Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Диңгезләрдә татарстан рухы

«Татарстан», «Казан», «Казанец», «Град Свияжск», «Зелёный Дол»… Йөрәккә якын, һәркемгә таныш атамалар. Нигә куштырнаклар эчендәме? Чөнки бу очракта сүз республика, аның башкаласы, шәһәрләре һәм халкы турында түгел, бәлки илне теләсә нинди дошманнан сакларга сәләтле куәтле корал – кораблар хакында бара. Әлеге кораблар – илнең горурлыгы. Һәм Татарстанның диңгез-океаннардагы бер кисәкчеге.

«Казан» суасты атом ракета крейсерында Андрей әләме 2021 елның 7 маенда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында күтәрелде. ХДФ башкомандующие Николай Евменов, хәрби-диңгез байрагын «Казан» командиры, беренче ранглы капитан Александр Бекетовка тапшырганда, горурланып шуны искә төшерде: «Ясень-М» проекты крейсеры – илдәге ракета йөртүче иң заманча суасты корабы ул.
Kazan_2_1.jpg АПЛ
«КАЗАН» КӨЙМӘСЕ ОКЕАН ГИЗӘ
Безнең потенциаль дошман куып тота алмаслык тизйөрешле яңа суасты көймәсе дүртенче буын канатлы ракеталары белән җиһазландырылган. Ихтимал булган дошман да суасты көймәсенә югары бәя биргән. Америка Хәрби-диңгез тикшеренүләре үзәге эксперты Майкл Кофман «Казан» көймәсен «АКШ Хәрби-диңгез көчләренә кайчан да булса очрашырга туры килгән иң куәтле дошман корабы» дип атаган.
Иң куәтле көймәнең кают-компаниясендә меңьеллык Казан күренешләре белән хозурланырга һәм Татарстандагы иң популяр – «Ак Барс» хоккей, «УНИКС» баскетбол, «Зенит» волейбол, «Рубин» футбол командалары логотиплары төшерелгән спорт свитерларын киеп карарга була. Флот экипажында әлеге командаларның җанатарлары байтак. Хәер, спорт экипировкасы нәкъ менә алар сораганга крейсерга килеп эләккән дә инде.
АПЛ 2
Шефлары тырышкан. «Казан» күпмаксатлы суасты көймәсе экипажы белән Казан муниципалитеты арасында хезмәттәшлек итү һәм шефлык элемтәләре турында килешү гамәлдә. Диңгезче балаларының Татарстан шифаханәләрендә ял итүен, морякларның ТР башкаласына сәфәрен, шулай ук Казан яшь армиячеләре һәм ветераннарының Северодвинскига кунакка баруларын оештыру шул программа буенча башкарыла.
Шефлык – әллә ни күңелгә ятарлык сүз түгел. Төгәлрәге бар – дуслык. Әгәр сез майда, алмагачлар чәчәк атканда, Җиңү паркына килсәгез, экипаж һәм шәһәр дуслыгына мисалларны үз күзегез белән күрә аласыз. Биредә чәчәк атып утырган алмагачларның берсен Александр Бекетов, янәшәдәгесен шулай ук беренче ранглы капитан һәм шулай ук «Казан» АСК командиры Игорь Кравцов утырткан, бүген рубкасы Җиңү паркына куелган әлеге көймә 1970 еллардан 2004 елга кадәр хәрби хезмәттә булган.
Ә Казандагы 78 нче лицейда флотка – «Казан» атом суасты көймәсенә эләгү турында хыялланган малайлар укый. Моның нинди горурлык икәнен алар бер ел элек, Ватанны саклаучылар көне алдыннан каперанг Александр Бекетов үзе үткәргән батырлык дәресендә аңлаган. Аеруча үзсүзлеләре исә математика, физика һәм информатиканы тырышып өйрәнә – аларны яхшы белмәсәң, суперзаманча көймәгә эләгү турында хыялланма да. Бергәләшеп «Марш подводников» – экипаж җырының сүзләрен өйрәнәләр. Аны диңгезчеләр шефлыкка алган балалар өчен Казанда махсус иҗат иткәннәр.
«ЗЕЛЁНЫЙ ДОЛ» ТЕРРОРЧЫЛАРНЫ ӨРКЕТӘ
«Зелёный Дол» кече ракета корабы (КРК) «Серпухов» корабы белән бергә Сүриядәге мишеньгә төбәп аткач, 2016 елның 19 августында, бөтен дөньяга танылган. Меңнәрчә километр ара үтеп, канатлы ракеталар Дар-Таазза районында «Җәбхәт ән-Нүсрә» төркеме террорчылары базасын һәм җитәкчелек пунктын, шулай ук Алеппо провинциясендә сугыш кирәк-яраклары заводын һәм зур корал складын юк иткән.
zeleny_dol_01_big
Яшел Үзәндә экипажның уңышына үзләренең казанышларыдай сөенгәннәр. Корабның каланың адашы булуы өчен генә дә түгел. «Зелёный Дол» корабы биредә, Татарстанда, үзләрендәге Горький исемендәге заводта төзелгән бит. Шефлар исә – шәһәр һәм район – каюта һәм кубрикларда хәрби вахтадан соң рәхәтләнеп ял итәрлек шартлар тудырган.
2015 елның җәендә «Зелёный Дол» корабын армиягә, төгәлрәге флотка, озату да бик җылы үткән. Заводта морякларга Габделхәмит хәзрәт һәм протоиерей Святослав үз фатихаларын биргән. Хакимият башлыгы Сергей Тыгин исә: «Корабны ничек атыйсың, ул шулай йөзеп тә китә...» – дип искәрткән һәм экипажга йөзгә кызыллык китермәскә кушкан. Кораб капитаны Владимир Дербетов данлыклы шәһәр атамасына тап төшермәслек хезмәт итәргә вәгъдә биргән.
Өченче ранглы капитанның сүзләрен тикшереп карауга бер ел вакыт җиткән. 2015 елның декабрендә корабта Андрей әләме күтәрелгән, февральдә исә инде «Зелёный Дол» Урта диңгездә РФ ХДФ даими төркеме составында биремнәр үтәүгә керешкән... Аннары канатлы ракеталардан атып террорчылар юк ителгән, хәрби өйрәнүләр, йөрешләр булган. 2016 елда кораб, сигез ай коры җиргә чыкмыйча, 21 мең диңгез миле үткән. Экипаж да, Татарстанда ясалган техника да сынатмаган.
Беренче елда ук «Зелёный Дол» Россия Хәрби-диңгез флотының иң яхшы кече ракета корабы, Кара диңгез флотында иң яхшы кораб дип табылган һәм РФ Хәрби-диңгез көчләре башкомандующиеның ракета атышлары буенча бүләгенә лаек булган. Владимир Дербетов исә, флоттагы конкурста җиңеп, «Диңгез бүресе» номинациясендә иң яхшы командир исемен яулаган. Шунысы гаҗәп: үзләренең хәрби хезмәте турында моряклар әле фильм да төшерергә өлгергән. «Зелёный Дол». Кораб тормышы» лентасы – экипажның беренче ел хезмәт иткән дәверендәге вакыйгалар турында документаль хикәят.
Бүген «Зелёный Дол» Балтыйк диңгезендә, ракета катерлары бригадасы составында хезмәт итә. Командиры – икенче ранглы капитан Сергей Дидусенко.
«КАЗАНЕЦ» – БАЛТЫЙК БУЕНДА ДАН КАЗАНГАН КОРАБ
«Казанец» көймәләр һөҗүменә каршы кече корабы флотта инде күптәннән – 1986 елдан бирле Балтыйк диңгезендә хезмәт итә. Үлчәмнәре дә, экипажы да зур түгел, ә менә осталыгы сокландырырлык. 80 морякның бурычы җаваплы: яр буе һәм якын диңгез зонасын саклау, зарурлык туганда дошманның тизйөрешле суасты көймәләрен эзләп табу һәм юк итү. Саклау зонасы – үзебезнең Кронштадттан Швециянең Готланд портына кадәр, тагын Балтыйк диңгезенең Калининград янындагы көньягы да керә.
казанец
Экипажның үз бурычын ничек үтәвен җитәкчелек яхшы беләдер. Без исә бер факт кына китерәбез. 2017 елда, ХДФ көнендә Төньяк башкалада беренче тапкыр төп хәрби-диңгез парады үткәрелгәндә, Кронштадт рейдында хәрби кораблар сафын нәкъ менә «Казанец» җитәкләгән. Флот армадасын җитәкләп бару – җаваплы һәм бик катлаулы бурыч.
– Билгеләнгән нокталар аша кораб 30 секундка кадәр төгәллек белән үтәргә тиеш, – дип аңлата кораб командиры ярдәмчесе, капитан-лейтенант Евгений Петров. – Алдан баручы кораб калганнар өчен темпны билгели, алар исә дистанцияне саклап барырга тиеш. Бер ай буе әзерләндек. Ачык суда да, Кронштадт рейдының тар җирендә дә. Сынатмадык!
Моннан соң экипаж парадларда тагын дүрт тапкыр катнашкан әле. 2018 елда, төп хәрби-диңгез парадын Россия Президенты кабул иткәндә, «Казанец» Петропавловск ныгытмасы янындагы кораблар сафында рейдта торган. Барысы да ап‑ак парад формасы кигән моряк экипажлары палубаларда тезелеп баскан, ә Югары башкомандующий аларны сәламләп үткән.
Бәйрәм ул елына бер генә була. Калган көннәрдә исә киеренке хезмәт көтә. Иртәнге сәгать 6 да йокыдан торганнан алып кичке 11 дә йокларга ятканчы. Флотта тәртип булырга тиеш, һәрнәрсә җәдвәл буенча эшләнә, туклану да гел билгеле бер вакытта каралган. Бу кече корабта көненә дүрт тапкыр ашаталар. Иртәнге, төшке, кичке аштан тыш, татлы тәм‑том белән кичке чәй дә бар. Аш исә көненә ике тапкыр мәҗбүри – төш һәм кич.
Кече ракета корабында зурсында булган бөтен нәрсә бар. Ашханә, кухня, медпункт, хәтта кечкенә генә спорт залы да. Йокы бүлмәсе – кубрикларның һәркайсы 14–15 кешегә исәпләнгән. Офицерлар каюталары, һәм аерым – командирныкы бар. Интернет һәм смартфоннар тыела. Ә күңел өчен нәрсә бар соң?
Күңел өчен – экипажның штаттан тыш әгъзасы, һәркем яраткан «Кот» кушаматлы мәче. Әйе, корабның үзенең Казан мәчесе дә бар. Казан мәчеләре кайчандыр Эрмитажны коткарган булса (тычканнардан), бу песинең исә бервакыт үзен коткарырга туры килгән. Суга егылып төшкән мырау артыннан диңгезгә матрос Максим Толкач сикергән...
Татарстан «Казанец» корабына 1998 елдан бирле шефлык итә. Шәһәр хакимияте башлыгының шул елдагы карары нигезендә кораб экипажына 150 комплект шәхси гигиена чарасы һәм 2 тонна буяу материаллары бүленгән.
Бүген, болганчык 90 нчы еллардан аермалы буларак, диңгезчеләрнең сабын, теш пастасы һәм буявы җитәрлек, һәм шефлык элемтәләре нәрсәдер бирүгә генә кайтып калмый. «Казанец» корабында Татар­станнан килгән кунакларны һәрвакыт сөенеп каршылыйлар, Казанда исә кардәш корабтан килүчеләргә хөрмәт күрсәтәләр. Дөрес, соңгы елларда элемтәләр әллә ни тыгыз түгел. Бәлки, экипажда Татарстаннан чакырылучылар булмагангадыр?
«ТАТАРСТАН»: МИНЕМ КЕБЕК ЭШЛӘ
«Татарстан» бөтен Россия Хәрби-диңгез флоты өчен зур вакыйгага әйләнә. Каспий флотилиясен кабаттан җиһазландыру шул корабтан башлана.
tatarstan
2003 елда су өсте корабларының 106 нчы бригадасы составында яңа сугышчан берәмлек пәйда булуны хәрби эксперт, запастагы беренче ранглы капитан Василий Дандыкин шулай бәяләгән. «Татарстан» артыннан Каспий флотындагы искергән корабларның берсе артыннан берсе заманча хәрби кораблар белән алыштырылган. Үзенең сугышчан мөмкинлекләре белән флотилияне таң калдырган «Татарстан» корабы исә, 2003 елның 31 августында үзендә Андрей әләме күтәрелгәннән соң ук, Кызыл байраклы Каспий флотилиясенең флагманына әйләнгән.
Барысы да Президентның җиңел кулыннан башланган. Яшел Үзәндә судноны төзүчеләр белән бергә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Хәрби-диңгез флоты башкомандующие Владимир Куроедов корабны хезмәт итү урынына озатырга килгән. Хәер, «Татарстан»га протекция таләп тә ителмәгән.
– Бу кораб ул чакта ут куәте буенча бездә иң алдынгы иде, су сыйдырышлыгы да зур, – дип сөйли Василий Дадыкин. – «Татарстан» палубасында – «Уран» ракеталары. Шуңа өстәп, «Калибрлар»... Кораб авыр чорда, туксанынчы елларда, илдә хәрби кораблар кайгысы булмаган чакта төзелә башлый. Һәм әгәр республиканың, шулай ук Горький исемендәге завод җитәкчелеге һәм коллективының үҗәтлеге булмаса, «Татарстан» корабының диңгез биографиясе бәлки башланмас та иде.
Әлеге ракета корабы – флотта әйтелгәнчә, киленнән алып клотигына кадәр Татарстанныкы. Аны башта Яшел Үзәндәге проектлауконструкторлык бюросында уйлап табалар, аннары үзләре үк төзиләр дә. Шунлыктан шефларның аны аеруча җылылык белән кайгыртуы бер дә гаҗәп түгел. Хәрби-диңгез флоты көнендә завод делегациясе корабка кунакка килә. Әлбәттә инде, буш кул белән түгел – экипаж, шулай ук аеруча тырыш моряклар өчен бүләкләр төяп.
«Татарстан» ун елга якын Каспий флотилиясенең флагманы була. Шул вакыт эчендә хәрби бурычларын үтәгәндә һөнәрмәндлек һәм сугышчан осталыгын даими күрсәтә. Морякларның бурычлары исә җитди: икътисадый зонаны һәм территориаль суларны саклау. Су өстендәге корабларны, катер һәм судноларны эзләү һәм юк итүгә, кораб һәм берләшмәләрне һава һөҗүменнән саклауга экипаж һәрвакыт әзер булырга тиеш.
Бүген «Татарстан» үзенең флагманлык вәкаләтләрен шулай ук Яшел Үзәндә төзелгән «Дагестан» ракета корабына тапшырган. Әмма безнең экипажның эше моңа карап кына бер дә кимемәгән. Кораб элеккечә үк флотилиянең төп диңгез һөҗүм көчләре составында, аның сугышка әзерлеге өйрәнү һәм маневрларда даими камилләштерелә, ял иткән арада исә «Татарстан» Каспий бассейны илләре портларына дустанә сәфәр кыла.
P.S. Мәгълүм булганча, «Татарстан» ракета корабы күптән түгел Әстерхан суднолар ремонтлау заводына китерелгән. Биредә аны ремонт һәм яңарту көтә. Корабның тагын да куәтлерәк кораллар һәм яңа радиолокация чаралары белән җиһазландырылуы да ихтимал. Димәк, «Татарстан» тагын да куәтләнәчәк әле.
Люди
Каспий флотилиясенең хәрби-диңгез парадында
Фото: Олег Кулешов, korabel.ru

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: