Эшлисе килә!
Статистика эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча төзелә. Бәлки, аны Эш һәм мәшгульлек үзәкләрендә исәпкә басучылар дип әйтергә кирәктер?
06 марта 2017
“Россиядә ике бәла: юлсызлык һәм ахмаклык”, - дип шаяртырга яратабыз. Ләкин тагын да җитдирәк проблема бар – эшсезлек. Югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр эш таба алмый азаплана, авыл кешесенең хәлен әйткән дә юк... Кризис белән бәйле яңа кыскартулар, зур оешмаларның банкротка чыгуы, хезмәт базарын тагын да киеренке хәлгә куйды.
Саннар - бер, чынбарлык - икенче
Хәер, рәсми саннар, барысы да яхшы, дип күрсәтә. Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова узган елга нәтиҗә ясап шундый саннар китерде: “Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе соңгы 20 елда иң түбән баскычка төште. 2015 елда бу күрсәткеч 0,9 процент күләмендә булса, 2016 елда ул нибары 0,7 процентка калды”. Әмма Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре, бу саннар чынбарлыктан ерак тора, ди. Дөреслектә аның төгәл саны берәү дә әйтә алмый. Статистика эш сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча төзелә. Бәлки аны Эш һәм мәшгульлек үзәкләрендә исәпкә басучылар дип әйтергә кирәктер. Һәрхәлдә, дөреслеккә якынрак булыр иде.
W-City Community Research тикшерү төркеме узган ел Россияда эшсезлек иң югары ноктасына җитте дигән нәтиҗәгә килгән. Алар Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 10 мең халыктан сораштыру үткәргәннәр. Баксаң, һәр өченче кеше эш турында борчыла, кемдер кыскартылу алдында тора, кемдер өстәмә эш эзли, кайберәүләр бөтенләй эшсез икән. Шуннан чыгып, W-City Community Research тикшерү төркеме белгечләре, 30 миллион россияле эш эзли, дип фаразлый.
Республикада исә ел башына 14 мең 581 эшсез теркәлгән. Иң күп эшсезләр Казанда – 4 мең 426 кеше, аннан кала, Чаллыда – 1 мең 755, Түбән Камада – 1 мең 433, Әлмәттә – 960 кеше. Ни гаҗәп, авылларда эшсезлек чәчәк атмый, шәһәрләр белән чагыштырганда, халыкның бер проценты эшкә мохтаҗ икән. Бу аңлашыла да, авыл кешесе Эш һәм мәшгульлек үзәкләренә барып исәпкә басмый. Йә ул - сезонлы эштә, яки бөтенләй өендә утыра. Мәшгульлек үзәге белгечләре исә өйдә үз проблемаңа бикләнеп утырмаска киңәш итә. Теләге булган һәркем эш таба ала дип ышандыра.
Республиканың Эш һәм мәшгульлек үзәкләренә төрле очракларда мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, эш урыныннан канәгать булмаучы яки кыскартылу алдында торучы гражданнар да күп. Узган ел шундый 29 мең 976 кешегә вакытлы эш урыны табылган. Һөнәрен үзгәртү буенча аерым курсларга 7 мең 269 кеше җибәрелгән. Һөнәри уку йортларын тәмамлаган 227 егет-кыз да даими эшкә урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле булган 8 кешегә эш урыны бирелгән.
Нәрсә генә булса да, Эш һәм мәшгульлек үзәкләренә барырга кирәк, дип уйлыйм. Ай саен 850 сумнан 4 мең 900гә кадәр акча килеп бара (бу кешенең элеккеге эшендә күпме хезмәт хакы алуына бәйле). Ятып калганчы, атып кал дигәндәй, бәлки күңелгә ятышлы берәр эш тә килеп чыгар.
“Колхоз бетте, аның белән авыл да”
Статистика саннары авылларда эшсезлек зур түгел дип күрсәтсә дә, чынлыкта, мөгаен, иң зур проблема авыл җирлекләрендәдер. “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров: “Аерым районнарда авыл халкы ел саен 2 процентка кадәр кими”,- дигән иде. Мондый аяныч хәл аеруча Кама Тамагы, Тәтеш, Минзәлә, Чүпрәле районнарында күзәтелә. Чүпрәле районында, мәсәлән, ел саен халык саны уртача 500 кешегә кими икән. Әлегә дә баягы, мәзин абый таягы дигәндәй, сәбәбе тагын шул эшсезлеккә кайтып кала. Районның икътисад һәм финанслар бүлегендә моның сәбәбен төрлечә аңлаттылар: авылда яшьләр калмый, шәһәргә китү ягын карый. “Яшь белгечләргә зур хезмәт хакы кирәк, район җирендә андый мөмкинлекләр юк”, - диделәр.
Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Сәхәүтдин Хөсәенов исә Чүпрәле районында халыкның кимүен колхозлар бетүдә күрә. Унбиш ел “Ялкын” колхозын җитәкләгән ул. Аннан 2005 елда аны авыл җирлеге башлыгы итеп сайлаганнар.
- Иске Кәкерле Чүпрәленең иң зур авылларыннан санала, - дип сөйләде Сәхәүтдин Хөсәенов. - Авылда 1025 кеше яши, Иске Кәкерле җирлегенә Татар Төкесе дә керә. Анда 241 кеше гомер итә. Заманында авыллар гөрләп торды. Колхоз нык, бар халыкны эш белән тәэмин итте, меңәрләгән баш дуңгыз, сарык, сыер гына бар иде. Колхозлардан агрофирма ясау башлангач, безне дә “Ялкын” коллектив хуҗалыгыннан Чүпрәле “Ак Барс” Холдинг канаты астына керттеләр. Нәтиҗәсе күз алдында: сарык, дуңгызлар бетерелде, фермалар ярым ишелгән хәлдә, 650 башка якын мөгезле эре терлек калды. Аңлашыла ки, авыл кешесенә эш кимеде. Авылның бетүендә төп сәбәп менә шушы, дип уйлыйм.
Мондый фикерне күп кенә элеккеге колхоз җитәкчеләреннән ишетергә туры килә. Яшерен батырын түгел, зур холдингларның төп максаты - акча эшләү, ә авыл кешесенең тормышы, көнкүреше аларны кызыксындырмый. Шулай да күп төбәкләрдә заманга яраклашырга тырышалар: аерым кешеләр үз эшләрен булдыра, гаилә фермалары төзи, читкә йөреп эшли. Иске Кәкерледә дә алма агачтан өзелеп төшкәнне көтеп ятмаучылар бар.
- Ирләрнең күбесе Мәскәү, Казан, Ульяновск, Оренбург, Уфа шәһәрләренә йөреп эшли, - диде Сәхәүтдин Хөсәенов. - Безнең халык тырыш бит, тик утырмый. Берәүләр теплица ачты, гаилә фермалары төзүчеләр дә бар. Ләкин яшерен-батырын түгел, авылга яшьләр кайтмый. Бүген Иске Кәкерле урта мәктәбендә 95 бала укый. Балалар саны елдан-ел кими. Моңа гаҗәпләнәсе юк, яшь гаиләләр булмагач, сабыйлар тумый бит.
Элеккеге колхоз рәисе белән авылның киләчәге турында шактый озак сөйләштек. “Чиста су” программасы буенча һәр йортка су керткәннәр, халыктан җыелган үзара салым акчасына өч ел инде юлларны карыйлар икән. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә исәплиләр. Мәдәният йорты, мәчетләр, берничә кибет эшләп тора. Тик авылда халык саны барыбер кими бара, ә сәбәбе һәркемгә мәгълүм: эш булмагач яшьләр авылга кайтмый, төпләнеп калганы да читкә китү ягын карый.
Арча үрнәге
Чүпрәледән аермалы буларак, Арча районында эшсезлек 0,6 процент тәшкил итә. Бу республика күрсәткеченнән дә түбәнрәк. Хәер, аңлашыла да кебек: Арча Казанга орынып тора, халык башкалага йөреп эшли. Күпләр үзе җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен дә Казанга алып килеп сата. Ләкин эшсезләр саны аз булуның башка сәбәпләре дә бар:
- Арча районында җитештерү предприятиеләре шактый күп, - дип сөйләде районның икътисад һәм финанслар бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов. - Аерым саннарга тукталсак, сөт комбинатында – 300, кирпеч заводында - 230 кеше, элеваторда - 110, сэндвич-панельләр заводында – 30, “Раифа” тегү фабрикасында 40 кеше хезмәт куя. Соңгы ике предприятие 2016 елда гына эшен башлады. Көннән-көн зурая алар. Тагын районда алты төзелеш оешмасы бар, анда 1 меңгә якын кеше эшли. Бюджет оешмаларында 4 мең 700гә якын кеше хезмәт итә. АТП, “Водоканал-Сервис” һәм шундый башка оешмаларда 500 кеше эшли.
Арчада якын киләчәктә тагын меңнән артык эш урыны булдырырга җыеналар. Мисал өчен, 2014 елда ачылган сәнәгать паркын быел зурайтачаклар. Анда ит, сөт ризыклары сатыла. Парк базасында 5 гектар мәйданда теплица кору каралган. Җәмгысе биредә 300 кешегә эш урыны ачылыр, дип көтелә. Шулай ук агымдагы елда балалар күңел ачу үзәге төзеләчәк. Казандагы “Кырлай” паркыннан ким булмас, дип көтелә. Биредә 80 кеше эшләргә тиеш. Киләсе елга исә Арчада бәрәңге эшкәртү комбинаты сафка басачак. Бәрәңгедән ярымфабрикатлар ясап республика кибетләренә җибәрергә ниятлиләр.
- Районыбыз зур: 52 мең 300 кеше яши, шуның 23 меңе Арчаның үзендә көн итә, – дип сүзен дәвам итте районның икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе. – Бездә ел саен халык саны үсә бару күзәтелә. Бу беренче чиратта Арча шәһәре хисабына шулай. Авылларда исә төрлечә, халык саны арткан, кимегән яклар да бар. 2014 елда гамәлгә кертелгән аерым проектлар нәтиҗәсендә, республика муниципаль районнары буенча төзелгән рейтингта 39нчы урыннан 32нче урынга күтәрелдек. Авыл хуҗалыгы районы өчен бу сан начар, дип уйламыйм. Алга таба тагын үсәргә ниятлибез.
Арчада бер проблема да юк икән дигән фикер туарга мөмкин. Бар, әлбәттә, ансыз булмый. Иң төп проблема – яшь белгечләрнең туган ягына әйләнеп кайтырга ашыкмавы. Монысы инде хезмәт хакы, торак белән дә бәйле. Районда хәзер яшь белгечләргә дәүләт программасы буенча фатирлар салу, төрле грантлар алырга ярдәм итү буенча ныклап эшлиләр.
“Крестьян хуҗалыкка әйләндек!”
Арчаның яңа төзелгән йортларын, Боз сараен карап чыкканнан соң, Мәтәскә авылына кузгалдык. Районда бүген җитмешләп фермер хуҗалык бар. Айдар Сабиров исә Арчаның иң алдынгы фермеры. Аның турында ишеткәч, гаҗәпкә дә калдым: бер тәҗрибәсе дә булмаган килеш эшен башлар өчен миллионлаган кредит алган. Үзе әйткәнчә: “Кесәсендә 12 сум 50 тиен акчасы булган”. Гаиләсе белән шәһәрдә яшәгән ир тормышындагы кискен борылышны болай аңлатты:
– Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач та хыял бар иде: авылда үз эшемне булдыру. Берничә юнәлешне карадым, җир эшкәртеп печән, иген үстерү белән шөгыльләнергә кирәк дигән уйга килдек. Шулай итеп, 2010 елны агрофирмадан үзебезнең, тагын берничә дусның пай җирләрен алып, чәчү чәчтем. Техниканы арендага алдым. Икенче елны исә фермерлык эшенә тотындым. Нәкъ шулвакыт гаилә фермаларын төзү өчен грантлар булдырылды. Әтием күп еллар ферма мөдире, әнием сыер савучы булып эшләде. Өйдә дә күп итеп мал асрадык. Уйладым да берничә баш сыер сатып алырга булдым. Район җитәкчелеге минем ниятне бик хуплады, 1 миллион сум грант алырга ярдәм итте. Янып-көеп эшли башладым. Күрше Карабаш авылында иске ферма биналары бар иде, шуларны сатып алып өр- яңадан ясап чыктым. Әлбәттә, кредитсыз булмады: 2012 елда банктан 8 миллион сум акча алдым. Мөгезле эре терлекнең баш санын 30дан 180гә җиткердек.
Айдар Сабировның Карабаш авылында 5 фермасын карап чыктык. Бу без күреп өйрәнгән тизәккә баткан хәрәбәләр түгел, бөтен җире ялт иткән. Заманча гына дию аз, Европа югарылыгында. Бер ноктага басу җитә - бар техника “җанлана”.
– Сезон вакытында 20 кеше эшли, ә даими рәвештә бездә 13 кеше хезмәт куя ,- дип сөйләде Айдар Сабиров. – Февраль ае башында “Вамин” таралды. Район җитәкчелеге аларның 750 баш мөгезле эре терлеген, 2 мең гектар җирләрен миңа алырга тәкъдим итте. Без хезер аерым бер крестьян хуҗалыгына әйләндек, дөрес, әле рәсмиләштерәсе бар. Кәгазь эше шактый вакытны ала. Планнар зурдан, Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламас, дип өметләнәм. Җиңел булмаячак, аңлыйм. Фермер булганыма җиде ел була, әле яңа гына эшем табыш китерә башлады. Кергән акча кредит түләргә китеп бара иде. Шулай да сыер асрау бүгенге көндә иң табышлы өлкә, сөткә бәя югары. Шуңа күрә барысы да яхшы булыр, дип ышанам.
Сөт дигәннән, яшь фермер үзләренең сөт ризыкларын ике ел элек Казанга илтеп саткан. Тик базарда сату буенча яңа таләпләр кергәч, район җитәкчелеге Айдар Сабировка Арча базарында сөт, эремчек сату өчен аерым нокта булдырган. Сөт ризыклары көнендә сатылып бетеп бара икән.
Мәтәскә фермерының гаиләсе белән дә танышып чыктык, Айдар тормыш иптәше Гөлназ белән өч бала үстерә. Олы кызлары Азалиягә унике, уртанчысы Айгизәгә - тугыз, Аязга биш яшь.
– Айдарга әллә ни ярдәм итә алмыйм, шулай да киңәшләшеп эшлибез, - дип елмайды Гөлназ ханым. – Мин дә авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамладым. Бу өлкәне яхшы беләм. Ләкин өч бала булгач фермерлык эше белән шөгыльләнергә әллә ни вакыт калмый. Балалар кул арасына керә башладылар инде, эшкә планнар зурдан...
Сабировлар якын киләчәктә үзләре сауган сөтне Казанга, башка өлкәләргә җибәрергә уйлыйлар, сөт ризыкларын ясап сату нияте дә бар. Ә бүген алар яңа алынган җирләрне чәчүгә әзерләү, фермаларны төзекләндерү белән мәшгуль.
Клара Таҗетдинова, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары:
– Республика хезмәт базарында хәл тотрыклы. Бу җәһәттән махсус программалар эшли. Алар берничә максатны күздә тота: аерым оешмалар банкротлыкка чыгып, эшсез калган кешеләргә ярдәм итү; халыкның керемен арттыру; икенче һөнәр үзләштерергә ярдәм итү һ.б.
2017 елның 1 февраленә республика буенча 26 мең 353 ачык вакансия бар. Ихтыяҗ төзелеш, эшкәртү сәнәгате, транспорт өлкәсендә аеруча ур.
Шулай ук үз эшләрен булдырырга теләүчеләр өчен дә махсус программалар бар. Мисал өчен, узган ел Эш һәм мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән 469 граждан үз эшләрен ачты. Аерым алганда, Әлмәт –30, Кукмара – 22, Саба – 21, Чистай – 20, Яшел Үзән – 15, Буа районында 15 кеше шәхси эшмәкәр, фермер булып теркәлде.
Республиканың Эш һәм мәшгульлек үзәкләрендә эшсезләр өчен махсус психологик ярдәм һәм хезмәт базарына социаль адаптация буенча аерым курслар оештырылган. 18-20 яшьлек гражданнар өчен “Беренче эш урыны” дигән программа эшләнгән. Аның нигезендә яшьләргә вакытлыча эш урыны тәкъдим ителә. Социаль яклауга мохтаҗ булган гражданнарның аерым төркемнәре (физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ялгыз һәм күп балалы аналар, төрмәдән чыгучылар) өчен, алар үз эшләрен ачкан очракта, аерым компенсацияләр түләү каралган.
Фотолар ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды.
Добавить комментарий