Диңгезнең тарту көче
Ир-атларны дөнья тирәли сәяхәткә нәрсә этәрә
02 августа 2021
– Җилкән – яшәү рәвеше ул. Бу бик күп үзенчәлекле күнекмәләргә ия булу дигән сүз. Һәм адреналин, һәм эндорфиннар, һәм серотонин...
Бик авыр. Мин элек очучы идем, күк йөзе һәм су минем өчен күпмедер дәрәҗәдә охшаш та. Диңгездә – җил һәм су белән син дә ниндидер энергиянең бер өлешенә әвереләсең. Уртада каласың һәм һәр хәрәкәтеңне шуларга көйлисең. Диңгезнең бөтен рәхәте дә шунда. Үзенә күрә бер чир ул. Син шуның белән яшисең.
Истә, 1988 елда мин гомеремдә беренче тапкыр Япон диңгезендә җилкәнле регатада катнаштым. Анда җан ияләре бик күп. Үз курсыбыз буенча барабыз, ә су катламында планктон ялтырый. Сүз белән генә әйтеп бетергесез гүзәллек! Тик йокы килә! Юкка гына таң алды вахтасын этләнү дип йөртмиләр. Яхта хуҗасының 15 яшьлек улы белән вахтада утырабыз, үтереп йокы килә, күзләр йомыла. Һәм шунда бездән ун метр тирәсе арада су ачылып китә һәм ачык итеп: «Ф-ш-ш-ш-ш...» дигән тавыш ишетелә – су фонтаны ишелә. Китмы әллә? Тынычланып кына беткәндә, берничә минут узуга уң яктан тагын: «Ф-ш-ш-ш-ш…»
Әллә ни куркыныч хәл булмады, әмма ул вакытта кот алынды. Китлар яхталарга һөҗүм иткән очраклар бик күп. Андый вакытта диңгездә кемнең хуҗа икәнен бик яхшы аңлыйсың. Әмма, аңа карап, диңгезгә тартылуың сүрелми.
Җир шары тирәли сәяхәткә мин 71 яшемдә чыгып киттем, кайтканда, 72 иде. Һәм элеккечә үк ялгызым гына дөнья тирәли сәяхәт турында хыялланам. Ә нигә өметләнмим әле? Бу тормышта мөмкин булмаган нәрсә юк.
90 нчы еллар башында Марсель портына килеп туктадым. Койрыктагы флагштокта – яшелле-аклы-кызыллы әләм. Минем яхта янына хәрби-диңгез часте диңгезчеләре килеп җитте: янәсе, нинди әләм бу, кайсы ил? Кайдан, кем икәнлегемне аңлатып бирдем. «Навигация җиһазы кайдан?» – дип сорыйлар. Аларга үземнең карталарымны һәм самолеттан салдырып алган компасны – «үгез күзе»н сузам.
– Oh mon dieu! C'est fantastique!*
Французлар шул дәрәҗәдә шаккатты ки, бер мизгел эчендә юкка да чыктылар. Һәм икенче мизгелдә шәраб тулы әрҗәләр белән килеп тә җиттеләр. Марсельгә «үгез күзе» һәм яхта костюмы урынына гомумхәрби киемнән килеп җитә алган татар өчен күтәреп утырдык...
Минем кебек «бүреләр» – яхтачылар ул вакытларны яхшы хәтерли әле. Иң романтик еллар иде ул. Визасыз гына теләсә кайсы илнең теләсә кайсы портына кереп була.Туктап тору урыны өчен түлисең дә, дөньядагы иң ирекле кеше кебек йөрисең. Хәзер инде дөнья кырысланды, прагматикка әйләнде, бөтен җирдә бюрократия, кәгазь эше, агентлар аша акча түләп йөрисе.
Диңгез романтиклары чорының узганлыгы турында мин соңгы тапкыр дөнья тирәли сәяхәттә аңладым. Әле июньдә генә кайттык аннан. Ышаныгыз: утыз ел буена күңелдә йөрткән хыялны тормышка ашырудан шундый зур ләззәт аласың!
2021 елның гыйнварында безнең яхта экипажын алдан хәбәр итмичә аларның территориаль суларына кергән өчен Вануату полициясе тоткарлады. Эчәр су һәм ягулык запасларын тулыландырырга дип кергән идек. Яр буе сак хезмәте безне республика башкаласы Порт‑ Вила портына озатты да карантинга җибәрде. Бер атна вакыт җилгә очты, аның каравы Вануатуда без сохарига баедык.
Андый эпизодлар Җир шары тирәли әйләнгәндә шактый күп булды. Берсендә кояш байыр алдыннан хуҗасыз балыкчылар көймәсенә килеп терәлдек. Озынлыгы безнең яхтаның яртысы кадәр. Караңгы төшкәч килеп бәрелсәк нәрсә буласын күз алдына китерү дә куркыныч.
Гарәп диңгезенең Аден култыгында безне күңелсез хәл көтеп торган икән. Безнең янга таза гына гәүдәле алты гарәп утырган көймә килеп туктады. Бортларында балыкчы кирәк-яракларының эзе дә юк. Карап торышка йә пират инде болар, йә контрабандист. Вата-җимерә: «Бортка күтәрелсәк ярыймы?» – дип сорыйлар. «Әлбәттә юк, бу Россия территориясе», – дип җавап бирдем. Тагын нидер сөйләшмәкче булдылар, тартырга тәмәке сорадылар – әллә ни шөбһәләнерлек сөйләшү дә түгел, әмма барыбер шикләндерә. Мин инде ракеталарны әзер тотам – һөҗүм итү өчен иң кулай корал, аларның агач көймәсен шундук юк итә. «Булды, егетләр, безгә алга барырга кирәк әле», – дигәч киттеләр тагын. Күрәсең, безнең әллә ничә көн кырынмаган йөзләребезгә, таушалган киемнәребезгә карап, әллә ни алырлык юк болардан, дигәннәрдер.
Миндә сәяхәтләргә бәйлелек бар дип буламы соң? Дөресрәге, минем диңгезгә тартылуымны спорт белән мавыгу дип әйтеп буладыр. Спортның теләсә кайсы төрендә дистанциядән төшеп калып була. Әмма син диңгезгә чыккансың икән, максатыңа ирешү – намус эше. Эйфория, бәхет һәм... арыганлык хисе шуннан туа. Әйе, була, давыллар, диңгез авыруы, бертөрлелек арыта, ялыктыра... Булды, җитте, башка беркая да, дип уйлыйм. Йөзгәндә шулайрак итеп фикер йөртәсең. Ләкин коры җиргә аяк басып, берничә ай үтүгә, тозлы су сагындыра башлый. Әмма диңгездә бит мине өйгә, якыннарым янына тарта. Менә моны ничек аңлатырга?
ТАССРның 100 еллыгына багышланган дөнья тирәли сәяхәт 15 июньдә Төркиядә Мармарис янында төгәлләнгән. «Милонга» яхтасы белән өч кеше идарә иткән: спорт мастеры, океаннар гизә торган яхта капитаны, Татарстан Җилкәнле спорт федерациясе каршындагы җилкәнле йөзү мәктәбе җитәкчесе Алмаз Алиев, капитан ярдәмчесе Илфат Миңнебаев һәм боцман Вил Сәгыйтов (соңрак аны Иван Поликасов алыштырган). Шушы вакыт эчендә диңгезчеләр 45 мең чакрым ара узган. Аларның маршруты Урта диңгез, Атлантик, Тын һәм Һинд океаннары аша үткән.
* Француз теленнән: – «Йа Хода! Фантастика!»
Добавить комментарий