Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Гүзәл Хисматуллина, "Тимсофт" тренинг компаниясе директоры, блогер: "Сәбәбе - мәхәббәт. Китап укуга мәхәббәт"

Гүзәл Хисматуллина, "Тимсофт" тренинг компаниясе директоры, блогер: "Сәбәбе - мәхәббәт. Китап укуга мәхәббәт"

– Мин нигә китаплар җыям? Китап яратам. Балачактан бөтен мәктәп китапханәләре минеке иде. Төнлә юрган астында фонарь яктысында да укыдым. Кая гына кунакка барсам да, шундук китап киштәсе янына ашыгам. «Үз» кешемне укылган китаплары буенча таныйм. Фатир алганда, иң әүвәл китаплар өчен урын әзерләдем. Питерга барып, «Подписные издания» кибетенә керсәм – «югалам». Һәр шәһәрдәге иң яхшы китап кибетләрен беләм. Сәбәбе – мәхәббәт. Китап укуга мәхәббәт.

25 октября 2021

ГҮЗӘЛ ХИСМӘТУЛЛИНАНЫҢ ЯРАТКАН 10 КИТАБЫ:
1. Виктор Франкл. «Тормышка «Әйе!» дияргә».
– Миңа бары тик бер генә китап сайларга кушсалар, шуны сайлар идем. Авторы – иң куркыныч үлем лагерьларында булган бөек психотерапевт. Нәрсә турындамы? Яшәү мәгънәсе һәм аның һәрвакыт булуы турында.
2. Мария Грипе. «Эрик Карлсон».
– Әгәр син бала, тик башкалардан үзгә икәнсең, нишләргә? Ничек үзең булып калырга һәм үзеңнең хәлең яхшы булуда инанырга?
3. Сэм Макбратни. «Минем сине ничек яратуымны беләсеңме».
Бу китап һәр өйдә булырга тиеш. Ул ата‑ана һәм балалар мәхәббәте хакында. Ата һәм улның ярату тулы сөйләшүе искиткеч иллюстрацияләр белән баетылган.
4. Ромен Гари. «Бөтен гомер алда әле».
– Аушвиц лагеренда исән калган карт яһүдә Роза өендәге приютта тәрбияләнүче ятим гарәп малае турында. Мәхәббәт хакында! Тормышны ярату хакында.
5. Даниил Гранин. «Тормышны үзгәртеп булмый».
– «Тормышны үзгәртеп булмый, әмма аның турында кат‑кат уйланып була» дип раслаган «Блокада китабы». Аңларга тырышу кыюлыгы хакында.
6. Марина Цветаева. Шигырьләр җыентыгы.
– Марина Цветаева – 15 яшьтән бирле яраткан әдибем. Бөек шагыйрь. Тирән, ихлас, тиңдәшсез. «Нәзакәтле, затлы шәрабларның Үз чираты җиткән шикелле Чират җитәр минем шигырьләргә! – Һәм аларның килер үз көне». Шулай булып чыкты да.
7. Ицхак Адизес. «Шәхси үсеш хакында уйланулар».
– Шәхси үсеш хакында уйланулар – тукталырга һәм үз күңелеңә күз салып, кем өчен, нәрсә өчен яшәвең һәм эшләвеңне аңлау өчен сәбәп ул.
8. Антон Чехов. Хикәяләр.
– Нинди илдә яшәсәң дә, теләсә кайсы китапханәдә бу китап булу мәҗбүри.Аны әллә ничә тапкыр укып та туйдырмый.
9. Гүзәл Яхина. «Зөләйха күзләрен ача».
– Әбием дә Зөләйха исемле иде, һәм минем аңардан ишеткәннәрем китапның беренче бүлекләрендә сурәтләнгән вакыйгаларга тәңгәл килә. Автор безгә тарихи хәтерне кире кайтара.
10. Оливия Лэнг. «Ялгыз шәһәр».
– Ялгызлык сәнгатендә күнекмәләр. Ялгызлык, сәнгать һәм шәһәр арасындагы катлаулы үзара мөнәсәбәтләр хакында.
Фото: Александр Ефремов

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: