Гаилә, милек һәм бизнес сагында
Адвокат һөнәре хөрмәт уята, чөнки беренче чиратта аның вазифасы – яклау. Һәрберебезгә гаиләсен, милеген яки бизнесын якларга туры килергә мөмкин. Юкка гына булмас димә, дөнья бу, дип әйтми торганнардыр.
Бүген юридик яклау ысуллары турында һөнәре нәкъ менә квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтү белән бәйле булган адвокат, юридик фәннәр кандидаты, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университетының юридик администрацияләү докторы, Татарстандагы «Муратова и Партнёры» адвокатлар бюросының идарәче партнёры, Татарстан Республикасының атказанган юристы Надежда Муратова белән сөйләшәбез.

ФОТОГРАФИЯЛӘРНЕ ҖЕНТЕКЛӘП ӨЙРӘНҮ
– Надежда Дмитриевна, һәр адвокат нинди дә булса юнәлеш буенча махсуслаша. Шәхсән сез нәрсәдә махсуслашасыз? Һәм сезгә «профиль» буенча булмаган эшләргә алынырга туры килгәне бармы?
– Мин инде берничә ел юридик затларга һәм эшмәкәрләргә карата тикшерү чаралары уздырганда һәм шуның нәтиҗәсендә гражданлык-хокукый һәм административ-хокукый җәзалар билгеләнгәндә, аларның хокукларын яклауда махсуслашам. Мисал өчен, еш кына, әйтик, прокуратура органнары уздырган тикшерү я рөхсәтсез салынган корылманы сүтү, я җир кишәрлеген тартып алу, я административ җаваплылыкка тарту турында дәгъва ачу белән тәмамлана. Ә мин 2004 елдан бирле арбитраж судларда төзелеш подряды килешүләре буенча эшлим.
Беренче мөстәкыйль эшем турында әйтәсем килә. Генподрядчы компания Казанның меңьеллыгына Вишневский – Ершов урамнары чатында зур юл чишелеше төзи иде. Техник инспекция юбилейга әзерләнә торган барлык объектларда штрафлар сала. Генподрядчыны да административ җаваплылыкка тарта башлыйлар. Яклавымның нигезен дәлилләр белән эшләү алып торды. Административ комиссия утырышында мин булган фотографияләргә бәямне бирдем – дәлилләр базасы нигезен шулар тәшкил итте. Барлык фотографияләр дә төрле вакытта (төрле көннәрдә һәм сәгатьләрдә) төшерелгән иде, тик инспектор беркетмәдә аларны административ хокук бозу датасында, шартлыча 2005 елның июнендә төшерелгән, дип күрсәткән. Ә мин бу фотографияләр мисалында сурәтләрнең төрле көннәрдә, сәгатьләрдә һәм ел фасылларында ясалганын дәлилләдем – ул хәтта агач яфракларыннан да күренә иде. Шулай итеп, төзелеш компаниясен меңләгән сум административ штрафтан коткарып калып булды.
ЧИТ ИЛ ЭЛЕМЕНТЫ КЕРГӘН ЭШЛӘР
Мин тагын бер тармак – чит ил элементы белән катлауланган гаилә низаглары буенча эшлим. Әйтик, ир белән хатынның берсе чит ил вәкиле яки башка юрисдикциядә яшәү рөхсәте (ВНЖ) булган кеше, ди, яки икесе дә Россия гражданы, тик хәзер башка илдә яшиләр яисә чит илдә уртак милекләре бар.
Гаилә мөнәсәбәтләре без тугач ук башлана. Гаиләгә таянып һөнәр баскычыннан күтәреләбез, бизнесыбызны үстерәбез, милек алабыз. Шуңа да белгечлекләрем еш кына бер‑берсе белән кисешә, комплекслы анализ һәм яклау корырга мөмкинлек бирә. Әйтик, бизнесны үстерүнең кайсыдыр бер мизгелендә никах килешүе төзү зарурияте туа, ләкин гади һәм җиңел түгел, ике тарафның да аны ни өчен төзергә теләвен, бөтен нечкәлекләрен һәм максатларын ачыкларга кирәк. Мираска калган милек шулай ук бизнеска һәм гаиләнең матди хәленә йогынты ясарга мөмкин. Тагын бер аерым ярдәм төре – җинаять эшләре буенча яклау алып бару һәм гаепләнүчене генә түгел, аның якыннарын, бизнесын да яклау.
БАЛАЛАР ҺӘМ ЗАКОН. РӨХСӘТ ЧИКЛӘРЕ
– Бюро адвокатлары нинди дә булса социаль әһәмияткә ия проектларда катнашамы?
– Әйе, Россия адвокатларының Федераль палатасы оештыра торган социаль проектларда, мәсәлән, «Балалар һәм закон. Рөхсәт чикләре» агарту проектында катнашабыз. Аның максаты – балаларга рөхсәт ителгән гамәлләр белән җинаять арасындагы чикне, аерманы аңлату. Татарстанда бу проект безнең бюро адвокатлары, Татарстан Республикасының яшь адвокатлары Советы әгъзалары – юридик фәннәр кандидаты, ТР АП яшь адвокатлары Советы җитәкчесе урынбасары Регина Хәсәншина һәм Рэната Сверигина көче белән гамәлгә ашырыла. Алар Казан мәктәпләрендә укучылар белән хокукый мәсьәләләрне тикшерәләр. Рэната Сверигина 18 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмәләр корды. Анда балигъ булмаганнар ничек һәм ни өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла ала; яман ниятле кешеләр, яшүсмерләрне җинаять схемаларына кертү өчен, нинди тозаклар кора; мошенниклар корбаны булмас өчен нишләргә кирәк дигән темаларны тикшерделәр. Ә Регина Хәсәншинаның 131 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуында ышанычлы мөнәсәбәтләр темасына зур игътибар бирелде.
Үзем инде күптәннән Россия адвокатлары Федераль берлегенең «Хатын-кыз хокукы» проектында катнашам. Бу проект гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче адвокатлар тарафыннан бушлай эшләнә һәм хатын-кызларны, аларның туганнарын юридик яктан агарту, аларның хокукларын бозуны кисәтү, гаиләдә көч куллану, балаларны җәберләү һ.б. хәлләрдән интегүче хатын-кызларның һәм балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.
Проект Россиянең 11 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда аны безнең бюро адвокатлары алып бара. Әлеге проект кысаларында берәүдән дә ярдәм сорый алмаган хатын-кызлар белән бәйле чынлап торып куркыныч очраклар каралды.
– Мәсәлән?
– Мисал өчен: ире – эшмәкәр, хәлле, карап торышка әдәпле генә, тик, эчеп алгач, тавыш‑гауга кубара. Гаиләдә куркыныч низаглар чыга, хатынына һәм кечкенә балаларына кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Хатыны матди яктан тулысынча иренә бәйле. Шундый исерек чактагы низагларның берсендә ир гаиләсен бер кат йокы киеменнән утыз градуслы салкында урамга куып чыгара: төнлә кызмача хәлдә кайткан чөнки, бөтен җирдә утны кабызып, хатынын һәм балаларын уята, кычкыра, кул күтәрә башлый. Хатын белән балалары танышларында кунарга мәҗбүр була. Хатынның хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүе һәрвакыт бертөрле тәмамлана: ул өенә кайтырга һәм иренең тагын да көчлерәк нәфрәт өянәкләренә түзәргә мәҗбүр була. Миңа мөрәҗәгать иткәннән соң, без тиз арада яклау тактикасын эшләдек, никахны өзү турында дәгъва ачтык, алимент түләтү хакында суд карарын алдык, балаларны әниләре белән калдыру, милекне бүлү турында дәгъвалар бирдек һәм өйдә көч куллану очраклары буенча җинаять эше ачудан баш тартулары турында прокуратурага шикаять яздык. Нәтиҗәдә, материал Тикшерү комитетына тапшырылды һәм иргә карата җинаять эше кузгатылды.
.jpg)
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЯКЛА
– Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Сезнең яки хезмәттәшләрегезнең юридик ярдәмгә мохтаҗ чаклары булдымы?
– Әйе, миңа үз-үземне оппонентлар яккан ялалардан якларга туры килгәне булды. Алар судта оттыралар да минем өстемнән әллә нинди шикаятьләр яза башлыйлар, алардан үз-үзеңне яклау бик күп көчне һәм вакытны ала. Югыйсә үз эшеңне җиренә җиткереп башкардың, кеше хокукын якладың бит инде, ә оттырган як моның өчен сине төрле шикаятьләр белән җәзаларга тотына.
Хезмәттәшләрне гражданлык һәм җинаять эшләре буенча да, дисциплинар производство буенча да яклау тәҗрибәм бар.
«УМАРТАЧЫЛЫК ЭШЕ»
– Республика җитәкчелеге һәрвакыт авылга, анда яшәүче халыкка зур ярдәм күрсәтә. Авылны төзекләндерү буенча республика һәм федераль программалар эшли. Сезнең адвокатлык практикасында да авыл белән бәйле эшләр булдымы?
– Авыл халкының мөрәҗәгать иткәне бар. Болар – юллар салу һәм юл хәрәкәтен оештыру, чүплекләр, юлларны яктырту, төзекләндерү белән бәйле эшләр. Шәхсән үземнең берничә тапкыр республикабыз җитәкчелеге исеменә коллектив мөрәҗәгать әзерләүдә ярдәм иткәнем бар, һәм һәрвакыт мәсьәлә оператив рәвештә хәл ителде. Җир дәгъвалары (кишәрлекнең чикләре, җирне бер категориядән икенчесенә күчерү, административ җаваплылыкка тарту) бик күп һәм төрле. Төрле сәбәпләр нигезендә җирләрне, шул исәптән су янында урнашканнарын да прокуратура органнары тарафыннан тартып алынуына бәйле дәгъвалар буенча да эшләргә туры килә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең банкротлыкка чыгуы – аерым бер катлаулы категория.
Күптән түгел умартачылык белән шөгыльләнүче бер КФХ мөрәҗәгать итте. Күршеләре, бал кортлары чага дип, умартачы өстеннән шикаять язган һәм аңа карата тикшерү башланган. Без умартачының мәнфәгатьләрен якладык һәм эшне оттык. Моның өчен умартачылык темасына тирәнтен төшенергә, хәтта бал кортлары токымнарына хәтле өйрәнергә туры килде. Бюро адвокатларының татар телен белүе дә мөһим, чөнки авыл халкы белән туган телдә сөйләшү аралашуны җиңеләйтә.
«БАЛАЛАР ЭШЕ»
– Сезнең эштә иң авыры нәрсә? Һәм иң истә калганы?
– Җиңел эшнең булганы да юк кебек… Мөгаен, иң истә калган эшләрнең берсе – бер ананың Германиягә балаларын урлап алып китүедер… Балаларның язмышы хәл ителгән иде диярлек: немец судлары, әти кешенең дәгъвасын канәгатьләндереп, аларны Россиягә кайтарырга дигән карар чыгара. Ләкин балалар каршы. Мин ананың хокукларын якладым.
Бу шактый типик очрак: хатын-кыз, чит ил кешесенә кияүгә чыгып, балаларын да алып, шунда китәргә җыенуга, элеккеге ире пәйда була, тәгәрмәчкә таяк тыга башлый. Әлеге хатын миңа мөрәҗәгать иткәндә, «эш» шактый калын иде инде: балаларны туган якларына кайтару турында Германиядә узган ике суд карары, Казанның район судында карарларның туктатылып торуы, үз балаларын «урлаган» дигән тамга һәм миңа кадәр эшләгән юристларның хаталары.
Без булмастайны булдырдык. Судлар гадәттә, ата-ананың берәрсе рөхсәт бирмәсә, балаларны даими яшәр өчен чит илгә алып чыгуны тыя, без исә әлеге очракны гадәти практика кысаларында карамауларына ирештек.
Бу эшне башкарып чыкканнан соң, мин тагын бер тапкыр инандым: чит ил юрисдикциясе белән бәйле эшләрнең уңышлы килеп чыгуы күп очракта төрле илләрнең адвокатлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүдән тора. Шул ук вакытта аларның, һәрберсенең үз иленең хокукый системасын белүе генә түгел, үзе алып барган эш категориясендә махсуслашуы да кирәк. Ә бу, әлбәттә, җиңел түгел, ул эшне ышанып тапшыручыга кыйммәткә төшә. Хокукларын мин яклаган хатынның адвокаты рус телен, Россия хокук системасын белмәгән, безнең гражданнарның менталитеты белән таныш булмаган. Ә аның элеккеге иренең адвокаты телне һәм Россия хокук системасын гына белеп калмый, гаилә низагларын һәм урлау белән бәйле эшләрне хәл итүдә дә махсуслашкан. Бу эшне оту җиңел булмады. Шулай да җиңү безнең якта, гаделлек ягында калды.
Төрле илләрнең адвокатлары белән уңышлы хезмәттәшлек, тиешле категориядә махсуслашу һәм халыкара конвенцияләрнең нигезләмәләрен белүдән тыш, ата-анадан бигрәк, баланың мәнфәгатьләре дә һәрвакыт якланырга тиеш, дип саныйм.
«Балалар эше»н алып барганда, адвокат документларны, фактларны, кануннарны, суд практикасын, халыкара актларны өйрәнүгә көчен дә, вакытын да кызганмаска тиеш…
Бу – иң истә калган эшләрнең берсе дә, чөнки мин чит кеше балалары өчен үземнекеләргә караганда да ныграк борчылдым.
ЭШТӘН КҮҢЕЛ КАЙТУГА КАРШЫ КӨРӘШ
– Сез һәм хезмәттәшләрегез эштән күңел кайту халәте белән ничек көрәшәсез?
– Китаплар, театр, дин, сәяхәт, яхтинг, велосипедта йөрү, җәен сапбордта йөзү, ә кышын чаңгы шуу һәм, әлбәттә, һәрберебезнең тормышында булган спорт ярдәм итә. Шәхсән мин инде җиде ел йөгерү белән мавыгам, тренажер залына йөрим. Хезмәттәшләр белән йога, пилатеска да йөрибез, ә яңа шөгыльләрдән – сишәмбе саен бергәләшеп бассейнга барабыз. Санкт-Петербургта, Карелиядә уза торган адвокатлар регатасында катнашабыз. Театр фестивальләренә бару – шулай ук традиция, күптән түгел коллегалар белән Камал театрында «Сафлык музее» спектакле премьерасын карадык.
Бюро адвокатлары ел саен РФ адвокатлары Федераль палатасы оештыра торган Бөтенроссия яшь адвокатлар конгрессында катнаша.
Беренче мөмкинлектә, ниндидер чара барасы булса, берничә көнгә калып, яңа урыннарны карарга тырышам. Әйтик, узган ел, ТР Адвокатлар палатасы вәкиле буларак, Шанхайга (Кытай) чакырулы идем, анда «ШХО* сәүдә-икътисад эшчәнлегенә хокукый яктан ярдәм» халыкара форумы узды.
ШХО СӘҮДӘ-ИКТИСАД ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ХОКУКЫЙ ЯРДӘМ
Татарстан ШХО илләре белән актив бәйләнештә тора, безнең Казанда эшмәкәрлекне һәм бизнес-активлыкны җәлеп итә торган «РОСТКИ» форумы уза, ә без, адвокатлар буларак, бизнес-процессларның хокукый ягын тәэмин итәбез.
Шанхай юридик форумы икътисад һәм сәүдә эшчәнлегенә хокукый идеяләрне тирәнтен кертү һәм үстерү өчен нәтиҗәле коммуникация платформасы булдыруга, шулай ук ШХО кысаларында юридик хезмәттәшлек өчен күпкә ачыграк, үзара файдалы һәм тотрыклы мәйданчык формалаштыруга багышланган иде.
Экспертлар фикер алышкан төп темалар: халыкара инвестицияләрдә һәм «Бер пояс, бер юл» инициативасы кысаларында инфраструктура төзүдә юридик куркынычларны булдырмау, ШХО кысаларында халыкара сәүдә, финанс хисабы мәсьәләләрен һәм дәгъваларны хәл итү.
КЕЧЕ ЭШМӘКӘРЛЕККӘ ЯРДӘМ
Бүген ШХО составындагы илләр эшмәкәрләре өчен кече предприятиеләр арасындагы икътисади хезмәттәшлек тармагында юридик куркынычларны булдырмау мәсьәләсе актуаль. Форумда ясаган чыгышымның темасы икътисадка һәм абруйга зыян сала торган юридик тәвәккәллекләрне булдырмый калу чараларына багышланган иде. Болар: ШХО илләре эшмәкәрләренең хокукый культурасын һәм белемен арттыру; аларның эш инструменты буларак контракт; DUE DILIGENCE («тиешле намуслылык») процедурасы; килешүнең һәр тарафы тарафыннан валюта тәртибен һәм таможня кагыйдәләрен саклануы. Һәм, әлбәттә, банк гарантиясе яки аккредитив кебек бурычларның үтәлешен тәэмин итү (бу кайвакыт кече предприятиеләр өчен авырлык тудыра), шулай ук яңа партнёрлар өчен залог яки поручительлек мәсьәләсе, алдан түләү күләмен 30 проценттан да арттырмау.
Мин килешүләрне ике илнең дә канун системасын белгән юристларның алып баруы кирәклегенә басым ясадым.
Форумнан соң берничә көн Шанхайда йөрү мөмкинлеге туды. Мондый чараларда катнашу, үзеңне спикер буларак сынап карау, яңа танышулар – болар барысы да һөнәри яктан сүрелү, эштән күңел кайту халәтенә бирешмәскә булыша.
ИҢ КИҢ ТАРАЛГАН ОЧРАК
– Ә үзебезнең республикада сезнең белемнәрнең нинди форумнарда кирәге чыга?
– Соңгы катнашкан чараларымның берсе: 2025 елда Чаллыда узган «Юриспруденциянең яңа офыклары: замана хокукында практика, мәгълүмат һәм этика» Кама аръягы төбәге IV юридик форумы. Чыгышым юридик затларның һәм гражданнарның банкротлыгы кысаларында килешүләрне дәгъвалау мәсьәләләренә багышланган иде. Биш ел эшләү дәверендә бюроның бу юнәлештә үз тәҗрибәсе тупланды.
Банкротлык процедурасы барышында килешүләрне дәгъвалау – иң киң таралган күңелсез очрак, дип әйтергә була, моның белән юридик затлар да, физик затлар да очраша. Шунлыктан мин бюро адвокатларының уңышлы практикасын берләштердем һәм коллегаларга конкрет мисаллар үрнәгендә мондый категориягә кергән эшләрдә яклауны дөрес кору буенча киңәшләремне бирдем. Монда төп принцип – килешүләрне нигезсез дәгъвалауга юл куймау. Бюроның форумда тәкъдим ителгән барлык архив эшләре нәтиҗәсе – уңай. Күпчелек очракта нәтиҗә мондый: «кассация инстанциясе беренче инстанция суд актын үз көчендә калдырды»; «беренче инстанция суды финанс идарәчесенең таләбен канәгатьләндерүдән баш тартты, югары инстанция суд актлары үзгәрешсез калды»…
Ник дигәндә, банкротлык институтының өстенлекле бурычы – кредиторларның таләпләрен гадел һәм пропорциональ рәвештә канәгатьләндерү. Законда килешүне дәгъвалауның хокукый механизмы каралган. Безнең эшебез – нигезсез дәгъвалауларга каршы көрәшү. Юридик форумда мин менә шул тәҗрибә белән уртаклаштым.
СУДТА УЗГАН ТОРМЫШ
– Адвокат судта яши, дип әйтергә була. Һәм үз тормышын түгел, чит кешенекен яши. Үз тормышыгызга вакыт каламы? Балаларыгызның да һөнәр сайлауда сезнең язмышны кабатлавын теләр идегезме?
– Чыннан да, мин башка кешеләрнең проблемаларын уйлап яшим. Кайчак үземнекеләрне, хәтта көнкүреш мәшәкатьләрен дә хәл итәргә вакыт калмый. Мәсәлән, минем өчен 2017 елда бирелгән күп балалы ана таныклыгын яңа үрнәктәгесенә алыштыру ерып чыга алмаслык бер эш булды. Бик озын исемлек буенча документ җыярга кирәк, ә минем аңа вакытым юк.
Балаларым биләүдән үк юриспруденция белән танышып үсә: алар – тормышымның бер өлеше, һәм үзләре тирәсендә ни эшләр барганы белән кызыксынмый кала алмыйлар. Олы улым күп вакытын минем офиста уздырды, кечкенә чагында минем белән судларга да йөрде, калдырырга кеше булмагач, үзем белән Мәскәүгә укырга да алып бардым. Дәресләрдә утырганда ул, телефонда уйнавыннан аерылып, авызын ачып, Россия Конституция судына мөрәҗәгатьләр турында тыңлады. Хәзер ул МГИМОның халыкара хокук факультеты студенты булырга әзерләнә, мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасы призёры буларак, уку йортына керү имтиханнары тапшырасы юк. Уртанчы кызым бик иҗади, фортепианода уйный, төсләрне яхшы тоемлый, инглиз һәм француз телләрен өйрәнә, шул ук вакытта Мәскәүнең хокук буенча җыелма командасында тора. Кече кызымның галим буласы, ракеталар төзисе килә. Күрәсең, әтисе геннарыдыр, ул – «Ансат» вертолётын ясаучыларның берсе (Михайлов Сергей Анатольевич. – Ред. иск.).
Минем өчен адвокат һөнәре – билгеле бер яшәү рәвеше һәм фикерләү образы ул, һәм балаларымның да берәрсе бу һөнәрне сайлар, дип өметләнәм.
Добавить комментарий