Halal Lifestyle* – көндәшлекле өстенлек ул
Татарстанның хәләл индустрия базары – 100 дән артык җитештерү ул, шулардан ике дистәсе экспортка тәгаенләнә. Былтыр республикадан хәләл продукцияне экспортка чыгару күләме 6,5 миллион доллардан артып киткән. 2022 елда Татарстаннан чит илләргә җибәрелгән агросәнәгать комплексы продукциясе фонында хәләл экспорт өлеше әлегә ике проценттан да кимрәк. Хәер, бөтен нәрсә чагыштырып караганда ачык күренә.
Әйе, Татарстан хәләл товарларының чит илләргә җитди экспансиясе хакында сөйләргә иртәрәк әле, әмма шулай да статистика тотрыклы үсеш күрсәтә. Былтыр хәләл продукцияне экспортка чыгару күләме аннан алдагы елдан 1,5 миллион долларга артып киткән, 2020 елда әлеге күрсәткеч – 2,5 миллион долларга, 2019 елда исә нибары 0,3 миллион долларга гына тәңгәл булган. Дөньядагы хәләл продукция базарының еллык 15 процентлы үсеше белән чагыштырганда, Татарстан экспорты арту динамикасы шаккаткыч. Уйланылган стратегиядән башка мондый ыргылыш мөмкин булмас иде, моны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында да раслыйлар.
– Без хәләл юнәлешен соңгы ике‑өч елда гына актив үстерәбез әле, – ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Җәббаров. – Быелгы бурыч – 8 миллион долларлык хәләл продукцияне экспортка чыгару. Кая таба барырга, нинди тармакларга аеруча игътибар бирергә кирәклеген аңлап, сату өчен перспективалы базарларны ачыкларга тырышабыз. Беренче чиратта, БДБ илләре, гарәп илләре белән хезмәттәшлекне үстерүне планлаштырабыз – анда хәләл туклану продуктларына ихтыяҗ һәрвакыт югары һәм тотрыклы үсеш динамикасына ия.
Дөрес сайланган юнәлешләр нәтиҗә бирә, әмма бу тынычлану өчен сәбәп була алмый әле. Базарның потенциалы моннан күпкә баерак. Россия–Гарәп эшлекле киңәшмәсенең 12 нче сессиясе кысаларында игълан ителгәнчә, глобаль азык‑төлек базарында хәләл туклану продуктларының өлеше 15 процент тәшкил итә. Ә Татарстаннан чит илләргә җибәрелгән агросәнәгать комплексы продукциясенең тулаем күләмендә, хәтерләсәгез, хәләл экспорт өлеше әлегә ике проценттан да кимрәк. Шуңа нәтиҗәләрне үзегез ясагыз.
Биредә сүз Татарстан турында гына бармый. Киләсе елга дөньядагы хәләл продукция базары күләме 3,5 триллион долларга җитәргә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, әлеге үсешнең төп сәбәбе – мөселман илләрендә халык саны арту. 20 миллионнан артыграк мөселман яшәгән Россияне әлеге базарда статист роле генә канәгатьләндермәстер, мөгаен.
МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ҺӘМ ШӘРИГАТЬ КАНУННАРЫ
Дөньяның хәләл-индустрия базары мөмкинлекләрен һәм үзенчәлекләрен аңлау өчен иң мөһиме нәрсә соң? Хәләл – катгый мөселман кануннары буенча әзерләнгән туклану продуктлары гына түгел ул. «Без хәләл яшәү рәвеше турында сөйлибез, – дигән иде моннан дүрт ел элек ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгы коллегиясендә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов, конкрет бурыч куеп. – Бу өстенлекле юнәлеш, чөнки без ислам дине тотыла торган республика бит. Без әлеге көндәшлекле өстенлектән файдалана алыр идек». Хәләл, чыннан да, яшәү рәвеше ул, бөтен ислам икътисады аның нигезендә төзелә. Хәләл туклану продуктларын җитештерү – бер юнәлеш кенә. Барысын да яхшылап өйрәнмичә һәм максатка баруның конкрет юлларын билгеләмичә, көндәшлекле өстенлектән файдалып калырга тырышу – өметсез шөгыль.
Хәләл индустрия ныгысын һәм базарларны фаразларда гына түгел, чыннан да үзләштерсен өчен, Татарстанда хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча Halal Lifestyle юл картасы эшләнгән, аны ТР Хөкүмәте раслаган.
Halal Lifestyle – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларның тулы бер комплексы ул. Хәтерегезгә төшерәбез, әлеге төркемне РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Юл картасы йогынтысы даирәсенә хәләл туристлык, хәләл җитештерүләр, мода, финанслар, IT һәм медиа керә. Максатлары – мөселман туристлары килүен арттыру, Татарстан һәм бөтен ил халкын хәләл яшәү рәвешенә күнектерү, хәләл стандартлары буенча продукциянең товар әйләнешен арттыру, Татарстандагы хәләл брендларын Россиядә һәм чит илләрдә популярлаштыру, шулай ук Татарстанда шәригать кануннары буенча база финанс IT-инфраструктурасын төзү.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Russia Halal Expo күргәзмәсе турында: «Хәләл – яшәү рәвеше ул».
Юл картасы пунктлары үтәлә барган саен, ирешелергә тиешле ориентирлар да билгеләнә бара. Аерым алганда, Татарстанга килүче мөселман туристлары саны өч тапкыр ишәячәк һәм 150 мең кешегә җитәчәк; модалы брендларны Россиядә дә, чит илләрдә дә сатудан кергән акча артачак; ә Казан, әлеге документтан күренгәнчә, ислам дөньясының IT-башкаласы статусына ирешәчәк – бу төбәктә шәригать нормалары буенча база финанс IT-инфраструктурасы төзелү нәтиҗәсендә мөмкин булачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: KazanSummit икътисадый саммитында традиционга әйләнгән һәм KazanForum кысаларына бик җайлы кереп урнашкан Russia Halal Expo күргәзмәсе (биредә хәләл индустриянең иң перспективалы һәм иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителә) – Halal Lifestyle яшәү рәвешен алга этәрүнең мөһим инструментларыннан берсе. Тулаем алганда исә, юл картасы хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча төрле тармакларда эшнең 60лап төп юнәлешен билгели.
– Татарстан мисалында без ислам бизнесы белән үзара хезмәттәшлек итүнең гамәли механизмнарын җайларга омтылабыз, – дип аңлата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. – Ислам икътисадын үстерү өлкәсендә зур перспективалар ачыла. Аерым алганда, хәләл туклану, хәләл туристлык, хәләл медицина индустрияләре үсә.
Бүген инде кибет һәм супермаркет киштәләрендәге хәләл ит һәм казылык, сөт, сөт ризыклары, сырлар, кондитер эшләнмәләре, хәтта йөзем согы белән генә беркемне дә гаҗәпләндереп булмый... Татарстанда җитештерелгән һәм хәләл туклану продуктларының дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле продуктлар ассортименты бик тиз арта. Аның кадәр үк тиз булмаса да, шулай ук эзлекле рәвештә медицина, туристлык, банк, финанс өлкәләрендә дә хәләл хезмәтләр һәм товарлар саны ишәя бара.
– Республикабызда инде 16 оешма 16 юнәлештә шәригать буенча финанс хезмәте күрсәтә, – ди ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. – Гамәлдәге законнар кысаларында шәригать кануннары буенча хезмәт күрсәтә торган компанияләр һәм банклар саны арта. 2022 елда Казанда Саклык банкының ислам банкингы офисы ачылды. Әлеге пилот проект кайсы хезмәтләргә ихтыяҗның аеруча зур булуын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә алар мондый офисларны бөтен ил буенча ачарга ниятли. Ак Барс Банк актив эшли. Инде хәзер үк республикада товар, фатир, транспорт чарасын шәригать кануннарын бозмыйча сатып алырга мөмкин; шулай ук җиһаз сатып алу өчен финанслар, инвестицияләр, акча һәм кыйммәтле кәгазьләр белән инвестицияләү рөхсәт ителә; банк картасы, ипотека алырга, рөхсәт ителгән акцияләрне сатып алырга була. Тагын акцияләрне скрининглау, килешүне шәригать кануннары һәм Россия законнарына ярашлы рәвештә төзү һәм тикшерү буенча консультацияләр, пенсия продуктларына шәригать аудиты һәм башка хезмәтләр тәкъдим ителә. Һәм халыкка күрсәтелә торган барлык бу хезмәтләр саны арта бара. Ихтыяҗ тәкъдимне тудыра – әгәр дә әлеге хезмәтләргә ихтыяҗ булмаса, бернәрсә дә барып чыкмас иде.
ХӘЛӘЛ – КАНУННАР ТАЛӘБЕ
УЛ Товардагы «хәләл» тамгасы һәрвакытта да аның ислам нормаларына туры китереп әзерләнүен аңлатамы? Тиешле сертификат сыйфат һәм дөреслеккә дәлил булып тора. Ул сатып алучының чыннан да хәләл продукт сайлавын раслый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты – атап кителгән тармакта иң абруйлы һәм принципиаль сертификат бирүче органнардан берсе.
Сертификат бирүче органнар эшенең күләме шаккатыргыч: Россиядә хәләл продукция индустриясе әйләнеше елына 100 миллиард сумга якын тәшкил итә. «Хәләл» стандартлары комитеты реестрында гына да сертификат алган 196 предприятие, оешма һәм эшкуар теркәлгән (мәгълүматлар 2022 ел азагыныкы – ред.иск.). Шул ук вакытта бизнесструктураның әлеге сертификатны алу теләге генә нәтиҗәнең уңай булачагын аңлатмый әле. Былтыр тиешле контрольне үтәргә теләп комитетка гариза юллаган 200 предприятиенең 41 енә генә сертификат бирелгән: ислам индустриясенең катгый нормаларына ярашу бик җиңел түгел шул.
Әмма ихтыяҗ һәм хәләл базары потенциалы төрле тармактагы компанияләрне үз предприятиеләрен һәм технологияләрен махсус таләпләргә яраклаштырырга мәҗбүр итә, гәрчә бу очракта өстәмә чыгымнар таләп ителсә дә. Соңгы айларда сертификатлар алучылар арасында азык-төлек, көнкүреш химиясе, косметика җитештерүчеләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, кунакханә һәм шифаханәләр, туристлык һәм медицина хезмәте күрсәтә торган оешмалар бар. Ә эшли башлаганнан бирле исә Комитет бөтен Россия буенча 1190 предприятиегә сертификат биргән.
Комитетның эш принциплары үзгәрешсез. Аерым алганда, контроль аудит үткәргәнче, аның белгечләре оешмаларга ислам кануннары буенча җитештерү тәртибе турында тәфсилле консультация бирә. Аннары – тикшерү. Биредә бөтен нәрсә исәпкә алына: җитештерү куәтләре, технологияләр, азык өстәмәләре, ингредиентлар, чимал сатучылар... Тикшергәндә Комитет белгечләре һәр продуктның азык‑төлек куркынычсызлыгы нормаларына һәм җитештерүдә санитария-эпидемиология кагыйдәләренә туры килүен өйрәнә. Комитет ризыктагы хәрам компонентларны гына түгел, бәлки продуктның тәңгәллек декларациясе булу-булмавын да тикшерә. Җитештерү чылбыры продуктның хәләл статусын предприятиегә кергән чималдан алып әзер ризык кулланучыга җибәрелгәнче сакларга сәләтле булырга тиеш.
Предприятие тиешле таныклыкны алгач та, эш тукталмый әле. Киләчәктә дә продуктның сыйфаты, аның хәләл статусы җитештерүченең намусыннан гына тормый. Комитет вәкилләре сертификат алган оешмаларда даими аудит үткәрә. Бу, мәсәлән, кеше факторы аркасында килеп чыккан җитешсезлекләрне тиз арада ачыклау һәм төзәтү мөмкинлеген бирә. Хәзерге вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитетында биш шәригать белгече даими эшли, шулай ук җитештерүләрдә 15 контролер тикшерә. Аларның эшендә иң мөһиме – продукциянең хәләллеген өйрәнү мәсьәләләрендә гаделлек, дип саныйлар Комитетта. Ни дисәң дә, хәләл – кануннар таләбе бит ул.
ТАТАРСТАН ХӘЛӘЛ‑ХАБКА ӘЙЛӘНЕРМЕ?
Дөньядагы хәләл продукция базары бик тиз үсә. Экспертлар ышандыруынча, тагын ике елдан ул барлык җитештерелгән товарларның кимендә 20 процентын тәшкил итәчәк. Фаразлар буенча, мөселманнар саны 2050 елга планетада яшәүчеләрнең 30 процентын тәшкил итәчәк. Димәк, киләчәктә бу базар тагын да тизрәк үсәчәк әле. Россия бизнесының үз алдында ачылган мөмкинлекләрдән файдаланмый калырга хакы юк, гәрчә бу өлкәдә теләк һәм тәкъдим ителә торган товарларның сыйфаты гына әле җитәрлек шарт булмаса да.
Илебез продукциясен чит ил хәләл базарларына чыгару өчен төп һәм мәҗбүри шартлардан берсе – сертификатлаштыру. Алай гына да түгел, сертификат кына җитми, ул конкрет илләрнең халыкара сертификат бирүче органнары тарафыннан танылырга да тиеш.
– Әгәр продукцияне ислам илләренә экспортка чыгару бурычы куела икән, Россия Мөфтиләр шурасы каршындагы «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру үзәге (ХССҮ) сертификатыннан башка бернәрсә дә эшләп булмаячак, – ди ХССҮ директоры Айдар Газизов. Аның әйтүенчә, әлеге структура, продукцияне ислам илләренә экспортка чыгарырга булышып, иң эре федераль җитештерүчеләргә хезмәт күрсәтә. Әгәр инде Татарстан предприятиесенең экспорт куәте юк икән, ХССҮ үз комитетларына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә – бу якынрак та, контрольдә тотуы да җиңелрәк.
Чынлыкта исә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандартлары комитетының экспорт потенциалы башкаладагы коллегаларыныкыннан бер дә ким түгел. Күптән түгел макарон эшләнмәләр һәм камыр ризыклары җитештерүче Россиянең танылган бренды үз продукциясен Согыд Гарәбстанында сата башлаган – Якын Көнчыгыш базарына чыгарга Татарстан комитеты сертификаты булышкан. Предприятие ТР Диния нәзарәте «Хәләл» стандартлары комитеты биргән сертификатлы 13 нче экспортчыга әйләнгән. Бу аның халыкара даирәләрдә танылуына иң шәп дәлил булып тора.
Хәер, сертификат бирә торган органнар арасында ниндидер көндәшлек тә бар икән. Ул бик дипломатларча алып барыла: бернинди маркетинг сугышлары һәм бер-берсенең клиентларын җәлеп итү күренешләре күзәтелми. Ике як арасында имзаланган «илдәге хәләл индустрияне үстерү максатларында» үзара аңлашу турында меморандум да моңа дәлил булып тора. KazanSummit-2021 саммитында ук Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC) генераль секретаре Ихсан Овют билгеләп үткәнчә, хәләл продукция сәүдәсендә төп проблема – теге яки бу стандартларны танудагы милли үзенчәлекләр ул.
– Мин, без бергә, бердәм булырга тиешбез, дип саныйм. Һәм, Аллаһ теләсә, SMIIC эшендә яңа документ кабул ителер, – дип вәгъдә биргән иде Ихсан Овют. – Бу үзара танылган аккредитация һәм сертификацияләрдән билгеле бер пирамида булыр. Без шәхси мәнфәгатьләр белән чикләнергә тиеш түгел, безнең уртак мәнфәгатьләребез булырга тиеш.
UNWHD оешмасы җитәкчесе Мөхәммәд Җиннә Рөстәм Миңнехановка Бөтендөнья хәләл көне ачкычын тапшыра.
Үзара тану пирамидасы төзелгән вакытта исә Россиядәге хәләл индустриясен үстерергә теләүчеләр дә вакытларын бушка уздырмый. «Хәләл» стандартлары комитеты халыкара сертификатлаштыру органнары белән сертификатларны үзара тануга багышланган эшлекле очрашуларны даими үткәреп тора. Петербург халыкара икътисад форумында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Җәббаров Аккредитацияләү федераль хезмәте җитәкчесе Назарий Скрыпник белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган: төбәк «Хәләл» индустриясен көйләүгә, мәгълүмат һәм экспертлар фикерен алмашуга булышачак. Бөтендөнья хәләл көне рәисе Мөхәммәд Җиннәнең Татарстанны мөселман һәм мөселман булмаган илләр арасында хәләл-хаб ясау идеясе дә өйрәнелә.
Добавить комментарий