Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Гасырлар буе тупланган хәзинә

Гасырлар буе тупланган хәзинә

…Учка сыярлык кына бакыр тартмада гарәпчә язылган китап ята. Бу – XVIII–XX гасырларда популяр булган миниатюр Коръән, андый футлярлар гадәттә гаилә ядкәренә әйләнгән, буыннан буынга тапшырылган. Изге текстны шундый кечкенә китапка кулдан язып сыйдыру, билгеле, искиткеч осталык таләп иткән. Әлеге китап һәм башка артефактлар белән Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда танышырга мөмкин.

23 марта 2025

МЕҢ ЕЛЛЫК БАГЛАНЫШЛАР

2026 елда Казан һәм Багдад ислам дөньясының мәдәни башкалалары булачак – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары очрашуында шундый карар кабул ителде. Безнең төбәгебез белән Гыйрак башкаласы арасындагы мәдәни багланышларга инде 1100 елдан артык булуы хакында Ислам мәдәнияте музеенда сезгә һичшиксез сөйләп бирәчәкләр.

– Бу турыда без Иранда да, Россия музей һәм китапханәләре фондларында сакланган язма чыганаклардан да (шул исәптән, безнең экспонатларыбыздан) беләбез, – дип сөйли Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев. – Искә төшерсәк, нәкъ менә Багдад илчелегенең 922 елда безнең төбәккә килүе хәзерге Россия территориясендә ислам таралуга яңа импульс биргән бит. Менә шундый мең еллык багланышлар бу.

Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.

ТӘҢРЕЧЕЛЕКТӘН – ИСЛАМГА

...Дулкынга охшаган чәч каптыргычы, бүре сурәтләнгән зооморф йозак... Музейның экспозицияне башлаган витриналарының берсенә X гасырда хәзерге Биләр территориясендә яшәгән якташларыбызның көнкүреш һәм бизәнү әйберләре куелган. Биләр музей-тыюлыгы тәкъдим иткән әлеге экспонатлар Идел буеның исламгача тарихына карый. Илнур Низамиев әйтүенчә, ул вакытта хәзерге татарларның борынгы бабалары табигатьтәге ниндидер өстен көчләргә табынган, бүре формасындагы йозак торакны яхшырак саклый, дип ышанган.

– Ислам безнең төбәккә бер көндә генә килеп җитмәгән бит, процесс дистәләрчә елга сузылган, – дип сөйли музей мөдире. – Әмма биредәге табынулар исламга бик якын булган – алар да бер Ходайга инанган. Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш белән сәүдә элемтәләре исә мөселман динен ныгытуга булышкан.

Витринадагы бераз соңрак табылган артефактлар – гарәп дирһәмнәре, гарәп язулы бронза йозак – ул борынгы элемтәләрнең дәлилләре булып тора...

Фаянс касә фотосы игътибарны җәлеп итә. Низамиев әйтүенчә, бу бик уникаль табылдык, мондыйлар хәтта Иранда да сирәк очрый. Әйе, Биләр территориясендә табылган касә XI гасыр азагы – XII гасыр башында Иранда ясалган. Димәк, ул чакта татарлар белән фарсыларның мәдәни багланышлары бик нык булган...

Белгечләр касәне кисәкләрдән, кыйпылчыклардан җыйган. Хәзер оригинал КФУның археология музеенда саклана.

Музейның төп залы үзәгендәге интерактив Коръән.

МӘҢГЕЛЕК ҺӘМ ЧИКСЕЗЛЕК

Исламның татар мәдәниятенә йогынтысын музейда саклана торган XIX гасыр көнкүреш предметлары мисалында да күзәтеп була. Чигелгән сөлгеләр, калфаклар, изүләр, намазлыклар... Аларда чәчәк рәсемнәре, кабатлана торган геометрик бизәк – болар барысы да тере җан ияләрен сурәтләү тыелган ислам сәнгатенә хас, ә бизәкнең кабатлана торган ритмы мәңгелек һәм чиксез Аллаһы Тәгалә идеясен чагылдыра.

Янәшәдә генә төрки-мөселман дөньясына хас музыка уен коралы – өч кыллы думбра тора, еш кына аның аккомпанементында ки- тап укыганнар.

Биләр территориясендә табылган X гасыр көнкүреш предметлары.

Идел буенда яшәүче халыкларның көнкүреш әйберләрендә традицион ислам бизәкләрен күреп була.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ДА ВИНЧИ КАЗАНЫШЛАРЫ

Татар һәм бөтендөнья исламының үзара йогынтысы хакында сөйләгәндә, татар халкының күренекле мәгърифәтчеләрен атап китү бик мөһим. XVIII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорда яшәгән әлеге фидакарьләр ислам мәдәнияте һәм фәне өчен бик күп нәрсә эшли. Бүген музейда татарлар өчен искиткеч әһәмияткә ия шәхес – галим, әдип, мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган вакытлыча экспозиция эшли. Ул дәреслекләр язган, календарьлар төзегән, мәктәпләр ачкан, беренче татар энциклопедиясен төзегән... Аны татарлар «үзебезнең да Винчи» дип йөрткән.

Күргәзмәдә Насыйри язган дәреслекләрне, календарьларының кулъязмаларын күрергә була. Календарьларында ул, елдагы һәр көн хакындагы стандарт мәгълүматтан (Кояш чыгу-бату, халык сынамышлары) тыш, ил тарихы, татар мәдәнияте, шул заман җәмгыятенең проблемалары турында да язган.

Экспозициягә Насыйриның тагын бер тиңдәшсез җәүһәре – Коръәннең сүзлек-конкордансы – мөселманнарның изге китабының беренче сүзлек белешмәсе куелган. Конкорданс – билгеле бер текстта кулланылган барлык сүзләрнең алфавит тәртибендә тупланмасы ул. Насыйри берничә ел буе Коръән буенча шундый сүзлек төзегән. Сүзлектә 50 меңгә якын сүз тупланган, аларның кайсы сүрәдән булуы күрсәтелгән. Илнур Низамиев әйтүенчә, бу ислам мәдәниятендә шундый тәүге хезмәт, һәм ул татар зыялыларының гомуммөселман гакыл хәзинәсенә үз өлешен кертүенә җете бер мисал булып тора.

К.Насыйри китабы һәм кулъязмасы, XIX гасырның икенче яртысы.

ХАТЫН-КЫЗЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ

Ислам мәдәнияте музее стендларының берсендә хатын‑кыз фотосурәтләренең күплеге игътибарыбызны җәлеп итә.

– Хатын-кызлар темасы XX гасыр башында Казан мөселманнары өчен бик мөһим була, – дип аңлата Илнур Низамиев. – Биредә «Сөембикә» журналы басыла, мөселман хатын-кызлары өчен корылтайлар үткәрелә, кызлар мәктәпләре (шул исәптән авылларда да) ачыла. Авторы хатын‑кыз булган китаплар саны арта.

Музей директоры безгә витринадагы китапларның берсенең тышлыгын күрсәтә. Телне белмәгәч, без анда нәрсә язылганны аңламыйбыз бит. Ә бу бик кызыклы документ икән: 1917 елда Уфада мөслимәләр корылтаенда укылган «Исламда хатын-кызларның хокуклары» дигән доклад тексты.

– «Хатын-кызлар мәсьәләсендә» дә без татар исламының бөтен мөселман дөньясына йогынтысы хакында сөйли алабыз, – ди Илнур Илдар улы. – Казанда педагогика курслары тәмамлаган кызлар кыргыз һәм казах далаларында укыта, хәтта хәзерге Кытайның төньягындагы территорияләргә, уйгурлар яшәгән җиргә кадәр барып җитә. Ул төбәкләрдә дә кызлар өчен мәктәпләр ачыла. Татар мөслимәләре менә шундый мәгърифәтчелек миссиясен дә башкара.

КАЗАН КОРЪӘНЕ ГАЛӘМЕ

1803 елда Казанда Коръәннең беренче басма варианты пәйда була, соңрак ул бөтен дөнья өчен диярлек үрнәккә әйләнә. Кол Шәриф мәчете галереясында Казан Коръәненә багышланган вакытлыча фотокүргәзмә эшли.

– Казанда Коръән басу тарихы – татар исламының бөтен мөселман дөньясына йогынтысына тагын бер мисал ул, – ди Илнур Низамиев. – Басма Коръән таралу изге китап сүзләрен җиһанның бөтен почмакларына җиткерү мөмкинлеген бирә. Әйе, Коръәнне гасырлар буе кулдан күчереп язганнар. Аны бастыру омтылышлары 1803 елга кадәр дә булган, әлбәттә. Әмма Европада басылган Коръән текстларында хаталар күп очрый. Ә менә Казанда нәшер итү җайга салынгач, басма Коръән чыннан да бөтен дөньяга бик тиз тарала башлый.

– Казан Коръәннәре – тулы бер галәм ул! – ди Илнур Низамиев. – Алар хәзер дә гамәлдә булган бастыру стандартын формалаштырган, һәм ул Төркиядә, Мисырда, Согуд Гарәбстанында бүген дә Коръәнне бастыруда файдаланыла. Ә сез беләсезме икән, 1934 елда татар җәмгыятьләре җыйган акчага Казан Коръәненең факсимилесы хәтта Токиода да чыга. Сүз уңаеннан, бу мөселманнарның оригинал телендәге изге китабының Япония тарихында бердәнбер басмасы. Ул тиражның бер данәсен «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан табып була. Биредә, музейда, бөтен дөньяда нәшер ителгән басма Коръән сурәтләре арасында Казан басмасының Токио репринты фотографиясе дә бар.

ТАШ СИМВОЛ

Музейдагы экскурсиябез тагын бер фотогалереяда төгәлләнә – анда Казанның тарихи мәчетләре сурәтләрен күрергә мөмкин. Фотокүргәзмәдәге 13 мәчетнең 12 се хәзер дә эшли, әмма экспозиция өчен аларның революциягә кадәр төшерелгән сурәтләрен сайлаганнар: аларны борынгы кварталлар һәм моннан йөз елдан артыграк элек яшәгән кешеләр фонында күрсәтергә булганнар.

– Гомумән, татар мәчетләре архитектурасы да ислам мәдәниятенә йогынты ясаган, – ди Илнур Низамиев. – Бөтен Россиядә, Ерак Көнчыгышка кадәр, татар сәүдәгәрләре Казандагы кебек мәчетләр салдырган. Ә инде бу күргәзмәнең һәм музеебызның Кол Шәриф мәчетендә урнашуы исә исламның заманча тарихы белән бәйле. Чөнки Казанга килүчеләр һәм безнең экспозицияләребезне караучылар өчен нәкъ менә Кол Шәриф мәчете Идел буенда, Россиядә исламның торгызылуы символы булып тора. Күрүебезчә, әлеге символ бөтен дөнья мөселманнары өчен бик кадерле.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера