
Җиңел акчаның алдау көче
Финанс пирамидалары
09 ноября 2018
БЕРСЕ УРЫНЫНА – ИКЕНЧЕСЕ
Финанс пирамидалары элек тә булган. СССР таркалган чорда без алар турында телевизордан туктаусыз ишетеп тордык. «МММ», «Властилина» кебек миллионлаган кешеләрне төп башына утырткан оешмаларны искә төшерү дә җитә. Абыйсы һәм хатыны белән «МММ» исеме астында теркәлгән пирамидага Сергей Мавроди, ким дигәндә, 10 миллион кешене җәлеп итә алган булып чыкты. Шул рәвешле ул якынча 2 млрд доллар акча белән эш иткән, дип фаразлана. 1994 елда, компания банкротка чыккач, аның халыкка 5 млрд доллар акча бирәсе кала.
Шул елларда популярлык казанган «Властилина» компаниясе исә үзенең акча салучыларына 2,6 млн доллар «гына» тиеш кала. Оешманың җитәкчесе – Валентина Соловьеваны суд 1999 елда 7 елга ирегеннән мәхрүм итә. Нәкъ бер елдан Валентина ханым «тәртибе яхшы булган өчен» вакытыннан алда төрмәдән чыга.
Тагын йөзләгән мондый мисалларны санарга була. Инде бу кадәр алдаулардан соң, яңадан пирамидага акча салучылар булмаска тиеш иде кебек. Тик юк, халык барыбер җиңел акчаларга кызыга. Күптән түгел туганнарым да шундый капкынга килеп капты. Башта берсе, аннан икенчесе «Кэшбери» дип аталган компаниягә күпләп акча салды. Эшнең башы апрель аена барып тоташа. Туганымның якын дусты төрле интернет биржаларда утыра, шул исәптән «Кэшбери»га да 300 сум акча салган. Көн саен 3 мең сум килеп торган. 300 мең сум 400 көн эчендә 1 миллион 200 мең итеп кайтырга тиеш булган. Бер ел эчендә 900 мең сум акча эшләп алу мөмкинлеге туганымның аңын томалады булса кирәк. Машинасының кредитын капларга дигән акчасын «Кэшбери»га салды. (Интернет аша үзеңә шәхси бит булдырып, акчаны онлайн касса аша күчерәсе.) Һәм, чынлап та, туганымның картасына көн саен 3 мең сум акча килеп тора башлады. 100 көн эчендә керткән акчасын кире кайтарды ул. «Тагын 300 көн акча килеп торачак, кешеләр шулай тиз арада баеп куя», – дип масайды туганым. Җәй көне янә 300 мең сумын салды. Шул рәвешле көн саен картасына 6 мең сум (алда керткән акчасы белән) килеп торды. Мин инде үземчә: «Бәхет елмайса елмая бит, аңа гел шулай уң килеп тора», – дип сөендем. Эшләрнең җай баруын аңлагач, көз башында туганым тагын 300 меңен салды, бу юлы инде хатыны исеменә карта ачты. (Яңа кеше керткән саен «бүләк» буларак сиңа 13 мең сум акча күчә.) Әлеге хәлләрне күзәтеп торган тагын бер туганым да түзмәде, 300 мең сум кредит алып, «Кэшбери»га салды.
Инде «Кэшбери» турында: ул фәкать Интернет аша гына эшли. Аның филиаллары Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буенча таралган. Компанияне оештыручылар Лондонда яши, дип фаразлана. Ләкин конкрет исемнәр, адреслар сайтта күрсәтелмәгән. Төптән уйлый торганрак кешене тагын бер мәгълүмат туктатырга мөмкин: «Пользователь согласен с тем, что Общество оставляет за собой право прекратить действие учетной записи Пользователя на Cashbery.com в любое время без предварительного уведомления Пользователя». Ягъни оешма теләсә кайсы көнне эшен туктатырга мөмкин. Шунда ук тагын бер шарт язылган: салган акчаларны икенче, унынчы көнне дә кире алып булмый. Аны фәкать 400 көн дәвамында процентлары белән генә кайтарырга мөмкин. Ә компания аның кадәр яшәрме, монысы инде, теге мәгълүм мәзәктәге кебек, икенче сорау.
Әлбәттә, туганнарым да, акча салучы башка миллионлаган кешеләр дә бу хакта белгән. Тик шуңа карамастан, кеше соңгы акчаларын (Интернетта сәгать саен яңа мәгълүматлар чыгып тора: фатирларын сатып «Кэшбери»га салучылар да күп), кемдер зур суммада кредитлар алып компания счетына салган.
Ни кызганыч, меңләгән кешенең өмете чираттагы мәртәбә чәлпәрәмә килде: 12 октябрь көнне оешма эшен туктатты. «Кэшбери»ның рәсми сайтында: «Вакытлыча кыенлыклар килеп чыкты, счетларга арест салынды. Эшне 1 нче ноябрьгә кадәр туктатып торабыз», – дип язылган. Бүген аның эшен РФ Генераль прокуратурасы тикшерә. Аналитиклар компания башка эшли алмаячак, дип белдерә. Үзәк Банкның намуссыз тәҗрибәгә каршы көрәш департаменты директоры Валерий Лях әлеге оешма турында: «Соңгы елларда билгеле булган пирамидаларның иң масштаблысы. Ул үз эшчәнлеген Россиянең күп кенә төбәкләрендә башлап җибәреп, бөтен ил буенча диярлек җәелдергән. Һәм соңгы вакытта үзенә тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итү өчен, көчлерәк реклама ясый», – диде.
Чынлап та, «Кэшбери» нигездә реклама хисабына яшәгән. Алай гына да түгел, танылган сәхнә йолдызлары биредә акча эшләп була икәнен кат‑кат ассызыклаган. Компаниянең гимнын хәтта Николай Басков үзе җырлый. Кыскасы, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Өстәвенә, туганнарым очрагындагы кебек, янәшәңдә көн саен әлеге оешмадан процентлар килеп торган кешеләр дә булса.
ОСТАРАЛАР!
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенә «Кэшбери»дан зыян күргән кешеләр мөрәҗәгать итмәгән. Тик бу вакытлы күренеш икән: гадәттә финанс пирамидалары банкрот дип табылганнан соң, гариза язучыларның саны бихисап була.
Бер факт кызык тоелды: республикада финанс пирамидалары белән бәйле җинаять эшләре елдан‑ел кимеп бара. Мисал өчен, 2014 елда – 14 эш, 2015 елда – 24 эш, 2016 елда – 4 эш, 2017 елда – 2, 2018 елда 2 эш ачыкланган.
– Тик бу финанс пирамидалары хәзер аз дигән сүз түгел, – диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең финанс-кредит системасында җинаятьләргә чик кую бүлеге җитәкчесе Руслан Дәүләтьяров. – Хәзер дә бик күп алар. Эш бары шунда: бүген алар интернет аша эшли. Ә виртуаль дөньяда төеннең башын табу бик авыр. Гадәттә оештыручылар чит илдә яши. Димәк, үзебез генә эшли алмыйбыз, Интерполны да җәлеп итәргә кирәк. Ә бу эшне әллә ничә тапкырга катлауландыра. Безнең хезмәткәрләр чит илгә барып йөри алмый бит. Хәтта Мәскәү белән бәйле оешмалар белән эшләү дә гаять авыр.
Бүген хокук саклау органнары ике оешманы тикшерү белән мәшгуль. Узган ел исә шулай ук ике кооператив үзәк – «Центральная Сберкасса» белән «Приволжский фонд сбережений»ларның эшен судка җибәргәннәр. Беренчесенең төп офисы Казанда урнашкан. Тик филиаллары Россиянең башка шәһәрләрендә дә бар икән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына «Центральная Сберкасса» өстеннән 1300 гариза кергән. Гражданнарга килгән зыян суммасы – 195 миллион сум дип исәпләнә. «Приволжский фонд сбережений» кооперативының үзәге Хабаровскида булган.
– Алар белән эш катлаулырак булды, – диде тикшерүче. – Фондның эш системасы акчаны процентлап кайтарудан аерыла. Шуңа аларны финанс пирамидасы дип тану авыррак. «Приволжскийфонд сбережений» акчаны төзелешкә кертүгә корылган. Төрле займнар бирү белән дә шөгыльләнгәннәр. Ягъни бизнес системасы алымнары бар. Оештыручыларны «мошенник»лар дип тану өчен документларны кат‑кат өйрәнеп, катлаулы финанс экспертизалары үткәрергә туры килде.
Кооперативтан зыян күрүчеләр Татарстанда 3 мең кеше, алар җәмгысе 900 миллион сум акчаларын югалткан.
Ә хәзер иң кызыгы: финанс пирамидалары төзеп, меңәрләгән кешене тораксыз, акчасыз, кредитларга батырып калдыручыга каралган иң зур җәза – 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү. Әле моны да һәрвакыт кулланып булмый: әгәр моңа кадәр суд хөкеменә тартылмаган булса, мошенникны нибары шартлы рәвештә генә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Явыз нияте булмаганын раслый алса, билгеле. (Хәер, яхшы нияттән кешене талау ничек була икән, анысын күз алдыма да китерә алмыйм!)
– Яхшы, пирамиданың хуҗалары кулга алынды. Тик алданган гражданнар акчаларын кире кайтара аламы? Андый тәҗрибә бармы? – дим Руслан Маратовичка.
– Ни кызганыч, андый очраклар күп түгел. Безнең бурыч – пирамида төзегән мошенникларның эзенә төшү. Ә гражданнарга акчаларын кайтару өчен суд, приставлар бар. Дөресен әйтим, акчаны кайтару бик авыр. Аңлашыла бит: «пирамида хуҗасы» миллионлаган акчасын өстәл тартмасында тотмый. Ул бит үзенең иртәме-соңмы сак астына алыначагын белә. Шуңа да алдан ук хәстәрен күрә: кыйммәтле тораклар ала, күп очракта чит илләрдә. Һәм аларның берсен дә үз исеменә яздырмый, туганын, танышын, кемгә ышана, шуларны «хуҗа» итә. Аның исеменә бернәрсә дә теркәлгән булмый. Рәсми рәвештә мошенниктан бернәрсә дә алып булмый. Руслар әйтмешли: «Юкка суд та юк».
Тикшерүче, тәҗрибәсеннән чыгып, чәчләр үрә торырлык хәлләр турында сөйләде. Пирамидага акча салам, дип, соңгы фатирларын сатып, сукбай булып йөрүчеләр дә бар икән.
– Чынлыкта, бик куркыныч юл бу, гражданнар шуны аңласын иде, – диде Руслан Дәүләтьяров. – Акчагызны андый җирләргә илтеп биргәнче, ни булып бетәсен уйлагыз: ә ала алмасагыз? Банкротлыкка чыккач, бик күпләр төшенкелеккә бирелә, эшен ташлый, гаиләсен югалта.
– Ә ни өчен эшен ташлый? – дим.
– Туктаусыз суд эшләре башлана. Гел эштән сорап китеп булмый, кеше башта административ ял ала. Акчаны кайтарам, дип, янып йөри башлый. Гадәттә, кайтара алмый. Тик инде ул эшенә дә бармый, үзен кулга ала алмый. Үз‑үзенә кул салу очраклары бик күп... Күз алдымда булган хәлләр турында әйтәм, тормыштан алып. Алар берсе дә шул хәлгә төшәм дип уйламаган, билгеле. Тагын шунысы да бар: акчасын кайтарган кешеләр дә кире илтеп сала бит, янәсе тагын да күбрәк эшләячәкмен... Ә аннан әкияттәге кебек ярык тагарак алдында утырып калалар.
«ЛОХОТРОН»
Икътисад фәннәре докторы, профессор Илдар Аблаев финанс пирамидаларын шулай дип атады. Әле аларны «Буратинолар ярминкәсе» дип тә атыйлар икән.
– Иң беренче шуны әйтим: акчасы булган кеше дәүләт банкларына барсын, депозитка салсын. Начармы, яхшымы, ләкин барыбер табыш керә, – диде Илдар әфәнде. – Әлбәттә, финанс пирамидалары 100 процентка кадәр табыш вәгъдә итә. Менә мондый саннар иң беренче сигнал булырга тиеш. Бу пирамиданың ап‑ачык мисалы. Кешегә мондый акчалар бирү өчен, кооператив хуҗалары нинди дә булса чыганаклардан акчалар алырга тиеш. Ә каян? Тагын шундый ук кешеләрдән. Менә бу пирамиданың башлангычы инде. Әйе, монда беренче керүчеләр ота. Икенче, өченче дулкын белән керүчеләр дә ота әле. Ә менә бишенче, алтынчы баскычтагыларның проблемалары башлана. Ни өчен дигәндә, 5 кешегә акча бирү өчен 10 кеше, 10 кешегә – 20, 20 гә 40 акча салучы табарга кирәк. Пирамида өскә күтәрелгән саен «ашарга сораучылар» күбәя генә. Бер айда 30 мең кеше керсә, икенче айда ул кешеләргә түләү өчен тагын 60 мең кеше кирәк. Аның кадәр табылмаса, бетте, пирамида «карта өе» кебек ишелә дә төшә. Шунысы бар: шәһәр зуррак булган саен, пирамидада кеше саны да күбрәк була. Ләкин, әйткәнемчә, ул кайчан да булса бер барыбер шартлаячак. Гадәттә алар, күп дигәндә, ике‑өч ел яши. Хәер, ярты ел эшләүчеләре дә бар. Бу оештыручыларның ни дәрәҗәдә реклама бирүенә, күпме кеше җәлеп итүенә карый.
Илдар Аблаев финанс пирамидалары темасы белән күптән шөгыльләнә. Тәҗрибәсенә, күзәтүләренә нигезләнеп, менә нәрсәләр сөйләде ул:
– Андый җирләргә акча салучыларны ике төркемгә бүлеп карар идем: беренчеләре – беркатлылар. Монда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр керә, икенче төркем – җиңел яшәргә теләүчеләр. Алар пирамиданың кайчан да булса ишеләсен аңлый, тик «бүген, хәзер яшәп калыйм» дип уйлый, «бәлки, уңыш елмаер» дип ышана. «Ул ябылганчы, мин акча эшләп алам әле», – дип гөман кыла. Соңгылары, гадәттә, акчаны берничә тапкыр сала. Акча кергән саен күбрәк кирәк, эшләмичә генә рәхәт яшәү күзне, аңны томалый...
Финанс пирамидалары беркайчан бетмәячәк, ди аналитиклар. Мондый беренче оешмаларның 600 ел элек Голландиядә оешканлыгы билгеле. Илдар Мансурович та безнең фикерне куәтләде:
– Гафу үтенәм, кемнедер үпкәләтәсем килми, ләкин пирамидага акча салучыларны «лох» дип йөртәләр. Миңа калса, туры килә. Аңлы рәвештә батып баручы корабльгә утыру белән бер бит: ә бәлки исән калырмын, дип... Исән калган очракта да, акчасын процентларда кайтарган очракта да, аның бәрәкәте булмый. Җиңел кергән акчалар җиңел чыгып та китә. «Ә, ярар, иртәгә тагын шулай киләчәк», – дип уйлый кеше. Ә иртәгә булмаска да мөмкин. Меңләгән кеше кредитлар ала да пирамидага сала. Тик керә барган акчаны кредитын капларга салмый, туздыра тора. Җиңел акча ул бик куркыныч әйбер, кешене юлдан яздыра.
...Иң аянычы, авыл кешеләре дә шул юлга баскан. Балтач районына баргач, шундый берничә кеше белән аралашырга туры килде. Берәү илле мең бурычка алып торган, икенчесе сиксән мең кредит алган. Районы-районы белән бер пирамидада «утыручылар» бар. Нишлисең, «чыбыксыз телефон» яхшы эшли.
Добавить комментарий