Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Икмәк кырындагы экстрим

Икмәк кырындагы экстрим

Быел Татарстан аграрийлары өчен ныклыкка җитди сынау булды. Җитди генә түгел, хәтта артык кырыс: язның иртә килүе, көчле кыраулар, аннары тамчы да яңгыр таммаган корылык. Шундый экстремаль шартларда 3,7 миллион тонна иген җыеп алдык.

27 октября 2023

Республикада иген уңышы биш миллион тоннадан артык икмәк җыеп алынган 2022 ел фонында тыйнак сан. Ләкин бу очракта чагыштыру дөрес түгел: барыбер узган ел игенчеләр өчен күпкә уңайлырак килде. Мөгаен, 2021 ел белән чагыштыру урынлырактыр, ул вакытта да кырлар корылык кичерде, бу чагыштыру бүгенге аграрийлар файдасына: ике ел элек иген уңышы 2,4 миллион тоннага җиткән иде. Охшаш яки хәтта начаррак һава шартларында якынча миллион ярым тонна өстәмә уңыш алу алга таба җитди адым, ул тагын бер тапкыр шуны исбатлый: дөрес итеп оештырганда көйсез табигать торышына каршы торырга мөмкин.

КОРЫЛЫККА КАРШЫ КОРАЛ

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан» журналына биргән әңгәмәсендә, урып-җыюның нинди катлаулы булачагын алдан күргәндәй, нәкъ менә аграрийларның табигатьнең авыр шартларына каршы торачагын билгеләде: «Хәтта фидакарь, тырыш хезмәт белән дә барысына да ирешеп булмый. Бүген барлык агротехнологияләр җентекләп сакланган очракта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Туфракны вакытында җиренә җиткереп эшкәртү, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү, сыйфатлы орлык куллану, әче туфракны известьләү юлы белән сөрүлекнең уңдырышлылыгын саклау – әлеге мәҗбүри гамәлләрнең берсе генә дә яхшылап үтәлмәгәндә, югалтуларсыз булмаячак».

Республика буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,8 ц тәшкил итә  (өстәвенә, күп кенә территорияләрдә корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде – ред.), билгеләнгән стратегия тулаем алганда сакланып калды. Күпчелек очракта тармак ярдәме аркасында. Марат Җәббаров сүзләренчә, быел үсемлекчелеккә 37,3 миллиард сум акча салынган – узган ел белән чагыштырганда 2,7 миллиард сумга күбрәк.

– Кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкарылган язгы кыр эшләре, дым туплаучы һәм дымны саклаучы технологияләрне эзлекле кертү – болар барысы да күп очракта аграр җитештерүгә максатчан ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе, – ди Марат Азат улы. – Биш ел дәвамында минераль ашламалар сатып алу республика бюджетыннан субсидияләнә, бу ашлама кертүне гектарына 52 килограммнан 82 килограммга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Инвестицияләр кертүнең өстенлекле юнәлешләре арасында шулай ук мелиорация эшләрен башкару һәм сугарыла торган җирләрне арттыру да бар. 2019 елдан Татарстанда 5400 гектар мелиорацияләнгән җир файдалануга тапшырылган, тагын 1850 гектар ел ахырына кадәр әйләнешкә кертеләчәк. Федераль милли проектта катнашучылар тарафыннан 2,7 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителде. Ике дәрәҗәдәге бюджетлардан 516 миллион сум дәүләт ярдәме бүлеп бирелде.

Техник модернизация программасы турында да әйтәсе килә. Аны тормышка ашыру чорында республикада 28 мең берәмлек техника сатып алынды. Ел саен бу максатларга республика бюджетыннан 1,8 миллиард сум акча күчерелде.

Ә АМБАРЛАРДА НӘРСӘ?

Корылыклы елда басуларда җыелган ашлык, шулай ук бәрәңге, яшелчә, башка үсемлекчелек продукциясе җитәрме? ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгында фаразланган саннар китерелә. Бары тик җәмәгать секторында гына (шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алмаганда) йөз ун мең тонна бәрәңге, миллион ярым тонна шикәр чөгендере, ачык һәм ябык туфрак яшелчәләре 80 мең тоннадан артык (җәмәгать секторында) җыелачак... Бу күпме, әллә азмы?

– Без халыкны барлык төп продуктлар белән тулы күләмдә тәэмин итәбез, – ди Марат Җәббаров. – Бу үсемлекчелек продукциясе генә түгел. Ит, сөт, май, йомырка, шулай ук икмәк, шикәр һ.б. җитәрлек күләмдә җитештерелә. Авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше Татарстаннан читтә дә сатыла – республика бу яктан илдә алдынгы урыннарда тора. Дөрес, көндәшлелек сәләте буенча без бер ел эчендә көчлерәккә әйләнмәдек. Җитди корылык, авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең төшүе, ягулык һәм башка ресурсларның кыйммәтләнүе тармакка яхшы йогынты ясамый.

2023 ЕЛНЫҢ 8 АЕНДА РЕСПУБЛИКАДА ҖИТЕШТЕРЕЛДЕ: 1 МЛН 473 МЕҢ ТОННА СӨТ; ТЕРЕ АВЫРЛЫКТА СУГЫМ ӨЧЕН 305,4 МЕҢ ТОННА ТЕРЛЕК ҺӘМ КОШ-КОРТ; 1 МЛРД 82,5 МЛН ДАНӘ ЙОМЫРКА.

Аерым алганда, терлекчелек белән шөгыльләнүче Татарстан фермерлары моннан зыян күрде. Крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр саны бераз кимеде – республикада фермерлык оешканнан бирле беренче мәртәбә күзәтелде бу хәл. Әйтик, хәзер КФХда 104 мең баш мөгезле эре терлек асрала – узган ел белән чагыштырганда, өч мең ярымга кимрәк. Фермерлардагы сыерлар – 1,4 мең башка, сарыклар һәм кәҗәләр 900 башка кимеде. Дуңгызлар саны 5,4 меңгә азайды. Дөрес, соңгысында Африка дуңгыз чумасы куркынычы да зыян салды.

Ләкин уңай момент та бар. Баш саны кимесә дә, сөт җитештерүне киметүгә юл куелмады. Алай гына да түгел, крестьян (фермер) хуҗалыклары аны арттырды да. Сигез ай йомгаклары буенча өстәмә рәвештә (2022 елга карата) 9,2 мең тонна сөт савып алынды. Моңа сыйфатны яхшырту, технологияләрне камилләштерү йогынты ясады. Гомумән, терлекчелектә дә шуңа охшаш тенденция күзәтелә: узган елда республика беренче тапкыр алган ике миллион тонна сөт күрсәткече, фаразлар буенча, арттырылачак.

ТАТАРСТАН РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНДӘ СӨТ ҖИТЕШТЕРҮ БУЕНЧА 1 НЧЕ УРЫНДА ТОРА – ГОМУМИ КҮЛӘМНЕҢ 6,2 ПРОЦЕНТЫ. 2024 ЕЛДА ТАТАРСТАНДА СӨТ ҖИТЕШТЕРҮНЕ 2 МЛН 135 МЕҢ ТОННАГА ҖИТКЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРАЛАР.

ТЕРЛЕКЧЕЛЕК: ИНВЕСТИЦИЯ ӨЛЕШЕ

Бүген Татарстан элеккечә сөт җитештерү буенча (гомумроссия күләменең 6,2 проценты) һәм сугым өчен тере авырлыкта эре мөгезле терлек ите җитештерү буенча илдә беренче урында тора. Шулай да Татарстанда терлекләрнең баш саны кимү тенденциясе белән килешә алмыйлар. Узган һәм быел грантлар алган 109 фермерның бизнес-проектларын гамәлгә ашыру хисабына КФХда терлек санын торгызу күздә тотыла. Алар планлы саннарга чыккан очракта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 5,4 меңгә, шул исәптән сыерларның баш саны 2,2 меңгә артырга тиеш.

Мөгезле эре терлекнең баш санын тотрыклыландыру һәм алга таба арттыру өчен шартлар бар. Хәтта корылыклы җәйдә дә авыл хезмәтчәннәре терлек азыгын тулы күләмдә әзерли алдылар, әкренләп сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләре торгызыла. Дәүләт ярдәм итеп торганда, болар барысы да фермерларга һәм агросәнәгать комплексына җитештерү күләмен арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык‑ төлек министрлыгында.

Аңлашыла ки, дәүләт ярдәме яңа максатларга ирешү өчен төп факторларның берсе. Шунысы мөһим: аграрийларга ярдәм итүнең барлык чаралары, бөтен ил өчен авыр ел булуга карамастан, тулы күләмдә сакланып кала. Алга таба үсеш һәм модернизацияләү өчен ресурслар бар, һәм терлекчелектә продукция җитештерүнең фаразланган индексына һичшиксез (2022 елга карата 101,5 процент) ирешеләчәк.

Терлекчелек комплексының нәтиҗәлелеген арттыру өчен нинди чыганаклар бар? Бу юнәлештә беренче чиратта заманча инвестиция проектларын кертүгә басым ясала, һәм потенциаль инвесторлар реаль ярдәмгә өмет баглый ала. Татарстанда ул барлык төп юнәлешләргә дә кагыла: нәселле терлек сатып алу һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып, югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзүгә кадәр.

Әлбәттә, мондый ярдәмнең нәтиҗәсе дә күзгә күренә: соңгы ике елда гына да республикада 32,6 мең баш сыерга исәпләнгән 44 яңа сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Төзелгән комплексларны тутыру һәм көтүне яңарту өчен 38 мең баш югары продуктлы тана кайтартылды. Нәтиҗәдә, ике ел эчендә Татарстанда сөт җитештерү 91 мең тоннага артты, бу терлекчеләргә елына ике миллион тонна сөт чиген үтәргә мөмкинлек бирде.

МЭТ БАШ САНЫ БУЕНЧА ТАТАРСТАН РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ БАРЛЫК СУБЪЕКТЛАРЫ АРАСЫНДА 2 НЧЕ УРЫНДА ТОРА.

ЦИФРЛАШТЫРУ ҮЗӘННӘРЕНДӘГЕ СӨТ ЕЛГАЛАРЫ

Заманча терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү – ул киләчәктә җитештерүне ел саен ике‑өч процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк база. Әлбәттә, әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Бүгенге көндә 22,6 мең баш сыерга исәпләнгән 33 инвестиция проекты гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә.

Терлекчелектә тагын бер өстенлекле юнәлеш – азык үзәкләрен оештыру, алар авыл хуҗалыгы берләшмәләренә генә түгел, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да балансланган сыйфатлы азык китерү хезмәтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бүген Татарстанда 23 муниципаль районда 45 азык үзәге эшли, алар 158 мең баш мөгезле эре терлекне азык белән тәэмин итә.

Билгеле, тармакның алга таба үсеше, бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә, үзеңдә нәселле терлекчелек булдырудан башка мөмкин түгел. Бүгенге көндә республикада 67 нәсел үрчетү хуҗалыгы бар, шул исәптән МЭТ буенча 10 нәсел заводы һәм 45 нәсел репродукторы. Әлеге оешмалар товарлыклы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның нәселле яшь терлеккә булган ихтыяҗын тәэмин итә ала.

Төп үсеш нокталары арасында – үрчемне яхшырту өчен терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын, көтү һәм азык тарату белән идарә итү программаларын кертү. Тармакны цифрлаштыру – бик мөһим резерв, аның нәтиҗәлелеге эш барышында даими рәвештә раслана бара. Мисал: цифрлы системалар белән эшли башлаган Татарстан хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге савым сыерларының 77 проценты тупланган. Әлеге хуҗалыклар барлык сөтнең 84 процентын җитештерә.

Әлеге резервларны максималь файдалану – быел ук авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сыерларның продукция бирүчәнлеге буенча уртача еллык күрсәткечне 7300 килограммга җиткерергә һәм хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча 2094 мең тонна сөт җитештерергә мөмкинлек бирә торган чыганак.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: