Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Яхшы табиб булырга…

«Безнең хирургия взводы урнашкан, түбәсе ишелеп беткән дип әйтерлек, ярымҗимерек кечкенә йортны яхшы хәтерлим. Эш иртәнге алтыга кадәр барды, лампаны таң яктысы алыштырды. Куллар агачтай ката, аяклар шешә иде, ләкин беркем дә ял, ашау турында уйламады…

Безнең бердәнбер шатлыгыбыз бар иде – алга куелган бурычны үти алу, сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтүебез», – дип яза профессор, Казан
дәүләт табиблар белемен камилләштерү институты – ГИДУВның акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Зәйнәп Гыйләҗетдинова Бөек Ватан сугышы елларында кыр хирургларының ничек эшләве турында үз истәлекләрендә*.

ЯЗМЫШЫҢА ЯЗЫЛСА, ИСӘН КАЛАСЫҢ

Зәйнәп Шәйхиевнаны, медицина институтын яңа гына тәмамлаган яшь белгечне, 1942 елда диплом алганнан соң ук фронтка җибәрәләр. Ул коточкыч сугышлар барган Ржев тирәсенә эләгә, ә медсанбат ут сызыгыннан нибары 3–4 чакрым ераклыкта диярлек, ачык кырда урнашкан була. Әмма сугышның бар дәһшәтенә карамастан, фронтта гаҗәеп хәлләр дә очрый.

Доктор Гыйләҗетдинова үз истәлекләрендә бу хакта сөйли. Сөйгәне сугышкан хәрби часть ул хезмәт иткән урынга якын гына булып чыга. Яшьләр очрашалар, үзара җитди сөйләшү була: «Сугыш – бик куркыныч эш. Шушы искиткеч авыр, коточкыч шартларда, бәлки без соңгы тапкыр күрешәбездер дип, ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады», – дип искә ала Зәйнәп Шәйхиевна. Шунда, фронтта, бернинди дә шау‑шулы бәйрәмнәрсез генә алар язылышып та куялар.

Бераздан сугыш яшь гаиләне аера, ә аз гына соңрак яшь хирург үзенең көмәнле икәнен белә. Чиксез авыр эш тә, йокысызлык та, ачлык та, мондый шартларда еш була торган авырулар да аңа улын исән‑сау табарга комачауламый. Алга китеп шуны әйтергә кирәк: Зәйнәп Шәйхиевнаның улы да табиб була.

Доктор бер очракны искә ала: яралыга ярдәм күрсәткән вакытта тегесе кинәт табибның корсагына тибеп җибәрә, һәм ул каршы стенага очып барып төшә. Әмма торып баса да ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

«Язмышыңда яшәргә язылган икән – яшисең», – дип, фәлсәфи фикер йөртә ул әле туарга өлгермәгән баласының тормышка никадәр ныклап ябышуы турында.

Кызыклы факт: күп еллардан соң Гыйләҗетдинова Казан ГИДУВының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире булып эшләгәндә, аның кабинеты кайчандыр Габдулла Тукай җан биргән бүлмәдә урнашкан була. Һәм ул анда шагыйрьгә багышланган кечкенә музей оештыра.

Зәйнәп Гыйләҗетдиновага Казан дәүләт медицина академиясе музее экспозициясендә махсус бүлек багышланган.

Хәрби хирург Зәйнәп Гыйләҗетдинова.

ИМӘН ДӘ, НАРАТ ТА – ФРОНТКА ЯРДӘМГӘ

Казан ГИДУВының терапия кафедрасы профессоры Леопольд Рахлин сугышның беренче көннәреннән үк хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен сорый. Әмма яше барган (ул чакта 40 тан узган була) табибны чакырырга ашыкмыйлар.

Шулай да 1942 ел башында аны Карелия фронтына армия терапевты итеп җибәрәләр. Үзе әйтүенчә, «төньяк тәҗрибәсе булыша», чөнки 1934 елда Леопольд Матвеевич челюскинчыларны боз өстеннән коткаруда катнашучыларның берсе була. Берникадәр вакыттан Рахлин Кызыл Армиянең Поляр аръягындагы 14 нче бүлекчәсенең баш терапевтына әверелә.

«Хәрби табиб өчен иң мөһиме – яхшы табиб булу, калганына өйрәнү авыр түгел», – дип яза ул үз истәлекләрендә. Бер караганда, терапия сугышта хирургия кебек үк кирәкле түгел сыман. Әмма Төньяк – кырыс як: салкын климат һәм витаминнар кытлыгы нәтиҗәсендә солдатларда зәңгелә башлана, ә бу, тарихтан белгәнебезчә, шулай ук бик куркыныч дошман. Леопольд Матвеевич аңа каршы үз «даруын» уйлап таба – кул астында мулдан булган нарат ылысыннан төнәтмә әзерли. Зәңгелә белән көрәш уңышлы тәмамлана.

Төньякта гаскәрләрне көтеп торган тагын бер «дошман» – «тавык күзе». Поляр төн шартларында һәм шул ук авитаминоз аркасында сугышчыларның күрү сәләте начарлана. Һәм бу юлы да терапевт Рахлинга кул астында булган чималдан файдаланырга туры килә – имән кайрысыннан ясалган төнәтмә коткару чарасына әйләнә.

Сугышны ул Норвегиядә тәмамлый. Аңа Австриядәге Совет гаскәрләре төркеменең баш терапевты вазифасын тәкъдим итәләр, ләкин Леопольд Рахлин Казанга, үзенең туган ГИДУВына кайта. Институт директорының фәнни эшләр буенча урынбасары була, аннары терапиянең 1 нче һәм 2 нче кафедраларын җитәкли.

Леопольд Рахлин (уңда) Карелия фронтында, 1944 ел.

МӨМКИНЛЕКЛӘР ЧИГЕНДӘ

Сугышның беренче көннәреннән үк Казан ГИДУВының Комлев урамындагы төп бинасы һәм Зур Кызыл урамындагы хирургия клиникасы эвакуацияләнгән госпитальләргә бирелә. Анда да институтның дистәләгән хезмәткәре эшли. Алар яралыларны дәвалап кына калмый, фронтка табиблар әзерләү буенча яңа уку планнары һәм программалар да төзиләр.

Ольга Гаркави сугышны ГИДУВның йогышлы авырулар кафедрасында ассистент вазифасында каршы ала. Аның ирен – табиб Николай Подольскийны фронтка җибәрәләр, ә Ольга Ильинична тылда авыруларга, шул исәптән яралыларга да медицина ярдәмен оештыру белән шөгыльләнә. Гаркави эшләгән Казан йогышлы авырулар хастаханәсе сугышка кадәр 240 урынга исәпләнгән, анда хәтта пациентлар өчен аерым бокслар да була. Әлбәттә, сугыш чоры урыннарның шактыйга артуын таләп итә, ә хезмәткәрләргә ял көннәрен дә, сигез сәгатьлек эш көнен дә онытырга туры килә. ГИДУВның йогышлы авырулар кафедрасында исә сугышның беренче көннәреннән үк хәрәкәттәге армия өчен тизләтелгән тәртиптә табиблар әзерли башлыйлар. Кыскасы, эшнең күплеген аңлатып бетереп булмый. Өстәвенә, стресс, антисанитария һәм ачлы‑туклы яшәү шартларында күпсанлы кешеләрнең ил буйлап бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүе инфекцияләр таралу өчен бик уңай мохит тудыра. Эвакуацияләнгәннәр һәм фронттан Казан госпитальләренә кайтарылган яралылар бетләгән була, ә бет – тиф таратучы. Иренең фронттан язган хатларыннан Гаркави тагын бер яңа афәт барлыкка килүен белә. Фронтта чыккан икән, тылдагы госпитальләргә дә барып җитәргә мөмкин…

«Миңа монда тайга энцефалиты белән очрашырга туры килде, мин аны белмим, – дип яза хәрби табиб Николай Подольский хатынына. – Әгәр аның этиологиясе, патогенезы, клиникасы, патоанатомиясе турында берәр нәрсә мәгълүм булса, зинһар, язып җибәр…»

Һәм аңа бу теманы өйрәнергә, иренә җавап язарга, инфекцияләр шәһәрдә таралмасын өчен каршы тора алырдай чаралар табарга туры килә. Иренә ул төннәрен яза, чөнки көндез йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли, курсантларга лекцияләр укыганнан соң, инфекционист консультациясе кирәк булган Казан госпитальләре һәм хастаханәләре буйлап йөри. Авыруларны бер госпитальдә караган өчен табибка төшке аш каралган була. Әгәр берничәсен әйләнеп чыксаң, өйдәге өч улың өчен дә ризык юнәтергә мөмкин…

Аннары тагын бер афәт пәйда була: республика районнарында бруцеллёз башлана, һәм инфекционист Гаркави бөтен Татарстан буйлап кешеләрне дәвалап йөри. Бөтен көчне суыра торган эш һәм һәрвакыт инфекцияләр белән очрашып тору үзенекен итә – 1944 елның гыйнварында Ольга Ильинична дифтерия белән авырый башлый. Ике ай буена ул үз хастаханәсендә урыннан да тора алмыйча ята. Хезмәттәшләре аны кулдан килгәнчә тәрбияли. Укытучысы – мәшһүр инфекционист Андрей Агафонов ул чакта Мәскәүдән Казанга килгән була. Көн саен аның палатасына кайнар какао һәм ипи кисәге алып кереп, барысын да ашап бетерергә мәҗбүр итә.

Ә инде март ахырында, бераз гына терелүгә, ул яңадан эшкә чыга – хастаханәләр һәм госпитальләр буйлап обходлар ясый, курсантлар өчен лекцияләр укый…

«Сугышның кеше мөмкинлекләрен сынау чигендә узган дүрт елы Ольга Ильиничнага адәм баласының никадәр нык була алуын күрсәтте…» – дип яза үз истәлекләрендә Гаркавиның оныгы Марина Подольская.

Ольга Гаркави.

ЯРАТКАН ДОКТОРЫБЫЗ

Травматолог Лазарь Шулутконың даны сугышка кадәр үк СССР чикләрен уза – ул Бөтендөнья травматологлар һәм ортопедлар оешмасы әгъзасы була, ГИДУВның травматология һәм ортопедия кафедрасын, шулай ук ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты карамагындагы Татар ортопедия һәм травматология институтын җитәкли.

Сугыш елларында, Казанның башка күп кенә медицина учреждениеләрендәге кебек үк, институт базасында да госпиталь ачыла, ә Лазарь Шулутко шәһәрдәге барлык эвакуацияләнгән госпитальләрнең баш хирургы була. Сугышка кадәр үк ул сынган сөякләрне дәвалауның чоры өчен революцион саналган яңа ысулларын куллана башлый. Ул уйлап тапкан әйберләрнең берсе – «Фронтовиклар һәм сугыш балалары» китабында тасвирланган шина:

«Азатлык мәйданындагы Кызыл Армия йортында (элекке Дворяннар җыены сарае) урнашкан 2780 нче эвакогоспитальдә Л.И. Шулутко һәм аның хезмәткәрләре күзәтүе астында бер бүлек сынган бот сөяген дәвалау белән генә шөгыльләнде. Зур концерт залында, икенче каттагы галереяларда йөзләгән яралы «самолётлар» – сынган аяк сөякләрен дәвалау өчен кулланыла торган камилләштерелгән шиналар белән ята иде. Бу шина тез буынына тураерга һәм бөгелергә комачауламый, скелетның тартып турайтучы көчен киметми. Сөяк ялганып, яралы кеше аягына басканнан соң, тез буыны бик тиз языла. Мондый модификациягә кадәр, гимнастика ясату өчен, сынган аяктан шинаны салдырырга туры килә иде, ә болай эшләү еш кына сынган сөякләрнең урыныннан күчүенә китерә. Шулутконың яңа шинасы меңләгән яралыны дәваларга һәм тиз арада сафка бастырырга мөмкинлек бирде».

Сынган сөякләрне тарттырып дәвалау өчен кулланылган функциональ шинаның оригинал моделе.

Сынган урыннарны дәвалау аппараты.

Хезмәттәшләренең истәлекләренә караганда, госпитальдәге эшләре тәмамланганнан соң, табиблар әле тагын яралылар төялгән санитар вагоннарны бушатырга, госпитальләрне җылыту өчен утын әзерләргә дә йөри… Ә Лазарь Ильич җитәкләгән кафедрада исә табиблардан хирургия белгечләре әзерләү буенча зур эш алып барыла, чөнки фронтка хирурглар кирәк була.

Татарстан Милли музее фондларында Лазарь Шулуткога ул аякка бастырган сугышчылар язган хатлар саклана. «Кадерле Кешебез», «Яраткан Докторыбыз» – күренекле Казан табибына алар фәкать шулай мөрәҗәгать итә.

Сугыш елларында Казан ГИДУВыннан (хәзер ул Казан дәүләт медицина академиясе) фронтка өч йөздән артык кеше китә – профессорлар, доцентлар, табиблар, ординаторлар, шәфкать туташлары, санитарлар… Күп кенә медиклар табиблык бурычын тылда каһарманнарча үти. Без сезгә бары берничә язмыш турында гына сөйләдек. Ә Казан дәүләт медицина академиясенең архивларында үз эшләрен башкарган, әмма чынлыкта уртак батырлык кылган кешеләр турында тагын бик күп гаҗәеп тарихлар саклана әле.

 

* Монда һәм алга таба истәлекләрдән өзекләр К. Зыятдинов һәм Г. Минһаҗеваның «Фронтовиклар һәм сугыш балалары (ГИДУВ 1941–1945)», шулай ук К. Зыятдинов һәм С. Красильниковның «Казан ГИДУВы – фронтка» китаплары буенча китерелә.

 

Евгения Чеснокова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера