Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Каберен дә... кадерен дә бел

Каберен дә... кадерен дә бел

Казанның Яңа бистә зиратындагы йөзләгән каберне пыр туздырганнар! Бу хәбәр яшен тизлеге белән таралып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып иреште.

21 ноября 2016

Казанның  Яңа бистә зиратындагы йөзләгән каберне пыр туздырганнар! Бу хәбәр сентябрь башында яшен тизлеге белән таралып, шул арада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып иреште. Вандалларны бүгенге көнгәчә тота алмадылар. Аларны күрүче дә, белүче дә юк. Югыйсә, хәбәр салган кешегә биш миллион сумлык премия дә вәгъдә ителде... Яңа бистә һәм башка зиратларда мондый җинаять кабатланмас, дип беркем дә вәгъдә бирә алмый. Республика каберстаннарында бернинди саклык чаралары күрелмәгән.
3
Солдат сурәтен өлешләп җыйганнар
Яңа бистә зиратына теләсә кем үтеп кереп, теләсә нәрсә кылана ала, видеокүзәтү камералары төп капкалар янында гына тора. Вандаллар зиратның капкасы бикләнми торган икенче урыннан үтеп кергән, дигән фараз бар. Туздырылган каберләр тирәсендә Габдулла Тукайныкы да урнашкан, әмма аңа бер зыян да килмәгән. Аның каравы, Салих Сәйдәшевнең кабер ташы, урыннынан кузгалып, бер почмагы кителеп төшкән, дигән хәбәр таралды. Казанның башкарма комитетында әйтүләренчә, ул хәл вандаллар һөҗүменә кадәр үк булган.
Иң күп зыян бишенче һәм сигезенче аллеядагы кабер ташларына китерелгән. Әйтик, яшь хәрби хезмәткәрнең чәрдәкләнгән сурәтен өлешләп җыйганнар. Аударылган ташларны зират хезмәткәрләре күтәртеп куйган. Башкаланың ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин сүзләренчә, җимерелгән каберләрне аларның хуҗалары тәртипкә китерергә тиеш.
Шул ук вакытта Татарстанның Диния нәзарәтендә атаклы татар дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең каберләрен өйрәнү һәм саклау буенча махсус төркем төзелгән. Мөфтияттә революциягә кадәрге чордан бүгенге көнгә кадәр Яңа бистә зиратында җирләнгән барлык имамнарның исемнәре теркәлгән энциклопедия эшләнә.
Казан башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 99 кабернең 14е төзәтелмәслек хәлгә китерелгән, җинаятьчеләр үз кыланмышлары белән 700 мең сумлык зыян салган.
Яңа Татар бистәсендәге зират 250 ел элек, бистә белән бер вакытта барлыкка килгән. Мәйданы – 26 гектар. Габдулла Тукай белән Салих Сәйдәшевтән кала, биредә скульптор, рәссам Бакый Урманче, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Әмирхан Еники, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, җырчы Хәйдәр Бигичев һ.б җирләнгән.

 1
Башкала зиратлары шыплап тулган
Каберстаннарны “куллары кычытып торучылар”дан саклау өчен видеокүзәтү камералары урнаштырырга кирәк, дигән фикерләр дә яңгырады. Татарстан Дәүләт Советында бу мәсьәлә каралып, тиешле карар Казан башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә җибәрелгән. Әмма ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсендә безгә әйтүләренчә, башкарма комитетка Дәүләт Советыннан бернинди запрос та килмәгән. Күрәсең, хатны “Россия почтасы” белән җибәргәннәр...
Зиратларда югары дәрәҗәдә куркынычсызлык системасын булдыру өчен, күпме камера таләп ителә дигән сорауга, “һәрберсенә 24 камера таләп ителә” дигән җавап алдык. Бу мәсьәлә Казандагы Арча зираты мисалында өйрәнелгән.
- Камералар каберләрне һәм ташларны вандаллардан саклый алмый, әмма җинаять очракларын ачыклауда ярдәм итә ала. Моннан тыш, камералар вандалларны каберләрне мәсхәрә итүдән тыеп торырга да мөмкин. Барлык зиратларны тәүлек буе сакчылар белән тәэмин итү бик күп чыгымнар сорый, – диделәр безгә Казан башкарма комитетында.
Башкалада 319,6 гектар мәйданны колачлаган 34 зират бар. 2015 елда аларны тәртиптә тотуга 12 миллион 972 мең сум чамасы бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен: 2014 елда – 16 миллион 103 мең сум, 2016 елда – 15 миллион 920 мең сум (соңгы аукцион нәтиҗәләре буенча берникадәр кимергә дә мөмкин.)
Башкаланың барлык зиратлары шыплап тулган диярлек, 1-5 процент кына буш урын калган. Ә мөселман һәм “Юдино” каберстаннарында урын җитәрлек әле. Бүгенге көндә М-7 “Волга” юлының 824нче километрында 77,76 гектар мәйданда ике җәмәгать зиратын оештыру буенча эшләп алып барыла.
4
Чирәмне тигезлиләр, яфракларны себерәләр
Вандаллык очрагыннан соң, Яңа бистә зиратына мемориаль статусы бирү кирәклеге турында да фикерләр яңгырады. Бирү-бирмәү мәсьәләсе Казанның башкарма комитетыннан тора. Ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсендә әйтүләренчә, “мемориаль” дигән статус зиратка бер өстәмә мөмкинлек тә бирми, шул исәптән финанслау ягыннан да. Казанда бер генә мемориаль зират бар, ул Н.Ершов урамында, төгәлрәге, М.Горький паркы биләмәсендә урнашкан.
Без башта Яңа бистә, аннары мемориаль зиратны да барып карадык. Горький паркында безне биек матур капкалар каршы алды, өске бер җиренә “Мемориаль зиратка керү сәгатьләре: 8.00дән 16.00гә кадәр. Сишәмбе-шимбә” дигән билге эленгән. Зиратта ниләр тыелганы язылган, әйтик, “мәрхүм булганнарның истәлеген каралту һәм аларның каберләрен зиярәт кылырга килүчеләрнең хисләрен рәнҗетү”, “чәчәкләрне өзү, кәс алу, учак ягу”, “роликларда, скейтта, велосипедта, мопедта, мотоциклда, самокатта йөрү”, “йорт хайваннарын йөртү һәм аларны күмү”. Эчкә кереп, күпмедер ара узгач, беренче булып шагыйрь Һади Такташ, атаклы актер, режиссер Габдулла Камал I, ТАССР министры Зия Габделманов һ.б. каберләре күзгә чалынып китә. Монда очраклы кеше юк, һәркем дә республика үсешенә зур өлеш керткән шәхес.
Зираттагы чисталыкка һәм матурлыкка таң калдык. Эшчеләр ямь-яшел газонны махсус җайланма белән тигезлиләр, саргаеп төшкән өрәңге яфракларын себерәләр. Кыскасы, тирә-якта чисталык. Кызганыч, Яңа бистә зираты андый пөхтәлек белән мактана алмый. Ара-тирә чүп контейнерлары торса да, алар бик шыксыз күренә. Мемориаль зираттагы яктырткычларга видеокүзәтү камералары да урнаштырылган.
8
Каберне интернет аша тәртиптә тоту
Казанда каберләрне тәртиптә тоту буенча түләүле сервис эшли. Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов әйтүенчә, әлеге сайт күп мөмкинлекләр бирә. Үлгән кешенең якын кешесе, акча түләп, кабергә билгеле бер көнне чәчәк салуларын, шулай ук аны ел әйләнәсе карап торуларын: чүптән арындыруларын, чардуганны буяуларын сорарга мөмкин. Эш башкарылганнан соң, хисап рәвешендә фото җибәрелә.
Моннан тыш, cemetery.kzn.ru адресы буенча бердәм реестр эшли, кемнең кайда җирләнгәне буенча мәгълүмат табарга була. Анда 1980 елдан 13 зиратта күмелгән 160 мең кеше буенча белешмә бар. Бу ике идеяне дә Казан мэры Илсур Метшин да хуплады.
- Хәрби хезмәт, эш буенча яшәү урынын алыштырып, чит төбәкләргә, илләргә китүчеләр күп. Бу уңай күренеш – дөнья һәркемгә ачык. Андый кешеләрнең бердәнбер теләге – туганнарының каберләрен карау, әмма һәр яз-көз килеп йөрергә мөмкинлекләре юк. Үзеңне дә, тарихыңны да хөрмәт итү йөзеннән бу рухи яктан бик әһәмиятле проект, – диде шәһәр башлыгы.
Ритуаль хезмәтләр күрсәтү идарәсенә, яңа системаның халыкта ни дәрәҗәдә кызыксындыру тудырганын, кайсы илләрдән мөрәҗәгать итүләрен сорап, хат юлладык. Ике атна буе көткән җавап хатында шушы сорауларга, ахыр чиктә, “Андый мәгълүмат юк” дип кенә язылган.
P.S. Соңгы мәртәбә Казанда вандаллык очрагы 2012 елда Арча зиратында кылынган иде. Җинаятьчеләрне шул ук елда тотып, хөкем иттеләр. Яңа бистә зиратына кизәнгән җинаятьчеләр тиешле җәзасын алыр, дигән өмет бар. Үлгәннәрнең каберен генә түгел, кадерен да белергә кирәк.
Туган-тумачаларының  каберләрен  чистартырга килгән кешеләргә без бер: “Зиратларны вандаллардан ничек сакларга?”-  дигән сорау бирдек.
9
 
Илдар Җәләлетдинов
- Арча зиратын ничек телиләр, шулай пыран-заран китерәләр. Хәзер инде монда да килеп җиттеләр. Җинаятьчеләрне совет чорындагы кебек, бөтен кеше алдында хөкем итсәләр, файдасы булыр иде. Шушы эшне кылган кешеләрне, һичшиксез, тотачаклар. Биш миллион сум күләмендә премия дә вәгъдә ителде бит. Әгәр моны балигълык яшенә җитмәүчеләр эшләгән булса, аларны шартлы рәвештә хөкем итеп, иреккә җибәрәчәкләр. Аларга берни дә булмаячак. Әйтте диярсез.
Зиратның һәр почмагында сакчы куйсаң да, мәгънәсе булмаячак. Видеокамераларның файдасы, бәлки, булыр да иде. Яңа бистә зиратында әтием, әнием һәм ике абыем җирләнгән. Моңа кадәр биредә тыныч иде, шундый хәл килеп чыга алыр, дип башыма да китермәдем.
Рус, яһүд, хәзер инде мөселман зиратына кизәнәләр. Бу хулиганлык кына түгел, берәрсенең заказы буенча эшләнгәндер, дип уйлыйм, татарлар белән русларны бер-берсенә каршы котыртыр өчен. Мәрхүмнәрнең каберләре кемгә комачау итә? Дошманың нинди генә булса да, ул бит инде бакыйлыкка күчкән.
 10
Хәлимә Байбекова
- Без Яңа бистә зиратына елына ике мәртәбә – язын һәм көзен киләбез. 27нче аллеяда 1987 елда - әнием, 1972 елда әтием җирләнгән. Каберләренә тигәннәре юк. Моңарчы вандалларның зиратыбызга килеп, шундый эшләр кылганын ишеткәнебез булмады.
11
Флюра Мәхмүтова
- Бу хайваннан да явызрак кешеләр эше. Каберләрнең туздырылганын ишеткәч, ике дә уйламый килеп җиттек. Безнең туганнарга тимәгәннәр, алар моннан читтәрәк – макарон фабрикасы тирәсендәрәк урнашкан.
Бу хәлгә бик каты хәсрәтләндек. Үлгән кешенең ни гаебе бар?! Шушы җинаятьне кылган кешеләрнең дә үләсе бар бит, әллә алар дөньяга гомерлеккә дип килгәнме? Бу безнең төп йортыбыз, аны хөрмәт итәргә кирәк. Бернинди саклык чаралары да ярдәм итмәстер, Аллаһ Тәгаләгә генә ышанабыз.
12
Тамара Гыйльфанова
- Әти-әниебез Салих Сәйдәшев кабере янында 1956 елда, композитор вафатыннан соң берничә ел үткәч җир куенына иңдерелде. Шунысы сәер: кемдер каберләргә эленгән яхшы калын чылбырларны салдыра, плитәләр да юкка чыга. Видеокүзәтү камералары куйсалар, тынычрак булыр иде шул.
13
Камил Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:
- Мондый мәсхәрә кылучыларның безнең арада яшәвенә ышану да авыр. Бу хәлнең килеп чыгуы барыбыз өчен дә шомлы билге. Бер караганда, үз бабаларының хәтерен, гасырдан-гасырга күчеп бара торган әхлак кыйммәтләрен саклаучы җәмгыятьтә мондый вакыйганың булуы мөмкин түгел. Димәк, уйланырга җирлек бар.
14
Феофан, Татарстан һәм Казан митрополиты:
- Бу эшне иманга бернинди кагылышы булмаган кешеләр башкарган кебек тоела. Бу варварлык галәмәте җәмгыятебезгә – хөкүмәткә, хокук саклау, дини органнарга нәрсәдер эшләргә кирәклеге турында сигнал. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, тиешле дәрәҗәдә дини белем бирергә кирәк. Моны эшләмәгән очракта, теләсә нинди яман агымга кереп китә ала торган гарип рухлы кешеләр үсеп чыгачак.
5

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: