
Фәлсәфәчеләр, Реформаторлар, Мәгърифәтчеләр
Татар дин гыйлеме мәктәбе ислам дөньясында аерым урын алып тора. Курсави, Утыз Имәни, Мәрҗани, Бубый, Баруди, Фәхретдин... – үз заманнарының мәшһүр голәмәләрен бөтендөнья ислам фәне, фикер һәм фәлсәфә, мәгърифәт күгендә якты йолдызлар дип атарга була. Язмабызда аларның кайберләре турында сөйләрбез.
28 марта 2025
Габденнасыйр Курсави
лем җәзасы янау, үз диненнән язган тамгасы алу, хаҗга барганда үлеп калу... Габденнасыйр Курсавиның тормыш юлы бер дә сикәлтәсез булмаган, ә аның яңарыш идеяләре замандашлары тарафыннан көчле каршылыкка очраган. Югыйсә нәкъ менә шул идеяләр аның исемен ислам дөньясында мәңгеләштерә дә бит.
Башта үзләрендәге мәдрәсәдә белем алу, аннары укуны Бохарада дәвам итү... – XVIII гасыр азагында үз язмышларын тулысынча дини эшчәнлеккә багышларга теләгән татарлар үтәргә тиешле юл шундый була. Ул чакта безнең якларда Урта Азия мәдрәсәләре белән чагыштырырлык югары типтагы бер генә уку йорты да булмый. Мәдрәсәдә мөдәррис, ягъни ректор булыр өчен дә Бохара «вузында» белем алу таләп ителә.
ЧЫГАНАКЛАРГА КАЙТУ ҺӘМ ФИКЕРЛӘРГӘ КУРЫКМАУ
Ләкин Бохарада Курсавины рәсми дини мәктәпнең абруе һәм «карьера» үсеше мөмкинлекләре генә кызыксындырган дип уйларга кирәкми. Монда гасырлар дәвамында интеллектуаль элита белемнәрен туплап тапшыручы суфыйчылык тарикатләре яшәгән. Бу орденнарның суфыйлары хәтта дәүләтнең каты диктаты атмосферасында да рухи азатлыкларын саклап кала алган. Габденнасыйр Курсави Бохарада үзенең белемен дәвам итү өчен зур йогынтыга ия Нәкышбәндийә тарикате шәехе Ниязкули әт-Төрекмәни мәдрәсәсен сайлый, күрәсең, аның фәнни карашлары шул уку йортында формалаша да.
Ислам кануннарын җентекләп өйрәнеп һәм Бохара дин белгечләренең исламның беренче чорлары традицияләреннән никадәр ерак китүләрен аңлап, Курсави үз юнәлешен билгели. Ул дин әһелләрен мөселман хокукының төп чыганаклары булган Коръән, сөннәт, иҗмә (җәмгыятьнең бердәм ризалыгы), кыяска (аналогия буенча фикер) кайтырга чакыра. Әгәр хокукый карарларны узганнарда табып булмый икән, аларны иҗтиһад итеп, ягъни мөстәкыйль эзләнеп кабул итәргә кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Үз идеяләрен Габденнасыйр хәзрәт туган ягында – Югары Курса авылында (бүген – Татарстанның Арча районы) ачкан мәдрәсәсендә тормышка ашыра башлый. Монда аның фикердәшләре, тарафдарлары пәйда була. Әмма галимның яңа карашлары мәдрәсәгә генә сыймый, һәм ул аларны Бохарадагы дин әһелләре хөкеменә чыгарырга була.
ДӘЛИЛЛӘҮ УРЫНЫНА ТЫЮЛАР
Дөньяга акча белән хакимлек баш булган, ә муллалар, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртү мөмкинлеген кире кагып, рәхимсез әмир хакимиятенең Аллаһ тарафыннан билгеләнгәнен исбатлау өчен көчләрен кызганмаган шәһәрдә Курсави идеяләре ничек кабул ителсен, ди? Исламның беренче чорларындагы иҗади рухка кире кайтырга кирәклегенә эчтән генә ышанган кешеләр дә моны кычкырып әйтергә батырчылык итми. Фәнни бәхәсләрдә Габденнасыйр Курсавиның революцион идеяләре урта гасырларда тоткарланып калган җәмгыятьнең нигезләрен какшатырга, хәтта ки шартлатырга мөмкин була.
Моңа хакимият ничек карыймы? Алдан ук күренеп тора: дәлилләр урынына – тыюлар. Әмир, җиде мөфти һәм җиде казый ярдәменә таянып, Курсавига каршы фәтва чыгара. Галимнең китаплары яндырыла, үзенә үлем җәзасы яный.…
Курсави Бохарадан китәргә, кире туган ягына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Ләкин тиздән Бохара хөкемдарларының шикаятьләре аркасында туган авылыннан да китәргә туры килә. Галим бер төркем шәкертләре белән хаҗга китә. Үз карашларын күбрәк кешегә җиткерергә тырыша. Һәм чит җирләрдә – Истанбулда үлеп китә.
ИДЕЯЛӘР ҮЛЕМСЕЗ
Курсавиның идеяләре замандашларының күпчелеге тарафыннан кабул ителми. Аның фикер эзлеклелеге, чыгыш ясау таланты дини бәхәсләргә әзер булмаган Казан руханиларын шөбһәгә салган, диләр. Ә галим үзе һәр мөселман Аллаһ сүзенең асылын мөстәкыйль аңлауга ирешкәч кенә, ислам кыйммәтләренең яшәячәгенә ышана. Бүгенге күзлектән караганда, Курсавиның Коръәнне мөстәкыйль аңлатуында, дин әһелләренең иске карашларыннан баш тар- тырга чакыруында бернинди дә начар нәрсә юк...
Дистә еллар уза, Курсавины татар дөньясында яңарыш хәрәкәтенә нигез салучы дип атый башлыйлар. «Габденнасыйр Курсави, – дип яза аның шәкерте Шиһабетдин Мәрҗани, – үзенең акылызиһене ярдәмендә Белем хәзинәсенең тылсымлы йозагын ачты, аннан фәннәрне алып, халык каршында кыйммәтле чәчәкләр үстереп, аларны гавамгә таратты».
Шиһабетдин Мәрҗани
1850 елның 30 марты. Беренче Казан мәчетенең имам-мөдәррисе итеп яшь дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани билгеләнә... Ул монда гомеренең ахырына кадәр эшли, ә мәчет аның исемен йөртә башлый. Мәрҗани тарихка күренекле татар тарихчысы, фәлсәфәчесе, дин реформаторы һәм мәгърифәтчесе булып кереп кала.
Мәрҗанинең фәнни эшчәнлегенең иң уңышлы чоры XIX йөзнең 70‑80 нче елларына туры килә. Нәкъ шушы елларда галимнең мөселман дөньясында аңа танылу китергән хезмәтләре дөнья күрә. 1870 елда Казанда «Нәзурателхакк...» китабының дөнья күрүе Мәрҗани турында үз заманының дини яңарыш идеологларының берсе буларак сөйләргә мөмкинлек биргән мөһим вакыйга санала.
СПЕКУЛЯТИВ ТЕОЛОГИЯНЕ ТӘНКЫЙТЬЛӘҮ
Соңрак Шиһабетдин Мәрҗанинең башка дини-фәлсәфи хезмәтләре дә пәйда була. Иң танылганнары – «Китабел-хикмәт әлбәлига әлҗәнния фи шәрхел-гакаид әлхәнәфия». Мәрҗани калам – спекулятив теология мәсьәләләрен тәнкыйтьләүгә басым ясый, акида нигезләрен – ислам кануннарын шәрехли.
Бер үк вакытта Шиһабетдин Мәрҗани, педагогик эшчәнлек белән актив шөгыльләнеп, татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә дә үз урынын ала. Галим Казан Татар укытучылар мәктәбендә дин фәннәрен укытуга алынучы беренче татар рухани вәкиле була.
ГОМЕРЛЕК ЭШ
1900 елда, Мәрҗани үлгәннән соң, татар телендә аның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабы дөнья күрә. Әлеге хезмәте басылганнан соң, фән дөньясында аның турында туган халкы этногенезы проблемасына мөрәҗәгать итүче беренче татар тарихчысы буларак сөйли башлыйлар. Ләкин галимнең икенче бер – «Вафиятел-әсляф вә тәхият әл-әхляф» дигән кулъязма хезмәте тагын да зуррак дан китерә. Мәрҗанинең гомерлек эше булган әлеге титаник хезмәт, асылда, Россия ислам дөньясының танылган эшлеклеләре турында беренче энциклопедик сүзлек була.
«Вафиятел-әсляф вә тәхият әл-әхляф»не эшләгәндә, галим бик күп беренчел чыганакларны өйрәнә. Алар арасында борынгы риваятьләр, кабер ташларындагы язулар, археологик табылдыклар, гарәп, фарсы, төрки кулъязмалар бар. Үзенең структурасы буенча Мәрҗани хезмәтенең төп өлеше сүзлек рәвешендә төзелгән. Анда галимнәрнең, хакимнәрнең, башка күренекле шәхесләрнең биографияләре, аларның үлгән елларына карап, билгеле бер эзлеклелектә бирелгән.
МӨСЕЛМАН ДӨНЬЯСЫ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ
«Вафиятел-әсляф...»тә барлыгы алты меңнән артык биография теркәлгән: бу VII гасыр – Мөхәммәд пәйгамбәр вафаты елыннан башлап яшәгән галим, язучы, фәлсәфәче һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклеләренең гомер юлы. Әлбәттә, ул элгәрләре җыйган фактларны бәян итү белән генә чикләнми: үз фикер сөрешенә таянып аларның эшчәнлеген шәрехләгәндә, күп кенә тарихи вакыйгаларга бәя дә бирә. Алай гына да түгел, галимнең хезмәтендә фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелгән оригиналь материаллар шактый. Мондый материалларның географиясе киң – XVII–XIX гасырлар чорындагы Идел буе, Урал, Урта Азия, Кавказ, Кырым төбәкләре.
«Вафиятел-әсляф...» томнарында рухи мәдәниятнең төрле өлкәләренә, алгарышка зур өлеш керткән шәрык галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре турында мәгълүмат тупланган. Еш кына бу – мөселман дөньясыннан читтә дә танылу алган шәхесләр.
Шунысы мөһим: тарихны Коръән тәфсире кебек традицион фәннәргә кертеп, бу дисциплина турында урта гасыр мөселман мәдәниятендә үк пәйда булган күзаллауларга таянып эшләсә дә, Мәрҗани әлеге фәнне яңа яктылыкта күрә. Мәрҗани фикеренчә, тарих фәне узган вакыйгаларны теркәп кенә бармый, бәлки, аларның сәбәпләрен өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Галим тарихи күренешләрнең социаль аспектларын аерып күрсәтә һәм шуның белән татар халкы тарихын аңлатуда новатор булып тора.
«Вафиятел-әсляф вә тәхият әл-әхляф», – дип раслый тикшеренүчеләр, – мөселман халыклары мәдәниятләренең дәвамчанлыгы һәм үзара бәйләнешенең ачык мисалы һәм аларның тарихын өйрәнүдә сизелерлек этап». Шиһабетдин Мәрҗанине бүгенге көндә татар дөньясының Геродоты дип атаулары юкка түгел.
Габдулла Бубый
XIX гасырның 90 нчы еллары уртасы, Иж‑Бубый мәдрәсәсе. Монда, ерак татар авылында, милләтнең алга китешен тәэмин итәрлек яңа мәгариф системасы төзергә уйлыйлар. Иж-Бубыйга үзгәрешләр кертү башлангычы мулла Габдулла Бубыйга карый. Аның бу эшләрне башкарып чыгуда ярдәмчесе һәм фикердәше – абыйсы Гобәйдулла.
Укыту методлары, мөгаллим һәм шәкертләр арасындагы мөнәсәбәтләр, укыту программалары... Революцион үзгәрешләр ап‑ачык күренеп тора. Мәдрәсәдә хәзер татар, рус, гарәп, фарсы телләрен, математика, физика, химия фәннәрен өйрәнәләр... Дин фәннәрен дә шәкертләргә яңача өйрәтәләр – бу хәзер ниндидер тәгълиматларны кабатлау һәм ятлау гына түгел…
Ортодоксаль һәм иске ысуллар белән укытучы мәдрәсә мөгаллимнәре – имамнарның ачулары ничек кабаруын күз алдына китерергә мөмкин. Ләкин бертуганнарның тылы нык. «Әлеге сигез ел эчендә без мәрхүм әтиебез абруе аркасында эзәрлекләүләргә һәм реформа дошманнары каргышларына дучар ителмәдек, – дип яза Габдулла Бубый үзенең истәлекләрендә. – Чөнки ул безнең якта булып, җәдидчелекнең һәм мәктәпләрне үзгәртеп коруның зарурлыгын исбатлап торды, бу темага кагылышлы бәхәсләрне ул алып барды, тирә-яктагы бөтен муллаларның остазы һәм белеме буенча аларның барысыннан да өстен булганга, аларга авыз ачарга да ирек бирмәде».
ГАСПРИНСКИЙ ИДЕЯЛӘРЕ ДӘВАМЧЫСЫ
Габдулла Бубыйның реформаторлык идеяләре буш урында пәйда булмый. Туган йортында белем культы хөкем сөрә, әти-әниләре – мәгърифәтчелек үрнәге, абыйсы Гобәйдулла фәлсәфә белән җитди мавыга. Монда фикер хөрлеген тыймыйлар. Габдулла Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнә, җәдидчелек идеяләрен таратучы Ибраһим Гаспринскийның «Тәрҗеман» газетасын укый.
1895 елда Габдулланы указлы мулла итеп билгеләгәндә, ул инде Гаспралы идеяләре тарафдары була. Атасының фатихасын алып, шул елны Иж‑Бубый мәдрәсәсендә үзгәртеп коруларны башлый. Берничә айдан соң, Истанбулда алдынгы «Мәктәбе мулькиен шахане» югары гимназиясендә укуын тәмамлап, абыйсы Гобәйдулла кайта. Ул да бу эшкә бик теләп кушыла.
Сеңлесе Мөхлисә, абыйларының хатыннары белән бергә, әлеге гаять зур проектны гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Аларга бертуган Бубыйлар уйлап тапкан укыту методларын үзләштерергә, хатын-кызлар мәдрәсәсен реформа- лаштыруны үз кулларына алырга туры килә.
ХАКЫЙКАТЬ, ДИМӘК, ДӨРЕСЛЕК
Бу үзгәрешләрне, ниһаять, реформаторларның үзләрен һәм аларның идеяләрен халык ничек кабул итә соң? Менә шәкерте Җамал Вәлиди калдырган истәлек: «Ул башларында фикер уяна гына башлаган яшьләрне дини мәсьәләләрдәге кыюлыгы белән таң калдыра иде. Белмим, искелек яклы руханилар абруеның югалуына һәм кадими мәдрәсәләрнең җимерелүенә китерә торган моннан да көчлерәк тагын берәр әсәр булдымы икән? Иж-Бубыйга укырга дип килүчеләрнең күбесе, шул исәптән мин дә,
«Хакыйкать»не укыган һәм әлеге фикерләрне авторның үз авызыннан ишетергә омтылган затлар идек». «Хакыйкать» – Бубыйның иң танылган дини хезмәте. Коръән аятьләрен анализлап, галим, аерым алганда, «васыять язу, зәкят кебек үк, Аллаһ юлында, милләт файдасына эшләнергә тиеш»ле эш дигән нәтиҗәгә килә…
Бубый үзенең хезмәтләрендә фән, белем алу имансызлыкка китерми, киресенчә ислам үз тарафдарларын бөтен җирдә белем тупларга чакыра, дип аңлата. Ул үз укучыларын фән белән кискен дошманлыкка керүдән кисәтә, мәдрәсәдә география һәм башка табигый фәннәрне укытырга өнди.
ИЖ-БУБЫЙ МӘДРӘСӘСЕ – ЯҢАРЫШ ҮРНӘГЕ
Шиһабетдин Мәрҗани кебек үк, Бубый да исламны социаль гаделсезлекне кире кага, кешеләр арасындагы тигезлек һәм туганлык принципларына аеруча туры килә торган идеология дип саный. Табигый ки, яшьләр мәгърифәт учагына тартыла башлый! Сарапул өязе халык училищесы инспекторы, 1903 елда яңа ысуллы уку йорты белән танышкач, болай ди: «Гомуми тәртип буенча Иж- Бубыйдагы мәдрәсә шактый югарырак тора, шуңа күрә рус‑татар мәктәбе укытучылары аны мөселман академиясе белән чагыштыра». Бу вакытта инде яшьләр ерак Иж‑Бубый авылына Мәскәүдән һәм Уфадан, Ташкенттан һәм Казаннан, Сембердән һәм Әстерханнан белем эстәргә агыла...
Тагын биш елдан соң биредә татар хатын-кызлары мәктәпләре өчен укытучылар әзерли һәм рәсми таныклыклар бирә башлыйлар. Габдулла Бубый: «Хатын-кызлар мәктәбе иң нык үзгәреш кичергәне булды һәм беренче булып мөгаллимәләр әзерли башлады».
Иж-Бубый мәдрәсәсе хәзер башка мәктәпләр өчен үрнәк була, өстәвенә, империянең Европа өлешендә генә түгел. Ә хатын-кызлар мәдрәсәсен җитәкләүче Мөхлисә Бубый мәгърифәтле ислам дөньясында абруйлы шәхескә әйләнә (1917 елда ул ислам дөньясында беренче казыя була – ред. иск.).
Добавить комментарий