Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Театр музей түгел!»

Камал театры актёры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев киңкырлы шәхес. Өч югары белеме генә бар. Сәхнәгә ул шактый урау юллар аша килә: Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Камал театрына тавыш операторы булып урнаша. Шунда театр дөньясына гашыйк була. Хәер, әнисе белән радиоспектакльләр тыңлап үскән бала кечкенәдән артистларга мөкиббән китә. Тик мәктәпне тәмамлагач, театр дөньясына якын барырга базмый. Ә күкләрнең үз кануннары, үз планнары шул...

– Илтөзәр абый, гадәттә әңгәмәбезне геройның бала чагыннан башлыйбыз, чөнки шунсыз тулы картина булмый кебек. Сез әни белән генә үскән бала. Бу сезнең егет булып формалашуга тәэсир иттеме?

– Әни белән генә үстем дип әйтү бигүк дөрес булмас. Әйе, әни белән әти мин бәләкәй чакта аерылышкан. Әти беренче гаиләсе янына Үзбәкстанга чыгып киткән. Бакча аркылы гына әнинең туганнан туган абыйсы Зәйтүн яши иде. Аның улы Раушан белән бер класста укыдык. Һәм без бер гаилә кебек яшәдек: мунчаны йә аларда, йә бездә ягабыз, уртак эшләр дә байтак иде. Зәйтүн абый миңа ир тәрбиясе бирде. Кырыс, әмма булдыклы кеше булды.

– Бала чагыгызның иң якты (ә бәлки, иң караңгы) чорын искә төшерә аласызмы?

– Шук идек без. Минзәлә елгасы безнең капка төбеннән башлана. Кайчагында шуңа нефть агып төшә дә, су кап-кара була. Ә без, махсус шул кара суга кереп, рәхәтләнеп чума идек. Бала-чага, кызык бит. Һич онытмыйм, берсендә дегеткә батып, кара пәри булып өйгә кайтып кердем. Чәч төпләре сумалага каткан. Әни керосин белән дә юып карады, бетми генә бит. Аннан соң инде Зәйтүн абыйга чәчне алдырырга алып китте. Зәйтүн абыйның төне буе сүгенә-сүгенә чәчемне алганы хәтердә.

– Ә әниегез турында нинди хатирәләр яши?

– Әни рухи яктан көчле хатын-кыз иде, кеше киңәшенә мохтаҗ булмады, киресенчә, авыл халкы аның янына килде. Әнинең әнисе уналты бала тапкан, шуның ундүрте исән-сау үскән. Әбигә бирелгән «Мать-героиня» ордены әле дә миндә саклана. Анда Максим Горький имзасы куелган. Әби шул ундүрт баласын ялгызы үстергән, чөнки бабай 1940 елны вафат булган.

Соңрак әбинең дүрт улын сугышка алып китәләр. Шуның өчесе исән-имин әйләнеп кайта. Әби берсен – Касыйм абыйны – чын мәгънәсендә үлемнән алып кала. Әнинең сөйләгәне истә: «Ике солдат Касыймны өйгә алып керделәр дә, аркасы белән стенага терәп, сәкегә утыртып чыгып киттеләр. Абыйның гәүдәсен тотарлык та хәле юк иде, тамагыннан ризык та үтми. Шуннан соң әни абыйга бер ай буена көн саен бер стакан яңа суйган мал каны эчерде. Көн саен, авыл буйлап, кем мал суя, шуны белешеп йөрде. Баздан яшереп куйган сары маен алып чыкты. Бер стакан мал каны эчерә дә бер калак май каптыра. Үләргә кайткан абый, тернәкләнеп китте, өйләнде, балалары туды».

Хатирәләр, дисең... Әни бик кешелекле иде. Авылда нинди ялгыз карчык бар, барысына да игътибар күрсәтергә тырышты. Элек бит авылда ирләре сугышта үлеп, ярдәмчесез калган карчыклар күп иде. Атна саен шуларга барып хәлен белде – чәен, тәм-томын кертте. Хәтта авылның акылга зәгыйфь апасы да безгә кереп чәй эчә иде. Башкалар аңардан курка, ә ул әнине ярата, аңа сыена. Әни менә шундый гаҗәп кеше иде. Аның иң яратмаганы капка төбендә, көнбагыш чиртеп, кеше сөйләп утыру иде. Әнинең хәтта үлеме дә үзенчәлекле булды: көтүгә чыккан җиреннән җан бирде. Аның иң зур теләге – аз хаста, җиңел үлем иде. Шулай килеп чыкты да, җитмеш бер яшендә күз ачып йомган арада бакыйлыкка күчте. Иң гаҗәбе – Ләйсән белән без дә авылга кайткан идек. Кичен бергәләп тәмле итеп чәйләр эчтек. Иртән әни, мине уятмыйча, көтүгә чыгып киткән. (Элек сарык көтүен өй борынча чираттан көтә идек бит.) Сизенгән шикелле, кичтән үлемтекләрен барлап, кемгә нәрсә бирәсен безгә бәйнә-бәйнә аңлатып өлгергән иде.


Әниле балачак.

– Безнең редакция Сарман районы белән бик җылы мөгамәләдә тора. Җыр-моңга һәвәс, зыялы, кунакчыл халык яши анда. Туган ягыгыз белән элемтә ныкмы?

– Сарман турында шундый җылы фикер әйтүегез өчен рәхмәт. Туган ягым белән элемтә бик зур дип әйтә алмыйм. Елга бер-ике тапкыр гына әни каберенә кайтып киләм. Мин әниле авылны сагынам. Газизләрен югалткан кешеләр минем белән килешер – әни булмаган авылга кайтып керү әллә ни рәхәт түгел...

– Туган нигезегез бушмы?

– Буш түгел, анда бик тырыш Азнакай кешеләре яши. Әни вафатыннан соң йортны саттым, чөнки буш йортның кадере бетә, төрле кешеләр кереп йөри башлый. Ә болай – җаным тыныч, нигез таркалмый.


– Шактый еллар телевидениедә туры эфирда эшләдем.

– Илтөзәр абый, сезнең һөнәрләрегез бик күп: химик, психолог, тәрҗемәче, алып баручы һәм, әлбәттә, актёр. Әле гомер озын, тагын берәр сез өйрәнергә теләгән һөнәр, юнәлеш юкмы?

– Табиб булырга хыялландым, һәм ул гомергә күңелдә калды. Кеше кай җире, ничек авыртканын сөйләүгә үк, логик фикерләү белән тотып алып, беренче ярдәмне күрсәтә алам. Мин бит югары белемле инженер, Казан химия-технология институтын тәмамладым. Мәктәптә укыганда ук химияне яхшы белдем, чөнки укытучыбыз бик көчле иде. Гомумән, мәктәп укытучысыннан бик күп нәрсә тора, дип уйлыйм. Математикага исә институтта гашыйк булдым. Гаҗәеп фән, хәтта хисләрне дә тигезләмәләрдә чагылдыра ала торган гыйлем.

– Иҗат дөньясына кереп киткәнгә үкенгән чаклар юкмы соң?

– Юктыр. Техник, аналитик фикер йөртү иҗатта да ярдәм итә. Миңа бик күп танылган кешеләрнең иҗат кичәләренә сценарийлар язарга туры килә. Алар йөздән артык, барысы да бер актлык пьеса дәрәҗәсендә. Аларны кызыклы итү өчен тапталмаган фикер әйтү мөһим. Аналитик фикер йөртү бу эшләрдә бик булыша.


Җәмәгате – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова белән.

– Алай булгач, сезгә бәлки режиссёр һөнәрен үзләштерергә кирәк булгандыр?

– Сәхнәдә уйныйсы килү теләге көчлерәк булды шул. Югыйсә Марсель абый Сәлимҗанов: «Техник белемле кешеләрдән яхшы режиссёрлар чыга», – дип, тәкъдим дә ясап карады, үзе белән белән бергә студентлар укытырга чакырды. Тик бер курс чыгарганнан соң, ул эштән баш тарттым. Кеше язмышы белән бәйле эш чөнки. Укучыларыңа дөрес юл күрсәтә аласыңмы-юкмы – билгесез. Ә ул аннан гомере буе сиңа рәнҗеп яшәсә?

– Танылган иҗат кешеләреннән еш кына: «Үз казаныбызда гына кайныйбыз», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

– Килешәм. Әгәр рус телем дә татар телем дәрәҗәсендә камил булса, мөгаен, Казан белән генә чикләнеп калмас идем. Күрәсең, мөмкинлегемнең иң югары ноктасы шушы булгандыр. Марсель абый: «Мәскәү урамнарындагы афишаларны гына укып узсагыз да, ул – белем», – дия иде. Һичшиксез, Мәскәү – зур мөмкинлекләр шәһәре. Анда бер бөек ишектән чыгып китәсең, икенчесенә килеп керәсең. Хәер, үкенечләр зур дип тә әйтә алмыйм: шактый еллар телевидениедә туры эфирда эшләдем, эстрадада «Хөршидә-Мөршидә» буларак даныбыз бар. Язу-сызу эше исә – тик торганда өстәмә керем булсын дип кенә алынган шөгыль. Олпат шәхесләр үтенгәч, каршы килергә базмыйсың. Равил абый Шәрәфиевнең генә дә өч юбилеен эшләдем.

– Сез бит әле шигырьләр дә язгансыз. Соңгы арада иҗат белән дуслык ничек?

– Чын шагыйрь күңеле кушканга яза. Миндә андый әйбер юк. Ә менә тәрҗемәләрне төбенә, тамырына төшеп эшлим. Әле дә шулай. Бүгенге көндә тагын ике җыентыклык тәрҗемәләрем бар: пьесалар, дөнья драматургиясе, инсценировкалар. Беренче җыентык моннан нәкъ ун ел элек басылып чыккан иде. Әгәр кирәк дип табылса, бәлки болары да киләчәктә басылырлар. Мин үз эшемне эшләдем.

– Узган елның азагында Камал театры Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен яңа состав белән чыгарачагын игълан итте. Сез анда Ястәгнәй ролендә уйныйсыз. Миңа калса, сезгә Искәндәр роле күбрәк туры килер иде... Ястәгнәй роле күңелегезгә хуш килдеме?

– Тамашачы көтмәгән образның килеп чыгуы кызык булды, димәк, режиссёр рольләрне дөрес бүлгән. Спектакльнең премьерасы узсын әле... Алдан кычкырган күкенең башы авырта, сабыр итик. Шуны гына әйтә алам: «Әлдермештән Әлмәндәр»не күрмәгән яңа буын килде, һичшиксез, алар тәэсирләнерләр, дип уйлыйм. Ә инде урта, өлкән буынга килгәндә, төрле фикерләр булыр, чөнки алар элеккеге куелышны хәтерли. Һәм бу табигый. Театр ул – музей түгел, аннан нафталин исе килә башласа, менә анысы куркыныч. Театр гел яңарып торырга тиеш!

– Кайчак автор язганны сәхнәдә танып булмый. Моңа фикерегез?

– Сәнгать әсәре эчтәлек һәм формадан тора. Әйбәт режиссёр шул форманы кызыклы итеп тудыра. Эчтәлекне без китаптан да алып укый алабыз. Ә спектакль ул – икенче дөнья. Анда чикләүләр булырга тиеш түгел. Бу ярамый, теге ярамый дип, кисеп-турап, «дөресләп» бетергәч, сәхнә әсәре бөтенләй коры кала. Режиссёр авторны үзгәртми, бу дөрес сүз түгел, автор язган кәгазьдә мәңгегә кала. Ә спектакль ул – режиссёр иҗаты. Драматургныкы – кәгазьдә, режиссёр белән актёрныкы – сәхнәдә.

– Яңа Камал театрын ничек кабул иттегез?

– Татарстан урамындагы бинага минем беркайчан да исем китмәде, гәрчә яшьлек шунда узса да. Горький урамындагы әүвәлге бинаны яратам мин. Анда серле, чын театр рухы бар... Адәм баласы бөтен нәрсәгә җайлаша. Күптән түгел Татарстан урамындагы бинага спектакль карарга килдем дә, фойега чыккач, Кытай урамында йөргән кебек булдым, бик кысан булган икән анда. Яңа бинада исә иркен, тамашачы өчен сөенәм.

– Камал театрына рус телле тамашачы йөри башлады. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Яхшы карыйм. Татар театрына ихтыяҗ бар дигән сүз һәм бу бик хуп. Иң мөһиме – спектакльләр татарча уйналсын! Аңлашыла, әлегә халык бина карарга дип тә килә. Ә инде спектакльне ошатса, анарда кызыксыну уяна. Шулай итеп театрның тамашачысы булып китә. Үз танышларым арасында да андый кешеләр бар.

– Иҗади гаиләдә көндәшлек бармы? Кызларыгыз иҗатка якынмы?

– Иҗади көндәшлек юк, дөресрәге, ул турыда уйлап утырырга вакыт та юк. Әйе, ике кызыбыз да иҗатка якын. Авырлыгын да күрәләр, әмма барыбер шул өлкәне үз итәләр. Күрәсең, алма агачыннан артык ерак тәгәрәми.

– Сезне бүген нәрсә сөендерә һәм нәрсә борчый?

– Кеше галәмгә хуҗа була алмый, шуңа сөенәм. Бездән дә зирәгрәк Акыл бар. Нәрсәгә борчылам: дөнья белән акча идарә итә, һәм без акча колына әйләндек. Бер утрау гына җитми, икенчесе кирәк, кеше баеган саен акылын югалта. Һәм бу – бик куркыныч. Ул аның азагы хәерле булмаячагын да аңлый, әмма туктый алмый. Хәлемнән килсә, экономик үсеш өчен башка инструмент уйлап табар идем. Бәлки ул бардыр, без генә белмибездер.



Сөмбел Мөгыйнова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера