«Яңа инфекцияләр киләчәктә кабатланып торачак»
Эмерджент инфекцияләр. Табиб фикере
17 июня 2020
Редакциябезнең кунагы – тәҗрибәле табиб, Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казан шәһәре 1 нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин.
– Илдус Җәүдәтович, сез, беренче чиратта, педиатр. Шулай булгач, сүзне балалардан башлыйк: 1 июньгә республика буенча ничә балага коронавирус диагнозы куелды һәм аларның хәле ничек?
– Чынлап та, пандемия Татарстанга килеп җитү белән берничә хастаханә провизор госпитальгә әйләндерелде, шуларнын берсе – Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсе. Ул Казан белән Казан тирәсендәге 19 районга хезмәт күрсәтә. Провизор госпитальләр сәламәтлек саклау системасында фильтр ролен үти: кискен инфекция симптомнары булган балалар безгә килеп, 1–2 тәүлек эчендә тулы тикшеренү уза. COVID‑19 исбатланса, алар бездә кала, юк икән – башка хастаханәләргә озатыла.
Саннарга килсәк, бөтен Татарстан өчен тулаем жавап бирә алмыйм. Ә безнең хастаханәдә, 7 апрельдән башлап санасак, йөзгә якын балада COVID‑19 булуы ачыкланды. Күпчелек бала әлеге чирне җиңел һәм уртача авыр формада кичерә. Авыр формалар хроник авырулары булган балалар өчен генә хас, андый очраклар бездә берничә генә булды. Мондый вазгыять дөньяда алып барылган фәнни статистикага туры килә: COVID‑19 белән авырган балаларның 3–5 проценты гына аны авыр формада кичерә.
– Балаларда COVID‑19 ның җиңелрәк узуы нәрсә белән бәйле?
– Моңа төгәл җавап әлегә билгеле булмаса да, дөрескә охшаган берничә теория бар. Шуларның беренчесе: вирусларның организмга эләгүе ул әле эшнең яртысы гына, ул күзәнәкнең эченә дә үтеп керергә тиеш. Кешегә йогышлы һәр вирус моның өчен үз юлын таба. COVID‑19 ны китереп чыгара торган вирус (аның дөрес атамасы – SARS-CoV-2) моның өчен ACE дип аталган ферментка караган аксымнарны куллана. Һәм шулар аркылы күзәнәкнең эченә эләгеп, үрчи башлый. Беренчедән, балаларда ACE аксымнары зурларга караганда азрак. Икенчедән, аларның структурасы да башка – вирусның күзәнәк эченә эләгүенә, аның үрчүенә киртә булып тора бу. Ә менә кан басымы югары булган кешеләрдә, хроник үпкә авыруларында, киресенчә, АСЕ аксымнары вируска жиңелрәк бирелә. Шуңа бу кешеләрдә COVID‑19 ның авыр формалары еш була да.
Кечкенәләр белән өлкәннәр организмын чагыштырып карасак, бүтән ягы да бар: балаларның иммунитеты зурларга караганда башкача эшли. Гади генә итеп аңлатканда болайрак: балаларның иммунитеты яңа инфекцияләр белән эшләргә күнеккән. Ул билгеле булмаган вирусларга каршы көрәшергә һәрвакыт әзер, тиз эшли. Зурларның исә иммунитетлары яңа инфекция белән очрашырга әзер түгел. «Мин кырык‑илле ел эчендә бар булган инфекцияләрне күреп бетердем» дип «саный» ул. Аеруча олы яшьтәге кешеләргә карый бу. Тагын балаларның жиңел авыруын аларга гел вакцина ясап тору белән дә бәйлиләр. Бу иммунитетны тонуста тотып тора бит.
Шуны да искәртеп узасым килә: «балалар жиңелрәк авырый», дигәндә, «уртача алганда», дип өстәп куярга кирәк. Авырлары да бар, билгеле, хәтта үлем очраклары да.
– Балалар инфекцияне йоктыручы булмый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
– Әйе, кечкенәләр, өлкәннәргә COVID‑19 ны сирәк йоктыра. Табиблар мондый нәтиҗәгә берничә атна элек кенә килде.
Гомумән әйткәндә, әлеге инфекциянең төп чыганагы булып җиңел һәм симптомсыз формада авыручы кешеләр санала. Колакка бик үк ятышлы булмаган «инфекция резервуары» дигән эпидемиологик термин бар. Менә бу кешеләрне COVID‑19 авыруының резервуары дип атыйлар. Үзләре каты авырмаганга яисә бөтенләй сәламәт күренгәнгә, аларга диагноз куелмый. Диагноз куелмагач, изоляция дә юк бит инде! Ковид белән катырак авырган саен, чирле кеше аны башкаларга азрак йоктыра, дигән фараз бар. Мисал өчен, Көньяк Кореянең, Германиянең пандемиягә уңышлы каршы тора алуының сәбәбен шуның белән аңлаталар. Авыру тарала башлаганда, массакүләм тестлар ясап, симптомсыз авырганнарны эзләп таба алганнар. Көньяк Кореяда һәр теләгән кеше, үзенең идентификацион мәгълүматын калдырып, урамда, машинадан чыкмыйча гына да, анализ бирә алган, диләр. Хәер, кореялыларның инфекцияләр белән көрәшүдә ачы тәҗрибәләре бар: 2015 елда Көньяк Кореяга бүгенге коронавирусның «өлкән абыйсы» – «MERS–CoV» дип аталган вирус килеп эләккәч, барлык хаталарны ясап чыкты инде алар.
– Нинди хаталар ул? Аңлатыбрак китсәгез иде...
– Бу хаталарны быел Иранда, АКШта, Италиядә, өлешчә Мәскәүдә күрдек без: изоляцияне соң кертү, анализлар алу җитмәү, пандемия башлангач, аңа «үзе бетәр әле» дип, кул селтәү... Хастаханәләрнең инфекция кластерына әйләнүе тагын бер куркыныч хата: саклану чаралары җитмәгәнгә күрә, табиблар белән шәфкать туташлары, үзләренә COVID‑19 йоктырып, инфекцияне башкаларга тарата башлый. Нәтиҗәдә, COVID‑19 белән авырмаган кеше, хастаханәгә ярдәм эзләп килгәч, шуннан авырып кайта. Дөньяның күп почмакларында мондый хәл күзәтелде.
– Ә безнең республикада саклану чаралары белән хәл ничек? Ялгышмасам, сез эшләгән Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә табибларга махсус комплектлар юк, дип ишеткән идем...
– Эшли башлаганчы, безне иң борчыган сорауларның берсе шушы иде. Аңлашыла: берәүнең дә авырыйсы, үзенең туганнарына инфекция йоктырасы килми. Монысы бер. Икенчедән, кешеләргә ярдәм итү урынына, инфекция чыганагы булып йөрү тагын да куркынычрак нәрсә.
Әйе, башта безне азрак дулкынландырып алдылар: саклану чаралары белән COVID‑19 йоктырган авырулар белән эшли башлаган көннең иртәсендә генә тәэмин иттеләр. Шулай да, беренче көннән башлап, бүгенгегә чаклы саклану чаралары житәрлек бездә. Тәүлегенә утызга якын комплект кулланабыз. Әле бер тапкыр да бер үк комплектны икешәр тапкыр кию, тулы комплектсыз киенү кебек проблемаларга юлыкмадык. Безне шулай өзлексез тәэмин итеп торучыларга без бик рәхмәтле.
– Сез COVID‑19 га охшаш вируслар берничә ел элек тә булып алган иде, дидегез. Димәк, коронавирус бөтенләй яңа проблема түгел?
– Бик дөрес сорау бирдегез. Яңа коронавирус бер дә көтелмәгән, ишетелмәгән проблема түгел. 2000 нче еллар башында ук дөньяның әле бер, әле икенче төбәгендә яңа инфекцияләр килеп чыгу ешая башлады. Эпидемиологлар бу феноменга «эмерджент инфекцияләр» (яңа, моңа чаклы билгеле булмаган) дигән исем бирде. Вирусология, эпидемиология белән якыннан таныш булмаган кешегә коронавирус өр‑яңа бер проблема булып күренергә мөмкин. Тик Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, 2000 нче еллар башыннан һәр ике ел саен 3 яңа инфекция килеп чыга, дип хәбәр итә иде. Бу инфекцияләрнең яңа коронавирус кебек бөтен дөньяга таралмавы эмерджент инфекцияләрнең кешедән кешегә аз йогышлы булуы белән бәйле. Мәсәлән, мин алда искә төшереп алган коронавирус семьялыгына караган – MERS–CoV бик зәһәр. Утыз процент очракта үлемгә китерсә дә, кешедән кешегә бик аз йогышлы булганга күрә, үзеннән-үзе юкка чыкты. COVID‑19 исә йогышлы чир, ул алай жиңел генә юкка чыкмаячак. Яңа коронавирусның йогышлы булуы, кешедән кешегә жиңел күчүе аны башка эмерджент инфекцияләрдән аерып тора. Мондый инфекциянең килеп чыгу ихтималын галимнәр 2015 елда ук фаразлап куйганнар иде.
– Нишләп хәзер генә килеп чыкты соң ул? Теләсәң, теләмәсәң дә, бу яңа авырулар, ясалма юл белән килеп чыкмаганмы, дип уйлый башлыйсың...
– Юк, бу феноменны «теория заговора» белән аңлатырга кирәк түгел. Эмерджент инфекцияләр күп, аларның бөтенесен дә уйлап чыгарып бетереп булмый бит инде! Бу инфекцияләрнең килеп чыгуы, кешелекнең яшәү рәвеше үзгәрүе, глобальләшү белән бәйле. Бер мисал: 100 ел элек безнең яклардан Мәккәгә яисә Европага барып кайта алган кешеләр бармак белән генә санарлык иде. Сәяхәтләре атналар буе дәвам итә. Бүгенге көндә исә һәр теләгән кеше берничә сәгать эчендә дөньяның иң ерак почмагына барып житә ала. Ә сәяхәткә чыкканда без үзебез белән берничә миллиард микроорганизм да «эләктереп» алып барабыз. Бу процесска глобаль күзлектән чыгып карасак, глобальләшү кешеләргә генә түгел, микроорганизмнарга да кагылды, дип әйтергә була. Соңгы елларда вирусларның, бактерияләрнең эволюциясе күпкә тизләште.
Эмерджент инфекцияләр килеп чыгуның тагын бер сәбәбе – хайваннар белән кешеләрнең контактлары тыгызлашуы. Фәнни тикшеренүләргә караганда, кешеләрнең кыргый хайваннар, йорт хайваннары белән дә контактлары елдан‑ел тыгызлаша. Әле 2000 нче елларда ук, дөнья буйлап санаганда, кеше якынча 40 мең маймылны, 640 меңнән артык рептилияне, берничә миллион кошны үзенә якын ияләштергән. Хайваннар өчен хас авыруларны «зооноз» дип атыйлар. Авыру хайван, кеше белән тыгыз контактка кергәндә, зооноз китереп чыгара торган микроблар мутациягә бирелеп, кеше өчен йогышлы формага әйләнә ала. Белгәнебезчә, яңа коронавирус Кытайның Ухань шәһәрендәге кыргый хайваннарны ризык итеп сатучы базарда нәкъ шушы юл белән килеп чыккан да. Әбием без кечкенә чагында: «Песи-этләрне кулыңа алма, сулышы тияр», – дия иде. Ә хәзер аларны кочаклап йоклыйлар...
– Бу куркыныч вируслы авырулар таралуның башка сәбәпләре дә бармы? Бу инде хәзер бүтәннәре дә килеп чыгачак дигән сүзме?
– Без әле тирәнтен белеп бетермәгән сәбәпләре дә бар инде аларның. Климатның глобаль җылынуы, төньяктагы мәңгелек бозлыкларның эрүе белән дә бәйлиләр аларны. Тагын башка теорияләр дә бар. Ничек кенә булмасын, эмерджент инфекцияләр – глобаль дөньяның тренды, үзенә күрә бер тенденциясе булып тора. COVID‑19 да сәбәпсез генә килеп чыкмады, әлбәттә, тормышыбызның үзгәреше нәтиҗәсе бу. Яңа инфекцияләр киләчәктә кабатланып торачак. Моңа әзер булырга кирәк.
Шулай да бу проблемага оптимистик күзлектән карарга киңәш итәм. Минемчә, коронавирусны табигатьнең яки илаһи көчләрнең искәртүе дип санарга да кирәк. COVID‑19 бик көчле, коточкыч леталь авыру булмаса да, проблеманың житдилеген күрсәтә. Бу пандемия безгә бик күп сабак бирде: монда шәхси гигиенаның мөһимлеге дә, биологик куркынычсызлыкның яңа таләпләре дә, халыкара сәяхәтләрнең тиешле дәрәҗәдә булырга тиешлеге дә, сәламәтлек системасын камилләштерү дә һәм кыргый хайваннарны газапларга, ризык итәргә ярамаганлыгы да күренде. «Кисәтелгән кеше – коралланган» ди бит бик тә популяр булган бер мәкаль. Күрәсең, бәла-казалар юкка гына килми...
– Бүген мәҗбүри булган битлек, перчаткалар ни дәрәҗәдә коронавирустан саклый? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлекләрнең файдасы турында шик белдерде...
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кул юуны һәм социаль дистанция саклауны профилактиканың төп чарасы дип саный. Коронавирус кулда озак саклана. Чисталык өчен антисептик та, гап‑гади сабын да кулланырга ярый – әмма кулларны дөрес итеп, 20‑40 секунд юу тиеш.
Битлек белән перчаткалар кешене үз битенә, күзенә, борынына кагылудан тыя. Тик ул чын медицина битлеге булырга тиеш, теләсә нинди шартларда тегелгән, чәчәк төшерелгән тукымадан ясалган битлек ярамый. Битлекне еш алмаштырып тормасаң, аны дөрес киеп‑салу кагыйдәләрен үтәмәсәң, ул, киресенчә, инфекция чыганагына әйләнә.
– Илдус Җәүдәтович, укучыларыбызга COVID‑19 дан саклану өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Төп киңәшем шул: игътибарлыгыгызны җуймагыз. Пандемия бетмәде әле. Коронавирус темасыннан туйган булсак та, проблема чишелмәде. Инфекция үзебезгә эләксә, аның нинди формада үтәчәген алдан әйтеп булмый, сак булу кирәк.
БӨТЕНДӨНЬЯ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ ОЕШМАСЫ КИҢӘШЛӘРЕ:
Кулыңны чиста тот, сабын белән ешрак ю яисә антисептик белән эшкәрт.
Социаль дистанцияне сакла. Кеше күп булган урыннарга кермә.
Күзеңә, борыныңа, авызыңа кул белән кагылма.
Төчкергәндә, йөткергәндә борын һәм авызыңны бер кат кулланылышлы кулъяулык белән капла.
ОРВИ симптомнары булганда, өйдән чыкма, өйгә табиб чакырт.
Дөрес, ышанычлы мәгълүмат чыганакларын карап бар. Медицина хезмәткәрләре биргән киңәшләрне тот.
Фото Илдус Лотфуллинның шәхси архивыннан
Добавить комментарий