Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ислам финанслары: иминлек хакына хезмәттәшлек

Рамил Батыршин, «Торак традицияләре» Торак-туплау кооперативы проекты координаторы, – партнерлык (ислам) финансларының потенциалы турында

Мөселман дөньясы илләре белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр үсеше, гел үзгәреп торган вазгыять, ниһаять, күптән түгел Башкортостан, Татарстан, Дагыстан һәм Чечня территорияләрендә партнерлык (ислам) финанслары буенча эксперимент үткәрү турында Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән закон – вакыйгалар логикасы шуны раслый: илебез хокукый кырына һәм икътисадына финанс югалтулары ягыннан минималь куркынычка ия яңа инструментлар системалы рәвештә интеграцияләнә башлады. Тәкъдим, гадәттәгечә, ихтыяҗ белән бәйле.

Партнерлык финанслары белән кызыксынуның көчәюенә китерүче факторларның берсе – бизнеста финанс куркынычларын һәм табышны инвесторы белән бүлешү юлын аңлы рәвештә сайлаган эшкуарларда партнерлык принципларына нигезләнгән финансларга ихтыяҗның артуы. Торак, автомобиль, көнкүреш техникасын партнерлык принципларына нигезләнгән бүлеп түләү ысулы белән сатып алырга теләүче халык тарафыннан да ихтыяҗ бар. Әлеге факторлар шуңа күрә финанс базарының эре уенчыларында ислам финанс инструментларына кызыксынуны арттырырга ярдәм итә.

Аларның кайберләре партнерлык продуктларын сатуда күпмедер күләмдә тәҗрибә туплады инде, икенчеләре исә әлегә теләк кенә белдерә, бу эшкә сак карый.

Барлык санап үтелгән аспектлар, бердәм концепциягә әйләнеп, Россиянең үсеш стратегиясенә кереп китә һәм, гамәлдәге икътисад моделен диверсификацияләү хисабына, илнең икътисадый иминлеген арттыра ала. Партнерлык финанслары һәм икътисадый куркынычсызлык арасында нинди бәйләнеш бар соң? Күпләр тарафыннан ислам финанслары халыкның билгеле бер катламы өчен көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү (мәсәлән, торак, автомобиль һ.б. сатып алу) коралы буларак кабул ителә. Шулай ук еш кына ислам финансларын мөселман илләреннән инвестицияләр җәлеп итү өчен кирәк дип саныйлар. Икесе дә дөрес һәм мөһим. Ләкин партнерлык финансларының тагын бер әһәмиятле ягы бар, бу – гамәлдәге икътисад моделен диверсификацияләү мөмкинлеге.

Сер түгел, инфляция – процентлар алына торган традицион кредитлау нәтиҗәләренең берсе. Кредитлар зур күләмдә бирелгәндә, «куык» үскәннән-үсә бара, акча арзаная, халыкның икътисадый байлыкларны куллануы арта, ә чынлыкта җитештерелгән байлык күләме кулланучының кредит акчаларын үстерергә өлгерми. Шуңа күрә товар һәм хезмәт күрсәтүләргә бәя арта, инфляция туа. Югары инфляция, үз чиратында, сатып алу сәләте кимү белән бергә бара…

Җитештерүне процентка кредитлауның да йомшак яклары бар, монда баланс бозыла, чөнки финансист һәм бизнес арасында эшкуарлык куркынычлары бүленмәгән. Әйтик, финансист, проектның нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, барыбер табыш ала. Алынган табыш займ суммасын да кайтара, кагыйдә буларак бәясе буенча кредит суммасыннан артыграк булган залог табышын кайтаруны да тәэмин итә. Бу факт финанс институтларын икътисадның реаль секторыннан читләштерә, аларны бизнес нәтиҗәләре белән кызыксындырмый, чөнки аның үзенең керем алуы гарантияләнә.

Партнерлык финансларында исә, мәсәлән, «мушарак» һәм «мудараба» контрактларында күз алдында тотылганча, якларның табышы һәм ихтимал булган югалтулары реаль сектор эшенең нәтиҗәләренә бәйле. Бу проектларны, бизнес партнерларны сайлаганда саграк, җитдирәк булырга мәҗбүр итә һәм барлык кызыксынган якларның иҗади, килешеп эшләвенә ярдәм итә. Ә куллану ихтыяҗларын финанслаганда үзара ярдәм кассасы (мөлкәттә партнерлык) принцибын куллану икътисадка илебез инвесторының акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, реаль сектор һәм финанс активлары арасында баланс та саклана, чөнки өстәмә акча эмиссиясе таләп ителми. Димәк, инфляция тумый.

Нәтиҗәдә товарлар җитештерү, хезмәтләр күрсәтү һәм җәмгыять мөмкинлекләрен арттыру пропорциональ рәвештә үсә, кискен ясалма сикерешләр һәм икътисадый кризислар рәвешендәге артка тәгәрәүләр булмый. Барлык субъектларның сатып алу сәләтенә уңай йогынты ясый торган икътисадый тотрыклылык, базардагы тынычлык – инвесторларны җәлеп итү өчен менә дигән шартлар. Акча үзеннән-үзе товар булудан туктагач, өч мөһим параметр – бурычлар, керемнәр һәм җитештерү үсешенең тизлеге тигезләнә башлый. Моның файдасы җәмгыятьнең барлык әгъзалары өчен дә күренеп тора, чөнки ул һәр аерым кешенең һәм тулаем җәмгыять мәнфәгатьләре арасында баланс булдырырга мөмкинлек бирә.

Фото: Әхмәт Шакиров

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: