Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Ел татарлары – 2024»: рәхмәт рейтингы

«Ел татарлары – 2024»: рәхмәт рейтингы

Татар халкы үсешенә кем зур өлеш кертте? 2024 елның кайсы проектлары һәм вакыйгалары истә калды? Ел азагында Казан Кремлендә «Миллиард.Татар» проектының «Ел татарлары» рейтингында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

13 января 2025

Атаклы татарларны» бүләкләү тантанасын «Миллиард.Татар» инде өченче тапкыр үткәрә. «Әлеге мәгълүмат ресурсы хезмәтләре кайчакта күләгәдә кала торган, әмма милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүче кешеләрне күрсәтү максатында оештырылды, – дип аңлата проект җитәкчесе Арслан Минвәлиев. – «Ел татарлары» рейтингы мондый кешеләргә рәхмәт йөзеннән барлыкка килде».

«МИЛЛӘТНЕҢ СОЦИАЛЬ ХАЛӘТЕН БИЛГЕЛӘҮ»

Бу юлы чара Казан Кремленең Кабул итү урыннарында узды. Лекторий залы шыгрым тулы иде: кунаклар Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, Мәскәүдән һәм илебезнең башка төбәкләреннән  дә килгән. Чынлыкта залга бүген милләтнең йөзек кашын тәшкил итүчеләр җыелды: галимнәр, театр әһелләре, җырчылар һәм музыкантлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре. Финалга чыгучылар арасында – блогер, татар теле укытучысы һәм имам. Арслан Минвәлиев фикеренчә, чара, чынбарлыкны чагылдырып, үзенә күрә «милләтнең социаль халәтен билгеләүгә» әверелде.

Экспертлар «Ел татарлары», дип, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне һәм җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы атады.

СӘХИБГӘРӘЙ ИСЕМЕННӘН

ТР Фәннәр академиясе галимнәре белән бергә, «Ел татарлары» проекты быел Алтын Урда чорын тирәнтен өйрәнү белән шөгыльләнде. Һәм җиңүчеләргә тапшыру өчен дә гадәти булмаган бүләк – ышаныч язуы әзерләде. Мондый ярлык Сәхибгәрәй хан заманында кешегә идарәне тапшыру, махсус вәкаләтләр бирү символы буларак тапшырылган. Ул заманда ул муенга тагылган яки билдә йөртелгән.

ХӨРМӘТ БЕЛӘН ХӘТЕРЛӘП

Бүләкләү тантанасы алдыннан катнашучылар 2024 елда вафат булганнарны искә алдылар. Алар арасында – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, җырчы Зөлфия Камалова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов һ.б. бар.

«ЭКСПЕРТЛАР САЙЛАВЫ» ҺӘМ «РЕДАКЦИЯ САЙЛАВЫ»

Җиңүчеләр «Миллиард.Татар» социаль челтәрләрендә тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Әмма ике номинациядә тавыш бирү үткәрелмәде. Бу - «Экспертлар сайлавы» һәм «Редакция сайлавы». Җиңүчеләрне ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүләкләде.

Экспертлар – мәдәният эшлеклеләре һәм җәмәгатьчеләр «Ел татарлары», дип, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне һәм җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы атады. «Миллиард.Татар» редакциясе исә төрле өлкәләр буенча ун җиңүчене сайлап алды. Алар арасында каллиграф Рамил Насыйбуллов, тарихчылар Искәндәр Гыйләҗев һәм Искәндәр Измайлов, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, Telegram мессенджерын тәрҗемә итүче Илгиз Җиһангиров һәм башкалар бар.

Хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова махсус призга лаек булды. Диплом аңа «Хранители времени» боз тамашасында катнашуы өчен тапшырылды. Узган ел Заһитова читтән торып «Ел татар хатын‑кызы – 2023» статусына лаек булган иде.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера