Ике сеңел
Владимир Мамонтов, журналист, сәясәтче, “Говорит Москва” радиостанциясенең генераль директоры тормыш фәлсәфәсе турында уйлана.
21 января 2016
Юк, сез аңлап җиткермәдегез. Россия Фәннәр академиясенең Социология институты мәгълүматларына караганда, Россия халкының якынча 8 проценты вазгыятьне һәрвакытта да һәлакәткә тиңли. Кар яуса да, яумаса да… Хикмәт анда түгел. Алар өчен һәлакәткә һәрвакыт урын бар.
Шаккатмалы бит. Күз адына гына китереп карагыз: халыкның төп өлеше бөтенләй башкача уйлый. Менә карагыз: 90нчы еллардан соң 2000нчене ваклый башладык – һәм социологлар төзегән графиклардагы сызыклар өскә таба юнәлеш алды. Урамнардан күселәр юкка чыкты, кибетләрдә товарлар барлыкка килде, эшкә урнашу, хәтта берәр атналык ял алып, Прагага барып кайту да мөмкин була башлады, ә алты сутый җирдә бәрәңге урынына чыршы утыртсаң да була – берәү дә аптырамаячак. Канәгатьсезлек күрсәтүчеләрнең бер өлеше (бөтен кеше дә газ тармагында эшләми бит) акрын-акрын кими бара, тормыш билгеле бер эзгә төшә бугай, дип уйлаучылар арта. Шуннан соң, менә сиңа мә – 2008 ел, кризис. Көр күңеллеләрнең саны тагын кими. Реалистлар кырыслана, билдәге каешларын кысыбрак буа. Социологка да шулай дип җавап бирде.
Ләкин боларның берсе дә һәр нәрсәдән фаҗига ясарга яратучылар категориясенә тамчы да туры килми. Авыр еллармы, кырыс еллармы – аларга барыбер. Алар дөньяга үз каланчаларыннан карый – һәм аларның дөнья картинасы үзгәрми диярлек.
Гадиләштереп тормыйбыз: араларында хезмәт хакларыннан да, перспективалардан да канәгать түгелләр шактый. Күбесе социаль үзгәрешләр, икътисадтагы күтәрелешләр һәм түбән тәгәрәүләр шәхсән аларга кагылмый торган өлкәдә. Шәхси машинасы белән кешеләр ташучы пенсиядәге бер танышым әйтмешли, «сельпога хамон китергәннәре юк, китермиләр һәм китермәячәкләр».
Ләкин күпләр һәлакәт халәтендә яшәргә ияләшкән, күнеккән инде, билгеле бер мәгънәдә алар бу халәттә үзләрен уңайлы хис итә. Мәхлук, мескен кеше «мин генә берни дә үзгәртә алмыйм, миннән тормый» дип яши, ул шушы социаль рольне сайлаган һәм үзенең бәхетсезлегенең сәбәбен һәрвакыт читтән генә эзли, ә бу исә төпкә тарта, бер эләктереп алса, җибәрми. Амплуага әверелә. Моны читтән күзәтү кызык, ләкин андый кешеләр өчен куркасың: әлеге кара көйгән буш далада алар ничек яши? Энә күзе кадәр генә бәхет нуры алар өчен кайсы болыт астыннан чыгып елмая соң? Караңгылык белән генә туену мөмкин түгел бит! Әллә мөмкинме?
Үзең алган тәэссоратлар – иң җетеләре, килешәсезме? Шулай килеп чыкты, миңа озак еллар дәвамында өлкән яшьтәге ике хатын-кызның тормышын күзәтеп барырга туры килде. Хәер, алар вакытлар үткәч өлкәнәйде, ә кайчандыр үз бәхетләрен табарга өметләнгән япь-яшь кызлар иделәр. Тормышларын кыска гына итеп сурәтләгәндә, болайрак: яшьли әтисез калу, ачлык, тозлы балык белән тамак ялгап үткән ачлы-туклы студент тормышы, кеше аягы сирәк баса торган якларда эшләү, сугыш, көндәлек тормыштагы уңайсызлыклар. Алар яшәгән йортларда суыткыч та, телефон да булмады, беренче кер юу машиналары бүлмә буйлап сикереп йөри иде, ә шушы шатлыклы вакыйгага кадәр алар керне кул белән уды. Гомерләренең шактый күп өлеше Сталин чорына туры килде, аннан соң волюнтаризм, торгынлык еллары. Кара көнгә дип җыйган акчалары ике тапкыр янды. Түләнә торган пенсияләре дә мескен генә – алар күбрәк пенсиягә лаек.
Ләкин шунысы гаҗәп: бу икәү тормышны кабул итүләре буенча бер-берсеннән бөтенләй аерылып тора иде. Берсенә бу иксез-чиксез михнәтләр сихердәй тәэсир итә. Ул каршылыкларны җиңә-җиңә алга атлау гына түгел, башкача мөмкин булуын аңламый да иде. Ә башкача ничек, тормыш бит ул? Һәм укуында да искиткеч үҗәтлек-тырышлык белән уңышларга ирешә, яхшы урынга эшкә эләгергә тырыша, иң яхшы хезмәт хакына ирешә, иң катлаулы участокларда эшләргә алына, Сталинга атап шәм кабызмый, Хрущевтан көлә генә, Брежнев турында «әйбәт абый» дип сөйли, көнне-төнгә ялгап тир түгә, җырлый, теш арасына пычак кыстырып, лезгинка бии. Бер ул үстерде, аны һәрвакыт хөрмәт иттеләр һәм һәрвакыт хөр күңел белән яшәде. Икенчесе исә йомшак кына искән җилдә дә селкенеп тора. Күп укыды ул, зәвыклы булды һәм бөтен йөрәге белән үзен кызгана иде.
Һәм шулай яшәде дә – әлеге дә баягы гомеренең актив чорында оптимист апасы (ә алар апалы-сеңелле иде) иңенә иңен куеп, арыш башагын тартып, ипи итеп пешереп, тормыш авырлыкларының бер өлешен үз җилкәсендә тартып барганга. Аның өчен җырлап барганга. Аның өчен илне тартып барганга.
Һәм тормышында тыйнак кына бәхет, тыныч кына шатлык кичергән өчен ул һәрвакыт якты чырайлы, көр күңелле апасына рәхмәтле була белде – монысына төпчек сеңелнең йөрәге һәм акылы җитәрлек иде.
Кайчак уйлап куям: әлеге сигез процент тәнкыйтьче һәм «бар да җимерелде» дип даими зарланып торучылар кавеме әйбәт кенә итеп җайлашып алган бу тормышта. Бәхеткә, аларның 92 проценты бар: эшли, җырлый һәм беркайчан да зарланмый торган апалары.
Югыйсә, бөтенләй харап булыр идек.
Иллюстрация: Вильям Бугро. «Приятное бремя», 1895 ел.
Добавить комментарий