Ияләр Галәмендә
Бу галәмдә барысы да әкияттәге кебек. Миһербанлы, кайчак сагышлы, әмма һәрвакыт көтелмәгәнчә. Су анасы явыз Убыр түгел, ә суга аның сафлыгын кайтаручы тылсымлы зат. Шүрәле – Урман патшалыгын тупас рәвештә якынлашып килә торган шәһәрдән сакларга тырышучы, ул бераз сагышлы романтикны хәтерләтә. Ә Өй иясе – гаилә учагын саклый торган зирәк карт…
Бу геройлар безгә кечкенәдән Тукай әкиятләре аша таныш кебек. Әллә барысы да түгелме? Рәссам Әхсән Фәтхетдинов уйлап тапкан әкият галәмендә кешеләрне кытыклап үтерүче, яисә авыл балаларын куркытып котын алучы бернинди дә явыз затлар юк. Иҗатчы кулы белән җанланган әкият затлары исә бөтенләй башка. Күңелгә якын һәм сагышлы. Ник алай соң? Яисә дөнья үзгәрдеме?

УРМАН ИЯСЕНЕҢ САГЫШЫ
Онытыла барган моңсу Шүрәле, кайчандыр урман патшалыгының бер өлеше булган агачларның төпләренә карап, тальян гармун тартып, моңланып утыра. Иҗатчы шулай язып та куя – «Шүрәле моңлана». Сүзләр агач төпләренә юри тупасрак итеп уелган кебек – гадәттә җилбәзәк үсмерләр генә матур урыннарны шулай бозып йөри.
Тагын бер Шүрәле. Монысы, ишекне ачып, авыл өе бусагасына атлый. Нинди ният белән икән? Әллә үзеннән көлгән Былтыр белән исәп‑хисап ясамакчы буламы? Ләкин аның җитди йөзендә бер тамчы да кырыслык юк, күбрәк – борчылу, ахры. Мөгаен, кайчак гамьсез вә ваемсыз, акылсыз тоелган кешеләр өчендер...
Икенче бер Шүрәле айлы кичтә урман авызыннан ачыла торган манзарага шикләнебрәк карап тора. Чөнки агачлар артында – шәһәр, һәм ул урманга якынлашканнан-якынлаша бара…
Шагыйребез «урман сарыгы» дип атаган куркыныч һәм бераз ахмаграк Шүрәле кайда соң? Рәссамның эшләренә карагач, әкиятнең яңа дәвамын күрәбез: безнең балачактан килгән ямьсез һәм килбәтсез Шүрәле үз заманы белән бергә юкка чыккан түгелме? Ул яңа, заманча акыллы һәм һич тә иләмсез түгел кебек. Әмма ни өчендер моңсу. Бәлки, без бүген аңардан түгел, киресенчә ул үзе кешеләрдән, аларның уйламыйча кылган гамәлләреннән курка башлагандыр?
ҖЕН-ПӘРИЛӘР ГАИЛӘСЕ НИЧЕК ПӘЙДА БУЛА
Ни өчен нәкъ менә Шүрәле? «Шүрәле көтмәгәндә пәйда булды, әйтерсең лә ул инде күптәннән аңның ниндидер бер почмагында сагалап торган да билгеле бер гәүдәләнешкә омтылган. Ә куллар, агач кәүсәсендә бизәк формасында яшеренеп яткан Шүрәлене капшап табып, дөньяга алып чыгарды кебек...» – дип яза иҗатчы үзенең язмаларында.
«Кинәт пәйда булу» иҗади ташкынга әверелә. «Күләгәдә», «Шүрәле», «Айлы төндә», «Бусагадагы Шүрәле»… Циклга кергән һәр картинада рәссамның фантазиясе аны яңа шартларга куя, әйтерсең лә Шүрәленең төрле мохиттә үзен ничек тотасын аңларга тели. Урман иясе үзе дә бу картиналарда төрле, әмма беркайчан да усал, хәйләкәр түгел. «Шүрәле» картинасында герой кулында кош, әйтерсең урман иясе аны әйләнә-тирәдәгеләрдән сакларга омтыла. Агач рамга «Табигатьне кешедән саклый» дигән аңлатма да уеп язылган.
Аңлатма язу – шифрга ачкыч кебек. Әкият циклы иҗатчының тирә‑якта бара торган хәлләрдән күңеле кайткач, эче пошкач туа. Яңа шәһәрләр туган якка цивилизация генә алып килми, совет чоры эзлекле рәвештә кешенең индивидуальлеген юкка чыгара, гасырлар буе тупланган рухи кыйммәтләр җуела башлый. Урманнар киселә, елгалар корый, күнегелгән тормыш рәвеше җимерелә, авыллар юкка чыга, гүя алар белән бергә халыкның җаны да үлә кебек.
Борынгы бабаларыбыз рухын саклаган урман иясе, үткәндәге серле персонаж, рәссамга шик-шөбһәләрен кичерергә ярдәм итәр өчен, агачлар куелыгыннан чыккандай тоела. Ул иҗатчы өчен өмет һәм илһам чыганагына әверелә. Һәм иҗатында терелә, тормышта бара торган хәлләрне аңларга ярдәм итә.
«Әлеге авыр елларда Шүрәле, гаиләсе белән яныма килеп, минем белән бергә яшәде, бер өстәлдән ашады, җыелышларда катнашты.
– Тагын җен-пәриләреңне алып барасыңмы? – дип сорыйлар иде миннән «Шүрәле»ләремне күргәзмәгә дип әзерләгәндә.
– Ник һаман Шүрәлеләр генә ясыйсың? Үзең дә Шүрәлегә әйләнеп барасың инде, – дип тә әйтәләр. Ә мин үпкәләмим», – ди Әхсән Фәтхетдинов.
Үпкәле һәм талчыккан Шүрәле... Әйтерсең ул иртәгә ничек яшәргә кирәклеген аңлый алмый гаҗизләнә. «Күләгәдә» дип аталган картинада нәкъ шулай күз алдына килеп баса да. Тик бу кем соң: Шүрәлеме, әллә автор үземе?

«Шүрәле».
«ИЯЛӘР» ЯРДӘМГӘ КИЛӘ
Картинадагы әкият әле әкият түгел. Аны гади рамга урнаштыруга, тылсымы юкка чыга кебек. Мөгаен, шуны аңлаган Фәтхетдинов эшләрен уеп ясалган серле персонажлары, символлары булган агач рамга урнаштыра. Рамда да әкият. Аның геройлары синең белән рәхәтләнеп аралаша кебек. «Су анасы»ның рамы – рәссамның чираттагы җәүһәре. «Сафландыра суны, чистарта» дигән язуны күрүгә, башка әнә шундый уй килә. Бу уйның капма-каршылыгына гаҗәпләнәсең. Су анасын Тукай поэмасы аша беләбез. Без бит аны куркыныч һәм ямьсез итеп күз алдына китерәбез. Ә монда – миһербанлы һәм игелекле, суны саф һәм тере килеш сакларга сәләтле зат. Чын саклаучы.
Саклаучы – тагын бер кодлы сүз. «Кемдер кемнедер һәрвакыт сакларга тиеш. Астына һава керсен өчен, кемдер авыр ташларны күтәрергә тиеш. Кемдер кемнедер уятырга тиеш... Һәм гамьсезрәкләрне уятыр өчен хәтта кычкырырга да тиеш». Рәссам көндәлегендәге язма да – табышмакка ачкыч. Ул «Ияләр» дип аталган тагын бер циклның барлыкка килүен аңлата.
«Күкне зәңгәрли. Үзе җирне сагына» – дип уеп язылган агач рамга. Моңга тулган тагын бер эше – «Ташланган авыл ияләре». «Төн ияләре», «Бичура», «Абзар иясе» һ.б.... Болар барысы да «Ияләр» циклына кергән искиткеч талантлы эшләр, аларның һәркайсы үз мәгънәсенә ия. Һәм кешеләргә охшаган затлар – рәссам фантазиясе тудырган әкият геройлары гына түгел, алар – безнең заманга борынгы мәҗүсилектән кайткан саклаучылар.

Су анасы.
ӨМЕТ
Рәссамның эш дәфтәрендә шундый бер язу сакланган: «Татар халык авыз иҗатына күз салсак, безне чолгап алган һәрнәрсәнең үз иясе, үз саклаучысы һәм үз хуҗасы бар, – дип яза Фәтхетдинов. – «Абзар иясе» атларны ярата. «Бичура» мунчада яши, ул бик мәрхәмәтле. «Өй иясе» төннәрен йокламый... «Ярымтык» йортсызларны, мохтаҗларны кызгана... «Моң иясе» өзелеп-өзелеп гармунда уйный, моңын кая куярга белми газаплана... «Зират иясе» мәчетләр аударылудан, иске китаплар яндырылудан, ата‑баба каберләренә хөрмәт бетүдән интегә... «Сагышлы» җир йөзендәге бөтен кайгы-хәсрәтне үз йөрәге аша уздыра. «Җир иясе» үткән заманнар кыйпылчыклары арасында утыра, үзе дога кыла. Аның күзләре авыртудан үткенәя...»
Менә шундый бераз моңсу әкият... Ләкин иҗатчы, татар мифологиясе персонажларына мөрәҗәгать итеп, төшенкелек биләп алган күңелләрдә («Ияләр» циклы болганчык 90 нчы елларда язылган – ред. иск.) өмет чаткысы кабыза кебек. Безгә кайткан ияләр мәдәни, әхлакый кыйммәтләрне, милли үзаңны җимерелүдән саклый алачак. Шуңа күрә дә рәссам таланты белән иҗат ителгән ияләр дә яхшы күңелле.
«Татар мифологиясендәге традицион рухлардан аермалы буларак, минем ияләр хәрәкәттә түгел, алар күзәтүчән һәм аларга бары тик уңай сыйфатлар гына хас. Алар җәза бирүчеләр түгел... һәм җәмгыять үзен үзе яңартыр, торгызыр дигән мәңгелек көтү халәтендә», – дип яза рәссам. Моның һичшиксез шулай булачагына Фәтхетдинов иң авыр чорларда да ышана. Һәм киләчәк буыннарга көндәлеген калдыра. Андагы язмаларга яхшы әкияткә ышангандай ышанасың.
Менә ул көндәлектән өзек:
«XXI гасыр элек җимерелгәннәрне төзекләндерергә тотыныр, дип уйлыйм. Җирне, һава һәм суны, шәһәр һәм авылларны, җәнлек һәм кош-кортны, тау һәм чокырларны, күл һәм елгаларны, юл һәм күперләрне, урам һәм тыкрыкларны, агач һәм бакчаларны, урман һәм кырларны – моны бик озак дәвам итеп була – ремонтларга кирәк. Ләкин иң авыры – кешенең күңелен ремонтлау».
P. S. Иҗатчының иң яхшы эшләрен Түбән Камадагы Әхсән Фәтхетдинов музеенда (Яр буе урамы, Красный Ключ бистәсе) күрергә була.

«Өй иясе».

«Абзар иясе».
Сафа Гәрәев
Добавить комментарий