Идел буйлап сәяхәт. Җирле аспект
«Сергей Дягилев», «Александр Пушкин», «Мостай Кәрим», «Александр Суворов»... Апрель аенда Казан елга портыннан кузгалып китәчәк теплоходлар исемлеге «Казан – биш диңгез порты» дип сөйләгән чакларны искә төшерә. Кызганыч, бу лайнерларның берсе генә дә безнең портка карамый. Әлеге теплоходларда елга круизларын да Татарстан туроператорлары оештырмый…
Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Самара һәм Түбән Новгород, Пермь һәм Ростов-на-Дону – бүген илебез елга флотының төп өлеше әлеге шәһәрләрдә тупланган. Премиум һәм люкс класстагы круиз теплоходлары да, космик эраның яшьтәшләре булган гадирәкләре дә. Елга круизларын оештыручы төп туроператорлар да шул шәһәрләрдә урнашкан. Алар яңа маршрутлар уйлап таба, судноларда хезмәт күрсәтүне оештыра һәм әзер продуктлар тәкъдим итә. Әлбәттә, үзләре теләгән бәяләре буенча.
СӘЯХӘТКӘ – «ЯТ» ФЛАГ АСТЫНДА
– Мин елга сәяхәтен яратучы гап‑гади кеше, шуңа күрә юлламаны кайсы туроператордан сатып алсам да ярый, – ди 25 еллык круиз тәҗрибәсенә ия әлмәтле Равил Галәвиев. – Тик бер закончалык бар: еш кына круиз маршруты Казаннан башланмый, юллама сатып алгач, теплоходка юл уңаеннан буш урынга кереп утырасың. Табигый ки, урыннарны сайлау, аларның саны чикле була....
– Үзебезнең җирле оператор булмагач, син турны арадашчы фирмадан сатып алырга мәҗбүр, әлбәттә, бәясе арзанрак булмый, – ди беренче тапкыр Идел буенча круизда 90 нчы еллар башында булган казанлы Анатолий Смирнов. – Һәрхәлдә, бәяләргә карасаң, шулай тоела. Апрель ахырында Казаннан Мәскәүгә кадәр алты көнлек сәяхәткә ике кеше өчен йөз мең сум түләү, әле бу стандарт каюта өчен – бу артык инде...
– Мине турфирмалар тәкъдим иткән маршрутлар һәрвакытта да канәгатьләндерми. Бездә кыска – бер‑ике көнлек турлар бөтенләй юк яисә бик аз. Казан–Болгар–Зөя, Казан–Чистай–Алабуга кебек маршрутлар, мәсәлән, – дип саный Яшел Үзән районыннан Сергей Тихонов. – Үзебезнең Татарстан теплоходлары булмагач, республика һәм күрше төбәкләр буенча оригиналь программалар эшләү һәм аларны үстерү мөмкинлеге дә юк, гәрчә кызыклы вариантлар бик күп булса да.
Бу без үткәргән блиц-сораштырудан алынган кайбер фикерләр генә. Сораштыруның максаты туристлык продуктының читтән тәкъдим ителүе, ул вакытта көтелмәгән хәлләрнең ихтималлыгы потенциаль сәяхәтче өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачыклау иде. Бәяләр, ниндидер турларга кытлык һәм аларның географиясен җирле үзенчәлек һәм теләкләрне исәпкә алып киңәйтә алмау – бу уңайсызлыкларның кайберләре генә…
Хәер, күпме кеше булса, шулкадәр фикердер. Ләкин төгәл күрсәткечләр бар. Әгәр круиз маршрутларын оештыручы башкалада яки күрше төбәктә утыра икән, димәк, турны сатудан кергән акча да, салымнар да шунда китә. Бу суммалар зурмы соң? Әле биш ел элек Вячеслав Самолин, ул чакта ук җирле круизларны оештыручы бердәнбер кеше, биш‑алты миллиард сум дигән иде. Аның фикеренчә, үзебезнең туроператорлар һәм теплоходлар булмау сәбәпле, республикадан шулкадәр акча читкә китә.
Биш ел элек Казаннан Әстерханга кадәр ике кешелек тур 60–70 меңгә төшә иде. Бүген – якынча ике тапкырга күбрәк. Аңлавыбызча, Самолин атаган сумма бу вакыт эчендә һич кенә дә кими алмый.
ФЛАГМАН БУЛУДАН – ТИК ТОРУГА
Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ, Казансу елгалары кушылган урын... Якынча мең километрга сузылган су юлы, матур ярлар, яр буйларында утырган борынгы калалар һәм ЮНЕСКО Исемлегенә кергән уникаль һәйкәлләр... Иң тыгыз юллар киселешендә урнашкан Татарстанга Аллаһ үзе тик торырга түгел, ә елга круизлары базарында әйдәп баручы булырга кушкандыр кебек.
Ул кайчандыр шулай булган да. Өлкән буын казанлылар хәтерлидер: 60 нчы елларда, Мәскәүдә яисә Питерда түгел, нәкъ менә Казанда беренче тапкыр чит ил туристларын Идел буйлап сәяхәткә алып чыгалар. «Козьма Минин» теплоходы пионер булып санала, ул, совет «Интуристы»- ның бай клиентларын утыртып, Казаннан Ростов-на-Донуга кадәр йөри. Үз гражданнары турында да онытмыйлар.
«1980 нче елларда Туризм буенча татар өлкә советы җиде теплоход тота. Ленинградка дүрт палубалы теплоходта унсигез көнлек круиз, экскурсияләр, өч тапкыр туклануны да кертеп, совет туристына 87 сумга төшә иде, – дип сөйләде миңа төбәктә Идел буйлап круизларны оештыру башында торган Вячеслав Самолин. – Круиз туризмының тагын бер күтәрелеше үзгәртеп кору чорына туры килде. 1987 елдан Казанда немец туристлары белән Идел буйлап сәяхәтләр оештырылды».
Капиталистик чор башлангач, Казандагы бөтен теплоход диярлек яңа хуҗаларына китә. Әмма 90 нчы еллар уртасына кадәр республикада әле унике туроператор исәпләнә. Алар Идел һәм Чулман буйлап круизлар оештыра, сезонга Пермь, Түбән Новгород һәм Самара судно хуҗаларыннан 24 ләп теплоходны арендага алып тора. Аренда, әлбәттә, башкалардан өстенлекне арттырмый, җирле фирмалар өстәмә чыгымнарны компенсацияләргә тырыша, үзләренең оригиналь продуктын һәм сыйфатлы сервисын тәкъдим итә.
Әмма могҗиза була алмый, базарның кырыс таләпләре барысын да үз урынына куя. Теплоходлары үзләренеке булган эре туроператорлар әкренләп атсыз көндәшләрен йота бара. Моңа өстәп елга флотының тиз кыскаруы да зур этәргеч бирә: совет чорыннан калган иске теплоходлар бер‑бер артлы сафтан чыга бара. Мәсәлән, «Татфлот» та үзенең теплоходыннан колак кага: өч палубалы «Константин Циолковский» икенче меңьеллык башында Санкт-Петербург портында яна башлый һәм бата.
Калганнарын арендага алу кыенлаша, раритетларны суда йөзәрлек итеп саклап калу тагын да авыррак була.
Кызганыч, әмма Татарстанда круизлар өлкәсендә кайчандыр пионер саналган кеше үзенең туроператорлык эшчәнлеген соңгы булып туктата. Вячеслав Самолин һәм аның «Идел сәяхәтләре+» фирмасы соңгы көнгә кадәр авырлыкларга каршы көрәшә, әмма барысы да 2018 елда туктап кала: туроператор клиентлар алдындагы бурычын үти алмый. Аның үз флотын булдырырга теләвен банкротлыкка китергән соңгы гамәл дип санарга мөмкин, чөнки кредитка сатып алынган өч палублы иске «Очарованный странник» сәяхәткә чыгуга караганда күбрәк тик торырга мәҗбүр була, ремонт исә миллионнар таләп итеп, чыгымнарны арттыра гына.
ТАТАРСТАН ТИРӘЛИ СӘЯХӘТ. ДӘВАМЫ БАРМЫ?
Ярар, җирле туроператорлар да, Татарстан портында теркәлгән лайнерлар да булмасын, ди. Яхшымы, начармы – ләкин «чит» туроператорлар бу тармактагы буш урыннарны күрә. Казан порты причалында сезон вакытында лайнерлар күп. Болгарга да, Зөягә дә, Чистайга да, Тәтешкә дә круиз суднолары туктый...
Әлбәттә, әгәр без Татарстанның бай туристлык потенциалын алга таба үстерергә теләмибез икән, проблемадан баш тартырга, хәтта Татарстаннан агып киткән ул миллиардларга күз йома алабыз. Ләкин билгесезлеккә алып бара торган бу юл кемгә генә ошар икән.
Бу урында минем нигәдер эре спорт чараларының берсе барган көннәрдә Казан елга портындагы вакыйга исемә төште. Причал янында «Борис Полевой»га утырып круизга барырга тиешле туристлар җыелды, ә теплоход нигәдер бик озак тоткарлана. Сәбәбе берничә сәгатьтән, судно яр буена килеп туктагач ачыкланды: спорт форумының оештыру комитеты өчен ашыгыч рәвештә елга буйлап сәяхәт оештырырга кирәк булган икән. Чараны өзәргә ярамый. Флот булмау сәбәпле, җирле туроператор юлламалары булган туристларны көттерергә мәҗбүр була, кисәтеп торуны да кирәк санамый.
Елга круизын тиз оештыру, стандарт булмаган маршрутлар төзү, яңа шәһәр яки «яшел тукталышлар» ачу – болар барысы да үз теплоходларың һәм җирле туроператорың булмаганда бик проблемалы мәсьәлә. Шунысын да әйтергә кирәк: кайчандыр җирле туроператор тотынмаган булса, Казаннан ике көнгә Болгар, Тәтеш, Алабуга һәм Зөягә барулар, шулай ук Татарстанның Идел һәм Чулман елгалары ярындагы шәһәрләренә аерым елга турлары оешкан булыр идеме икән? Бүген туристны Татарстанда ике‑өч көннән дә күбрәккә ничек калдырырга дип баш ватабыз. Ә аларга Идел, Чулман яисә Нократ елгалары буйлап круиз тәкъдим итсәк? Вариант бит?
Кызганычка каршы, хәзер бу, бигрәк тә сезонның кызу чагында, мөмкин хәл түгел. Юлламаларны күпкә алданрак алып куярга кирәк, теплоход рейска киткәнче бер көн‑бер атна элек сатып алу могҗизага тиң. Туристларның зур төркеме өчен теплоходка заказ биреп тә булмый, гәрчә элек, республикада үз теплоходларыбыз һәм туроператорларыбыз булганда, якын-тирәдәге шәһәрләргә корпоратив сәяхәтләр оештыру бик популяр иде. Бер генә уй башка килә: Татарстанга үз теплоходлары булган үз туроператорлары кирәк.
ХЫЯЛДАГЫ КОРАБ. ӘЛЕГӘ ПРОЕКТТА
Әлбәттә, круиз туризмын үстерергә һәм үз теплоходлары булган коллегалары белән көндәшлек итәргә сәләтле җитди төбәк туроператоры үзеннән-үзе пәйда була алмый. Яхшы судно сатып алуга инвестицияләр кертергә курыкмаган һәм, иң мөһиме, моңа әзер бизнесмен табылуы да шикле, чөнки әлеге эшкә салынган миллиард сумнардагы чыгымнарның аклануын шактый озак көтәргә туры киләчәк. Совет чорыннан калган бик тиз искереп баручы флотның берәр судносын сатып алу коткармый – бу хәтта кыска вакыт өчен дә туры килми. Моңа ачык мисал – «Идел сәяхәтләре»- нең фаҗигале язмышы.
Икенче яктан, нәкъ менә бүген, кичә яки иртәгә түгел, республиканың елга круизлары үзәге статусын торгызу өчен иң уңайлы вакыт. Беренчедән, елга буйлап сәяхәт итүгә ихтыяҗ арта: турларны, кагыйдә буларак, берничә ай элек сатып алырга туры килә. Икенчедән, елга круизы базарында иң зур уенчылар да бүген күбесе илле елдан артык кулланышта булган корабларга ия. Аңлашыла ки, экономия һәм уңайлылык ягыннан алар дөнья судно төзелешенең иң яхшы таләпләрен исәпкә алып төзелергә тиешле теплоход белән җитди ярыша алмаячак (шул ук Европада суднолар чыгару беркайчан да туктатылмаган).
Шунысы мөһим: мондый теплоход, проектта гына булса да, Татарстанда бар. 2021 елның июлендә Санкт-Петербургтагы Хәрби-диңгез салонында «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы эшләнмәсен күрсәтте, ул вакытта әле эскиз вариантында. Бу 170 пассажирга исәпләнгән өч палубалы пассажир теплоходы. Барлык уңайлыклары булган люкс, ярымлюкс һәм стандарт каюталар, ресторан, кинозал... Теплоходта елга һәм диңгез яр буенда уңайлы йөзү өчен барысы да каралган. Совет чорыннан соң төзелгән бердәнбер «Мостай Кәрим» лайнерыннан аермалы буларак, Яшел Үзән варианты артык зур түгел. Мөгаен, ул «биш йолдыз»лы түгел, «дүрт йолдыз»лы теплоходтыр, әмма потенциаль хуҗалар фикеренчә, нәкъ менә шундый корабларга елга круизлары базарында ихтыяҗ зур да. Һәм иң мөһиме, исәпләүләргә күз салсак, мондый теплоходны төзү, совет чорыннан соң төзелгән бердәнбер судно белән чагыштырганда, ике тапкырга арзанракка төшәчәк (ике ел элек аталган сан 1,62 млрд сум иде).
Сүз уңаеннан, Санкт-Петербургта хәтта А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы 10 круиз теплоходы төзелешен ышанып тапшырырлык төп башкаручы була ала, «Ак барс» суднолар төзү корпорациясе ниндидер бер партнер белән пассажир судноларын төзү буенча хезмәттәшлек турында стратегик килешүгә кул куярга әзерләнә, дип тә белдерелде. Корпорациянең генераль директоры Ренат Мистахов исә матбугат чараларына, бу бәя диапазоны коммерцияле эксплуатация ягыннан иң перспективалы вариант, дип аңлатты.
Булачак Татарстан теплоходларының беренче потенциаль заказчысының исеме аталмады, әмма Мистахов судно төзелешенең техник йөкләмәсен нәкъ менә ул формалаштырды дип белдерде. «Шунда ук контрактка күчмәячәкбез, финанслау инструменты кирәк», – дип тә кисәтте. Мондый вариантларның берсе – лизинг компанияләре – ГТЛК яисә «Машпромлизинг» акчаларын җәлеп итү диелде. Алар ярдәмендә сәяхәтчеләрне ташучы елына 2,5 процентлы ташламага ия лизинг та, ихтимал, субсидия дә алыр иде...
Күрәсең, эш бүген дә контрактка кадәр барып җитмәгән. Бәлки, илдәге вазгыятьнең үзгәрүе һәм әлеге хәлләрдә финанслау инструментының табылмавы аркасындадыр.
КИЛӘЧӘК ФЛОТЫ
Әмма, катлаулы булуына да карамастан, нәкъ менә соңгы ел илдә круиз флотын яңарту мөмкинлегенә өмет саклануын күрсәтте. Эчке су юллары өчен круиз судносы проекты элеккечә үк «Ак Барс» суднолар корпорациясе сайтында эленеп тора. Узган ел башында Хөкүмәт круиз туризмын үстерү концепциясен раслады. Төп бурычларның берсе – Россиядә диңгез һәм елга круизлары санын арттыру һәм мондый сәяхәтләрне тагын да уңайлырак һәм кызыклырак итү. Ниһаять, узган елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә «су транспортының граждан судноларына ташламалы лизинг программасы кысаларында» «елга – диңгез» классына караган, ким дигәндә, 140 круиз судносы төзелешен финанслау мәсьәләсен тикшерергә кушты. Шулай ук Президент күрсәтмәсе буенча Хөкүмәт круиз һәм ял итеп йөрү флотын яңарту, порт инфраструктурасын, круиз һәм пассажир суднолары өчен причал корылмаларын төзү һәм яңарту мәсьәләләрен тикшерергә тиеш.
Күргәнебезчә, Президент күрсәтмәсе бүгенге көнгә кадәр флотны яңартуга комачаулаган төп проблеманы хәл итәргә тиеш, ягъни яңа кораблар төзү буенча кыйбатлы проектларны финанслауда дәүләтнең катнашуы көтелә. Күрсәтмәне үтәү срокларының кырыслыгын (быелның апреле) исәпкә алсак, нәтиҗәне күрми калмыйбыз. Күптән түгел Хөкүмәтнең граждан флотына караган җиде судно төзелешенә 15 миллиард сум акча бүлеп бирелүе турындагы хәбәре – беренче карлыгачтыр.
Татарстан өчен, ниһаять, үз туроператоры ярдәмендә (идеалда – республикада ясалган теплоходларда) елга круизларын оештыруның реаль мөмкинлеге тууы белән килешәсездер. Федераль үзәк белән уртак финанслау шартларында татарстанлыларның шактый проектны уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсен һәм осталыгын исәпкә алганда, мондый перспектива фантастика тоелмый. Бигрәк тә икътисадыбызның иң көчле эшмәкәрләре белән дәүләт-шәхси партнерлыгы нәтиҗәсендә ныклы, тотрыклы туроператор пәйда булса.
...Шушы көннәрдә электрон массакүләм мәгълүмат чараларында «Өч елга: Идел, Нократ, Чулман» туристлык маршруты турында сөйләделәр. Дөрес, бу маршрут Россия тимер юллары тарафыннан оештырылган, һәм круиз, әлбәттә, поездда, тәгәрмәчләр тавышы астында узачак. Тимер юл буйлап сәяхәт итүгә каршы түгелмен, әмма шулай да Россиянең иң мәшһүр өч елгасының матурлыгына теплоход бортыннан соклану яхшырак булыр иде. Елга круизларын оештыручының берсе генә булса да Казанныкы саналган очракта моның нәкъ шулай килеп чыгачагына иманым камил. Моннан күп еллар элек Идел буенча сәяхәтләр Казаннан башланып, турларны һәркем сатып ала алган чаклардагы кебек...
Әхмәт Шакиров
Фото: Әскәр Сабиров
Добавить комментарий