Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Голливудта мондыйны төшермәсләр!

Голливудта мондыйны төшермәсләр!

Бүген Татарстан кинематографы нәрсәгә сәләтле? Сезнең игътибарыгызга Tatllywoodны тәкъдим итәбез...

20 декабря 2016

Кино елы ахырына якынлаша. Менә кайда бөтен нәрсәне чыннан да кадрлар хәл итә ул. Бүген Татарстан кинематографы нәрсәгә сәләтле? Сезнең игътибарыгызга Tatllywoodны тәкъдим итәбез – фактлар, фаразлар, эксперт  фикерләре.

Якутиядән күпкә калышабызмы?
- Минем Хакасия, Бурятия, Башкортостан, Якутиядә төшерелгән күп кенә картиналарны караганым бар. Хәзерге вакытта Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта төшерелә торган фильмнар белән чагыштырганда, аларны карау күпкә кызыграк. Әйе, кайвакыт алар бераз “кытыршырак”, тик бу – тере, җанлы кино, чөнки аны төшерүчеләр үз якташларына үз ана телләрендә ниндидер бик мөһим нәрсәне җиткерергә тели.
Россиянең абруйлы кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьевны Татарстан кинематографы белән күптәнге элемтәләр бәйли. “Ника” Россия кино сәнгате академиясе академигы, Россия Оскар комитеты әгъзасы быел да XII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясен җитәкләде.
Аның фикеренчә, бүген Россиядә милли кинематографның гадәттән тыш көчле үсеше күзәтелә. Татарстан исә әлегә бу “дөнья картинасына” туры килеп бетми: күп өлкәдә лидер булырга күнеккән республика кино тармагында арттанрак сөйрәлә. Ә инде күптән түгел Якутиядән килеп ирешкән хәбәрләр фонында безнең кәеф тагын да төшә: аларның “Мой убийца” лентасы... “Алтын глобус”ны дәгъвалый!
- Минем уйлавымча, Якутиядә моңа этәргеч булырлык шартлар бар – ул, бөтен дөньядан аерылган булганга, шул рәвешле үзен җиһанга танытмакчы була, - дип үз дәлилләрен китерә Лаврентьев. – Татарстан исә болай да бөтен җиһанга мәгълүм, үзе турында оран салуга мохтаҗ түгел. Бәлки, эш нәкъ менә шундадыр?
%d0%b0%d0%bb%d0%b5%d0%ba%d1%81%d0%b5%d0%b9-%d0%b1%d0%b0%d1%80%d1%8b%d0%ba%d0%b8%d0%bd-%d0%bd%d0%b0-%d1%84%d0%b5%d1%81%d1%82%d0%b8%d0%b2%d0%b0%d0%bb%d0%b5-%d0%bc%d1%83%d1%81%d1%83%d0%bb%d1%8c%d0%bc
Киноны – студиягә!
Кино сөюче Сталин гомеренең соңгы елларында инде бөтен яңа чыккан ленталарны карарга өлгерми башлаган. Шунлыктан ул сан артыннан кумаска, бары тик шедеврлар гына төшерергә боерган. Нәтиҗәдә 1951 елда гигант илдә нибары өч фильм һәм тагын алты фильм-спектакль чыгарылган. Әмма бу картиналар арасында бернинди шедевр да булмаган. Һәм бары тик соңрак, кино төшерү арткач кына, “Сорок первый”, “Баллада о солдате”, “Летят журавли”, “Неотправленное письмо”, “Застава Ильича” кебек мәшһүр ленталар пәйда булган...
Сергей Лаврентьев миңа бу хәлне диалектиканың төп законнарыннан берсенә – “сан сыйфатка күчә” - ачык иллюстрация буларак сөйли.
- Ниндидер гайре табигый, мәшһүр нәрсә пәйда булсын өчен, индустрия эшләп китәргә тиеш, - ди ул. – Татарстанга инде үз киностудиясен төзергә вакыт. Бу турыда ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очрашу вакытында Александр Прошкин (Совет һәм Россия киносы классигы, Казан мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе – ред.)  сүз кузгаткан иде. Мин аны хуплыйм. Сездә  кинематографның асылын аңлаган режиссерлар бар, тик аларның  гамәлдәге кино индустриясе бирә торган тәҗрибәсе юк. Мәсәлән, картинаны караганнан соң: “Вася, тамашачы барысын да күптән аңлады инде. Бу эпизод сигез минутка сузылырга тиеш түгел, бер минут та җитә!” – дип әйтерлек редактор юклыгы сизелә.
Шул ук Якутия тәҗрибәсенә килсәк, андагы эшләп торган киностудияне һәм үз ана телләрендә елына 10-12 шәр фильм төшерүче энтузиастларны атарга кирәктер. Һәм алар барлык жанрларда да эшли – анда автор киносы да, триллер, хоррор, боевик һәм хәтта эротика да бар.
Кино белгече, тәнкыйтьче, Казан театр училищесы укытучысы Әдилә Хәйбуллина да Лаврентьев фикере белән килешә.
- Татарстанның үзенең оста режиссерлары бар: Фәрит Дәүләтшин, Илдар Ягъфәров, Алексей Барыкин, Салават Юзеев. Яшьләр дә калышмый – Илшат Рәхимбай, Рөстәм Рәшитов һәм башкалар. Мин аларга ышанам. Әмма аларга осталыкларын чарлар өчен база кирәк. Үзенең белгечләр командасы булган киностудиябезне оештыру бу проблеманы хәл итәр һәм Татарстанда кинематографның үсешенә этәргеч булыр иде. Тик бу әлегә хыялда гына кала бирә. Бу турыда сүз әллә ничә ел бара инде...
Фаразмы? Оптимистик!
Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләренең фаразлары артык сак булуга карамастан, Татарстан кинематографчыларының үзләрендә энтузиазм ташып тора.
- Тиздән безнең кинематографта алга китеш кенә түгел, ә шартлау, бомба булачак! - дип ышандыра режиссер һәм продюсер, Казан мәдәният институтының кино сәнгате кафедрасы мөдире Алексей Барыкин. – Ихтимал, бу ыргылыш безгә үсеш дәрәҗәсе буенча якут кинематографын куып тотарга һәм хәтта узып китәргә дә мөмкинлек бирер. Ел дәвамында Казанда берьюлы сигез тулы метражлы нәфис фильм төшерелә, һәм алар барысы да кинотеатрларда прокатка чыгарырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Аларның барысында да диярлек кызыклы “фишка” бар, һәм шул тамашачының игътибарын җәлеп итәр, дип ышанам.
- Татарстан кинематографы үсешенә элегрәк нәрсә комачаулаган соң?
- Прокат өчен яраксыз бик күп документаль һәм кыска метражлы фильмнар төшерелде, ә менә тулы метражлы картиналар бөтенләй юк диярлек иде, - дип саный башлады Барыкин. – Беркем дә кечкенә бюджет белән тулы метр төшерергә ризалашмады, моның сыйфатлы буласына ышанмады. Бездә прокат өчен махсус төшерелгән жанрлы фильмнар юк иде. Коммерция кинотеатрлары да җирле картиналарны прокатка чыгарырга атлыгып тормады.
- Әйбәт фильм хата һәм ялгышлар туфрагында үсеп чыгарга тиеш, - ди Әдилә Хәйбуллина. – Бүген мин нәрсә дә булса төшергән һәркемне хуплыйм – кайчан да булса нәкъ менә шул базада  Татарстанның үзенең Тарковские үсеп чыгачак. Ә инде бернәрсә дә эшләмичә, финанс агымнарыннан яки кеше ресурсларыннан файдаланмыйбыз икән, - бездә беркайчан да бернәрсә дә булмаячак.
2015 елда Россиядә үзендә төшерелгән 123 уен фильмы прокатка чыккан.
2016 елда кино тармагына дәүләт ярдәме 7,6 миллиард сум тәшкил иткән.
ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 ел азагына Татарстанда дәүләт ярдәме белән 9 фильм төшереләчәк: 4 - документаль, 4 – уен, 1 анимацион картина.

%d1%81%d1%8c%d0%b5%d0%bc%d0%ba%d0%b8-%d1%84%d0%b8%d0%bb%d1%8c%d0%bc%d0%b0-%d1%80%d0%b0%d1%88%d0%b8%d1%82%d0%be%d0%b2%d0%b0-%d0%bd%d0%b5%d0%be%d1%82%d0%be%d1%81%d0%bb%d0%b0%d0%bd%d0%bd%d1%8b%d0%b5
Беренче карлыгач
Быел Татарстан кинематографы өчен бик зур вакыйга булды: үзебездә әзерләнгән картина республика кинотеатрларында күрсәтелде. Бу беренче карлыгач – тулы метражлы “Семейные хлопоты” комедиясе.
- Дөресен әйтегез әле, зинһар, беренче коймак төерле булмадымы? – дип сорыйм фильмның режиссеры һәм продюсеры Алексей Барыкиннан.
- Фильм прокатта биш шимбә-якшәмбе буена сакланды –  яхшы күрсәткеч бу. Картинаның чыгымнары Татарстандагы прокат белән генә капланмады, әмма бу куркыныч түгел, чөнки хәзерге фильмнар шул рәвешле бюджетларының бер өлешенең чыгымын гына каплый. Хәзер без икенче этапка күчтек – башка шәһәрләрдә күрсәтүгә, телевизорда һәм интернетта күрсәтү өчен хокукларны сатуга. Алай гына да түгел, Мәскәүдәге бер компания бездән сценарийны сатып алырга һәм инде Россия күләмендә танылган йолдызлар белән ремейк төшерергә тели. Әгәр бу барып чыкса, безнең фильм төшерүгә киткән чыгымнарыбыз капланачак, һәм яхшы табыш та керәчәк.
Алексей Барыкин әйтүенчә, картина мөһим прецедент тудырган: бюджеты нибары 1,2 миллион сумлык һәм прокат хронометражына ия жанрлы фильмны республиканың барлык коммерция кинотеатрлары диярлек прокатка алган. Шул рәвешле, ул Татарстан кинематографы үсешенең якутныкына охшаган моделен тәкъдим иткән, аны шунда ук эләктереп тә алганнар.
- Үзегез уйлап карагыз: 2016 елда бөтен режиссерлар диярлек, бик аз бюджетлы  (500 мең сумнан алып 3-4 миллион сумга кадәр) булуга карамастан, үз проектларын тулы метражга җиткерергә омтыла. Күпчелеге тамашачы яратып карый торган жанрларны – маҗаралы фильм, мюзикл, комедия, куркыныч фильм, мелодраманы сайлый. Һәм, әлбәттә инде, алар барысы да “Семейные хлопоты” схемасы буенча коммерция мультиплексларында прокатка чыгарга ниятли. Мөгаен, Татарстан кинематографының бер генә җитди проблемасы калгандыр -  республика тамашачысының җирле кинофильмнарга шикләнеп каравы. Тик, вакыты җиткәч, монысы да хәл ителәчәк.
“Родина” кинотеатрын штурмлау
Мин өченче залда идәндә утырам. Миңа әле бәхет елмайды: фойе тулы кеше Габдрахман Әбсәләмовның атаклы романын экраннан карарга керә алмый калды бит. Бу 2015 ел хатирәсе. Ул чакта “ТНВ” телеканалы заказы буенча Ренат Әюпов төшергән “Ак чәчәкләр” картинасы XI Казан мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш программаның ябылу фильмы итеп күрсәтелгән иде. “Родина” кинотеатрының биш залын тамашачылар штурм белән алды.
“ТНВ” каналы бүген дә татар классикасын экранлаштыруны дәвам итә. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” бестселлеры буенча сериал төшерүне Татарстандагы иң сәләтле яшь режиссерларның берсе Рөстәм Рәшитовка ышанып тапшырганнар. Ул повестьтагы вакыйгаларны безнең көннәргә күчергән.
- Миңа  республикабыздагы бүгенге вазгыять ошый, - ди Рөстәм. – Хәтерләсәгез, безнең кино төшерүчеләребез арасында упкын барлыка килгән иде: өлкән буын белгечләре эшли, ә алардан соң – беркем дә юк... Берничә ел элек мәдәният институтында кино сәнгате факультеты ачылды, һәм анда яшьләр бик теләп укый башлады. Аз гына вакыт үтте әле, ә инде быел ук берничә тулы метражлы проект гөрләп эшли, аларда яшь режиссерлар гына түгел, яшь операторлар, рәссамнар да катнаша. Аларга 20-25 яшь. Безгә ышаналар, һәм бу бик сөендерә. Дәүләт заказы линиясе буенча төшерелә торган картиналарны да ышанып тапшыралар хәтта. Без хәзер әзер материалдан трейлер монтажлыйбыз, һәм инде телефильм түгел, чып-чын кино килеп чыкканлыгы күренә.
Бүген продюсерлык тармагында мохтаҗлык сизелә – Татарстан киносына яшь креатив профессионаллар җитми. Ә алар, мәгълүм булганча, кинематограф үсешенең хәрәкәтләндергеч көче булып тора: кинофестивальләрдә “Иң яхшы фильм” өчен бүләкне дә нәкъ менә продюсерның алуы сер түгел. Хәер, берничә елдан бу проблема да хәл ителер дигән өмет бар – Казан мәдәният институтында профильле юнәлеш эшли башлады.
%d0%b0%d0%bb%d0%b5%d0%ba%d1%81%d0%b5%d0%b9-%d0%b1%d0%b0%d1%80%d1%8b%d0%ba%d0%b8%d0%bd-%d0%b2%d1%80%d1%83%d1%87%d0%b8%d0%bb-%d0%b4%d0%b8%d0%bf%d0%bb%d0%be%d0%bc-%d1%80%d1%83%d1%81%d0%bb%d0%b0%d0%bd
Милли кинопрокат үзенчәлекләре
Телевидение өчен “Тапшырылмаган хатлар” картинасы татар телендә төшерелә, әмма кинопрокат өчен тулы дубляж ясау фикере дә бар. Ә менә яңа тулы метражлы “Айсылу.фильм”ны Рөстәм Рәшитов тәрҗемә итәргә җыенмый.
- Башта аның җирле прокатта нинди нәтиҗәләр күрсәтүен карарга кирәк, - ди  сценарий авторы һәм картинаның продюсеры Алексей Барыкин. – Бу безнең кино өчен менә дигән хөкем, һәм безнең татар телебез һәм татар телле тамашачыларыбыз булуы зур бәхет ул. Чөнки милли телләрдәге фильмнарга мәскәүлеләр дә, америкалылар да көндәш була алмый.
Шул ук вакытта, Барыкин әйтүенчә, мәсьәләнең тискәре ягы да бар – мондый фильмнарның потенциаль тамашачысы күп түгел. Гәрчә дөньяда җиде миллионнан артык татар яшәсә дә, аларның бер өлеше генә татарча сөйләшә, ә ул өлештән кайберләре генә җирле киноны карарга тели, аларның да бик азы кинотеатрга килеп, билет сатып алырга әзер.
- Минем исәпләүләрем буенча, татар телендәге фильм иң күбе 4-5 миллион сумлык яки аннан да кимрәк  бюджетта гына үзенең чыгымнарын каплый алачак, - дип нәтиҗә ясый Барыкин.
Кино? Менә ул! 
Татарстан – тулысынча булмаса да, кинопрокат системасын саклап кала алган сирәк төбәкләрдән берсе. ТР Мәдәният министрлыгы мәгьлүматлары буенча, “Татаркино” дәүләт учреждениесе, Чаллыдагы һәм Бөгелмәдәге ике филиалы белән бергә, ел саен 100 дән артык фильм сатып ала, биредә 1 дәүләт һәм 9 муниципаль кинотеатр, 34 кинозал, 27 күчмә кинозал эшли. Федераль үзәк белән уртак финанслана торган 10 муниципаль кинотеатр заманча кино җайланмалары белән җиһазландырыла, алардан дүртесе – Буа, Тәтеш, Әгерҗе һәм Менделеевскида – инде эшли башлаган.

Акча кайдан табарга?
“Представь” фильмына сценарий язылу тарихы сер белән өретелгән. Былтыр Казан кино фестиваленең ябылу тантанасында Россия мөфтиләр советы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббасов сәхнәгә күтәрелә. Ул аклы-каралы киемнән була, һәм залда арттагы рәтләрнең берсендә утырган яшь режиссер Илшат Рәхимбайга хәзрәтнең ак якасы ерактан католик рухание образын хәтерләтә.
- Минем күз алдыма бер үк вакытта мулла да, рухани да булган  шәхес килеп басты, - дип сөйли Илшат. – Бу соңгы тамчы булды: минем дөнья һәм кешеләр турында әллә кайчаннан бирле башымда йөрткән фикерләрем бер мизгелдә сценарий идеясенә әйләнде дә куйды.
Теләсә кайсы кино төшерүченең бөтен башлангычларына аяк чала торган беренче проблема финансларга килеп тоташа. Акча кайдан табарга? Үзенең тулы метражлы фильмы бюджетын Илшат кимендә 5 миллион сумга бәяли – “дөньяга оялмыйча күрсәтә алырлык картинаны шуннан да кимрәк акчага төшереп булмый”.
- Ничек уйлыйсыз, кино индустриясенә дәүләт ярдәм итәргә тиешме? – дип сорыйм Сергей Лаврентьевтан.
- Минем фикеремчә, аңа дәүләт әллә ни ярдәм күрсәтә алмый, чөнки акчасы болай да юк. Билгеле, коммерция рельсларына басарга кирәк. Картиналар кинотеатрларда күрсәтелергә һәм үзләре акча эшләргә тиеш.
- Тик бу коммерция стратегиясе кинодагы бөтен милли колоритны үтермәсме соң?
- Якутиядә үтермәде бит. Билгеле, аларның фильмнары Россиядә зур прокатка чыгарылмый, тик бу аларга җирле прокат хисабына чыгымнарын капларга комачауламый. Якутиядә миллион кеше яши, Татарстанда исә  - тагын да күбрәк! Менә “бомба” чыкса, бөтен кеше аны шунда ук карарга теләячәк. Чөнки кешегә үзе турында, үзенә янәшә, якын булган нәрсәләр турында карау һәрвакыт кызык.
ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова әйтүенчә, фильмнар төшерүгә республикада ел саен 7-9 миллион сум акча бүленә.
- Кемдер моны бик аз дияргә мөмкин, әмма Россиянең 49 төбәгендә дәүләт ярдәме бөтенләй күрсәтелми, - ди ул. – Иң мөһиме, бездә бу системалы рәвештә, ел саен эшләнә. Татарстан кинематографчылары дәүләт ярдәменә таянып буласын белә. Шуның белән бергә, кино җитештерүгә инвестицияләр һәрвакыт хәвефле – дөнья практикасы барлык төшерелгән фильмнарның нибары 10 процентының гына 90 процент касса җыюын күрсәтә. Дәүләт финанславының күләме кино җитештерүчеләрнең финансларга булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерерлек түгел.
%d0%b8%d0%bb%d1%8c%d1%88%d0%b0%d1%82-%d1%80%d0%b0%d1%85%d0%b8%d0%bc%d0%b1%d0%b0%d0%b9
Кыска адымнар белән
Илшат Рәхимбай үз хыялына гадәти булмаган юл белән барырга карар кылган. “Кыска” “Представь” фильмының бюджеты ярты миллион сум тәшкил иткән. Шуның 300 мең сумын бөтен дөнья белән җыйганнар: фильм төшерүчеләр финанс эзләүнең заманча ысулын – краудфандингны кулланырга җөрьәт иткән.
- Бу чыннан да эшли торган система! – дип ышандыра Илшат. – Әгәр син ахмак түгелсең һәм идеяң чыннан да бик шәп икән, әгәр син үзең өчен түгел, кешеләр өчен тырышасың икән, барып чыгачак. Ә менә ничек тагын да күбрәк җыеп булуы инде икенче мәсьәлә. Шунлыктан калган акчаны инвесторлар, иганәчеләр, министрлыклар аша эзләргә кирәк – бүген монысы да мөмкин  эш, бары тик тырышу, кешеләр белән очрашу, ә иң мөһиме, аларны илһамландыра торган сюжет табу зарур.
Иҗат төркеменең креативлыгы моның белән генә бетми әле. Кыска метражлы “Представь” – тулы метражлы фильмның озын тизеры гына әле ул.
- Бу бик уңайлы, - ди Илшат. – Без аны конкурс-фестивальләргә җибәрә, инвестор һәм продюсерларга – барлык кызыксынган затларга күрсәтә алабыз, чөнки безнең тулы метр өчен сценариебыз инде әзер.
Егетләрнең планнары чыннан да җитди. “Кыска” “Представь”  фильмы тиздән Канн фестиваленә китәчәк.
- Үтүе икеле, тик бу безнең максат та түгел, - ди Рәхимбай. – Шунлыктан техник якка басым ясадык, фильмның стилен җентекләп уйладык. Бүген халыкара базарда милли кинога ихтыяҗ зур. Мегаполис кинематографы кызыксызга әйләнә: шәһәр кешесенең драмасы, аның фикерләре, проблемалары – болар инде барысы да таныш һәм икенче планга күчә. Беренче планга яңа авторлар һәм рәссамнар чыга, алар үзләренә генә хас үзенчәлекләр белән өр-яңа сюжетлар кора. Бу яктан караганда, безне ишетерләр дигән өмет бар.
Бүген Рәхимбай командасы тагын бер кыска метражлы фильм – Камал театры актерына гашыйк кыз турында комедия төшерә.
- Кыска метр үзен төшерүгә киткән чыгымнарны каплый аламыни? – дип сорыйм режиссердан.
- Әйе, проблема нәкъ менә шунда шул. Тик безнең үз планыбыз бар. Биш кыска метражлы фильм төшерәсең, бер-икене дус режиссерлардан алып була – нәтиҗәдә бер үк темалы, карарга кызыклы сәгать ярымлык программа барлыкка килә. Мәсәлән, “Казан, мин яратам сине!” идеясе белән мин ел буена әвәрә килеп йөрдем, аннары, бу проект өчен җитәрлек сумманы беркем дә бирмәячәген аңлагач, хыялыма адымлап кына барырга булдым.
- Ә бүген кино төшерергә сезгә нәрсә комачаулый? – дип сорыйсы иттем Рәхимбайдан.
- Мин төшерәм. Миңа бернәрсә дә комачауламый, - дип җавап бирде ул.
Ә минем уйлавымча, Татарстанда Кино елының нәтиҗәләре кызыклы һәм көтелмәгәнчә булу ихтималы зур.
 

Добавить комментарий

Тема номера