Фронтка ярдәм
Фронтка ярдәм буалыларның көндәлек яшәү рәвешенә әйләнгән. Алар җиңүне якынайту өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшли, чөнки ул җиңү – барыбыз өчен дә бер. Алгы сызыктагы сугышчыларга мораль ярдәм дә, игътибар күрсәтү, кайгырту да – бик кирәк.
19 февраля 2025
ГУМАНИТАР ЯРДӘМ ҖЫЮ ШТАБЫ
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Буа районыннан фронтка 136 ир‑ат мобилизацияләнгән, 274 кеше контракт буенча һәм үз теләге белән киткән. Сугышчыларга ярдәм күрсәтү максатыннан биредә гуманитар ярдәм җыю штабы эшли. Волонтёрлар белән тыгыз хезмәттәшлектә һәм җирле оешмалар, предприятиеләр белән бәйләнештә, хәрби хезмәттә булучылар өчен, аларның гаиләләре өчен кирәк‑ярак әйберләр туплана.

Тиз генә салып пешерә торган аш. Бөтен продуктлары да үзебезнеке: ит, баскан токмач, бакчадан җыеп алган үләннәр, тәмләткечләр.
ҖЫЛЫ КИЕМНӘН БАШЛАП, БЕСПИЛОТНИКЛАРГА КАДӘР
Буалылар махсус хәрби операция барган зонага даими рәвештә гуманитар ярдәм илтә. Сугышта катнашучы буалыларга 16 автомобиль, шул исәптән УАЗ «буханка», ВАЗ 21070, «Нива-Шевроле» машиналары, «Урал» мотоциклы, моннан тыш, 100 тонна гуманитар йөк илтеп тапшырылган. Барлыгы – 70 миллион сумлык. Иң беренче чиратта кирәк булган әйберләрне биредә өзлексез җыеп илтәләр: җылы кием, квадрокоптерлар, БПЛА детекторлары, рацияләр, бензопычкылар, медикаментлар, төнге күрү приборлары, җылыткыч мичләр, генераторлар һ.б.

ХӘРБИ ХЕЗМӘТТӘГЕЛӘРНЕҢ ГАИЛӘЛӘРЕНӘ ЯРДӘМ
Хәрби хезмәттәгеләрнең гаиләләренә даими ярдәм күрсәтеп торыла: балаларына ташламалар, түләүсез транспортта йөрү, түгәрәкләрдә бушлай шөгыльләнү каралган. Көнкүреш йә булмаса хуҗалык мәсьәләләр- рендә ихтыяҗ туса, мондый гаиләләр өчен махсус волонтёрлык ярдәме күрсәтү оештырылган.


АЛАРНЫ ЯРАТАЛАР ҺӘМ КӨТӘЛӘР…
«Ветераннар советы» штабындагы склад шыплап тулган. Һәр әйбернең, продуктның үз тарихы бар – мондыйны уйлап чыгарып булмый. Гуманитар ярдәм штабы җитәкчесе Резидә Мостафина белән бергә, ветераннар һәм ветеринар техникум студентлары махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен чираттагы йөкне туплый.
– Безнең үз бәйләү төркемебез бар – алар солдатларга оекбашлар бәйли, – дип сөйли Резидә Илгизәр кызы. – Кемдер тиз генә салып пешерә торган аш хәстәрли. Бөтен продуктлары да үзебезнеке: ит, баскан токмач, бакчадан җыеп алган үләннәр, тәмләткечләр. «Чишмә» хорына йөрүчеләр, әнә, акча җыеп, әйберләр сатып ала...
– Бер әбекәй 40 кулъяулык алып килеп тапшырды, һәрберсенә: «Улым, Җиңү яулап, исән‑сау әйләнеп кайт!» – дип язган. – Боларын инде волонтёрлар искә алып сөйли.
– Ә беренче мәртәбә йон оекбашлар җибәргәндә... анда да язу бар иде: «Күл Черкене авылы әбисеннән». Бер солдат, отпускка кайткач, әбине эзләп килде., бәйләгән оекбашлары өчен күп рәхмәт укыды, үзен күрәсе килгән...
– Балалар сугышчыларга рәсем ясый, хат яза. Хәтта бөтенләй бәләкәйләр дә. Бервакыт «Алга» батальоныннан яраланып кайткан солдат килде. Үзенә хатлар язган садик малайларына уенчыклар таратты. Башкалар нәүмизләнеп калмасын өчен, аларга да шоколадлар өләште. Мондый хәлләр күңелдә уелып кала, – ди Резидә Илгизәр кызы.
Коллегалары аның сүзләрен дәррәү күтәреп ала:
– Безнең бер Бөек Ватан сугышы ветеранына быел октябрьдә 100 яшь тула. Ул әйтте: «Мин сугышны үз күзем белән күргән кеше, анда иң кирәге нәрсә икәнен беләм!» Һәм махсус бик олы-ы-ы-ы-ы оекбаш бәйләргә кушты... – Сөйләүчеләр кулларын ике якка җәеп җибәрә. – Менә шундый киңлектә... Аның килене штабка олы-ы-ы-ы-ы оекбашны бәйләп алып та килде: «Солдатларга җибәрегез, минем оекбашларны кисеннәр! Шундыйларны мин Бөек Ватан сугышы барганда кидем!» – дип әйтергә кушты әткәй, ди...
– Безнең Буада Николай Нестеров исемле солдат бар. Шулай берсендә отпускка кайтты. Штабка килде. Бездә алтынчы сыйныф укучылары экскурсиядә чак иде. Балалар барысы да Николай белән дуслашып бетте. Аңа фронтка, үз куллары белән ясап, саклый торган бөтиләр җибәрәләр. Ул аларга мәктәп музее өчен әләм алып кайтып бүләк итте. Хәзер инде балалар сигезенчедә укый, ә ул, отпускка кайткан саен, алар белән волейбол уйнарга килә, йә баскетбол... Аерып алып булмый балаларны үзеннән...
– Безнең халык Буада пешкән икмәкне бик ярата. Ниндидер аерым бер тәме бар безнең ипинең. Аны да сугышчыларга юллыйбыз. Бер майор-танкист хат та язып салды: «Посылканы ачып җибәрдем – ә анда ипи! Күзгә яшьләр килде... Әйтерсең, әнием янына кайтып килдем. Аның белән икәү, бер өстәл артында кара‑каршы утырып, ипи белән чәй эчкәндәй булдым...»
Добавить комментарий