Егерме җиде миллионның берсе
Юрий Красиков Казанның Юдино бистәсендә туып үсә. Унтугыз яшьлек лейтенант сугышка беренче тапкыр Сталинград янында керә. Бу сугыш аның өчен соңгысы да була...
Әни һәм әти! Тыныч фронтта намуслы хезмәт итегез, кирәк булса, мин, җанымны кызганмыйча, Ватанымны соңгы сулышыма кадәр яклаячакмын... Улыгыз Юра. Красиковның 1941 елның 3 июлендә өенә язган хатыннан бу. Кырык беренче елның июлендә егет Саратовтагы танк училищесын тәмамлый һәм ул чактагы һәркем кебек үк фронтка ашкына. Ләкин иң яхшылардан берсе булган кичәге курсантны инструктор итеп Горький шәһәренә башкаларны укытырга җибәрәләр.
Кырык икенче елның декабре. Аларның танк ротасын тревога белән күтәрәләр. Машиналарны платформаларга төйиләр. Курс – Сталинград фронтына.

СУРОВИКИНО ӨЧЕН ЯУ
...Сталинградтан 150 чакрым. Чир елгасының сул ягы – безнеке. Уң ярда – немецлар. Лейтенант Красиков экипажы – Федор Погорелов ротасы составында. Ротага боерык: немецларга һөҗүм итәргә, Суровикино станциясенә көнчыгыштан бәреп керергә һәм пехотага юл ачарга. Шул ук вакытта өлкән лейтенант Метлевның танк ротасы дошманга көнбатыштан һөҗүм итәргә тиеш.
План шундый була. Ул башта бик шәп үтәлә. 12 декабрьнең төш вакытына Погорелов ротасы, немецлар оборонасын җимереп, Суровикиноны ала. Югалтулар минималь, дүрт йөзгә якын фашист юк ителә.
Әмма көнбатыштан килергә тиешле икенче танк ротасы – Метлевныкы – Суровикинога барып җитә алмый: дошман зур көчләр белән контрһөҗүм оештыра. Һәм бик уңышлы башланган операция Погорелов ротасы өчен чолганышка әйләнә.

ЧОЛГАНЫШТАГЫ СУГЫШ
Боҗра кысыла, ротаның команда пункты белән элемтәсе өзелә. Сугыш көне буе, караңгы төшкәнче дәвам итә. Элемтәчеләр, команда пункты янына барып җиткәч, мондый боерык алып кайта: үз полкларына таба бәреп чыгарга.
Танкистлар, ут белән каплап, десантка – алтмыш автоматчыга камалыштан чыгарга булыша. Аннары үзләре чигенә башлыйлар. Танклар, ата-ата, кырдан бара һәм миналарга эләгә. Поплавский, Камалов, Красиков экипажлары бер‑бер артлы шартлый...
Хәрәкәт итү сәләтен югалткан танклар барыбер атудан туктамый. Ләкин бу озакка бармый. Машиналар яна, экипажлар һәлак була. Ахырга кадәр иптәшләрен капларга тырышкан Красиков танкы соңгы булып тынып кала.
Җимерелгән машиналар янына килеп җиткәч, немецлар исән калган экипаж әгъзаларын атып үтерә. Юрий Красиковны тиз генә үтермиләр. Кирәкле мәгълүмат алырга теләп, танк командирын бик каты җәзалыйлар, ләкин ул дәшми. Явызланып, аның аякларын икесен ике танкка бәйләп куялар һәм тере килеш урталай өзәләр...
Безнекеләр Суровикино станциясен бер тәүлектән кире кайтара. Красиковның гәүдәсен шартлатылган танк янында табалар. «Ә Юра үзе танк янында йөзе белән өскә таба карап ята иде. Сул һәм уң аягына трослар бәйләп куелган...» – дип язылган фронт газетасында.

ДИҢГЕЗЧЕ БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНГАН
«Исәнмесез, әни, әти, Слава, Нина. Сезнең фотографиягез белән хатны алдым, ләкин адресым үзгәргәнлектән җавап көтеп тормыйча язарга уйладым... Әни, мин сезгә алдагы хатта язган идем (әгәр сез аны алган булсагыз), Горькийда тагын күпме эшләячәгемне әлегә белмим. Фронт турында анык бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки вазгыять көн саен үзгәрә... Башта фронтка җибәрергә ниятләгәннәр иде, тик аннары мине бирегә, Горькийга, җибәрделәр, инструкторлар штатына керттеләр...»
Бу унтугыз яшьлек герой-танкист Юрий Красиковның фронтка озатылыр алдыннан язган хатларының берсе. Башкалары белән бергә бу хат та Суровикино музеенда саклана. Биредә, шәһәр үзәгендә, лейтенант Красиков җирләнгән туганнар каберлеге бар. Суровикино урамнарының берсе аның исемен йөртә. Казанның Юдино бистәсендә дә бер урамга аның исеме бирелгән, анда Юрий истәлегенә мемориаль таш куелган.
Ул Казан бистәсендә туган гади малай була. Диңгезче булырга хыяллана. Сугышка кадәр, Юдинодагы 2 нче мәктәпне тәмамлагач, Севастопольдәге диңгез училищесына укырга керергә китә, тик медкомиссияне уза алмый. 1940 елда Саратов бронялы танк училищесы курсанты була һәм хәрби карьера турында хыяллана. «Әйтте диярсез, мин барыбер хәрби академия тәмамлаячакмын», – ди ул иптәшләренә.
Юрий үз дигәнендә нык торучылар токымыннан, мөгаен, ул чыннан да генерал була алыр иде. Ләкин сугыш башлана...
«СЕЗ БИК БАТЫР УЛ ҮСТЕРГӘНСЕЗ»
Ә тагын ул бик кайгыртучан бала була... Менә аның өенә язган тагын бер хаты: «Әнием, сез нигә ешрак хат язмыйсыз? Мин сезгә язам, ә җавап юк. Әни, Юдинода сезнең хәлләр ничек, сеңлем, энем ничек укыйлар? Минем әлегә барысы да тәртиптә. Әнием, акчам булуга, фотога төшеп җибәрермен. Минем нинди икәнемне күрерсез. Сез ничек яшисез, языгыз, мин сезнең хәлләр белән бик кызыксынам... Улыгыз Юрий Красиков».
Юрий Красиковның әнисе Александра Андреевна улының хатларын гомере буе саклый. Һәм аның рота командиры Федор Погореловның хатын да: «Сез безнең социалистик ватаныбызны тугры саклаган батыр ул – Юрий Иванович Красиковны үстергәнсез. Юрий Ивановичның Сталинград сугышы вакытында Суровикино шәһәрен азат иткәндә күрсәткән тиңсез батырлыгы, аның данлы хәрби юлы һәм кыюлыгы рәхмәтле буыннар хәтерендә мәңге сакланыр».
Юрий Иванович Красиков, 1922 елның 22 декабре – 1942 елның 15 декабре. Ул шул сугышта һәлак булган 27 миллионның берсе.
Михаил Рябинин
Добавить комментарий