Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Тел ул – мистик субстанция»

Телне берничә сәгатьтә өйрәнү... Бу мөмкинме? Лингвист-полиглот Дмитрий Петров киңәшләре

Лингвист-полиглот Дмитрий Петров телләрне саклау өчен көрәшү зарурмы, ни өчен укырга кирәк һәм татар телен ничек «тәмле» итеп өйрәнеп була кебек сорауларга җавап бирә.


ДОСЬЕ:
Дмитрий Петров – психолинг­вист, полиглот, тәрҗемәче, телевидение алып баручысы, чит телләрне өйрәнү буенча уникаль система төзүче, Мәскәү дәүләт лингвистика универси­теты мөгаллиме, «Культура» телеканалындагы «Полиглот» программасы һәм «Базовый та­тарский с Дмитрием Петровым» программасы авторы. Төрле дәрәҗәдә 40 тел белә, шулардан сигезен актив файдалана
т5
– Дмитрий Юрьевич, сезнең лингвист порт­фолиогызда берничә дистә чит тел бар. Алар сезнең өчен нинди әһәмияткә ия?
– Алар – минем дусларым. Әле берсе, әле икенчесе белән аралашасы килә. Мин кү­ңелем яткан телләрне генә өйрәнәм.
– Оригинал телендә укырга яраткан китап­ларыгыз бармы соң?
– Ричард Бахның «Иллюзии»ләре – ми­нем өчен төп әсәр, бу китап бераз гына булса да дөньяга һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтемне чагылдыра. Рус язучыларыннан Михаил Бул­гаковны яратам. Поэзиягә мөкиббән китәм. Минем өчен шигырь – тел дәрьясына керер өчен кирәкле әфсен ул. Итальян теле өчен – Дантеның «Божественная комедия», француз теле өчен – Вийон балладалары һ.б.
– Ә татар теле өчен?..
– Тапшыруга әзерләнгәндә, мин Габдулла Ту­кай һәм Муса Җәлил әсәрләрен укып карадым. Татар теленең көен тотмакчы булдым.
– Һәр телнең үз ритмы бармыни?
– Әлбәттә. Татар телендә, мәсәлән, бу бик моңлы мелодика. Ул телнең структурасын, әлеге телнең һәм, димәк, халыкның әйләнә- тирә мохитне шигъри тоемлавын чагылдыра.
– Сезнең методиканың үзенчәлеге нидә?
– Беренчедән, өйрәнүнең җыйнаклыгында. Мин атнасына бер тапкыр гына шөгыльләнеп нинди дә булса уңышка ирешүгә ышанмыйм. Хәзерге заманда кеше мәгълүматны җыйнак, кыска, тыгыз формада һәм чикләнгән вакыт эчендә генә кабул итә. Мәсәлән, берничә атна буе көн саен шөгыльләнеп. Икенчедән, образлар системасыннан файдалану мәҗбүри. Тел дә­реслекләр белән түгел, бәлки, тере образлар белән ассоциациядә булырга тиеш. Өченчедән, шәхси фактор мөһим. Беренче көннән үк нәкъ менә сезнең өчен кирәкле темаларга сөйләшү. Дүртенчедән, грамматиканың база алгоритмна­рын, спортның нинди дә булса төрен яки му­зыка уен коралын үзләштергәндәге кебек үк, тулысынча автоматлаштыру зарур.
– Кешенең күңеленә ятышлы ниндидер мәдәни код телне өйрәнүгә ачкыч була алай­са? Мисаллар китерә аласызмы?
– Бу теләсә нәрсә була ала. Мәсәлән, минем өчен татар теле, шигърияттән тыш, әле ку­линария дә. Без программаны төшергәндә, мине төрле деликатеслар белән сыйладылар, һәм шуннан бирле мин һәркемгә татар халык ашларын татып карарга киңәш итәм. Гаҗәеп Казанга барырга өндим. Һәм бик күпләр бара да.
– Ә нинди дә булса ерактагы, мәсәлән, япон телен, алсак?
– Япон архитектурасы, сынлы сәнгать. Яшьләр хәзер анимега мөкиббән. Бу да үзенә бер төрле ачкычка әйләнә ала.
– Чыннан да телне берничә сәгать эчендә өйрәнеп буламы?
– Өйрәнеп булмый инде, ә менә аның ман­тыйгына төшенеп һәм элементар дәрәҗәдә сөйләшә башлап була. Биредә төп сүз – мо­тивация. Әгәр кешедә мотивация һәм бераз тәртип бар икән, аңа яңа тел мохитенә күнегү өчен махсус сәләтләр, күп вакыт һәм энергия таләп ителмәячәк. Безнең программалардан соң, мәсәлән, актерларның шактые телләрне өйрәнүләрен дәвам итә, кайвакыт бу аларның яңа рольләре белән бәйле була.
– Хәзер кайсы телләрне өйрәнү популяр?
– Беренче урындагы инглиз теленнән тыш – испан, кытай һәм гарәп телләре. Аларның популярлыгы арту бу телләрдә сөйләшкән илләрнең үзләренең икътисадый, сәяси йо­гынтысын куәтләндерүенә бәйле. Демографик фактор да мөһим. Мәсәлән, испан телендә сөйләшүчеләр саны теләсә кайсы башка телдә сөйләшүчеләр саныннан тизрәк арта.
– Аларны өйрәтүдә нәрсә дә булса үзгәр­деме?
– Һәркемгә аңлаешлы сәбәп буенча, хәзер төп тренд – онлайн-өйрәтү.
– Ул нәтиҗәлеме?
– Аудиториядә өйрәтүдән күпкә нәтиҗә­сезрәк әлбәттә. Гәрчә пандемия вакытында аның әһәмияте артса да, ул мөгаллим белән күзгә‑күз карап шөгыльләнүне алыштыра алмый.
– Сез үзегез укытырга яратканга шулай уйлыйсызмы?
– Мин чагыштыра алганга күрә шулай уй­лыйм, чөнки тегеләй дә, болай да укытам, шул исәптән, университетта төрле онлайн- платформалар ярдәмендә дә. Онлайн-төр­кемнәрдә нәтиҗәлелек кимрәк. Тик бер­нишләп тә булмый, чынбарлык шундый, кү­негергә туры килә.
т3
– Сез ясалма интеллектның кеше-мөгал­лимне алыштыра алуына ышанасызмы?
– Тулы кыйммәтле ясалма интеллект әле уй­лап табылмаган. Әгәр шундыйны уйлап тап­салар, әйе, алыштырачагына ышанам. Әмма инде бүген үк нейрочелтәрләр ярдәмче роль уйный, мәсәлән, телләрне өйрәнү өчен кушым­талар сыйфатында. Язма һәм телдән тылмачлык итүче электрон тәрҗемәчеләрнең һаман саен камилрәк версияләре булдырыла. Алар тизлек кирәк булган очракларда бик файдалы. Гомумән, киләчәктә лингвистика күпмедер бер дәрәҗәдә ясалма интеллект үсешенә бәйле булачак, аның төп бурычларыннан берсе – кешеләр белән аралашу бит.
– Әлеге дәвер килеп җиткәнче, яшьләрне татарчага өйрәтүне нинди ысуллар белән яхшыртып була?
– Без күп вакытыбызны виртуаль киңлектә – социаль челтәрләрдә, мессенджерларда үткәрә­без. Һәм бүген мәдәни продукт еш кына нәкъ менә шул виртуаль дөньяда пәйда була. Шуңа күрә кайбер телләр сакланып кала. Мәсәлән, веб-сериаллар ярдәмендә. Алар бик популяр, тө­шерү гаять күп акча да, камил техника да таләп итми. Аларны телефонга төшереп була. Менә шул юнәлештә кызыклы, актуаль, ә иң мөһиме уникаль продукт булдырырга мөмкин. Пресса белән дә шул ук хәл. Күпсанлы татар телле бас­малар, тәрҗемәдән азрак файдаланып, үз кон­тентларын күбрәк тудырса, бик шәп булыр иде.
 
– Безнең блогерлар эзләгечләрдә тел про­дуктын үстерүнең кыенлыгына зарлана.
– Кайбер илләрдә дәүләт теле булмаган кече телләр нейрочелтәрләр, социаль челтәрләр ярдәмендә үстерелә. Мәсәлән, Испаниядә, дәүләт теле саналган испан теленнән тыш, каталон, баск, галисия телләре дә үсештә. Әле­ге телләрдә сөйләшүчеләр үз телләрен сак­лау һәм үстерү бурычын хәл иткән. Халыкара тәҗрибәгә таянырга кирәк. Анда менә шул ба­ланс игътибарга лаек: күп илләрдә – Һиндстан, Швейцария, Бельгиядә, бер яктан, тел мирасын саклау һәм үстерү, икенче яктан, телләрнең бер‑берсе белән конфликтын киметү мөмкин­леген тапканнар. Милли телне торгызуга акыл белән керешкәндә, ул һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Шул ук вакытта элекке СССРның кайбер республикаларындагы кебек аяныч тәҗрибә дә күз алдында: тел сәясәте административ ысуллар белән гамәлгә кертелгәндә, бу яхшыга алып бармый.
– Өйрәнү өчен катлаулы яки җиңел телләр булуы дөресме?
– Бу – уйдырма. Безгә үз туган телебездән ерак тел катлаулы булып тоела. Иң башта ук үзегез өйрәнә торган тел мантыйгының сезнең ана те­легездән ни белән аерылуын аңлау мөһим. Әйтик, төрки телләрдә тартым кушымчалары бар, ә славян һәм башка һинд-европа теллә­рендә алар юк. Төрки телләрдә алар тартым алмашлыкларын алыштыра. Төрки телләрдәге, шул исәптән татар телендәге дә, килеш кушым­чалары системасы кирәкмәгән бәйлекләрне алыштыра. Ягъни бер урындагы катлаулылык икенче урында җиңеллек китерә. Мәсәлән, бик күп дөрес булмаган фигыльләрне ятлау таләп ителгән инглиз теленнән аермалы була­рак, татар фигыльләре системасында чыгарма­лар юк диярлек. Татар телендә, тамырын белсәң, син үзең сүзнең, шул исәптән фигыльнең, бөтен формаларын ясый аласың. Мондый әйберләрне иң башта ук төшендерү кирәк.
– Дәреслекләр еш кына артык катлаулы язылган, дигән фикер бар.
– Бу шулай. Кызганыч ки, тел дәреслекләренең күпчелеге филологлар өчен филологлар язган кебек төзелгән. Ә бит телне өйрәнергә теләгән һәркемгә аңлаешлы дәреслекләр кирәк.
– Телне өйрәнергә тагын нәрсә булыша?
– Уку. Бу сүзлек запасының табигый рәвештә артуына китерә, чөнки сүзләрне контексттан башка ятлаудан мәгънә юк диярлек.
– Әмма хәзер укуга күп вакыт бирү карал­маган.
– Бу – безнең мәгълүмат кабул итү систе­мабызны деградациягә китерә торган аяныч тенденция. Кеше тәфсилле озын текстларны укудан туктый икән, аңа, беренчедән, башкалар әйткән фикерне аңлау, икенчедән, үз фикерен әйтү кыенлаша.
т4
– Сез ничек уйлыйсыз, игътибарны туплау сәләте югалу эволюция процессын чагылды­рамы, әллә бу кире элекке хәленә кайтырлык нәрсәме?
– Төгәл генә әйтә алмыйм. Мөгаен, кеше электрон җайланмаларга һаман саен күбрәк бәйле була барадыр. Хәзер нәрсәнедер – нинди дә булса адрес яки телефонны – истә калдыру өчен хәтерне туплау кирәкми, чөнки барысы да смартфонда бар бит. Һәм боларның барысы да когнитив сәләтләрне шактый зәгыйфьлән­дерә. Шунлыктан баш миен, хәтерне күнекте­рүгә үзеңне формада тоту өчен спорт белән шөгыльләнүгә караган кебек әһәмият бирергә кирәк.
– Мәсәлән, лонгридлар уку сәләтен югалт­мау өчен, укуга көненә күпме вакыт бүләргә кирәк?
– Биредә мөмкин кадәр уңайлы юлны сайлау зарур. Бүген – биш минут, иртәгә – ун, аннары – унбиш. Әкренләп үзегезгә укыр өчен иң уңайлы вакыт күләмен табачаксыз.
Сез хәзер нәрсә дә булса укыйсызмы?
– Гадәттә мин берничә китапны берьюлы укыйм. Хәзер бу санскрит мисалында һинд- европа телләре эволюциясе турында текст һәм оригиналда Марсель Прустның «Югалган вакытны эзләгәндә» романы. Классик әдәбият уку бераз тырышлык һәм түземлек таләп итә, әмма мин әлеге күнекмәне югалтмаска тыры­шам.
– Без тикшергән тенденцияләрне исәпкә алганда, телләрне саклауга куелган көчнең мәгънәсе бар, дип саныйсызмы?
– Мин, артык телләр булмый, дип уйлыйм, тик бу процесс тулысынча табигый һәм уңай­лы булырга тиеш. Һиндстанны позитив ми­сал сыйфатында китереп була. Анда бизнеста, фәндә, технологияләрдә инглиз теле өстенлек итә. Ә милли хинди мәдәният, болливуд теле, кешеләрнең үзара аралашу теле булып кала. Әле тагын һәр штатта җирле телләр бар. Мон­дый табигый бүленеш әллә ни көч түгүне таләп итми, шул ук вакытта телләрнең һәркайсына гаять зур ресурслар бирә.
– Фантастик «Килү» фильмында төп герой килмешәкләрнең катлаулы телен үзләштерә, һәм ул үткән һәм киләчәкнең теләсә кайсы мизгеленә сәяхәт өчен инструмент булып чыга. Чынбарлыкта моңа охшаш хәлләр бул­галыймы?
– Әлбәттә. Тел – мистик субстанция. Ул ни­бары сүзлек һәм грамматика белешмәлеге генә түгел, бәлки күңел халәте, билгеле бер үлчәнеш, киңлек. Тел һәрвакыт халыкның менталитетын һәм шул халык туплаган тарихи тәҗрибәне чагылдыра. Нинди дә булса бер яңа тел өйрәнә башласагыз, моны шунда ук тоячаксыз.
 
Ксения Сёмина
Фото: Эдуард Хәйруллин

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: