Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Геройлар: без аларны башкача белә идек

Уникаль фотопроект турында

Безнең каһарманнарыбыз – нинди алар? Сугыш кырында түгел, тыныч урамда, хәрби форма киеп, орденнар таккан килеш түгел, бәлки көндәлек киемнән. Трибунада һәм Җиңү бәйрәмендә түгел, ә янәшәбездә, кул сузымында гына? Казанда «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештырган фотосессия – әлеге йөзләргә тутырып карау, аларны аңлау, тою өчен уникаль мөмкинлек ул...
ПРОЕКТ ТУРЫНДА
Йәгез, таныш булыгыз: Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ве­тераны Борис Кузнецов. Иптәшләре белән әфган әсирлегеннән самолетта качкан Россия Герое, пилот Газинур Хәйруллин. Чечен сугышында катнашкан Россия Герое Александр Супонинский. Бөек Ва­тан сугышы ветераны, десантчы Павел Клетнев. Татарстаныбыз каһарман­нарын фэшн-фотограф Ольга Тупоногова-Волкова үз сурәтләрендә менә шу­лай мәңгеләштергән.
 1-15
1-14
1-13
1-11
1-10
1-9
1-8
1-7
1-6
1-5
 «Россия Геройлары: без аларны башкача белә идек» фо­топроекты – «Буыннар хәтере» хәйрия фонды акциясе. Танылган фотографлар белән берлектә фонд Советлар Союзы Геройларын һәм Россия Геройларын тамашачы­га күнегелмәгән образларда – орден-медальләрсез тәкъдим итә. Татарстанда проектта катнашучыларны fashion-фотограф Ольга Тупоногова-Волкова сурәткә төшерде. Моннан нәрсә килеп чыкканны ноябрьдә үк күреп булачак – Россиядәге башка шәһәрләр белән бер үк вакытта Казанда да фотокүргәзмә ачылачак.
 
ЯУЛАП БУЛМАСЛЫК БИЕКЛЕК
Александр Супонинский – бик кырыс репутацияле легендар шәхес. Ул беркайчан да диярлек интервью бирми, шунлыктан аның ниндирәк кеше булуын белү­челәр аз. Александр – чечен авылы Улус‑Керт янындагы 776 нчы биеклекне алу өчен барган атаклы сугышта катнашучы, легендар 6 нчы ротаның могҗиза белән генә исән калган алты сугышчысының берсе. Бу рота турында фильмнар төшерәләр, китаплар язалар, аның сугышчыларын панфиловчылар һәм спартачылар белән чагыштыралар. Ул чакта, 2000 елның 29 фев­ралендә, Шамил Басаев, Хаттаб һәм Әбү әл-Вәлиднең ике мең кешелек бандасына Дагыстанга юлны ябып, туксан солдат һәм офицер үзләре ут астында кала...
1-4
Шул сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Александр Супонинскийга Россия Герое исеме бирелә. Ул чак­та ул – зәңгәр беретлы яшь егет. Хәзер – төз сынлы, мәһабәт кыяфәтле һәм әле һаман яшь ир-ат. Без бик аз – берничә минут кына сөйләшәбез, мин: «Сезнең өчен бу сугыш нәрсә ул? Шәхсән сезнең үзегез өчен...» – дип сорарга өлгерәм.
– Вакытны кире кайтарасы иде, ротадагы сугышчы­ларыбызның барысы да исән калсын иде. Һәм бер­нинди мактаулы исемнәр дә кирәкмәс иде! Тик инде аларны кире кайтарып булмый...
Ул ашыгып барыбызга да рәхмәт әйтә, хушлашып, машинасына юнәлә. Проект авторлары иркен сулыш ала – барысы да барып чыкты, «Супонинский» биек­леге алынды...
 
КҮЗЛӘРЕНДӘ – КОЯШ
Ул «Кандагар» фильмын карарга яратмый. Ә бит анда аның образын хәзерге заман Россия киносының иң бруталь актеры Владимир Машков чагылдыра. Юк, Газинур Хәйруллинның картинага әллә ни дәгъвасы юк. Монда эш башкада.
1-1
– Танышлар шылтыратып: «Сезнең турында фильм бара! Карыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Юк, карамыйм. Кыен миңа.
Казанның «Аэростан» компаниясенең Ил‑76 самоле­ты экипажын талиблар Әфганстанга төшәргә мәҗбүр иткән көннән соң инде 22 ел үткән. Ә аннары – автомат көпшәләре астында бер елдан артыгракка сузылган әсирлек, һәм экстремаль шартларда, критик түбән биеклектә, үз самолетларында ук илгә качу... Кандагар кояшы аңа рәхимсез була. Әмма бүген инде Газинур Хәйруллин шулкадәр самими елмая ки, гүя бу кояш үзе аның күзләрендә чагыла.
Стилист һәр каһарман өчен киемне җентекләп сайлый. Зәңгәр пиджак, чалбар, ботинкалар – Газинур Хәйруллинның яңа образы бер үк вакытта кырыс та, уңайлы да. Ә менә аның үзенә төшерү мәйданчыгында рәхәт түгел. «Бу минем өчен бөтенләй яңа тәҗрибә!» – ди ул соңыннан.
– Әйдәгез, кулыгызны берәр ничек куйыйк әле, – ди Ольга. Алар аңа комачаулый кебек. Очучы Хәй­руллин янып тишелгән полотно фонында басып тора, тишекләрдән зәңгәр күк йөзе күренә.
– Пиджак кыскарак, – дип, һәркемне үзенең кояшлы елмаюы белән җылытып ала Газинур.
Фотога төшкәннән соң җирле телеканалда эшләү­че коллегаларым Хәйруллиннан аның качкан чакта нинди хисләр кичерүен сораша. «Ирек! Бу ирек хисен берничек тә аңлатып булмый...» Минем соравым исә – тоткынлык турында.
– Ул чакта, әсирлектә, бөтен гомеремне күздән ки­чердем, – ди Россия Герое. – Нәрсәне дөрес эшләмәдем, кемнәрне үпкәләттем... Аннан алып чыккан иң зур нәтиҗә – тормышка мөнәсәбәтемне үзгәрттем. Аның һәр минутының кадерен белергә кирәк! Һәм мин кадерен беләм дә. Көн саен, уянгач, урамга чыгам, шәһәр буйлап барам һәм сөенәм.
 
ДӘҮЛӘТ ӘҺӘМИЯТЕНДӘГЕ КЕШЕ
Борис Кузнецовны фотога төшерү моның өчен иң ку­лай урында – Борис Кузнецов исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә бара. Мөгаен, бу проектның иң күңелле мизгелләредер, чөнки Татарстандагы бердәнбер исән Советлар Союзы Героен малайлар урап алган. «Буыннар хәтере» фондының башкаручы дирек­торы Екатерина Круглова әйтүенчә, ун кадет булырга тиеш булган, тик проектта катнашуга җидесе генә лаеклы дип табылган. Бөтен нәрсәдә тәртип булырга тиеш – һәм моның белән бәхәсләшеп булмый. Әмма балачак барыбер үзенекен итә – малайлар үзләренең малай икәнен бер дә онытмый шул.
1-3
Хәер, Кузнецовның моңа ачуы чыкмый – чөнки аның үзен дә дәрте, кыюлыгы, энергиясе иң кыен шартларда да әллә ничә тапкыр коткарып калган: Ленинград өчен сугышканда да, пуля һәм снарядлар яңгыры астында Днепрны кичкәндә дә, Украина, Молдавия, Румыния, Польшада дошманны тукмаганда да, Берлинны алганда да.
Аның әле бүген дә дәрте ташып тора. Проектта катнашырга шундук ризалыгын биргән.
– Яшьләргә кагылышлы мәсьәлә булса, мин бер­кайчан да баш тартмыйм. Мин бит инде гади кеше генә түгел – мин дәүләт кешесе. Герой исеме мәҗбүр итә. Камералар утына да күнеккән инде мин. Үземне пропагандист дип саныйм – җаным белән дә, йөрәгем белән дә яшьләргә үземнең Ватанга мәхәббәтемне тапшырырга тырышам.
Ольга төшергән фотоларның берсе Герой сүзләренә менә дигән дәлил булып тора. Анда Борис Кузнецов янәшәсендә аның эшенең турыдан-туры дәвамчы­сы – кадет мәктәбе укучысы, оныгының улы Алексей басып тора.
 
МЕДАЛЬЛЕ ДЖЕНТЛЬМЕН
Кич. Казансуның Кремль яр буенда фото төшерүгә соңгы әзерлек бара. Локация урыны – балалар карусе­ле. Операторлар утны, аппаратураны көйли, әз булса да җылыныр өчен кайнар каһвә эчеп куя...
1-2
Һәм менә ашыкмыйча гына ул пәйда була. Элеккечә үк төз сынлы, яңгыравык каты тавышлы, бик күңел­ле кеше. Павел Кузьмич Клетнев үзе белән бөтен әйләнә-тирәне тутыра кебек. Бөтен игътибар аңа – Татарстанның иң карт десантчысына! Зәңгәр берет, саклагыч форма, ә бүләкләре күкрәгенә көчкә сыйган.
– Без сезгә фотога төшү өчен кием алып килдек, – ди, сәламләшүдән соң эшкә күчеп Екатерина.
– Ә минеке ошамыймыни? – дип көлә ул. Әмма үзен озак үгетләргә туры килми. Ул сынауларга һәрвакыт әзер. Сынаулар – ул үзе. Былтыр 92 яшьлек Кузьмич, сугышчан яшьлеген искә төшереп, 4000 метр биеклек­тән парашют белән сикергән бит!
Ул Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан, Вен­грия, Австрия, Чехословакияне азат иткән... Үзенең сугыштагы батырлыклары турында Павел Кузьмич мактанмыйча гына сөйли: «Солдат солдат инде ул! Не­мец үтермәде, ачлыкка бирешмәдем...» Бары шул гына.
Тик кинәт шаян десантчы урынына яныбыз­га купшы европалы килеп чыга – модалы пальто, киң шарф... «Джеймс Бонд!» – дип, ах итә кемдер артта. «Джентльмен!» – дип сокланам мин. «Сезнең алдыгызда яшь егет!» – дип бәяли үзенең яңа образын Павел Кузьмич үзе.
Грим салуны да тыныч кичерә, фотога төшү өчен урынны да дөрес сайлый. Ольганың «Бик шәп!» дию­еннән беренче кадрларның ук яхшы чыгуы аңлашыла. Карусель – чыннан да тынычлык символы, һәм бу фон Клетневка бик килешә. Үзенең кайнап торган энергиясе һәм тормыш сөючәнлеге белән ул теләсә кемне илһамландырырга сәләтле.
«Ә хәзер бик еракка карап торган булыгыз», – дип үтенә Ольга, һәм көтмәгәндә Павел Кузьмич ка­рашын миңа төби. Безгә тынычлык бүләк иткән каһар­маннар буыныннан булган бу Героебызга мин ихластан елмаям.
 
 
 
 
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: