстан мөселманнарына югары белем бирергә тиеш булачаклар.
Спортзалдагы икенче шәкерт – Ильяс Әхмәтшин белән дә таныштык. Разянь өлкәсенең Касыйм шәһәреннән икән. Шәкертнең камил татарчасына игътибар иттем:
– Әти‑әнием өйдә татарча гына сөйләште, – диде егет. – Безнең Касыйм шәһәрендә якынча дүрт мең татар яши, туган телебездә аралашырга тырышабыз.
Ильяска 28 яшь. Башта Разянь өлкәсендә юрист һөнәрен үзләштергән, югары белем алган. Аннан, Казанга килеп, Россия ислам институтын тәмамлаган. Һәм зур сынаулар аша Ислам академиясенә эләккән.
– Монда белем алу – зур дәрәҗә, – ди Ильяс. – Яшерен-батырын түгел, күпләр сынауларны уза алмады. Академиягә укырга керер өчен компьютерда гарәп телендә тест тапшырдык. Аннан үз кызыксынуыбыз турында гарәпчә инша яздык.
– Укулар ничек, җиңел биреләме? Авырмы? – дим.
– Җиңел димәс идем, минем чит илләрдә алган тәҗрибәм юк. Шулай да сер бирмим, тырышам. Кайбер әйберләрне тәҗрибәле шәкертләрдән дә сорыйм. Биредә бер-береңә ярдәм итү дигән әйбер бик көчле. Беренче көннән үк шулай куелды. Дәрестә аңлап бетермәдең икән, курсташыңнан сорыйсың.
«АЛАР МИНЕМ УЛЛАРЫМ...»
Академиядә укучы шәкертләр арасында, Дагыстаннан кала, Уфадан, Әстерхан, Пенза өлкәләреннән килүчеләр бар. Киләчәктә, һичшиксез, география киңәячәк. Ә быелгы «беренче карлыгачларның» күбесе – Россия ислам институтын тәмамлаган шәкертләр, аларның иң яхшылары дип әйтергә кирәктер.
![1-2](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-2-5-960x640.jpg)
Академия укытучылары арасында өч чит ил мөгаллиме дә бар. Шуларның берсе – доктор әс-Сәгъди – ислам дөньясындагы бик абруйлы шәех. Икенче мөгаллим – Исмаил Буль-Буль, 11 ел Палестина мөфтие булып торган, атаклы ислам академияләрендә укыткан кеше ул. Өченчесе, Хәмделла Сафти, чагыштырмача яшь булуына карамастан, Мисырда – Каһирәдә укыткан белемле доктор. Киләчәктә тагын югары халыкара дәрәҗәгә ия 10–15 чит ил укытучысын җәлеп итәргә җыеналар.
Без исә Исмаил Буль‑Буль әфәнденең дәресенә кердек. Атаклы профессор рус телен белми икән. Ләкин укыту гарәп телендә алып барылганлыктан, бу ике арада бернинди каршылык та тудырмый. Шәкертләр дә гарәпчә яхшы укый-яза, сөйләшә бит. Исмаил әфәнде бик күңелле кеше, көлә‑көлә сөйләште. (Аралашырга Әмир Билалов ярдәм итте.)
![1-10](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-10-2-960x640.jpg)
Исмаил Буль-Буль
– Студентларның белем дәрәҗәсе ничек? Сезнең тәҗрибә зур бит. Чагыштырып әйтә аласызмы? – дим.
– Төрлечә. Алар бит төрле югары уку йортларында белем алганнар. Тик мин борчылмыйм: тырышлыклары күзгә күренеп тора. Алла боерса, югары дәрәҗәләргә ирешәчәкбез.
Исмаил әфәнде тормыш иптәшен дә бирегә алып килгән, алар Болгар шәһәрендә яшиләр. Җирле халык турында:
– Ачык кешеләр, гадиләр, – диде ул. – Студентларымны улларым урынына күреп яратам. Һәркайсына ярдәм итәсем килә.
Палестинадан килгән атаклы мөгаллим татарча, русча да берничә сүз өйрәнгән.
– Җитәкчелек кирәк дип тапса, мин моннан китәргә уйламыйм әле, – ди. – Шулай булгач, киләсе очрашуда сезнең белән татарча сөйләшербез, насыйп булса. Татар теле миңа якынрак, сүзләре таныш...
Болгар ислам академиясеннән алган тәэсирләрне язманың башында ук әйткән идем. Кабатлап тормыйм. Бары бер теләк – изге ният тормышка ашсын. Биредә белем алган ир-егетләр киләчәктә Россия ислам дөньясына файдалы, дөрес юнәлеш бирүче фән кандидатлары, фән докторлары булып танылсыннар иде.
![1-8](/images/uploads/wp-content/uploads/2018/01/1-8-2-960x640.jpg)
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов:
– Академия ачу – Татарстан, тулаем Россия өчен, шулай ук бөтен мөселман дөньясы өчен дә тарихи вакыйга. Монда, Болгар җирендә, 922 елда ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән. Күп гасырлар дәвамында халкыбыз Аллаһка иманлы булып һәм гореф-гадәтләргә тугры калып, данлыклы һәм катлаулы юл узган. Болгар мәшһүр дин галимнәре яшәгән урын булган. Аның үзәгендә Ислам академиясе ачып, без элеккеге шанлы тарихыбызны яңартабыз...
Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин:
– Әле кайчан гына Болгардагы мәчет ташландык хәлдә иде. Санаулы еллар эчендә Ак мәчет салынды, академия бинасы төзелде. Бу урын бабаларыбыздан калган традицион ислам үзәгенә әйләнергә тиеш. Эш дипломда гына түгел. Экстремистларда да, террорчыларда да диплом бар. Безнең әби-бабаларыбызның дипломы булмаган, әмма алар дини белемле, дөрес карашлы һәм кыйблалы булган...
Болгар ислам академиясе президенты, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков:
– Болгар ислам академиясенең максатлары зурдан. Без кыска гына вакыт эчендә белгечләрне әзерләү буенча дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Магистрларны гына түгел, докторларны һәм дөньякүләм ислам белгечләре элитасына керәчәк кешеләрне әзерләргә тиешбез. Монда укуын дәвам итәргә лаек табылган кешеләр өчен биредә уку, киләчәккә яхшы юллама булачак. Академияне тәмамлаган кеше үзенә эш таба алачак. Бу юнәлештә актив эшләячәкбез.
Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин:
– Академияне тәмамлаучыларга ике төрле диплом биреләчәк, беренчесе – теология буенча дәүләт дипломы, икенчесе – ислам фәннәре кандидаты яки докторы дипломы.
Әлбәттә, бүген эшлисе эшләр бик күп. Яхшы, ислам дөньясында исемле укытучылар коллективы тупларга кирәк, дәреслекләр белән тәэмин итүне эшләп бетерәсе бар.
Татар телен укытуга килгәндә, җавап бик гади һәм анык: Болгар ислам академиясе – федераль дәрәҗәдәге уку йорты. Шуңа күрә уку гарәп һәм рус телләрендә алып барыла. Дөрес, студентларга фәнни эшләр язганда, татар телле чыганакларга да таянырга әйтәбез.
Добавить комментарий