Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Дөньяны коткару бәһасе

Дөньяны коткару бәһасе

Яшел Үзәннән – Даша. Ерак бер авылдан – Альберт. Нурлаттан – Людочка. Бәләкәч Катенька... Яшьләре – икедән алып алтыга кадәр. Табиблар бу балаларның әти-әниләреннән карашын яшерә: «Иң яман нәтиҗәгә әзер булыгыз», – диләр. Һәм шулчакта куе болытлар каплап алган күк йөзен сызып тымызык нур сирпелә: Казанга Америка хирурглары килә икән! Өметсез 1995 елда андый хәбәр могҗизага тиң...

02 апрель 2026

...Әнисе кулына сабыен тоткан. Балага ике яшьләр тирәсе. Күзләрендә – сабыйларның карашына хас булмаган сагыш. Һәм газап. Башка берни дә юк.

– Мин аңа көн дә ясалма сулыш алдырам, ул гел аңын югалта, – ди ана, яшьләрен көчкә тыеп.

Тагын бер пациент. Альберт. Анысы зуррак. Кечкенә генә татар авылыннан монда килеп эләккән малайны табиблар үзара «баклажанчик» дип йөртә. Аның иреннәре дә, бармаклары да, гомумән тән тиресе һәрчак – зәңгәрсу.

– Ул йөгерә аламы? – дип сорый табиб әтисеннән.

– Сез нәрсә?! – ди тегесе. – Берничә адым атлый да ял итәргә утыра, хәле бетә.

– Кайда эшлисез?

– Колхозда, тракторчы мин...

Ә менә монысы – Людочка Нурлаттан ул. Алты яшь үзенә. Гел көлеп кенә тора, бик шук. Көлү сәләтен җуймаган мондагы бердәнбер нәни пациенттыр ул, мөгаен. Табиблар диагноз куйганда, әти-әнисен өметләндерүне кирәк тапмады: җиде яшькә кадәр яши алмаска мөмкин, диделәр.

Хәзер аны Америкадан килгән табиблар тикшерә. Йөзләренә бәреп чыккан җитдилек шулай ук өметләндерми, күрәсең, шанслар зур түгел.

Бу 90 нчы еллардагы вакыйгаларның чагыштырмача торгызылган варианты, дип уйламагыз. Документаль кадрлар барысын да төгәл саклаган: Америка десанты килеп төшкән беренче көннән алып – ахыргача. Режиссёр һәм актёр Родион Нахапетов белән хатыны Наталья Шляпникофф Стэнфорд университеты табибларын ерак Татарстанга килергә өндәүчеләр була. Бу десантны әйдәп баручы кардиохирург Брюс Райт җитәкли. Алар бирегә җитди йөрәк авыруларыннан интеккән балаларга ярдәм итәр өчен кузгала. Бу кадрларны соңыннан документаль фильм итеп җыеп әзерлиләр, ул АКШта инглиз телендә чыга.

Дуслык фондына Родион белән Натальяның күпме үз акчаларын керткәннәре, чит ил табибларын китерү өчен күпме көч түккәннәре турында фильмда берни әйтелми.

ЯРДӘМ КУЛЫ СУЗАРЛЫК КЕШЕҢ БУЛМАСА…

Барлык юлларның да башы була. 95 елда Казанга Америка табибларын китерү ниятенең башы 93 елга барып тоташа. Родион белән Натальяны Лос-Анджелеста уяткан төнге шалтыратуга. Россиядән була ул шалтырату. Тугыз айлык кыз баланың әтисе аларга күз яше белән ялвара: баламда – йөрәк чире (порок), коткарырга була, әмма андый операцияне Россиядә ясамыйлар...

– Нигә сез нәкъ менә безгә мөрәҗәгать иттегез? – дип сорый әти кешедән Родион Нахапетов.

– Сез һәрчак яхшы кешеләрне уйныйсыз бит...

«Мин бу шалтыраткан кешене дә, минем турында мәгълүматны табып биргән кешене дә белми идем, – дип сөйләячәк күп еллардан соң кинорежиссёр. – Наташа белән аптырашта калдык. Сәер очраклык: балачакта мин дә бит йөрәк чиреннән, нәкъ менә пороктан тилмердем. Әйтерсең, ниндидер билге иде бу шалтырату... Наташа иртән‑иртүк миңа: «Әгәр бу ата бөтенләй чит кешеләргә шалтыраткан икән, димәк, аның ярдәм кулы сузарлык башка кешесе юк», – диде. Һәм госпитальләргә шалтыратырга кереште...» Нәтиҗәдә, атаклы кардиохирург Таро Ёкоями (үз вакытында Булат Окуджавага операция ясый һәм аның гомерен 10 елга озайта. – Ред. иск.) белән килешә алдык. Мэтр бушлай эшләргә ризалашты, гәрчә мондый операцияләр өчен бик зур акчалар ала торган булса да.

Тугыз айлык Анечка Гурьянованы коткаралар. Ә шуннан соң, күрәсең, чыбыксыз телефон эшләп киткәндер. Балалары өметсез дип табылган ата-аналарның үкси‑үкси шалтыратулары, «Коткарыгыз!» дигән сүзләр язылган фотографияләр салынган хатлар...

Родион белән Наталья булдыра алганча булышалар, хәйрия фонды оештыралар. Әмма операцияләр бик кыйммәткә төшә. Кушма Штатларга бәләкәй пациентны китерү һәм гаиләнең яшәү чыгымнарын да исәпкә алсаң... Күпме балага ярдәм итеп була болай?

Кайсыдыр бер мизгелдә идея туа: ә балаларны Америкага түгел, ә мондагы хирургларны алар янына, Россиягә китерүне оештырсак? Аларның тәҗрибәсе, җиһазлары, технологияләре белән? Табиблар десантын төшерү өчен беренче шәһәр буларак Казанны сайлыйлар.

ПАТШАЛАРЧА ИРТӘНГЕ АШ ҺӘМ 25$ ЭШ ХАКЫ АЛУЧЫ КОЛЛЕГАЛАР

Шулай итеп, Казан сайлана. 95 елның сентябре. Горький паркы каршындагы «Казанский» шифаханәсе. Кардиохирурглар, кардиологлар, анестезиологлар, реаниматологлар, шәфкать туташлары... – Стэнфорд университетының Брюс Райт җитәкчелегендәге егерме биш белгечен бирегә урнаштыралар. Шартлар аутентик – оператор камерасы океан арты кешеләре өчен сәер булган аудиоҗайланма – радиоточка каршында озакка тукталып кала.

Ә менә тыйнак кына иртәнге ашка ияләшкән Америка белгечләрен татар сыйлары шаккатыра. Нахапетов көндәлек язмаларында менюны тәфсилләп теркәп куя: өч дистәдән артык ризык төре. Иртәнге алтыда шундый табын нигә кирәк, дип сорау бирә ул, ә аңа аңлаталар: «Табиблар бит көн буена эшләргә китә, без аларга бар көченә эшли алсыннар өчен, көнлек ризыкны иртәннән үк чыгарабыз!» Телисеңме-теләмисеңме, ашар өчен эшлим дигән мәзәк искә төшә бу урында. Җитмәсә, табиблар Казанда чыннан да бушлай эшли бит.

Эш урыны янәшәдә генә – парк каршындагы алтынчы шәһәр хастаханәсе (бүгенге көндә – университет клиникасы. – Ред. иск.). Йөрәк авыруларына бездә операцияне шушында гына ясыйлар. Бу, янә бер искә төшерәбез, 90 нчы еллар уртасы, хастаханәнең баш табибы «кунакларга» ситуацияне шунда ук ачыктан-ачык сурәтләп бирә: медикаментларга һәм медицина кирәк-яракларына илдә кытлык, хәтта халатлар да җитми...

Ә табибларның уртача эш хакы нинди дип сорыйлар.

– Егерме биш доллар, – ди баш табиб. – Нигездә, энтузиастлар эшли. Тик монысы да иң әһәмиятлесе түгел әле. Технологияләр ягыннан бик нык артка калып эшлибез, шуңа Көнбатышта коткарып була торган балалар да бездә үлемгә дучар ителгән, ди ул.

Америка белгечләренең күргән һәм ишеткәннәрдән соң чәчләре үрә торгандыр, билгеле. Әмма моны ачыктан-ачык сиздермиләр: Япониягә бармаганнарын белеп килделәр ләбаса. Дарулар, җиһазлар, медицина кораллары... – боларны да алар үзләре белән Америкадан алып киләләр.

Коллегалар белән мөнәсәбәтләр ничек булыр? Брюс Райтның әйтүе буенча, аны иң борчыган мәсьәлә шул булган. Барьер баштарак сизелгән, билгеле, ансыз түгел…

ИҢ КУРКЫНЫЧЫ – ӨМЕТ КАЛМАГАНДА

Кечкенә пациентларны карау, консультацияләр башлана. Һәм – операцияләр: коточкыч катлаулы, бер‑бер артлы сузылалар... Көннәрнең берсендә Альбертка операция ясала – уңышлы килеп чыга. Уянгач, иң беренче эш итеп, ул бармакларын тикшереп карый: аларга инде алсу төс йөгергән була. Шул арада! Тагын бер «өметсез» пациент – Катенька. Аңа дүрт кенә яшь, ул бөтенләй елмая белми. Һәм ул операциядән соң... беренче мәртәбә елмая. Ике сәгать узгач ук...

Яшел Үзән кызы – олыларча җитди Даша. Аңа да бәхетле билет эләгә. Менә ул документаль кадрларда – реанимация палатасында. Нәни генә арык гәүдәсендә әле – датчиклар, пластырьлар, ә күзләрендә инде яшәү чаткысы. Аның да хәзер киләчәге бар...

Һәрбер операция – Казандагы коллегалары өчен осталык дәресе дә. Алар монда карап торучылар гына түгел бит. Күзәтәләр дә, билгеле, өйрәнәләр дә, булышалар да. Коллегалар белән контактка килгәндә, барысы да үзеннән-үзе җайлана. Шулай да Нахапетов көндәлегендә шундый язма калдыра: «Операция вакытында рус табиблары америкалылар алып килгән ясалма кан йөрешен тәэмин итә торган заманча аппарат турында сөйләшә. Наташа яннарында тора һәм ирексездән ул сөйләшүне ишетә. Табиблар аны русча белә дип уйламый, шуңа тартынып тормыйлар.

– Кылана, бәя күтәрә белә инде бу американалар! Индикаторлар ябыштырып чыктылар! Бездә арзанрак, әмма кирәк булган бөтен нәрсә дә бар! Ә монда утлар янып тора, имеш, мониторлар, чыршыга уенчык элгәннәрмени! Бәя күтәрәләр! Бу фигняның яртысын чыгарып ташларга да була...

Наташа чыдамый, чип‑чиста рус телендә эндәшә:

– Без бу аппаратларны сезнең өчен алып килдек бит!

Пауза.

– Аңлыйсызмы? Без аны монда сезгә калдырабыз. Ул – сезнеке!

Русларга җан кереп китә.

– Чынлапмы? Менә сиңа мә!.. Шәп!.. Рәхмәт яусын!

– Ә анда, уң якта, анысы нәрсә?

– Әйе-әйе! Анысы нәрсә өчен кирәк?

Яшь табиблар әле аннан соң да, заманча аппараттан күз дә алмыйча, гаҗәпләнүдән туктамыйлар».

Тагын бер истәлеккә күз салыйк. Анысы инде – безнең тарафтан.

– Алар искиткеч кешеләр, – ди утыз ике яшьлек кардиохирург Әнвәр Садыйков. – Ә дустанә мөнәсәбәтләр баштан ук урнашты. Алып килгән тугыз тонналык җиһазлар белән Җайланмаларны подвалдан, аркабызга салып, күтәреп менүгә үк!

Америка хирургларының төсле башлыгы да саклана Әнвәрдә. Ул бергә төшкән фотографияләрдә нәкъ шул башлыктан. Башлык үзе дә аның сүзләренең ихласлыгын раслап торадыр сыман.

Тулаем аңлашу урнашып, иңгә‑иң эшләүләренә иң ачык мисал – 32 гаять катлаулы, әмма уңышлы килеп чыккан операция нәтҗәсендә сакланып калган бала гомерләре.

...Әмма шулай да Нурлаттан Людочканы – Люда Игнатьеваны операция өстәленә салырга алынмый Америка табиблары.

– Әти-әни өчен иң куркыныч хәбәр – балагызның исән котылуы шикле дигән сүзләр, бу очракка алына алмыйбыз, – ди кардиолог Андрей Максвелл, кулларын җәеп. Ул Америкадан килгән егерме биш табибның берсе була.

Үзләре белән алып килгән заманча җиһазлар белән җайланмаларны Нахапетов фонды Татарстан табибларына бүләк итә: бу – барлыгы тугыз ярым тонна авырлыктагы һәм миллион ярым доллардан кыйммәтрәк торган байлык.

ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БӘҺАСЕ – ТОРМЫШ БӘҺАСЕ

95 елның сентябрендәге 11 көн. Бу вакыт эчендә Стэнфорд университетының иң яхшы белгечләреннән торган бригада ачык йөрәккә 32 искиткеч катлаулы операция ясый, 300 дән артык консультация уздыра. Чыгымнарны – Россиягә килү, кире кайту, ягъни юл бәясе, җиһазлар белән җайланмалар сатып алу, аны төяп китерү – барысын да Нахапетовның Дуслык фонды үз өстенә ала. Тагын бер кат искәртәбез: табиблар хезмәте өчен бер тиен дә акча алмый. Тулаем бу чыгымнарның никадәр булганын беркем дә кычкырып әйтми. Әлеге заманча җиһазлар белән җайланмалар, медикаментларның барысын да Нахапетовның Дуслык фонды Татарстан табибларына бүләк итеп калдыра. Тугыз ярым тонна авырлыгындагы бүләк. Бу җиһазларның бәясе миллион ярым доллардан артыграк була – исәпләп чыгаралар. Казан табиблары әйтүенчә, алар өч елдан артык рәхәтләнеп эшлиләр.

Акча белән үлчәп тә, бәяләп тә булмый торган кыйммәтләр бар. Коткарып калган балалар, бүгенге көн һәм киләсе көн кадере – Америка табиблары Татарстандагы коллегаларына яңа технологияләрне үзләштерергә, кулланырга ярдәм итә.

– Бу вакыйганы бала гомерен коткаруга юнәлтелгән бушлай акция буларак та, Россия белән Америка кардиолог, хирургларының үзара тәҗрибә уртаклашуы буларак та гаҗәеп файдалы дип исәплим, – шулай сөйли Родион Нахапетов бер интервьюсында. – Ул чакта салынган дуслык күперләре җимерелмәде, ныгыды гына, алар һаман аралашып тора. Ә бу дөнья технологияләре, медицина яңалыклары, практик тәҗрибә уртаклашу ягыннан да әйбәт. Моны Бакулев исемендәге Йөрәк‑кан тамырлары хирургиясе үзәге директоры, академик Лео Бокерия дә исбатлый ала. Фонд инициативасы белән әлеге үзәктә унсигез Америка медицина белгече яңа туган балалар йөрәгенә егермедән артык бик катлаулы операция ясады. Бу сабыйларның кайберләре туганга әле берничә көн генә иде.

Моны шулай ук Илдар Вәгыйзов белән Әнвәр Садыйков – 90 нчы еллардагы яшь хирурглар да раслый ала. Хәйрия акциясе тәмамлану белән, аларны Стэнфорд Медицина үзәгенә стажировкага чакырып алалар. Бүген икесе дә – МКДЦның кардиохирургия бүлеге мөдирләре. Америка коллегалары белән хезмәттәшлекләре еллар буена дәвам итә.

ХЭППИ-ЭНД ҺӘМ ДӘВАМЫ БАР…

«Татарстан балаларыннан зур рәхмәт, Америка!» Саубуллашу банкеты вакытында ватман кисәгенә зур итеп язылган шушы сүзләр Америка табибларының күзләрен яшьләндерә. Операция ясарга алынмаган Людочка Игнатьева исә «уазик»та теркелдәп өенә – Нурлатка кайтып бара...

Шулай да хэппи-энд була. Родион Нахапетов Людочка язмышын болай гына калдырырга ризалашмый. Ул аны әнисе белән АКШка китерә, юл чыгымнарын түли, иң яхшы Америка хирургларын кузгата. Күпсанлы пороклары булган баланы тикшергәннән соң, табиблар карар чыгара: уңышлы узасына шанс – нибары өч процент кына. Бары тик өч. Әмма бит өч процент бар!

Нахапетов операциягә 140 мең доллар түли. Баланың әнисе операциягә ризалыгын бирә һәм тиешле бөтен кәгазьләргә дә кул куя. Хәтта операция уңышсыз килеп чыккан очракта баланың гәүдәсен туган иленә алып кайтуны түләргә әзермен, дигәненә дә...

Операция уналты сәгать дәвам итә – хирурглар соңыннан, моннан да катлаулырак бернәрсә белән дә очрашканыбыз булмады, диячәкләр.

Ә инде ике айдан соң бәләкәй Людочка Диснейлендка барачак – операция алдыннан аңа Нахапетов шулай вәгъдә иткән була.

«Чын-чынлап кеше тормышын коткарып калудан да гаҗәебрәк тойгы юк һәм була да алмый, – әнә шулай кыска да, үтемле дә итеп җавап бирә Родион Нахапетов. – Кешеләр еш кына: «Дөньяны коткарып булмый», – дип кабатларга ярата. Бу сүзләрне баласының язмышы кыл өстендә торган анага әйтеп карагыз. Чөнки аның өчен дөнья ул – баласы».

P.S. Нахапетовның Дуслык фонды эшен дәвам итә. «Әмма хәзер, АКШ клиникаларына бушлай ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чакта, мондый сүзләр ишетәбез: «Россиядә бай кешеләр шулкадәр күп, алар сезнең балаларга аз гына да ярдәм итә алмыймыни соң? Сезнең олигархлар 20 шәр миллионлык яхталар сатып ала, бу акчаларга берничә бала гомерен саклап калырга мөмкин. Киләчәк турында үз илегездә уйларга тиешләрдер бит...» Әмма без Наташа белән туктап калмыйбыз, сабыйларга ярдәм итү юлларын эзләүне дәвам итәбез», – ди ул.

 

 

Әхмәт Шакиров

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера