Эдуард Вафин, Россия пенсия фондының Татарстан республикасындагы бүлеге идәрәчесе: "Китаплар булмаса, бүген кем булыр идем икән…»
– Рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең тулы җыелмаларын минем әбием җыя башлаган. Ул үскән гаиләдә сәнгать әһелләре еш кунак булган – композиторлар Сәйдәшев, Җиһанов, Яруллин. Әбием Муса Җәлилне яхшы белгән. Соңыннан инде әти‑әни китапханәне тулыландырган. Соңгы елларда мин дә үз өлешемне кертәм. Китаплар булмаса, бүген кем булыр идем икән мин?.. Алар минем тормышыма фаҗигале шартларда килеп керде – икенче сыйныфта укыганда, умыртка баганасын сындырып, бер ел караватта ятарга мәҗбүр булдым. Һәм көннәр буе укыдым да укыдым. Бер елдан соң исә мин урамда трай тибеп йөрүче хулиганнан күп укыган малайга әйләндем, мәктәп олимпиадаларында җиңә башладым. Шуңа күрә язмышымдагы ул имгәнүгә мин хәтта рәхмәтле дә.
25 октября 2021
ЭДУАРД ВАФИННЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 КИТАБЫ:
1. Марк Твен. «Том Сойер маҗаралары» һәм «Гекльберри Финн маҗаралары».
2. Финимор Купер. «Аучы». 3. Даниэль Дефо. «Робинзон Крузо».
4. Чарльз Диккенс. «Оливер Твист маҗаралары».
– Болар инде балачактан укыганнар. Һәрберсе – иң яратканы! Ул чакта бөтен малайлар да укый иде аларны.
5. Джоан Роулинг. «Гарри Поттер».
– Миңа Гарри Поттер һәрвакыт булган кебек, гәрчә мин аны улым белән бергә укыдым. Балалар өчен китап, әмма өлкәннәрне дә сокландыра! Мөгаен, укыганда күңелдә әллә нинди гаҗәеп сурәтләр тугангадыр, аларны бернинди кино да кабатлый алмый...
6. Александр Дюма. «Граф Монте-Кристо».
– 11 яшьтә йотлыгып укыдым. Һава сулаган кебек укылды ул, шуңа да аны иң яраткан китапларның берсе итеп билгелим.
7. Джером Клапка Джером. «Этне санамаганда, көймәдә алар өчәү иде».
– Балаларча самими кебек, әмма чып‑чын инглиз юморы. Бер кайгысыз чакта укып, рәхәтләнеп көлгәнемне хәтерлим. Андагы тарихларны бүген дә хәтердән сөйли алам.
8. Теодор Драйзер. «Финансист».
– Монысы инде студент вакыттагы хатирәләр. Ул вакытта без: «Финансист»- ны укыган – читтән торып белем алган, дип шаярта идек.
9. Харуки Мураками. «1Q84».
– Бер тында укыла. Канатлы сүзләре истә кала.
10. Евгений Водолазкин. «Лавр» һәм «Авиатор».
– Җәй көне шушы язучы белән мавыктым. Үз эченә бөтереп алды, вакыт һәм дәвер тойгысы югалды. Гаҗәеп тойгы. Тагын укыячакмын әле.
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий