Һөнәремне ташларгамы?
Дөнья без уйлаганга караганда күпкә тизрәк үзгәрә. 2000 елда, мәсәлән, яңа фильм алыр өчен, күпләребез кибеткә бара иде, яңалыкларны телевизордан карап белдек, газета-журналлар укыдык. Халык фотоларны фотосалоннарда бастырып чыгара иде һәм өйдәге стационар телефоннан сөйләште. Нинди һөнәр ияләренә ул вакытта якты киләчәк фаразладылар, ә кемгә эшен алыштырырга киңәш иттеләр? Белгечләр фаразының барысы да тормышка аштымы соң?
21 февраля 2022
2000 елда дөньяда ниләр булып ятканын искә төшерик. Глобализация, сәяси интеграция, түләү системаларының унификациясе процесслары бик тиз үсә бара... Бөтен дөньяда кулланучылар товар һәм хезмәтләрне почта, каталоглар һәм интернет аша сатып алу мөмкинлеге ала. Хезмәт базарында исә үз чиратында беренчелекне менеджерлар яулый. Гади менеджерлар гына түгел, ә маркетинг буенча менеджерлар. Икенче урында – сату менеджерлары.
Программистлар, система администраторлары, компьютер куркынычсызлыгы буенча белгечләр, веб-дизайнерларга ихтыяҗ шактый зур булды. Юристлар һәм табиблар да күп кирәк иде.
Сәнәгать җитештерүенең алга таба үсешенә зур өметләр баглап, Россия халкы президент сайлауларының нәтиҗәләрен көтте. Шуңа күрә базарда инженер белгечлекләре белән кызыксыну сизелде. Кадрлар агентлыкларының барысы да диярлек инженер-технологларга, фән белән турыдан-туры бәйле тармакларда, катлаулы җиһазларны көйләү һәм файдалану өлкәсендә эшләячәк белгечләргә ихтыяҗ артуын фаразлады.
КЕМГӘ ӨМЕТЛЕ КИЛӘЧӘК ВӘГЪДӘ ИТЕЛДЕ?
Әлбәттә, тәҗрибәле идарәчеләргә һәм администраторларга, универсаль сатучыларга, киң профильле һәм салым өлкәсен яхшы белгән бухгалтерларга. Аналитикларга, финанс менеджерларына һәм финанс директорларына. Предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген бәяләп, аларны финанслар ягыннан савыктыру чараларын күрә алачак, җитештерү өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган финанс белгечләренә. Компьютер технологияләре өлкәсендә маркетологларга һәм белгечләргә.
Ә КЕМНӘР «ЛАЕКЛЫ ЯЛ»ГА ОЗАТЫЛДЫ?
Белгечләр фикеренчә, тегүче, журналист, логист, туристлык агенты, лектор, машинист, нотариус, копирайтер, китапханәче, юл-патруль хезмәте инспекторы, почтальон, курьер һөнәрләре юкка чыгарга тиеш иде инде. Исемлектә дистәләгән һөнәр. Тик менә курьер һөнәре белән шулкадәр ялгышырга кирәк бит! Бүген ул – иң кирәкле һөнәр ияседер, мөгаен.
Фото: tv360.ru
Добавить комментарий