КАИ-1, җиргә җавап бирегез
Узган елның 9 августында галәмгә очырылган беренче Татарстан иярченен мәктәп укучылары һәм студентлар уйлап тапкан. Хыял аларга йолдызларга барып җитәргә, хәтта орбитада бераз шаярып алырга да ярдәм иткән.
20 апреля 2023
10А сыйныф укучылары, сулдан уңга: Азамат Кәримов, Әмирхан Шакиров, Руслан Насыйбуллин.
Һәр хыялга канат куючы була. Безнең очракта ул сәләтле балалар өчен КМТТУ‑КАИ базасында эшләүче интернат -мәктәп директоры Динар Габидуллин.
– Малайлар белән ракета җибәрү хыялы әллә кайчан бар иде инде. Моның фантастика икәнлеген дә аңлый идем, – дип сөйли директор. – Икенче яктан, бик шәп белгечләр әзерләү турында сөйләшәбез икән, аларны югары технологияләр кулланып укытырга кирәк. Бу яктан караганда, космостан да югарырак казанышлар була алмый. Бөтен фәннәр аңа хезмәт итә...
Нәкъ менә шул вакытта Владимир Бортникның Инновацияләрне үстерү фонды ил күләмендә «Планета буенча дежур» проектын башлап җибәрә. Максат – яшүсмерләр арасында космик тикшеренүләр һәм эшләнмәләренең популярлыгын арттыру, аларны кызыксындыру.
Кыскасы, Татарстанның беренче CubeSat (белем бирүче космик экспериментлар өчен мәктәп-студент иярченнәренең махсус төре) җибәрү идеясенә чынга ашу мөмкинлеге туа: лицей фонд грантын ота.
ҮЗЕБЕЗНЕҢ ИЯРЧЕН
Тиңдәше бүген галәм киңлекләрен гизүче иярченнең прототибы лицейда саклана. Өч кило ярым авырлыктагы кечкенә генә аппарат. Аның бортында кояш батареяларын һәм камераларын күрергә мөмкин. Аларның барысын да мәктәп укучылары үз куллары белән җыйган.
Башта, әлбәттә, укытучылар да, яшүс ‑ мерләр дә бу ниятнең нәрсә булып чыгагачын төгәл белми. Җитмәсә, иярченнең старт көне дә берничә тапкыр күчерелә. Кайвакыт эшнең кичектерелүеннән дә начар нәрсә юк. Моңа конструкторлар һәм галәм аппаратын җыючыларның дулкынлануын да өстәсәк... Ә бит космос хаталарны кичерми...
– Безнең бурыч – балаларны чын «ти ‑ мерләр» ясарга өйрәтү иде, – ди проект ментерларының берсе, КМТТУ‑КАИ магистранты Шамил Вәлиуллин. – Иярченнең прототибын алар үзләре ясады. Ә инде «сугышчан аппаратны» җыйганда төп эшне өлкәннәр башкарды.
Кабатлап шуны әйтик: CubeSat – белем бирүче космик экспериментларга юнәлдерелгән мәктәп-студент иярченнәренең махсус төре. Әзер конструктор бар, аны балалар инструкция буенча үзләре җыя. Прототипны да алар пробашкарыла. Төп эшләр тәмамлангач, сынауларга чират җитә. Аппаратларны гермошкафка урнаштыралар, суыту җиһазларын кулланалар, термостабилизацияләнгән мохиткә батыралар. Болар барысы да аппаратның температура үзгәрешләре еш булган һавасыз киңлектә үзен ничек тотачагын аңлау өчен эшләнә.
– Һәркем үзе өчен ниндидер файда алырлык коллектив тупларга тырыштык, – ди Шамил Вәлиуллин. – Дәресләр алып бара башлагач, һәр кешенең эш тизлеген аңларга, кызыксындырырга, аңа туры килә торган ачкычны табарга кирәк. Һәм әкренләп куелган бурычны үтәү балалар өчен кызыклырак була бара. Хәзерге буын күбрәк IT белән кызыксына. «Тимер» белән эшләүграммалаштыра. Космик аппаратның үзе өчен дә компонентларны алар сайлый, кирәк әйберләрне ябыштыра. Әлбәттә, барысы да өлкәннәрнең катгый контроле астында һәм аны программа белән тәэмин итү кебек мавыгулар аларда хәзер сирәк очрый. Лицейда теория һәм практика бик дөрес берләштерелә, биредә укучылар заманча контроллерларны үзләре программалаштыралар. Шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр дә.
ЛИЦЕЙ ГИМНЫ. ОРБИТАДАН ТРАНСЛЯЦИЯ
Укучылар ясаган фәнни иярчен нәрсәдән гыйбарәт соң? Укучылар түбәндәгеләрне тәкъдим итә: корпус буенча 6 камера урнаштырырга, иярченнең тирә‑ягын рәсемгә төшерергә һәм аннан панорамалы сурәт ясарга тырышырга. Бу җиңел эш түгел: 6 камераны Кояш батареяларыннан туендырырга кирәк, алар сурәтне Җиргә тапшырырга һәм планетадан сигнал кабул итәргә өйрәнергә тиеш. Мәктәптә өлкәннәргә – югары уку йорты укытучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Без иярченне җибәрү мөмкинлеген оттык, әмма анда сезнең эксперимент өчен дә өстәмә урын бар, безгә булышыгыз, диләр.
11А cыйныф укучылары Кәрим Гыйльметдинов һәм Кирилл Богданов.
– Башта иярчен өчен нәрсәдер эшләү идеясе белән безгә инженерлык интернатлицее мөрәҗәгать итте, һәм без моны чынга алмадык. Мәктәп укучылары һәм космик технологияләр – алар бер-берсеннән бик ерак тоелды, – дип искә ала КМТТУ-КАИның радиофотоника һәм микродулкынлы технологияләр кафедрасы профессоры, техник фәннәр докторы Артем Кузнецов. – Ә аннары техник биремне карадык, гайре табигый бернәрсә дә юклыгын аңладык. Әлбәттә, без мәктәп укучыларын проектлау эшенә актив җәлеп иттек. Анда чыннан да бик акыллы балалар укый. Без үлчәмнәр бирдек, аның ничек эшләнергә тиешлеген күрсәттек, алга таба үзегез уйлагыз, дидек.
Нәтиҗәдә югары уку йорты галимнәре наноиярченгә фәнни файда китерә торган функция дә өсти – оптик‑сүс брэгг рәшәткәләрендә температура датчиклары урнаштыра. Алар бик компактлы. Эксперимент уңышлы чыккан очракта аларны конструкциянең композит элементына ябыштырырга мөмкин. Шуңа күрә күпмедер вакыттан соң безнең галимнәрнең бу эшләнмәсен космик аппаратларның интеллектуаль панеленә кертеп булачак. Безнең илдә мондый эшләнмәнең әле галәм киңлекләренә чыгарылганы юк.
Космик аппаратның белем бирү функциясенә килгәндә исә, укучылар әле дә иярченнең тирә-ягында барган һәрнәрсәне теркәп баралар, сурәтен алалар, очу юнәлешен билгелиләр һәм хәтта шаярырга да яраталар. Соңгысы, әлбәттә, бары тик өлкәннәрнең рөхсәте белән генә.
Ничекме? Аппаратта тапшыру җайланмасы бар. Балалар алдан ук үз лицейларының гимнын яздырганнар һәм 1 сентябрьдә, аны кушып, бөтен планетага яңгыратканнар дияргә була…
Гадәттә, мондый иярченнәрнең орбитада яшәве бер елга якын дәвам итә. Шуннан соң ул космос чүп-чарына әверелә һәм атмосферада янып бетә. Әмма космик аппаратны ясау буенча икенче шундый ук конкурста катнашу өчен, техник университет инде бүген үк барлык документларны әзерли, әлбәттә, мәктәп укучыларылицейчылар катнашында. Әлеге проектта эшләячәк яңа команда инде формалаша. Барысы да яхшы булса, эш декабрьдә башланачак.
Ульяна Макарова
Фотолар «Нилакт ДОСААФ» ҖЧҖнән, КМТТУ-КАИның Инженерлык интернат--лицееннан алынды.
Добавить комментарий